LukeЛүкЛүк 11 Мµхтәрәм Тәүфил! Күпләр безнењ арабызда булып үткән вакыйгалар турында язарга алындылар. Алар ул вакыйгаларны баштан ук үз күзләре белән күрүче Сүз хезмәтчеләре булган кешеләр безгә хәбәр иткәнчә яздылар. 3 Шулай итеп мин дә, хµрмәтле Тәүфил, башыннан ук барысын да ђентекләп тикшергәннән соњ, Сез үзегезгә µйрәтелгәннәрнењ дµреслеген белсен µчен, Сезгә вакыйгаларныњ барышын эзлекле рәвештә язарга дигән фикергә килдем. 5 Яћүдиядә Ћируд патша заманында Абия нәселеннән булган руханилар тµркеменнән Зәкәрия атлы бер рухани яшәгән. Аныњ хатыны Элисабет тә руханилар нәселеннән булган. 6 Алар икесе дә, Раббыныњ әмерләрен ћәм Ул кушканнарны тµгәл үтәп, Аллаћы алдында тәкъва булганнар. 7 Элисабет балага уза алмаганлыктан, аларныњ балалары булмаган. Алар икесе дә инде олы яшьтә булган. 8 үз тµркеменењ Аллаћы Йортында хезмәт итү вакыты килеп ђиткәч, Зәкәрия Аллаћы алдында рухани хезмәтен башкарды. 9 Руханилар арасындагы гадәт буенча жирәбә салдылар, ћәм Аллаћы Йортына кереп, хуш исле сумала белән тµтәсләү йоласын үтәү Зәкәриягә туры килде. 10 Ул Аллаћы Йортында хуш исле сумала белән тµтәсләгәндә тышкы яктагы бар халык дога кылып торды. 11 Шул вакыт Зәкәрия алдында, хуш исле сумала яна торган урынныњ уњ ягында, Раббыныњ фәрештәсе пәйда булды. 12 Фәрештәне күреп, Зәкәрия каушап калды ћәм бик курыкты. 13 Фәрештә исә ања: – Курыкма, Зәкәрия, синењ догањ ишетелде. Хатыныњ Элисабет сиња ир бала тудырачак, син ања Яхъя дигән исем кушарсыњ. 14 Ул сиња сµенеч ћәм шатлык китерер, күпләр аныњ тууына куанырлар. 15 Чµнки ул Раббы каршында бµек булыр, шәраб ћәм исерткеч эчемлекләр эчмәс ћәм анасыныњ карынында вакытта ук Изге Рух белән сугарылыр. 16 Ул Исраил балаларыныњ күбесен Раббыга, аларныњ үз Аллаћысына кире кайтарыр. 17 Ильясныкы кебек рухка ћәм кодрәткә ия булып, ул Раббы алдыннан барыр, аталарны ћәм балаларны татулаштырыр, Аллаћыга буйсынмаучыларны тәкъва кешеләрнењ фикер йµртү юлына борыр ћәм шулай итеп халыкны Раббыныњ килүенә әзерләр. 18 Зәкәрия фәрештәдән: – Мин моныњ шулай буласын ничек белә алам? – дип сорады. – Мин инде карт, хатыным да олы яшьтә. 19 – Мин – Ђәбраил, мин Аллаћыга хезмәт итәм. Мин сиња менә шушы куанычлы хәбәрне белдерү µчен ђибәрелдем. 20 Белеп тор, шушы сүзләр тормышка ашканчы телсез булырсыњ ћәм сµйләшә алмассыњ, чµнки мин әйткән сүзләргә ышанмадыњ. Ә бу сүзләр үз вакытында тормышка ашачак, – диде ања фәрештә. 21 Халык Зәкәрияне кµтеп торды ћәм аныњ Аллаћы Йортында тоткарлануына аптырады. 22 Зәкәрия исә, Аллаћы Йортыннан чыккач, сµйләшә алмады ћәм кешеләр аныњ илаћи күренеш күргәнлеген ањладылар. Ул алар белән ишарәләр ярдәмендә ањлашты ћәм ћаман сµйләшә алмады. 23 Хезмәт итү кµннәре тәмамлангач, ул µенә кайтты. 24 Күпмедер вакыттан соњ хатыны Элисабет балага узды ћәм биш ай буена кеше арасына чыкмады. 25 – Минем µчен моны Раббы эшләде, Ул минем хакта кайгыртты ћәм кешеләр алдындагы хурлыгымны алып ташлады, – дип уйлады Элисабет. 26 Элисабет балага узып алтынчы ай киткәч, Аллаћы Ђәбраил фәрештәне Гәлиләя µлкәсендәге Насара шәћәренә, Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына ђибәрде. Мәрьям Давыт нәселеннән булган Йосыф атлы кешегә ярәшелгән иде. 28 Фәрештә, Мәрьям янына килеп: – Сәлам сиња! Аллаћыныњ мәрхәмәтен кабул итүче – син. Раббы синењ белән! – диде. 29 Мәрьям исә кыенсынып калды ћәм бу сүзләрнењ мәгънәсен ањларга тырышты. 30 Фәрештә ања әйтте: – Курыкма, Мәрьям! Аллаћы сиња мәрхәмәт күрсәтте. 31 Син буйга узарсыњ ћәм Ир Бала табарсыњ, Ања Гайсә дигән исем кушарсыњ. 32 Ул бµек булачак, Аллаћы Тәгаләнењ Улы дип аталачак. Раббы Аллаћы Ања борынгы бабасы Давытныњ тәхетен бирәчәк, 33 Ул Ягъкуб халкы µстеннән мәњгегә патшалык итәчәк, Аныњ патшалыгыныњ ахыры булмаячак. 34 Мәрьям исә фәрештәдән: – Ничек шулай була ала, минем бит әле ир-ат белән якынлык кылганым юк? – дип сорады. 35 – Сиња Изге Рух ињәчәк, – дип ђавап бирде фәрештә, – ћәм синењ µстењә Аллаћы Тәгаләнењ кодрәте тµшәчәк, шуња күрә син тудырачак Бала изге булачак ћәм Аллаћы Улы дип аталачак. 36 Менә, кардәшењ Элисабет тә картайган кµнендә балага узды, ул ир бала кµтә. Кешеләр аныњ турында, авырга уза алмый, дип әйтәләр иде, ә ул инде алтынчы ай авырлы. 37 Чµнки Аллаћы булдыра алмаслык бернәрсә дә юк. 38 Шуннан соњ Мәрьям: – Мин – Раббы колы, минем белән син әйткәнчә булсын, – диде. Ћәм фәрештә аныњ яныннан китте. 39 Озак вакыт үтмәстән, Мәрьям ашыгыч рәвештә Яћүдия тауларында урнашкан шәћәргә Элисабетләргә китте. 40 Килеп ђиткәч, Зәкәриянењ µенә кереп, Элисабет белән исәнләште. 41 Мәрьямнењ сәламләү сүзләрен ишетү белән, Элисабетнењ карынындагы баласы хәрәкәтләнеп куйды, ћәм Элисабет Изге Рух белән сугарылды. 42 Ул күтәренке тавыш белән: – Хатын-кызлар арасында син ињ мµбарәк! Туачак Балањ да фатихалы! 43 Раббымныњ анасы минем яныма килгән! Ничек миња шундый хµрмәт күрсәтелә? 44 Мин синењ сәламләвењне ишетү белән, карынымдагы балам шатлыгыннан хәрәкәтләнеп куйды. 45 Раббы тарафыннан үзенә әйтелгән сүзләрнењ тормышка ашачагына ышанган хатын бәхетле! – диде. 46 Мәрьям әйтте: – Күњелем минем Раббыны данлый, 47 Рухым Аллаћы Коткаручымны уйлап шатлана, 48 Чµнки Ул үзенењ күндәм колына игътибар итте. Шушы вакыттан башлап мине барлык буыннар бәхетле дип атарлар, 49 Чµнки Кодрәт Иясе минем µчен бµек эшләр кылды – Аныњ исеме мµкатдәс! 50 Ул үзен ихтирам итүчеләргә буыннан-буынга шәфкать күрсәтә. 51 үз кулы белән куәтле эшләр кылды: Күњелләреннән тәкәббер уйлаган кешеләрне таратты. 52 Түрәләрне тәхетләреннән тµшерде, ә түбәндәгеләрне күтәрде. 53 Ачларны яхшы нәрсәләр белән туендырды, ә байларны буш кул белән ђибәрде. 54 Аталарыбызга биргән вәгъдәсе буенча хезмәтчесе Исраилгә ярдәм итте, халкын исендә тотып, Ибраћимга ћәм аныњ нәселенә мәњгегә шәфкать күрсәтте. 56 Мәрьям µч айга якын Элисабет янында булганнан соњ үз µенә кайтты. 57 Элисабетнењ бала табар вакыты ђитте ћәм ул ир бала тапты. 58 Күршеләре ћәм кардәшләре, Раббыныњ Элисабеткә зур шәфкать күрсәткәнен ишетеп, аныњ белән бергә куандылар. 59 Сигезенче кµнне алар баланы сµннәткә утыртырга килделәр ћәм аны атасы исеме белән – Зәкәрия дип атарга теләделәр. 60 Ләкин баланыњ анасы каршы килде: – Юк, аныњ исеме Яхъя булырга тиеш. 61 Ә алар ања: – Синењ кардәшләрењ арасында бу исем белән аталган беркем дә юк бит, – диделәр 62 ћәм, ишарәләр белән, баланыњ атасыннан нинди исем кушарга теләвен сорадылар. 63 Зәкәрия язу µчен такта сорап алды ћәм: «Аныњ исеме Яхъя», – дип язды. Барысы да хәйран калдылар. 64 Шул мизгелдә үк аныњ теле ачылды, ћәм ул Аллаћыны данлап сµйли башлады. 65 Зәкәрия белән Элисабетнењ күрше-тирәсендә яшәүчеләр барысы да куркуга тµштеләр, бµтен таулы Яћүдиядә шушы вакыйгалар турында сµйлиләр иде. 66 Ишеткән ћәр кеше: – Бу бала кем булыр икән? – дип уйлады. Чµнки дµрестән дә Раббыныњ кодрәте аныњ белән булды. 