PhilippiansФилиппуйлыларгаФилиппуйлыларга 11 Филиппуйдагы иман итүчеләр бердәмлегенењ ђитәкчеләре ћәм ярдәмчеләре белән Мәсих Гайсәнеке булган бар изгеләргә Мәсих Гайсә коллары Паул ћәм Тимутедән сәлам. 2 Атабыз Аллаћы вә Раббы Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. 3 Сезне искә тµшергән саен, мин Аллаћыма рәхмәт укыйм. 4 Сез ињ беренче кµннән алып, хәзергә кадәр Яхшы хәбәр таратуда катнашканга, мин ћәр гыйбадәтемдә сезнењ барыгыз µчен шатланып дога кылам. 6 Сездә игелекле эш башлаган Аллаћы аны Мәсих Гайсә килер кµнгә чаклы дәвам итәр ћәм ахырына ђиткерер дип инанам. 7 Минем барыгыз турында да шулай уйлавым дµрес, чµнки сез минем йµрәгемдә. Мин зинданда вакытта гына түгел, бәлки Яхшы хәбәрне яклаган ћәм аныњ дµреслеген раслаган чагында да, сез барыгыз да минем белән Аллаћыныњ мәрхәмәтен бүлешәсез. 8 Сезнењ ћәммәгезне дә Мәсих Гайсә мәхәббәте белән сагынуыма Аллаћы шаћит. 9 Мәхәббәтегез белемдә дә, ћәртµрле зирәклектә дә артканнан арта барсын, 10 сез ињ яхшыларны сайлап ала белсен, шуныњ белән Мәсих килер кµнгә саф ћәм кимчелексез калсын, 11 Гайсә Мәсих аша тәкъвалык ђимешләре белән тутырылсын, дип дога кылам. Шул очракта Аллаћыга дан ћәм мактау булыр. 12 Имандашлар, минем белән булган хәлләрнењ Яхшы хәбәр таралуда зур файда китергәнен белүегезне телим. 13 Нәтиђәдә, сарайда яшәүчеләрнењ барысына ћәм калган башкаларга да тµрмәдә Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды. 14 Ѳстәвенә, имандашларымныњ күбесе, тµрмәдә утыруымны белеп, Мәсихтән ышаныч алдылар ћәм Аллаћы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сµйли башладылар. 15 Дµрес, аларныњ кайберләре Мәсих турында кµнчелек аркасында ћәм бер-берсен уздырырга тырышып, башкалар исә яхшылык кылу нияте белән игълан итәләр. 16 Бу кешеләр моны мәхәббәткә таянып эшли, чµнки Яхшы хәбәрне якларга Аллаћы тарафыннан куелганымны беләләр. 17 Теге кешеләр исә Мәсих турында чын күњелдән түгел, бары үзләренә файда эзләгәнлектән ћәм зиндандагы хәлемне авырайту йµзеннән вәгазьлиләр. 18 Әмма моныњ бернинди дә әћәмияте юк. Мәсих турында ничек кенә вәгазьләмәсеннәр – риялы яки изге ниятләр беләнме – мин барыбер моња бик куанам ћәм киләчәктә дә шатланып туя алмаячакмын, 19 чµнки беләм: бу, сезнењ догаларыгыз ћәм Гайсә Мәсих Рухыныњ ярдәме белән, миња иреккә чыгарга булышыр. 20 Мин бернәрсәдә дә оятка калмам, хәзер дә ћәрвакыттагыча батыр булырмын ћәм яшәгән яки үлгән очракта да Мәсихне данлармын дип ашкынам ћәм µметләнәм. 21 Чµнки минем µчен тормыш – Мәсих, ћәм үлем – табыш кына. 22 Әгәр яшәвем белән күбрәк файдалы эшләр кыла алам икән, бу очракта кайсын сайларга да белмим. 23 Миња ике мµмкинлекнењ берсен сайларга туры килә. Бу дµньяны калдырып, Мәсих белән бергә булырга дигән кµчле теләгем бар, бу чагыштыргысыз яхшырак. 24 Әмма сезнењ µчен минем исән булуым, ягъни монда яшәвем әћәмиятлерәк. 25 Моња инанганлыктан, шуны беләм: мин калачакмын ћәм, сезнењ имандагы уњышыгыз ћәм куанычыгыз µчен, барыгыз белән бергә булачакмын. 26 Шулай итеп, яныгызга кабат килүем белән минем аркада Мәсих Гайсәдә куанычыгыз тулып ташыр. 