67 Баланыњ атасы Зәкәрия, Изге Рух белән сугарылып, Аллаћыдан бирелгән сүзләрне игълан итте: 68 – Раббыны, Исраилнењ Аллаћысын, данлыйк, чµнки Ул ярдәмгә килде ћәм үз халкын азат итте, 69 үзенењ колы Давыт нәселеннән куәтле Коткаручыны күтәрде, 70 Ул бу турыда күп еллар элек үзенењ изге пәйгамбәрләре аша әйткән иде. 71 Бу Коткаручы безне дошманнарыбыздан ћәм безгә нәфрәт итүчеләрдән коткарырга дип килде. 72 Дошманнарыбыз кулыннан котылгач, гомеребезнењ барлык кµннәрендә, бернәрсәдән курыкмыйча, Аллаћы алдында изге ћәм тәкъва булып, без Аллаћыга хезмәт итә алсын µчен, Аллаћы шулай итеп безнењ ата-бабаларыбызга шәфкать күрсәтте, үзе тµзегән изге килешүне – атабыз Ибраћимга биргән антын – исендә тотты. 76 Ћәм син, сабый, Аллаћы Тәгаләнењ пәйгамбәре дип аталырсыњ, чµнки, Раббыга юлны әзерләп, Аныњ алдыннан барырсыњ. 77 Ћәм Аныњ халкына гµнаћларыныњ кичерелүе аша булган котылу хакында белдерерсењ, 78 Аллаћыбызныњ шәфкате ташып тора, ћәм шуња күрә безгә югарыдан тањ кояшы ињәчәк; 79 Карањгыда ћәм үлем шәүләсендә утырганнарга яктылык бирү µчен, Аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтү µчен киләчәк Ул. 80 Ә бала үсте ћәм рухи яктан ныгыды. Исраил халкына күренгәнче, ул чүлдә яшәде. 1 Ул кµннәрдә Август кайсар тарафыннан бµтен Рим империясендәге бар кешеләрне исемлеккә теркәргә дигән боерык бирелде. 2 Бу теркәү беренче тапкыр уздырылды. Ул вакытта Сурия µлкәсе белән Күрини идарә итә иде. 3 Язылу µчен ћәркем үз нәселе шәћәренә китте. 4 Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәћәреннән Яћүдиягә, Давыт шәћәренә, Бәйтлехемгә китте, чµнки Йосыф Давыт нәселеннән иде. 5 Йосыф исемлеккә теркәлергә үзенә ярәшелгән Мәрьям белән бергә барды. Мәрьям авырлы иде. 6 Алар Бәйтлехемдә булганда Мәрьямнењ бала табар вакыты ђитте. 7 Мәрьям үзенењ беренче Баласын – Ир Баланы тудырды. Ул Аны биләде ћәм утлыкка салды, чµнки аларга кунак йортында урын булмады. 8 Ул тирәләрдә шул тµнне берничә кµтүче кырда сарык кµтүе саклый иде. 9 Алар алдында Раббыныњ бер фәрештәсе пәйда булды, ћәм алар булган урын Раббыныњ даныннан балкып китте. Кµтүчеләр бик нык куркып калдылар. 10 Фәрештә исә аларга әйтте: – Курыкмагыз! Мин сезгә куанычлы хәбәр – бµтен халык µчен зур шатлык алып килдем: 11 бүген Давыт шәћәрендә сезнењ µчен Коткаручы туды. Ул – Мәсих, Раббы! 12 Менә сезгә билге: сез Баланы табарсыз. Ул биләүгә биләнгән булыр ћәм утлыкта ятар. 13 Кинәт фәрештә янында күп санлы күк фәрештәләре гаскәре күренде, ћәм алар: 14 – Күкләрдәге Аллаћыга дан! Аллаћы илтифат күрсәткән кешеләргә ђирдә иминлек! – дип Аллаћыны данладылар. 15 Фәрештәләр күккә күтәрелгәннән соњ, кµтүчеләр бер-берсенә: – Әйдәгез, Бәйтлехемгә барыйк, Раббы әйткән анда булган хәлне барып күрик, – диештеләр. 16 Алар ашыгып Бәйтлехемгә килделәр ћәм анда Мәрьям белән Йосыфны ћәм утлыкта яткан Баланы таптылар. 17 Баланы күргәч, бу Бала хакында үзләренә хәбәр ителгәнне аларга сµйләп бирделәр. 18 Кµтүчеләр сµйләгәнне ишеткән кешеләр барысы да хәйран калдылар. 19 Мәрьям исә боларныњ ћәммәсен күњеленә салып куйды ћәм шул хакта уйлап йµрде. 20 Ишеткән ћәм күргән барлык нәрсәләр µчен Аллаћыны данлап ћәм мактап, кµтүчеләр кµтүләре янына кайттылар. Барысы да фәрештә әйткәнчә булды. 21 Сигез кµннән соњ, Баланы сµннәткә утырту вакыты ђиткәч, Ања Гайсә дигән исем куштылар. Анасы Мәрьям балага узганчы ук фәрештә Ања шушы исемне кушкан иде. 22 Муса кануны буенча пакьләнү йоласын башкару вакыты ђиткәч, Мәрьям белән Йосыф, Раббы алдына китерү µчен, Баланы Иерусалимга алып бардылар. 23 Чµнки Раббыныњ канунында: «Ана карыныннан беренче булып туган ћәр ир бала Раббыга багышланырга тиеш», – дип язылган. 24 Шулай ук алар, Раббыныњ кануны буенча, корбан китерү µчен: «ике урман күгәрченен яки ике күгәрчен баласын» бирү µчен дә бардылар. 25 Ул вакытта Иерусалимда Шимун атлы тәкъва ћәм диндар бер кеше бар иде. Ул Исраилгә юаныч килүен кµтеп яши, ањарда Изге Рух иде. 26 Изге Рух ања: «Раббыныњ Мәсихен күрмичә үлмәячәксењ», – дип әйткән булган. 27 Изге Рухныњ кушуы буенча, Шимун Аллаћы Йортына килде. Балага карата Муса кануны кушканны башкару µчен әти-әнисе нарасый Гайсәне Аллаћы Йортына алып килгәч, 28 Шимун сабый Баланы кулларына алды ћәм Аллаћыны данлап әйтте: 29 – Хәзер инде, Хµкемдар, үтәп вәгъдәњне, иминлектә ђибәрәсењ колыњны. 30 Барлык халыклар күреп торганда үзењ әзерләп куйган котылуны, Мәђүсиләрне яктыртачак, Исраилне, Синењ халкыњны данлыклы итәчәк яктылыкны күрде күзләрем. 33 Гайсәнењ атасы ћәм анасы Шимунныњ Бала хакында әйткән сүзләрен гађәпләнеп тыњлап тордылар. 34 Шимун аларны фатихалады ћәм Баланыњ анасы Мәрьямгә әйтте: – Бу Бала Исраилдә күпләрнењ егылуына ћәм күтәрелүенә сәбәп булсын µчен ћәм билге итеп сайланган. Бу билгене кире кагарлар. 35 Шуныњ аркылы күпләрнењ күњелләрендәге уйлары ачылыр. Ћәм синењ үзењнењ күњелењә кылыч белән кадаган кебек булыр. 36 Анда Ашер ыруыннан Пенуил кызы Ханна да бар иде. Ханна – пәйгамбәр ћәм бик карт иде. Ул, кияүгә чыккач, ире белән ђиде ел яшәп, 37 тол калган, ћәм ања хәзер сиксән дүрт яшь иде. Ул, ћәрвакыт ураза тотып ћәм дога кылып, Аллаћы Йортында кµне-тµне Аллаћыга хезмәт итә иде. 38 Ханна, нәкъ шул вакытта, алар янына килеп, Аллаћыга шµкрана кылды ћәм Иерусалимныњ азат ителүен кµтеп торучы кешеләрнењ барысына да Бала хакында сµйләде. 39 Раббы кануны буенча башкарырга тиеш булганны үтәп бетергәннән соњ, Йосыф белән Мәрьям үзләре яшәгән шәћәргә, Гәлиләядәге Насарага кайтып киттеләр. 40 Бала исә үсә, ныгый ћәм зирәк акыл белән тула иде. Аллаћыныњ фатихасы Аныњ µстендә булды. 41 Ћәр елны Гайсәнењ әти-әнисе Иерусалимга Коткарылу бәйрәменә баралар иде. 42 Гайсә унике яшьлек вакытта, алар гадәттәгечә Иерусалим шәћәренә бәйрәмгә килделәр. 43 Бәйрәм кµннәре үткәч, Йосыф белән Мәрьям кайтыр юлга чыктылар. Яшүсмер Гайсә исә Иерусалимда калды, ә әти-әнисе бу турыда белмәделәр. 44 Алар Аны, башка юлчылар белән бергә бара, дип уйладылар. Бер кµнлек юл үткәннән соњ, Аны кардәшләре ћәм таныш-белешләре арасыннан эзли башладылар. 45 Ћәм, таба алмагач, Гайсәне эзләп, кире Иерусалимга килделәр. 46 Ѳч кµннән соњ Аны Аллаћы Йортында таптылар. Ул яћүд укытучылары арасында аларны тыњлап ћәм сораулар биреп утыра иде. 47 Гайсәне ишеткәннәрнењ барысы да Аныњ тирән акылына, Аныњ ђавапларына хәйран калганнар. 48 Аны күреп, әтисе-әнисе бик гађәпләнде. Әнисе: – Улым, ни µчен Син безнењ белән шулай эшләдењ? Без әтиењ белән Сине эзләдек, бик борчылдык, – диде. 49 Гайсә аларга: – Сез мине нигә эзләдегез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә? – дип әйтте. 50 Ләкин алар Ул әйткән сүзләрне ањламадылар. 51 Гайсә алар белән бергә Насарага кайтты ћәм әти-әнисенә итагатьле булды. Әнисе Мәрьям бу хәлләрнењ барысын да күњелендә саклады. 52 Гайсә исә үсте, акыл ђыйды, Аллаћыга да, кешеләргә дә бик ошый иде. 1 Тибери кайсар хакимлегенењ унбишенче елында, Яћүдиядә Понти Пилат идарә иткәндә, ә Ћируд Гәлиләя башлыгы, аныњ ир туганы Филип Итурая ћәм Трахунитис µлкәсе башлыгы, ә Лусани Абилини башлыгы булганда, 2 Ћаннас ћәм Кәяфәс ињ баш руханилар булган вакытта чүлдә яшәгән Зәкәрия улы Яхъяга Аллаћыдан сүз булды. 3 Шуннан соњ Яхъя үрдүн елгасы тирәсендәге барлык ђирләрдә: «Тәүбә итеп, суга чумдырылыгыз, ћәм Аллаћы сезнењ гµнаћларыгызны кичерер», – дип µндәп йµрде. 4 Ишагыйя пәйгамбәрнењ китабында бу хакта болай дип язылган: – «Чүлдә кычкыручыныњ тавышы ишетелә: „Раббыга юл әзерләгез, Ања сукмакларны турайтыгыз. 5 Ћәрбер үзән тутырылсын, Ћәр тау ћәм калкулык ђир белән тигезләнсен, Бормалы-бормалы юллар турайтылсын, Сикәлтәлеләре тигезләнеп шомарсын. 6 Ћәм барлык кешеләр Аллаћыныњ коткаруын күрерләр"». 7 Яхъя янына, суга чумдырылырга дип, күп халык килә иде. Ул кешеләргә: – Әй, сез, елан токымнары! Аллаћыныњ якынлашып килүче ачуыннан кача алырсыз дип кем әйтте сезгә? – диде. – 8 Агачлар ђимеш биргән кебек, тәүбә иткәнегезне эш белән күрсәтегез! «Безнењ бит атабыз – Ибраћим», – дип уйламагыз да. Мин сезгә шуны әйтәм: Аллаћы менә шушы ташлардан Ибраћимга балалар булдыра ала. 9 Балта агачлар тµбендә ята, ул инде әзерләп куелган: яхшы ђимеш бирми торган ћәр агачны кисеп утка ташлыйлар. 10 Халык аннан: – Безгә нәрсә эшләргә соњ? – дип сорады. 11 Яхъя аларга: – Ике күлмәге бар кеше берсен бер күлмәге дә булмаганга бирсен. Кемнењ ризыгы бар, ашарына булмаган кеше белән бүлешсен, – дип ђавап бирде. 12 Суга чумдырылырга дип, салым ђыючылар да килделәр ћәм Яхъядан: – Остаз! Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорадылар. 13 Ул аларга: – Тиешеннән артыгын таләп итмәгез, – дип ђавап бирде. 14 Гаскәриләр дә аннан: – Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорадылар. – Беркемнән дә кµчләп, янап әйбер алмагыз. Хезмәт хакыгыздан канәгать булыгыз, – диде Яхъя. 15 Халык кµтә иде, ћәркем күњеленнән Яхъя турында: «Бу Мәсих түгелме икән?» – дип уйлады. 16 Яхъя исә аларныњ барысына да болай дип ђавап бирде: – Мин сезне суга чумдырам. Әмма миннән кодрәтлерәк бер Зат килә, мин Аныњ аяк киеменењ каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен. Ул сезне Изге Рухка ћәм утка чумдырыр. 17 Аныњ кулында ђилгәргеч. Ул ындырда ашлыкны ђилгәреп, бодаен аерып, ашлык бурасына салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр. 18 Яхъя Исраил халкына тагын башка тµрле үгет-нәсыйхәтләр биреп, Яхшы хәбәрне вәгазьләп йµрде. 19 Әмма идарәче Ћируд, абыйсыныњ хатыны Ћирудия белән булган мµнәсәбәтләре ћәм башка явызлыклары µчен Яхъя аныњ гаебен күрсәткәнгә, 20 шундый эшләре µстенә тагын берне µстәп, Яхъяны тµрмәгә утыртты. 21 Халык чумдырылганда Гайсә дә чумдырылды. Ул дога кылган вакытта күкләр ачылды, 22 ћәм Ања күгәрчен рәвешендә Изге Рух ињде. Күкләрдән: – Син – Минем сµекле Улым. Син Минем куанычым! – дигән сүзләр ишетелде. 23 үзенењ хезмәтен башлаганда Гайсәгә утыз яшьләр чамасы иде. Кешеләр Аны Йосыф улы дип уйладылар. Ә Йосыф – Эли улы, 24 Эли – Маттат улы, Маттат – Леви улы, Леви – Мәлки улы, Мәлки – Яннай улы, Яннай – Йосыф улы, 25 Йосыф – Маттати улы, Маттати – Амос улы, Амос – Нахум улы, Нахум – Ћесли улы, Ћесли – Нәггәй улы, 26 Нәггәй – Махат улы, Махат – Маттати улы, Маттати – Шими улы, Шими – Йосых улы, Йосых – Йода улы, 27 Йода – Йоханан улы, Йоханан – Риса улы, Риса – Зеруббабел улы, Зеруббабел – Шећалтиел улы, Шећалтиел – Нири улы, 28 Нири – Мәлки улы, Мәлки – Адди улы, Адди – Кµсам улы, Кµсам – Элмадам улы, Элмадам – Эр улы, 29 Эр – Ешуа улы, Ешуа – Элигазәр улы, Элигазәр – Йорим улы, Йорим – Маттат улы, Маттат – Леви улы, 30 Леви – Шимун улы, Шимун – Яћүд улы, Яћүд – Йосыф улы, Йосыф – Йонам улы, Йонам – Эльякыйм улы, 31 Эльякыйм – Мелеа улы, Мелеа – Майнан улы, Майнан – Маттата улы, Маттата – Натан улы, Натан – Давыт улы, 32 Давыт – Ишай улы, Ишай – Обид улы, Обид – Богаз улы, Богаз – Салмун улы, Салмун – Нахшун улы, 33 Нахшун – Амминадаб улы, Амминадаб – Админ улы, Админ – Арни улы, Арни – Хесрун улы, Хесрун – Перес улы, Перес – Яћүд улы, 34 Яћүд – Ягъкуб улы, Ягъкуб – Исхак улы, Исхак – Ибраћим улы, Ибраћим – Терах улы, Терах – Нахур улы, 35 Нахур – Серуг улы, Серуг – Регу улы, Регу – Пелег улы, Пелег – Эбер улы, Эбер – Шела улы, 36 Шела – Кыйнан улы, Кыйнан – Әрпәкшәд улы, Әрпәкшәд – Шем улы, Шем – Нух улы, Нух – Ләмек улы, 37 Ләмек – Мәтушалах улы, Мәтушалах – Ханух улы, Ханух – Ярид улы, Ярид – Маћалалил улы, Маћалалил – Кыйнан улы, 38 Кыйнан – Энош улы, Энош – Шет улы, Шет – Адәм улы, Адәм – Аллаћы улы. 1 Изге Рух белән сугарылган Гайсә үрдүн елгасы буеннан чүлгә китте, ћәм Рух Аны чүл буйлап йµртте. 2 Гайсә анда кырык кµн буена иблис вәсвәсәсе астында булды, бернәрсә дә ашамады. Соњгы кµннәрендә Ул ачыкты. 3 Иблис исә Ања әйтте: – Әгәр син Аллаћы Улы булсањ: «Бу таш ипигә әйләнсен», – дип әйт. 4 Гайсә ања болай дип ђавап бирде: – Изге язмада: «Кеше икмәк белән генә яшәми», – дип язылган. 5 Шуннан соњ иблис Гайсәне биеклеккә алып менде ћәм Ања мизгел эчендә галәмдәге барлык патшалыкларны күрсәтте. 6 – Шушы патшалыкларныњ барысы µстеннән хакимлекне дә, аларныњ даннарын да сиња бирермен, – диде Ања иблис, – чµнки боларныњ барысы да миња бирелгән ћәм мин аларны кемгә теләсәм, шуња бирә алам. 7 Шулай итеп, миња табынсањ, барысы да Синеке булыр. 8 Моња каршы Гайсә ђавап бирде: – Изге язмада: «Раббы Аллаћыња табын, Ања гына хезмәт ит», – дип язылган. 9 Шуннан соњ иблис Гайсәне Иерусалимга алып китте. Ул Аны Аллаћы Йортыныњ ињ биек урынына бастырды: – Әгәр дә Син Аллаћы Улы булсањ, шушы урыннан түбәнгә ташлан. 10 Изге язмада: «Ул үзенењ фәрештәләренә Синењ хакта кайгыртырга әмер бирер. 11 Алар Сине күтәреп алырлар, аякларыњ ташка бәрелмәс», – дип язылган бит. 12 Гайсә ања: – Изге язмада: «Раббы Аллаћыњны сынама», – дип язылган, – диде. 13 Иблис, вәсвәсәсен бетергәч, икенче бер уњайлы вакытка кадәр Аныњ яныннан китте. 14 Рухныњ кодрәте белән сугарылган Гайсә Гәлиләягә кайтты. Аныњ хакындагы хәбәр бµтен тирә-якка таралды. 15 Ул аларныњ гыйбадәтханәләрендә µйрәтте, ћәм барысы да аны мактады. 16 Гайсә үзе үскән шәћәргә – Насарага килде ћәм, гадәттәгечә, шимбә кµнне гыйбадәтханәгә керде. Изге язманы укырга дип, урыныннан торгач, 17 Ања Ишагыйя пәйгамбәрнењ язмасын бирделәр. Гайсә, кулъязма тµргәген ачып, шундый сүзләр язылган урынны тапты: 18 «Раббыныњ Рухы Минем µстемдә, Чµнки Ул Мине майлап махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне ђиткерергә, Әсирләргә – азатлык, сукырларга – күрә башлауны игълан итәргә, Ђәберләнгәннәрне иреккә чыгарырга, Раббыныњ шәфкать күрсәтә торган елын хәбәр итәргә ђибәрде». 20 Гайсә, тµргәкне ђыеп, аны кире хезмәтчегә бирде дә урынына утырды. Гыйбадәтханәдәге ћәммәсенењ күзе Ања текәлде. 21 Ул аларга: – Бүген, сез Язманы тыњлаганда, бу сүзләр тормышка ашты, – диде. 22 Барысы да Гайсәне мактадылар ћәм, Аныњ мәрхәмәт тулы сүзләренә тањ калып: – Бу Йосыф улы түгелме соњ? – диештеләр. 23 Гайсә аларга әйтте: – Әлбәттә, сез Миња «Табиб! үзењне-үзењ дәвала» дигән мәкальне әйтерсез. «Кәпәрнаумда кылган эшләрењне ишеттек. Монда да, үз шәћәрењдә дә шуларны эшлә», – диярсез. 