27 Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезгә киләмме яки сезнењ турыда ишетәмме, сезнењ, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып кµрәшүегезне белермен. 28 Дошманнардан ћичнәрсәдә курыкмагыз: курыкмавыгыз – алар µчен ћәлакәт, ә сезнењ µчен котылу билгесе ћәм бу – Аллаћыдан. 29 Чµнки сезгә Мәсих хакына иман итү генә түгел, бәлки Аныњ µчен газап чигү µстенлеге дә бирелде. 30 Шулай булгач, сез дә мин кичергән ћәм, ишеткәнегез кебек, хәзер дә кичерә торган шул ук кµрәшкә керәсез. 1 Шулай итеп, әгәр Мәсихтә күњелегезне күтәрәсез икән, әгәр Аныњ мәхәббәте сезгә юаныч бирә икән, әгәр сез Рух аша аралашасыз икән, әгәр сездә ягымлылык белән шәфкать бар икән, 2 минем шатлыгымны тулыландырыгыз: бер үк фикергә ия булып, бер мәхәббәтне уртаклашып, бер максат ћәм бердәм нияттә булыгыз. 3 үзегезгә файда эзләп яки масаеп ћичнәрсә эшләмәгез, киресенчә, күндәм булыгыз ћәм башкаларны үзегезгә караганда µстен күрегез. 4 Ћәркем үзе турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртсын. 5 Мµгамәләләрегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын. 6 Табигате буенча Аллаћы булып та, Ул Аллаћыга тињ булуын күрсәтергә тырышмады. 7 Бәлки, кол кыяфәте алып, үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартты. Ул кеше булды Ћәм кешеләр арасында яшәде. 8 Ул үзен түбәнсетте Ћәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаћыга күндәм булды. 9 Шуња күрә күктәгеләрнењ, ђирдәгеләрнењ ћәм ђир астындагыларныњ барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, Ћәм Ата Аллаћыныњ даны µчен ћәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаћы Аны барысыннан да югары күтәрде ћәм Ања бµтен исемнән бµегрәк исем бирде. 12 Сµеклеләрем, сез мине ћәрчак тыњладыгыз. Шулай итеп, мин сезнењ арагызда булганда гына түгел, бәлки, бигрәк тә хәзер, сезнењ янда булмаганда да, үзегезнењ котылуыгыз хакына хезмәтегезне курку ћәм тирән хµрмәт белән ахыргача дәвам итегез. 13 Чµнки Аллаћы үзенењ игелекле ихтыяры белән, эш итү µчен, сездә теләк ћәм сәләт тудыра. 14 Ћәр эшне зарланмыйча ћәм бәхәсләшмичә эшләгез; 15 шул чагында гына азгын ћәм бозык кешеләр арасында гаепсез, саф ћәм Аллаћыныњ кимчелексез балалары булып калырсыз. 16 Мәсих килер кµндә минем тырышлыгым ћәм хезмәтем юкка булмаган дип горурлана алсын µчен, бу кешеләргә тормыш сүзен тәкъдим итеп, алар арасында күктәге йолдызлар кебек ђемелдәгез. 17 Әгәр, корбан буларак Аллаћыга тәкъдим ителгән иманыгызга ћәм хезмәтегезгә µстәп, хәтта үз ђанымны фида кылсам да, мин куанам ћәм сезнењ барыгыз белән дә шатлыгымны уртаклашам. 18 Сез шулай ук куаныгыз ћәм минем белән бергә шатланыгыз. 19 Раббы Гайсә ярдәме белән тиздән Тимутене сезгә ђибәрермен дип ышанам. Ул сезнењ хәлегезне белеп, минем дә күњелемне күтәрер иде. 20 Сезнењ хакта аныњ кебек ихлас күњелдән кайгыртучы башка беркемем дә юк. 21 Чµнки барысы да, Гайсә Мәсихкә мәгъкуль булганны түгел, бәлки үзләре турында гына кайгырталар. 22 үзенењ ышанычлылыгын күрсәткәнлеге сезгә билгеле, чµнки ул Яхшы хәбәр таратуда, үз атасы белән хезмәт итүче угыл кебек, минем белән бик тырышып хезмәт итте. 23 Шуња күрә, эшләремнењ ни хәлдә торуын күргәч тә аны сезнењ янга ђибәрермен дип µметләнәм. 