24 Ул дәвам итеп әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: бер пәйгамбәрне дә үз илендә теләп кабул итмиләр. 25 Бу чынлап та шулай: Ильяс пәйгамбәр кµннәрендә µч ел ярым күкләр ябылып яњгыр яумады ћәм бµтен Исраил илендә зур ачлык булды. Исраилдә тол хатыннар күп иде, 26 ләкин Ильяс аларныњ берсе янына да түгел, ә Сидун ђирендәге Сарепта шәћәрендә яшәүче бер тол хатын янына гына ђибәрелде. 27 Шулай ук, Элиша пәйгамбәр вакытында Исраилдә махау авырулылар күп булды, әмма сурияле Нагаманнан башка бер махаулы да чистарынмады. 28 Шушы сүзләрне ишетеп, гыйбадәтханәдәге кешеләрнењ барысы да бик нык ачуланып ярсыдылар. 29 Алар, урыннарыннан торып, Гайсәне шәћәрдән кµчләп алып чыктылар ћәм, кыядан тµртеп тµшерергә уйлап, шәћәрләре салынган тауныњ чыгып торган µлешенә алып менделәр. 30 Әмма Гайсә, халык арасыннан үтеп, алар яныннан китеп барды. 31 Шуннан соњ Гайсә Гәлиләянењ Кәпәрнаум шәћәренә килде ћәм шимбә кµнне халыкны µйрәтте. 32 Аныњ µйрәтүенә хәйран калдылар, чµнки Ул хакимнәрчә сµйли иде. 33 Гыйбадәтханәдә эчендә шакшы рух булган бер кеше кµчле тавыш белән: 34 – И, насаралы Гайсә, Сиња бездән нәрсә кирәк? Син безне ћәлак итәргә килдењме? Мин Синењ кем икәнењне беләм. Син – Аллаћыныњ Изгесе, – дип кычкырды. 35 Ә Гайсә ања каты итеп боерды: – Эндәшмә, аныњ эченнән чык! Ђен, теге кешене бар халык алдында егып ташлап, ања ћичбер зыян китермичә, аныњ эченнән чыкты. 36 Барысы да тањ калып: – Нинди сүзләр бу? Ул шакшы рухларга хакимлек ћәм кодрәт белән боерык бирә ћәм алар чыгалар, – диделәр. 37 Аныњ хакындагы хәбәр бµтен тирә-якка таралды. 38 Гайсә гыйбадәтханәдән Шимунныњ µенә барды. Шимунныњ каенанасы бик нык кызышып, авырып ята икән. Гайсәдән ања ярдәм итүен сорадылар. 39 Ул хатын янына килде, ања таба иелеп, кызышуга чыгарга әмер бирде ћәм кызышу аны калдырды. Шимунныњ каенанасы шундук торып басты ћәм аларга табын әзерли башлады. 40 Кояш баеган вакытта тµрле авырулардан газап чигүче якыннары булган бар кешеләр аларны Гайсә янына алып килделәр. Ул, авыру кешеләрнењ ћәрберсе µстенә кулларын куеп, аларны савыктырды. 41 Шулай ук күпләрдән: «Син Аллаћы Улы», – дип кычкыра-кычкыра ђеннәр чыкты. Ә Гайсә аларны сµйләүләреннән тыйды, чµнки алар Аныњ Мәсих икәнлеген беләләр иде. 42 Кµн тугач, Гайсә, шәћәрдән чыгып, аулак урынга китте. Халык тµркемнәре Аны эзләделәр, эзләп тапкач, янына килеп, Аны үзләре яныннан ђибәрмәс µчен тотып калырга тырыштылар. 43 Ләкин Ул аларга: – Мин башка шәћәрләргә дә Аллаћы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне ђиткерергә тиешмен, чµнки Мин шуныњ µчен ђибәрелдем, – диде. 44 Ул яћүдләр ђирендәге гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сµйләп йµрүен дәвам итте. 1 Бервакыт Геннисарет күле буенда, Аллаћы сүзен тыњларга теләп, халык Аны бар яктан кысрыклаганда, 2 Гайсә яр буенда ике кµймә күрде. Балыкчылар, кµймәләреннән тµшеп, ятьмәләрен юалар иде. 3 Гайсә кµймәләрнењ берсенә менеп, – ул кµймә Шимунныкы иде – ярдан бераз эчкәрәк керергә сорады ћәм, кµймәдә утырып, халыкны µйрәтте. 4 Сүзен тәмамлагач: – Шимун, тирәнгәрәк кер дә ятьмәләрегезне салыгыз, – диде. 5 Шимун Ања: – Ѳйрәтүче! Без тµн буе тырыштык, ләкин ћичнәрсә тота алмадык. Шулай да, Син кушасыњ икән, ятьмәне салам, – дип ђавап бирде. 6 Шулай эшләделәр ћәм аларга бик күп балык эләкте, ятьмәләре аздан гына ертылмый калды. 7 Балыкчылар, башка кµймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләре килгәч, бергәләп, ике кµймәне дә шыгрым тутырдылар, хәтта кµймәләре аздан гына батмый калды. 8 Шимун Петер исә, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды: – Раббым, кит минем янымнан, мин гµнаћлы кеше. 9 Ул да, аныњ белән булганнарныњ барысы да, тотылган балыкныњ күплегенә гађәпләнеп, куркып калдылар. 10 Шулай ук Шимунныњ иптәшләре Зебедәй уллары Ягъкуб белән Яхъя да хәйран калды. Гайсә Шимунга: – Курыкма, шушы вакыттан башлап кешеләр тотучы булырсыњ, – диде. 11 Кµймәләрен ярга тартып чыгаргач, бµтен нәрсәләрен шунда калдырып, алар Гайсәгә ияреп киттеләр. 12 Гайсә бер шәћәрдә булган вакытта, Аныњ янына бµтен тәне махаулы бер кеше килде ћәм, Гайсәне күргәч, йµзтүбән капланып: – Әфәнде! Әгәр теләсәњ, мине тазарта алыр идењ, – дип ялварды. 13 Гайсә, кулын сузып, ања кагылды ћәм: – Әйе, телим. Тазарын! – диде. Аныњ махауы шундук бетте. 14 Гайсә ања бу турыда беркемгә дә сµйләмәскә кушты. – Бар, руханига күрен ћәм, кешеләр µчен терелүењ билгесе итеп, Муса канунында әмер ителгәнчә, корбан бүләген китер, – диде Ул. 15 Әмма Гайсә хакында сүз таралганнан тарала барды. Күп халык, Аны тыњлау µчен ћәм чирләреннән савыктырылу µчен, Аныњ янына агылды. 16 Ә Гайсә вакыт-вакыт аулак урыннарга китеп дога кыла иде. 17 Бер кµнне, Гайсә µйрәткән вакытта, Гәлиләянењ ћәм Яћүдиянењ барлык авылларыннан, Иерусалимнан килгән фарисейләр ћәм канун укытучылары да шунда утыра иделәр. Раббыныњ кодрәте Аныњ белән иде, ћәм Ул авыруларны савыктырды. 18 Берничә ир-ат паралич суккан бер кешене ятагы белән күтәреп алып килделәр ћәм аны, Гайсә алдына куяр µчен, µйгә алып керергә тырыштылар. 19 Ләкин, халык арасыннан үтә алмаганга күрә, µй түбәсенә менеп, түбәнењ чирәпләрен сүтеп алдылар ћәм авыруны ятагы белән бергә Гайсәнењ алдына тµшерделәр. 20 Гайсә, аларныњ ышануларын күреп, теге кешегә: – Дустым, синењ гµнаћларыњ кичерелде, – диде. 21 Канунчылар ћәм фарисейләр: – Кµфер сүз сµйләүче бу Кеше – Кем ул? Гµнаћларны Аллаћыдан башка кем кичерә ала? – дип уйладылар. 22 Гайсә, аларныњ уйларын белеп, болай диде: – Ни µчен сез шулай уйлыйсыз? 23 Ничек дип әйтергә ђињелрәк: «Синењ гµнаћларыњ кичерелде», – дипме, әллә: «Тор ћәм йµр», – дипме? 24 Адәм Улыныњ ђирдә гµнаћларны кичерергә хакимлеге барлыгын белеп торыгыз. Ћәм Гайсә паралич суккан кешегә: – Сиња әйтәм: тор, ятагыњны ал да µењә кайт, – диде. 25 Ул кеше шундук барысыныњ күз алдында торды ћәм, ятагын алып, Аллаћыны данлый-данлый, µенә кайтып китте. 26 Барысы да тањ калдылар, Аллаћыны данладылар. Ћәммәсе, куркып калып: – Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек, – диделәр. 27 Шуннан соњ Гайсә ул урыннан китте ћәм салым ђыю йорты янында утыручы Леви атлы салым ђыючыны күрде. – Минем артымнан бар, – диде Ул ања. 28 Леви торып басты ћәм, бµтен нәрсәсен калдырып, Гайсә артыннан китте. 29 Леви үзенењ µендә Гайсә хµрмәтенә зур мәђлес ђыйды. Кунаклар арасында салым ђыючылар ћәм башка кешеләр дә күп иде. 30 Фарисейләр ћәм аларныњ тµркеменнән булган канунчылар, ачуланып, Гайсәнењ шәкертләренә: – Ни µчен сез салым ђыючылар белән, гµнаћлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз? – диделәр. 31 Гайсә аларга: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. 32 Мин тәкъваларны түгел, ә гµнаћлыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем, – дип ђавап бирде. 33 Кайбер кешеләр Гайсәгә: – Яхъяныњ шәкертләре дә, фарисейләрнекеләр дә еш ураза тоталар ћәм дога кылалар, ә Синекеләр ашыйлар, эчәләр, – дип әйттеләр. 34 Ә Ул аларга: – Кияү егете туйдагы кунаклар янында булган вакытта аныњ дусларын ураза тотарга мәђбүр итеп буламы? 35 Әмма килер бер кµн: алар яныннан кияү алыныр ћәм шул кµннәрдә ураза тотарлар, – диде. 36 Ул аларга киная белән сµйләде: – Беркем дә яња киемнән ямаулык ертып алып иске киемне ямамый, чµнки яњасы да бозыла, иске киемгә дә яња тукымадан алынган ямаулык бармый. 37 Беркем дә яња шәрабны иске турсыкка салмый, чµнки яња шәраб турсыкны тишә ћәм шәраб та агып бетә, турсык та әрәм була. 38 Киресенчә, яња шәраб яња турсыкка салынырга тиеш. 39 Беркем дә иске шәрабны эчкәннән соњ яњасын эчәргә теләмәс. «Искесе яхшырак шул», – дияр. 1 Бер шимбә кµнне Гайсә иген кырлары аша үткәндә, шәкертләре, башаклар µзеп, учларында уып, бодай бµртекләрен ашап бардылар. 2 Кайбер фарисейләр исә аларга: – Ни µчен сез шимбә кµнне эшләргә ярамаганны эшлисез? – диделәр. 3 Гайсә аларга: – Давыт ћәм аныњ белән булган кешеләр ачыккач, Давытныњ нәрсә эшләгәне хакында укымадыгызмы әллә? 4 Ул, Изге йортка кереп, руханилардан башка беркемгә дә ашарга рµхсәт ителмәгән Аллаћыга багышланган икмәкләрне алып ашаган, үзе белән булган кешеләргә дә биргән, – дип ђавап бирде. 5 Ћәм сүзен тәмамлап: – Адәм Улы – шимбә кµненењ Хуђасы, – диде. 6 Икенче бер шимбәдә Гайсә гыйбадәтханәгә килде ћәм µйрәтте. Анда уњ кулы корышкан бер кеше бар иде. 7 Канунчылар ћәм фарисейләр исә, Гайсәне гаепләргә сәбәп табу µчен, шимбә кµнне авыруларны савыктырмасмы икән дип, Аны күзәтеп тордылар. 8 Ә Гайсә аларныњ уйларын белә иде. Ул кулы корыган кешегә: – Тор да уртага бас, – диде. Теге кеше уртага килеп басты. 9 – Мин сезгә шундый сорау бирәм, – диде аларга Гайсә, – шимбә кµнне яхшылык эшләргә рµхсәт ителәме, әллә начарлык эшләргәме? Кешенењ тормышын коткарыргамы, әллә аны ћәлак итәргәме? 10 Гайсә барысына да әйләнеп карады ћәм теге кешегә: – Кулыњны суз! – диде. Ул кеше шулай эшләде, ћәм аныњ кулы савыкты. 11 Ә фарисейләрнењ ћәм канунчыларныњ ачулары бик нык кабарды ћәм алар, Гайсәгә каршы нәрсә эшләргә икән дип, бер-берсе белән сµйләшә башладылар. 12 Шул кµннәрдә Гайсә дога кылу µчен тауга менде ћәм тµн буе Аллаћыга дога кылды. 13 Иртәгесен шәкертләрен үзе янына чакырды да алар арасыннан уникесен сайлап алды ћәм аларны рәсүлләр дип атады. 14 Ул Петер дип атаган Шимунны ћәм аныњ энесе Әндрине, Ягъкубны ћәм Яхъяны, Филипне ћәм Бартулумайны, 15 Маттайны ћәм Томасны, Ћалфай улы Ягъкубны ћәм Кµрәшүче кушаматлы Шимунны, 16 Ягъкуб улы Яћүд ћәм хыянәт итәчәк Яћүд Искариотны сайлап алды. 17 Рәсүлләр белән бергә Гайсә таудан тµште. Тау итәгендә, тигез ђирдә, Аныњ күп шәкертләре, бµтен Яћүдиядән, Иерусалимнан ћәм дињгез буендагы Тур ћәм Сидун шәћәрләреннән килгән бик күп халык ђыелган иде. 18 Алар Гайсәне тыњларга, авыруларыннан савыгырга дип килгәннәр иде. Шакшы рухлардан газап чигүчеләр дә савыктылар. 19 Ћәммәсе Гайсәгә кагылырга тырышты, чµнки Аннан чыккан кодрәт барысын да савыктыра иде. 20 Гайсә шәкертләренә карап сµйли башлады: – Фәкыйрьләр, сез бәхетле, чµнки Аллаћы Патшалыгы сезнеке. 21 Хәзер карыннары ачлар, сез бәхетле, чµнки сез туеначаксыз. Хәзер елаучылар, сез бәхетле, чµнки кµләчәксез. 22 Кешеләр сезгә Адәм Улы µчен нәфрәт иткәндә, сезне куып ђибәргәндә, хурлаганда, сезне кабул итмәгәндә сез бәхетле. 23 Шул кµнне куаныгыз ћәм шатлыктан сикерегез, чµнки күктә сезгә әђер зур булачак. Ул кешеләрнењ ата-бабалары пәйгамбәрләр белән дә шулай ук эшләгәннәр. 24 Байлар, ә сезгә кайгы! Сез инде ђитәрлек юандыгыз. 25 Хәзер тук булганнар, сезгә кайгы! Чµнки сез ачыгырсыз. Хәзер кµлүчеләр, сезгә кайгы! Чµнки сез хәсрәткә тµшәрсез ћәм еларсыз. 26 Сезне бар кешеләр мактый икән, сезгә кайгы! Чµнки аларныњ аталары да ялган пәйгамбәрләрне шулай мактаганнар. 27 – Ә сезгә, мине тыњлаучыларга, әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз, сезне нәфрәт итүчеләргә яхшылык эшләгез, 28 сезне каргаучыларны фатихалагыз ћәм үзегезне рәнђетүчеләр µчен дога кылыгыз. 29 Бер яњагыња суккан кешегә икенче яњагыњны да куй, µс киемењне тартып алучы кешегә күлмәгењне дә тартып алырга комачаулама. 30 үзењнән сораучы ћәр кешегә бир, ћәм синекен алган кешедән кире сорама. 31 Кешеләрнењ сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, кешеләргә шуны эшләгез. 32 үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, нәрсә µчен сезгә рәхмәт әйтергә? үзләрен яратучыларны гµнаћлылар да яраталар. 33 үзегезгә яхшылык кылучыларга гына яхшылык эшләсәгез, нәрсә µчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гµнаћлылар да шулай эшлиләр. 34 Бурычка биргәндә, кире алырмын дип уйлап бирсәгез, нәрсә µчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гµнаћлылар да башка гµнаћлыларга бурычка биргәндә: «Шулкадәр үк кайтарып алырмын», – дип уйлап бирәләр. 35 Ә сез, киресенчә, дошманнарыгызны яратыгыз, аларга яхшылык эшләгез, кире алырмын дип µметләнмичә бурычка бирегез. Шулай эшләсәгез, сезгә әђер зур булыр ћәм сез Аллаћы Тәгаләнењ балалары булырсыз. Чµнки Ул яхшылыкныњ кадерен белмәүчеләргә ћәм явызларга да мићербанлы. 36 Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз. 37 Хµкем итмәгез, үзегезне дә хµкем итмәсләр. Гаепләмәгез, үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез ћәм үзегезне дә кичерерләр. 38 Бирегез ћәм үзегезгә дә бирелер, итәгегезгә күп итеп салып бирерләр, үлчәү савытын селкетеп, баскалап тыгызларлар, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Нинди үлчәү белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый үлчәү белән үлчәрләр. 39 Гайсә аларга гыйбрәтле сүзләр сµйләде: – Сукыр сукырны ђитәкләп бара аламы? Икесе дә чокырга егылып тµшмәсләрме? 40 Шәкерт үзенењ остазыннан µстен булмый, ә µйрәнеп ђиткәннән соњ ћәркем остазы кебек була. 41 Ничек син туганыњныњ күзендәге чүп бµртеген күрәсењ, ә үз күзењдәге бүрәнәне сизмисењ? 42 Ничек син, үз күзењдә бүрәнә була торып, туганыња: «Кая, туган, күзењдәге чүпне алыйм әле», – дип әйтә аласыњ? Монафикъ! Элек үз күзењдәге бүрәнәне чыгар, аннары инде күзләрењ ачык күрер ћәм туганыњныњ күзендәге чүпне ала алырсыњ. 43 Бер яхшы агач та начар ђимеш бирми, ћәм, киресенчә, бер начар агач та яхшы ђимеш китерми. 44 Ћәр агачны ђимешенә карап таныйлар! Күгән куагыннан – инђир, ә чәнечкеле агачтан йµзем ђыймыйлар. 45 Яхшы кеше үз күњелендәге яхшылык хәзинәсеннән яхшылык алып чыга, ә явыз кеше күњелендәге явызлык хәзинәсеннән явызлык алып чыга. Чµнки кешенењ күњеленнән нәрсә ташый, аныњ телендә дә шул була. 46 Ни µчен сез Миња: «Раббым! Раббым!» – дисез, ә үзегез Мин әйткәннәрне үтәмисез? 47 Минем яныма килеп, Мине ишетеп, сүзләремне үтәүчене менә нинди кешегә тињләп була: 48 ул, йорт тµзегәндә ђирне тирән итеп казып, аны таш нигез µстенә салган кеше кебек. Ташкын вакытында ярларыннан чыккан сулар йортка килеп бәрелгән, ләкин аны селкетә алмаган, чµнки ул нык итеп тµзелгән булган. 49 Ә инде ишетеп тә сүзләремне үтәмәүче кеше – нигез кормыйча гына ђир µстенә йорт салган кеше кебек. Ташкын сулары йортка килеп бәрелгән, ћәм ул шундук авып тµшкән, бик нык ђимерелгән. 