24 үземнењ дә тиздән сезгә барачагыма Раббыга ышанычым бар. 25 Сезнењ тарафтан миња ярдәмгә ђибәрелгән илче туганым, хезмәттәшем ћәм кµрәштәшем Эпафрудитны кире кайтаруны кирәк саныйм. 26 Чµнки ул барыгызны да бик сагына ћәм, сезгә аныњ авырганлыгы турында ишетелгәч, бик күњелсезләнде. 27 Ул чыннан да бик нык авырый, хәтта үлем хәлендә иде, әмма Аллаћы ања гына түгел, бәлки, кайгы µстенә кайгы булмасын дип, миња да мәрхәмәт күрсәтте. 28 Шуња күрә, аны яњадан күреп куанырсыз ћәм, минем дә кайгым бетәр дип, аны сезгә тагын да теләбрәк ђибәрәм. 29 Сез барыгыз да Раббыныкы булганга, аны зур шатлык белән сәламләгез ћәм аныњ кебекләргә хµрмәт күрсәтегез. 30 Чµнки хезмәтегезнењ ђитешмәгән ђирләрен ђиткерү µчен, үз гомерен куркыныч астына куеп, Мәсих эше µчен ул аздан гына үлми калды. 1 Имандашларым, йомгаклап әйтәм, Раббыныкы булганга күрә куаныгыз. Сезгә бер үк нәрсә турында язу миња ћич тә мәшәкать тудырмый, ћәм бу сезнењ µчен дә саклану чарасы булыр. 2 «Этләрдән» сакланыгыз! Яманлык кылучылардан сакланыгыз! Дµрес булмаган сµннәтләүне таләп итүчеләрдән сакланыгыз! 3 Чµнки чын сµннәтлеләр – без, тән йолаларына ышанучылар түгел, бәлки Аллаћыга Рухы белән гыйбадәт кылучылар ћәм Мәсих Гайсә белән горурланучылар. 4 Хәер, мин андый йолаларга да ышана алам. Әгәр башка берәү тән йолаларына ышанырга уйласа, мин тагын да күбрәк инана алам: 5 мин – туып, ђиде кµн үткәч, сµннәткә утыртылган, Исраил халкыннан, Биньямин кабиләсеннән, еврей ата-анадан туган еврей, яћүдләр канунына мµнәсәбәтем буенча фарисей. 6 Бар гайрәтем Мәсих бердәмлеген эзәрлекләүгә юнәлгән иде. Ә инде канун таләпләрен үтәү аша булган тәкъвалыкка килгәндә, миња бәйләнер урын юк иде. 7 Әмма хәзер исә минем µчен табышлы булганнарны Мәсих хакына югалту дип саныйм. 8 Алай гына да түгел, Раббым Мәсих Гайсәне танып белү µстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Аныњ µчен мин ћәрнәрсәдән баш тарттым ћәм Мәсихкә ия булу хакына ћәм Аныкы булуым ачык күренсен µчен, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим. Минем хаклыгым канунны үтәү аша түгел, минем хаклык – Мәсихкә иман аша, ул Аллаћыдан ћәм иманга нигезләнгән. 10 Мин Мәсихне ћәм Аныњ үледән терелүе кодрәтен белергә, Аныњ газапларын уртаклашырга, Аныњ үлемендә Ања охшашлы булырга 11 ћәм ничек булса да үледән терелтелүгә ирешергә µметләнәм. 12 Мин инде барысына ирештем яки камилләштем, димим, әмма Гайсә Мәсих мине нәрсә µчен сайлап алган булса, шуња ирешергә тырышам. 13 Имандашлар, мин үземне теләгемә ирештем дип санамыйм, бәлки, үткәнемне онытып ћәм алга омтылып, 14 максатыма ашкынам, Аллаћы мине Мәсих Гайсә аша алырга чакырган бүләккә – күкләрдәге тормышка ирешергә ашыгам. 15 Шулай итеп, безнењ арада кем дә булса рухи яктан ђитлеккән икән, шулай ук фикер йµртергә тиеш; әгәр сез берәр нәрсә хакында башкача фикер йµртәсез икән, Аллаћы моны да сезгә ачачак. 16 Әмма ләкин тормышыбызны үзебез ирешкәннәр буенча дәвам итик. 17 Туганнар, барыгыз да миннән үрнәк алыгыз ћәм без күрсәткән үрнәк буенча яшәүчеләргә күз салыгыз. 18 Чµнки күпләр Мәсих хачына дошман булып яшиләр, алар турында мин сезгә еш сµйләдем, ә хәзер хәтта күз яшьләремне түгеп әйтәм. 