1 Халыкка әйтәсе сүзләрен сµйләп бетергәннән соњ Гайсә Кәпәрнаумга килде. 2 Бер йµзбашыныњ үзе бик ихтирам иткән хезмәтчесе авырып үлем хәлендә ята иде. 3 Йµзбашы, Гайсә турында ишеткәч, килеп хезмәтчемне коткарсын иде, дигән үтенеч белән яћүдләрнењ аксакалларын Гайсә янына ђибәрде. 4 Алар, Гайсә янына килеп ђиткәч: – Ул йµзбашы Синењ ярдәмењә лаек, чµнки ул безнењ халыкны ярата. Гыйбадәтханәне дә безгә ул салдырды, – дип, чын күњелләреннән ялвардылар. 6 Ћәм Гайсә алар белән китте. Йµзбашыныњ µенә ђитәргә бераз калгач, йµзбашы, Гайсәгә шушы сүзләрне әйтергә дип, дусларын ђибәрде: – Мәшәкатьләнмә, Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаеклы түгел. 7 Шуња күрә Синењ каршыња барырга да үземне лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, ћәм минем хезмәтчем савыгачак. 8 Мин үзем дә башка берәүгә буйсынам, ћәм минем кул астымда гаскәриләр бар. Аларныњ берсенә: «Кит», – дисәм, китә. Икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә. Хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли. 9 Бу сүзләрне ишетеп, Гайсә хәйран калды ћәм, борылып, үзе артыннан ияреп баручы халыкка: – Мин сезгә шуны әйтәм: хәтта Исраилдә дә мондый ышануны күрмәгән идем, – диде. 10 Ђибәрелгән кешеләр, әйләнеп кайткач, авыру хезмәтченењ савыккан булуын күрделәр. 11 Озак вакыт үтмәстән Гайсә Наин дип аталган шәћәргә китте. Шәкертләре ћәм күп халык Ања ияреп барды. 12 Гайсә шәћәр капкасына якынлашып килгәндә, шәћәрдән мәет күтәреп чыгалар иде. Бер тол хатынныњ бердәнбер улы үлгән икән. Шәћәрдән хатын белән бергә күп кешеләр чыгып килә иде. 13 Раббы, хатынны күргәч, аны бик кызганды. – Елама, – диде Ул хатынга. 14 Аннары Гайсә, алар янына килеп, табутка кулын тидерде. Табутны күтәреп баручылар туктадылар, ћәм Гайсә: – Егет, сиња әйтәм, тор! – диде. 15 үлгән егет торып утырды ћәм сµйләшә башлады. Шулай итеп Гайсә аны анасына кайтарып бирде. 16 Барысы да куркып калдылар ћәм Аллаћыны данладылар. – Безнењ арадан бµек Пәйгамбәр чыкты. Аллаћы үз халкына ярдәмгә килде, – диделәр. 17 Гайсә хакындагы мондый хәбәр бµтен яћүдләр иленә ћәм аныњ тирә-ягына таралды. 18 Яхъя пәйгамбәрнењ шәкертләре бу хәлләрнењ барысы хакында остазларына сµйләделәр. Ул: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне кµтикме?» – дип сорарга Раббы янына ике шәкертен ђибәрде. 20 Гайсә янына килгәч, алар: – Чумдыручы Яхъя Синнән: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне кµтикме», – дип сорарга ђибәрде, – диделәр. 21 Ул вакытта Гайсә күпләрне сырхаулардан, кµчле авырулардан, явыз рухлардан савыктырган ћәм күп сукырларны күзле иткән иде. 22 Гайсә Яхъядан килгәннәргә болай дип ђавап бирде: – Барыгыз, күргәннәрегезне ћәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сµйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йµри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелтелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә. 23 Кем Минем хакта шикләнми, шул бәхетле. 24 Яхъя ђибәргән кешеләр киткәч, Гайсә халыкка Яхъя хакында сµйли башлады: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Ђилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме? 25 Нәрсә карарга бардыгыз соњ сез? Купшы киемнәргә киенгән кешенеме? Ә бит кыйммәтле киемнәргә киенүчеләр ћәм зиннәттә яшәүчеләр – патша сарайларында. 26 Ул чакта, нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бµегрәк! 27 Изге язмада: «Мин Синењ алдыњнан хәбәрчемне ђибәрәм, ул Синењ алдыњнан Сиња юл әзерләр», – дип язылган сүзләр аныњ турында. 28 Мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Яхъя пәйгамбәрдән бµегрәк берәү дә юк. Ә Аллаћы Патшалыгында ињ кечесе дә аннан бµегрәк, – дип әйтте Гайсә. 29 Бу сүзләрне ишеткән бµтен халык, хәтта салым ђыючылар да, Аллаћыныњ хак икәнен икърар иттеләр, чµнки алар Яхъя тарафыннан суга чумдырылган иделәр. 30 Ә Яхъя тарафыннан чумдырылмаган фарисейләр ћәм канун укытучылары Аллаћыныњ үзләренә карата булган ихтыярын кире кактылар. 31 Гайсә дәвам итеп: – Шулай итеп, бу буын кешеләрен нәрсәгә тињләп була, алар нәрсәгә охшаган? – диде. – 32 Алар: «Без сезгә күњелле кµйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без кайгылы ђырлар ђырладык, ә сез еламадыгыз», – дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый. 33 Чумдыручы Яхъя килде, икмәк тә ашамый, шәраб та эчми. Ә сез: «Ул – ђенле», – дисез. 34 Адәм Улы килде. Ашый да, эчә дә, ћәм сез: «Күрегез әле, бирән, эчкече, салым ђыючыларныњ ћәм гµнаћлыларныњ дусты», – дисез. 35 Ә Аллаћыныњ Зирәклеге барлык балалары тарафыннан хак дип исбат ителде. 36 Фарисейләрнењ берсе Гайсәне ашка чакырды. Гайсә, фарисейнењ µенә кереп, табын янына утырды. 37 Шул шәћәрдә яшәүче гµнаћлы бер хатын, Гайсәнењ фарисей µендә ашап утыруын белеп, алебастр савытка салынган хуш исле май алып, шул йортка килде. 38 Ул Гайсәнењ артында елап басып торды, күз яшьләре Аныњ аякларын чылатты. Гайсәнењ аякларына тамган күз яшьләрен үзенењ чәчләре белән сµртеп, Аныњ аякларын үбә-үбә, хуш исле май белән майлады. 39 Гайсәне ашка чакырган фарисей моны күреп: «Әгәр ул пәйгамбәр булса, үзенә кагылучы хатынныњ нинди икәнлеген белер иде. Ул бит гµнаћлы хатын», – дип уйлады. 40 Гайсә ања: – Шимун! Мин сиња бер нәрсә әйтергә телим, – диде. – Әйт, Остаз, – диде фарисей. 41 Гайсә әйтте: – Ике кешенењ әђәткә биреп торучы берәүгә бурычлары бар икән: берсенењ бурычы биш йµз динар, ә икенчесенењ – илле динар. 42 Ләкин, алар түли алмаганлыктан, ул икесен дә бәхилләгән. Ничек уйлыйсыњ, аларныњ кайсысы аны күбрәк яратыр? 43 – Бурычы күбрәк булганыдыр, дип фараз кылам, – диде Шимун. Гайсә ања: – Син дµрес уйлыйсыњ, – диде. 44 Ћәм, хатынга таба борылып, Шимунга: – Бу хатынны күрәсењме? Мин синењ µењә килдем, ә син аяк юарга су бирмәдењ. Ә бу хатын аякларымны күз яшьләре белән чылатты, чәчләре белән сµртте. 45 Син Мине үпмәдењ, ә ул, Мин монда килгәннән бирле, аякларымны үбүдән туктамый. 46 Син Минем башыма май сµртмәдењ, ә ул Минем аякларымны хуш исле май белән майлады. 47 Мин әйтермен ни µчен икәнлеген: аныњ гµнаћлары күп иде, ћәм алар кичерелде, шуња күрә аныњ мәхәббәте зур. Ә кемгә аз кичерелә, ул аз ярата. 48 Ћәм Гайсә хатынга: – Гµнаћларыњ кичерелде, – диде. 49 Табын артында утыручылар бер-берсе белән: – Кем Ул? Ул хәтта гµнаћларны да кичерә! – дип сµйләшә башладылар. 50 Гайсә исә хатынга: – Ышануыњ сине коткарды, имин йµр, – диде. 1 Шуннан соњ Гайсә шәћәрләр ћәм авыллар буйлап Аллаћы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сµйләп йµрде. Унике шәкерте Аныњ белән булды. 2 Гайсә явыз рухлардан ћәм авырулардан савыктырган хатын-кызларныњ берничәсе: эченнән Гайсә ђиде ђенне куып чыгарган Мәрьям, аны Магдалалы дип йµрткәннәр, 3 Ћируд йортында идарә итүче Хузас хатыны Йохана, Сусанна ћәм башка күп хатыннар да Аныњ белән иделәр. Хатын-кызлар Гайсәгә ћәм Аныњ шәкертләренә үзләре хисабына ярдәм итәләр иде. 4 үзе янына тµрле шәћәрләрдән күп халык ђыелганда Гайсә гыйбрәтле хикәя сµйләде: 5 – Бер чәчүче үзенењ орлыкларын чәчәргә чыккан. Чәчкән вакытта орлыкларныњ кайберләре юл буена тµшкән ћәм тапталган, аларны кошлар чүпләп бетергән. 6 Кайберләре ташлы туфракка тµшкән ћәм тишелеп чыксалар да, дым булмаганлыктан кипкәннәр. 7 Кайбер орлыклар күгәнлеккә тµшкән. Күгән куаклары, алар белән бергә үсеп, аларны басып киткән. 8 Ә башка орлыклар яхшы ђиргә тµшкән ћәм, үсеп китеп, бер орлыктан йµз бµртек уњыш китергән. Сµйләп бетергәч, Гайсә кычкырып: – Ишетергә колаклары булганнар – ишетсен! – диде. 9 Гайсәнењ шәкертләре исә Аннан: – Бу кинаяле хикәянењ мәгънәсе нидә? – дип сорадылар. 10 Ул аларга: – Аллаћы Патшалыгыныњ серләрен белү сезгә бирелгән, ә башкаларга, караганда күрмәсеннәр, тыњлаганда тµшенмәсеннәр µчен, кинаяле хикәяләр белән сµйлим. 11 Кинаяле хикәянењ исә мәгънәсе менә шундый: орлык – Аллаћы сүзе. 12 Орлыкларныњ юл буена тµшүе: кешеләр сүзне ишетәләр, әмма иблис килә ћәм, сүзне ишеткән кешеләр ышанып котылмасын µчен, аларныњ күњелләрендәге сүзне алып китә. 13 Орлыкларныњ ташлы туфракка тµшүе исә: кешеләр сүзне ишетәләр, аны шатланып кабул итәләр, әмма тамырлары булмаганлыктан, ышанулары кыска вакытлы була, ћәм алар сынау вакытында чигенәләр. 14 Ә орлыкларныњ күгәнлеккә тµшүе: кешеләр сүзне ишетә, ләкин тормыштагы тµрле мәшәкатьләр, байлык ћәм ләззәтләр аларны басып китә ћәм андый кешеләрнењ ђимешләре µлгерми. 15 Ә орлыкларныњ уњдырышлы ђиргә тµшүе исә: сүзне ишетеп, ихластан ћәм яхшы күњел белән ул сүзне тотучы кешеләр. Андыйлар, түземлелек күрсәтеп, ђимеш бирәләр. 16 Шәмне яндырып ђибәргәч, савыт белән капламыйлар, сәке астына да куймыйлар. Киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен µчен, шәмдәлгә утырталар. 17 Чµнки фаш ителмичә калачак бер яшерен нәрсә дә, беленмичә, ачылмыйча калачак бер сер дә юк. 18 Шулай итеп, ничек тыњлавыгызга игътибар итегез. Чµнки кемнењ бар, шуња бирелер; ә кемнењ юк, аныњ, бар дип, уйлаганы да тартып алыныр. 19 Анасы белән энеләре Гайсә янына килгәч, халык күп булганлыктан, Аныњ янына керә алмаганнар. 20 – Әниењ белән энеләрењ Сине күрергә телиләр, алар тышта торалар, – дип әйттеләр Гайсәгә. 21 Ә Ул аларга: – Минем анам ћәм туганнарым – Аллаћы сүзен тыњлаучылар ћәм аны үтәүчеләр, – дип ђавап бирде. 22 Шулай бер кµнне Гайсә шәкертләре белән кµймәгә утырды: – Күлнењ аръягына чыгыйк, – диде Ул ћәм алар кузгалдылар. 23 Кµймәдә барганда Ул йоклап китте. Күл µстендә кµчле давыл купты, кµймәгә су тула башлады: аларга куркыныч яный иде. 24 Янына килеп, шәкертләр Гайсәне уяттылар. – Ѳйрәтүче! Ѳйрәтүче! Батабыз! – дип кычкырдылар алар. Ә Гайсә исә, торып, ђилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды. Бар да туктады ћәм тынлык урнашты. 25 Ул аларга: – Иманыгыз кайда? – диде. Алар исә курыктылар ћәм гађәпләнеп бер-берсенә: – Кем соњ Ул? Ђилгә дә, суга да әмер бирә, ћәм алар Ања буйсына, – диештеләр. 26 Кµймәдәгеләр Гәлиләя µлкәсенә каршы күлнењ икенче ягында урнашкан Герәсә ђиренә килеп ђиттеләр. 27 Гайсә ярга тµшкәч, шундагы шәћәрнењ бер кешесе, ђенле кеше, Аныњ каршына чыкты. Ул кеше инде күптәннән кием кими, йортта түгел, ә каберләр арасында яши иде. 28 Гайсәне күргәч, акырып, Аныњ алдына егылды ћәм каты тавыш белән: – Аллаћы Тәгаләнењ Улы Гайсә, Сиња миннән ни кирәк? үтенеп сорыйм, газаплама мине, – диде. 29 Чµнки Гайсә шакшы рухка ул кешедән чыгарга боерган иде. Шакшы рух аны инде күптәннән газаплаган. Чылбырлар ћәм богаулар белән бәйләп саклаганда да ул кеше богауларны µзгән, ђен аны чүлләргә куып алып китә торган булган. 30 Гайсә аннан: – Исемењ ничек? – дип сорады. Ул: – Гаскәр, – диде. Чµнки аныњ эченә күп ђеннәр кергән иде. 31 Ђеннәр Гайсәдән үзләрен тµпсез упкынга ђибәрмәвен үтенеп сорадылар. 32 Андагы тауда зур дуњгыз кµтүе утлап йµри иде. Ђеннәр, шул дуњгызлар эченә керергә рµхсәт сорап, Гайсәгә ялвардылар. Ул аларга рµхсәт итте. 33 Теге кешенењ эченнән чыгып, ђеннәр дуњгызлар эченә керделәр. Кµтү, чабып китеп, текә ярдан күлгә ташланды ћәм батып үлде. 34 Кµтүчеләр исә, булган хәлне күреп, качып киттеләр, шәћәрдә ћәм шәћәр тирәсендәге авылларда барысын сµйләп йµрделәр. 35 Кешеләр, нәрсә булды икән, дип, шул урынга киттеләр. Алар Гайсә булган ђиргә килеп ђиткәндә, эченнән ђеннәре чыккан кешенењ Гайсә янында киенгән ћәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, куркып калдылар. 36 Бу хәлне күргән кешеләр аларга ђенле булган ирнењ савыктырылуы хакында сµйләп бирделәр. 37 Герәсә ђире тирәсендә яшәүче бµтен кеше бик нык куркып калды, шуња күрә Гайсәнењ ул ђирләрдән китүен сорадылар. Ул, кµймәгә утырып, юлга кузгалганда, 38 ђеннәре куып чыгарылган кеше: – Синењ белән китәргә рµхсәт ит, – дип ялварды. Әмма Гайсә: – Ѳењә кайт ћәм, Аллаћы синењ µчен нәрсә эшләде, шул турыда сµйлә, – дип, аны кайтарып ђибәрде. Ул кеше Гайсәнењ аныњ µчен нәрсә эшләгәне хакында бµтен шәћәр буйлап сµйләп йµрде. 40 Гайсәнењ әйләнеп кайтуын барысы да кµтәләр иде, шуња күрә ђыелган халык Аны шатланып каршы алды. 41 Шунда гыйбадәтханә башлыгы Яћир Гайсә янына килде. Ул, Гайсәнењ аякларына егылып, ялварып, Аны үзенењ µенә чакырды, 42 чµнки аныњ унике яшьләр тирәсендәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята иде. Яћирнењ µенә барганда Гайсәне бар яктан халык тµркеме кысрыклады. 43 Шунда унике ел буе кан китүдән газап чиккән бер хатын-кыз бар иде. Ул бµтен байлыгын табибларга сарыф иткән, аны беркем дә савыктыра алмаган. 44 Хатын, арттан Гайсә янына килеп, киеменењ чабуына кагылды, ћәм аныњ кан китүе шундук туктады. 45 Гайсә: – Кем Миња кагылды? – дип сорады. Барысы да инкяр иттеләр. Петер: – Ѳйрәтүче! Сине урап алганнар. Бар яктан кысрыклыйлар! – диде. 46 Ләкин Гайсә: – Кемдер Миња кагылды, Мин үземнән кµч чыкканын сиздем, – диде. 47 Теге хатын исә, яшеренеп кала алмаячагын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде. Аныњ алдына егылып, ни µчен кагылганлыгын ћәм ничек итеп шундук савыкканлыгын бµтен халык алдында сµйләп бирде. 48 Гайсә ања: – Кызым! Ышануыњ сине савыктырды! Имин йµр, – диде. 49 Гайсә шул сүзләрне әйткән арада, гыйбадәтханә башлыгыныњ µеннән килгән бер кеше: – Кызыњ вафат булды, Остазны бүтән борчыма, – диде. 50 Әмма Гайсә, аныњ шулай дигәнен ишетеп, Яћиргә: – Курыкма, ышан гына ћәм кызыњ савыгачак, – диде. 51 Яћирнењ µенә килеп ђиткәч, Петердән, Яхъядан, Ягъкубтан ћәм кызныњ әти-әнисеннән башка берәүгә дә керергә рµхсәт итмәде. 52 Барысы да елый, кыз µчен хәсрәтләнә иделәр. Әмма Гайсә: – Еламагыз, ул үлмәгән, йоклый гына, – диде. 53 Ә андагы кешеләр исә Ањардан кµлделәр, чµнки кызныњ үле икәнен беләләр иде. 54 Гайсә, кызныњ кулыннан тотып: – Балам, тор, – дип кычкырып әйтте. 55 Кызга ђан керде ћәм ул шундук урыныннан торды. Гайсә аны ашатырга кушты. 56 Кызныњ әти-әнисе хәйран калдылар. Ә Гайсә аларга бу хәл турында беркемгә дә сµйләмәскә кушты. 1 Гайсә унике шәкертен чакырып китерде дә, бµтен ђеннәрне куып чыгарырга, авыруларны дәваларга куәт, вәкаләт биреп, 2 аларны Аллаћы Патшалыгы хакында вәгазь сµйләргә ћәм авыру кешеләрне савыктырырга ђибәрде. 