19 Аларныњ язмышы – ћәлакәт, аларныњ илаћы – карын, аларныњ даны – оялырга тиешле нәрсәләр белән горурлану. Алар бары дµньяви гамәлләр турында уйлыйлар. 20 Безнењ Ватаныбыз исә күкләрдә. Коткаручыны, Раббыбыз Гайсә Мәсихне без шуннан ашкынып кµтәбез. 21 Ул безнењ гађиз тәнебезне үзгәртер ћәм, ћәрнәрсәне үзенә буйсындыра алучы кµче ярдәмендә, үзенењ данлы тәненә охшашлы итәр. 1 Шулай итеп, сµекле ћәм зарыгып кµткән имандашларым, минем бәхетем ћәм дан тађым, Раббы белән берләшүдә нык торыгыз, кадерлеләрем. 2 Әүдия белән Сүнтүхиянењ икесе дә Раббыныкы булганга күрә бер үк фикердә булуларын үтенәм. 3 Әйе, синнән дә үтенеп сорыйм, тугрылыклы кµрәштәшем, зинћар µчен бу хатыннарга ярдәм ит, чµнки алар да, Климис ћәм исемнәре Тормыш китабына язылган башка хезмәттәшләрем дә минем белән Яхшы хәбәр тарату хакына кµрәштеләр. 4 Ћәрвакыт Раббыда куаныгыз; кабатлап әйтәм: куаныгыз! 5 Сезнењ башкаларга илтифатлы булуыгыз ћәркемгә мәгълүм булсын. Раббы якынлаша. 6 Ћичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаћы каршында үтенечләрегезне шµкер итеп белдерегез. 7 Ћәм ћәр акылдан µстенрәк булган Аллаћы иминлеге сезнењ йµрәкләрегезне ћәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак. 8 Нићаять, туганнарым, әгәр нинди дә булса яхшылык ћәм мактауга лаек эшләр бар икән, нәрсә хак, хµрмәтле, дµрес, саф, ягымлы, шµћрәткә лаеклы – шулар турында фикер йµртегез. 9 Нәрсәгә µйрәндегез, миннән нәрсә кабул иттегез ћәм ишеттегез, миндә нәрсә күрдегез – боларныњ барын да тырышып башкарыгыз ћәм иминлек Аллаћысы сезнењ белән булыр. 10 Шундый озак вакыт узганнан соњ, минем хакта яњадан кайгырта башлавыгызга, мин Раббыда бик нык сµенәм. Әлбәттә, сез ћәрвакыт минем турыда кайгырттыгыз, әмма моны күрсәтергә мµмкинлегегез генә булмады. 11 Моны мохтађлыктан чыгып әйтмим, чµнки мин булганы белән канәгатьләнергә µйрәндем. 12 Мин фәкыйрьлектә дә, муллыкта да яшәдем; тукмы яки ачмы, муллыкта яки мохтађлыкта яшимме, ћәрвакыт ћәм тµрле хәлләрдә дә канәгать булырга µйрәндем. 13 Мин кµч Бирүче аша ћәрнәрсәгә әзер торам. 14 Шулай да, минем михнәт чигүемне уртаклашып, сез яхшы эшләдегез. 15 Сез, филиппуйлылар, беләсез: Яхшы хәбәр таратыла башлаганда, мин Македуниядән киткәч, миња сездән башка ћичбер иман итүчеләр бердәмлеге дә матди ярдәм күрсәтмәде. 16 Сез исә ихтыяђымны канәгатьләндерү µчен берничә мәртәбә Тессалуникә шәћәренә дә ярдәм ђибәрдегез. 17 Моны бүләк µмет итеп әйтмим, әмма табышныњ сезнењ хисапка µстәлгән кебек булуын телим. 18 Мин бµтенесен ћәм артыгын да алдым. Эпафрудит аша сез ђибәргәннәрнењ барын да алдым ћәм тулысынча тәэмин ителдем. Алар – хуш исле, Аллаћыныњ күњеленә ятышлы, Ања яраклы корбан. 19 Ћәм минем Аллаћым сезнењ бар ихтыяђларыгызны Мәсих Гайсәдәге данлы байлыгыннан канәгатьләндерер. 20 Атабыз ћәм Аллаћыбызга мәњгелектән мәњгелеккә дан булсын. Амин. 21 Ћәр иман итүчене Гайсә Мәсихтә сәламләгез. Минем белән бергә булган туганнар сезне сәламли. 22 Сезне барлык имандашлар, бигрәк тә кайсар сараендагылар сәламли. 23 Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте сезнењ барыгыз белән дә булсын.
|