3 Ул аларга: – Юлга бернәрсә дә алмагыз. Юл таягы да, биштәр дә, акча да, алмаш күлмәк тә алырга кирәк түгел, – диде. – 4 Нинди йортка керсәгез, ул шәћәрдән киткәнче, шул йортта калыгыз. 5 Әгәр сезне кабул итмәсәләр, ул шәћәрдән киткәндә, аларга каршы шаћитлек билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып тµшерегез. 6 Шәкертләр юлга чыктылар ћәм, бµтен ђирдә Яхшы хәбәрне таратып, авыруларны савыктырып, авылдан-авылга йµрделәр. 7 Идарәче Ћируд боларныњ барысы турында ишетеп аптырашта кала. Чµнки кайберәүләр: «Бу – үледән терелеп торган Яхъя», 8 кайсылары: «Ильяс ђиргә килгән», башкалары исә: «Борынгы пәйгамбәрләрнењ берсе терелгән», – дип әйтәләр иде. 9 Ә Ћируд: – Яхъяныњ башын мин үзем кистердем, ә Монысы кем соњ: миња Аныњ турында шундый нәрсәләр ишеттерәләр? – диде. Ћируд Аны күрергә теләде. 10 Әйләнеп кайткач, башкарган эшләре турында рәсүлләр Гайсәгә сµйләп бирделәр. үзе белән аларны гына алып, Ул Бәйтсайда дигән шәћәргә китте. 11 Ләкин, Гайсәнењ кая киткәнен белеп, халык Аныњ артыннан барды. Гайсә аларны теләп кабул итте, аларга Аллаћы Патшалыгы турында сµйләде ћәм савыгуга мохтађларны савыктырды. 12 Кµн кичкә авыша башлады. Унике шәкерт Гайсә янына килеп: – Зинћар µчен, халыкны тарат, якын-тирәдәге авылларга, утарларга барып, үзләренә кунар урын эзләсеннәр. Монда бит кеше йµрми торган урын, – диделәр. 13 Ә Гайсә: – Сез аларны үзегез ашатыгыз, – диде. – Безнењ биш икмәк белән ике балыктан башка ћичнәрсәбез юк. Мондагы кешеләрнењ барысына ризыкны без сатып алыйкмы? – диделәр шәкертләр. 14 Ә анда биш мењ чамасы кеше бар иде. Гайсә шәкертләренә: – Аларны тµркемнәргә бүлеп, якынча иллешәр кеше итеп утыртыгыз, – диде. 15 Шәкертләр шулай эшләделәр, бµтен булган кешене утырттылар. 16 Шуннан соњ Гайсә биш икмәкне ћәм ике балыкны кулларына алды да, күккә карап, шµкрана кылды ћәм, ризыкларны сындыргалап, халыкка µләшер µчен, шәкертләренә бирде. 17 Барысы да ашадылар ћәм туйдылар, калган сыныкларны ђыеп, унике кәрзингә тутырдылар. 18 Бервакыт Гайсә үзе генә дога кылганда, шәкертләре Аныњ янында иделәр, ћәм Ул аларга: – Халык Мине кем дип белә? – дигән сорау бирде. 19 Алар Ања: – Кемдер Чумдыручы Яхъя ди, башкалары исә Ильяс, ә кайберләре, борынгы пәйгамбәрләрнењ берсе терелгән дип исәплиләр, – дип ђавап бирделәр. 20 Гайсә алардан сорады: – Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? Петер Ања: – Син Аллаћыныњ Мәсихе, – дип ђавап бирде. 21 Ә Гайсә ђитди рәвештә моны беркемгә дә әйтмәскә кушты. 22 Ул: – Адәм Улы күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар ћәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга, үтерелергә әмма µченче кµнне терелтеп торгызылырга тиеш, – диде. 23 Гайсә барысына да әйтте: – Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, ћәр кµн үзенењ хачын алып Миња иярсен. 24 Чµнки кем үзенењ тормышын саклап калырга тели, аны югалтыр, ә кем тормышын Минем хакка югалта, ул аны саклап калыр. 25 үзен югалта яки үзен ћәлак итә икән, бµтен дµньяны үзенеке итүдән кешегә ни файда? 26 Кем Миннән ћәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Адәм Улы да үзенењ балкып торган шµћрәте белән, Атаныњ ћәм изге фәрештәләрнењ даны белән килгән вакытта ул кешедән гарьләнер. 27 Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларныњ кайберләре Аллаћы Патшалыгын күргәнче үлемне татымаячаклар. 28 Шушы сүзләрне сµйләгәннән соњ сигез кµн чамасы үткәч, Петерне, Яхъяны ћәм Ягъкубны үзе белән алып, Гайсә дога кылырга дип тауга менде. 29 Гыйбадәт кылган вакытта Аныњ йµзе үзгәрде, киеме ялтырап торган ак тµскә керде. 30 Шул вакыт ике кеше, балкып торган шµћрәттә пәйда булып, Аныњ белән сµйләшә башладылар. Алар, Муса белән Ильяс, Гайсәнењ Иерусалимда гамәлгә ашырырга тиеш булган дµньядан китүе хакында әйттеләр. 32 Петер ћәм аныњ белән бергә булган шәкертләрне йокы баскан иде. Уянып китеп, Гайсәнењ балкып торган шµћрәтен ћәм Аныњ янында торган ике кешене күрделәр. 33 Ул кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер Гайсәгә: – Ѳйрәтүче! Безнењ монда булуыбыз нинди яхшы! Без монда µч чатыр корыйк, берсен Сиња, берсен Мусага, берсен Ильяска, – диде. Ул нәрсә әйткәнен дә белми иде. 34 Петер әйтеп тә бетермәде, бер болыт пәйда булды ћәм аларны каплап алды. Алар болыт эчендә калгач, шәкертләр курыктылар. 35 Болыттан: – Бу – Минем сайлап алынган Улым. Аны тыњлагыз! – дигән сүзләр ишетелде. 36 Тавыш әйтеп бетергәч, шәкертләр Гайсәнењ бер үзе генә калганын күрделәр. Алар бу хәлне сер итеп сакладылар, күргәннәре хакында ул кµннәрдә беркемгә бернәрсә сµйләмәделәр. 37 Икенче кµнне, алар таудан тµшкәч, Гайсәне күп халык каршы алды. 38 Шунда халык арасыннан берәү: – Остаз! Ялварып сорыйм Синнән, минем улымны килеп кара, зинћар µчен. Ул минем бердәнбер балам, – дип кычкырды. – 39 Явыз рух ања ћµђүм итә ћәм бала кинәт кычкыра башлый, тәне тартыша, авызыннан күбекләр чыга. Явыз рух аны бер дә калдырмый, ул аны харап итә! 40 Шәкертләрењнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем, чыгара алмадылар. 41 – Әй, имансыз ћәм бозык буын! Миња сезнењ белән күпме вакыт булырга, сезне күпме түзеп торырга? Улыњны алып кил, – диде ања Гайсә. 42 Малай Гайсә янына килгән вакытта ђен аны ђиргә екты ћәм ул тартыша башлады. Әмма Гайсә шакшы рухны тыйды ћәм баланы савыктырды, аннары үсмерне атасы кулына тапшырды. 43 Аллаћыныњ бµеклеген күреп барысы да тањ калдылар. Халык Гайсә кылган эшләргә гађәпләнеп торган арада, Ул шәкертләренә: 44 – Бу сүзләрне хәтерегезгә салыгыз: Адәм Улы кешеләр кулына тотып бирелергә тиеш, – диде. 45 Ләкин алар ањламадылар. Бу сүзләрнењ мәгънәсе алардан яшерелгән иде, шуња күрә тµшенмәделәр. Ә Гайсәдән сорарга курыктылар. 46 Шәкертләр үзләре арасыннан кемнењ ињ бµек булуы турында бәхәсләшә башладылар. 47 Гайсә, аларныњ уйларын белеп, бер баланы алды да үзе янына бастырды: 48 – Бу баланы Минем хакка кабул иткән кеше Мине кабул итә, – диде Ул шәкертләренә. – Ә Мине кабул иткән кеше Мине Ђибәрүчене кабул итә. Арагызда ињ кечкенәгез чын мәгънәсендә бµек кеше. 49 Шуннан соњ Яхъя әйтте: – Ѳйрәтүче! Бер кешенењ, Синењ исемењне кулланып, ђеннәрне куып чыгаруын күрдек, ћәм ул безнењ белән Синењ артыњнан йµрмәгәнгә күрә, без ања туктарга куштык. 50 Гайсә ања: – Туктатмагыз. Сезгә каршы булмаган кеше сезнењ яклы, – диде. 51 Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимга барырга булды ћәм юлга чыкты. 52 Ул үзе алдыннан хәбәрчеләр ђибәрде. Алар, Гайсәнењ килүенә бµтен нәрсәне әзерләп кую µчен, Самарея ђирендәге бер авылга керделәр. 53 Әмма, Ул Иерусалимга юл тотканга күрә, Гайсәне анда кабул итмәделәр. 54 Гайсәнењ шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя исә, моны күреп: – Раббыбыз! Күктән ут тµшсен ћәм аларны юкка чыгарсын, дип боеруыбызны телисењме? – диделәр. 55 Ләкин Гайсә, аларга таба борылып, аларны тыйды. 56 Ћәм алар икенче авылга киттеләр. 57 Юлда барганда кемдер Гайсәгә: – Син кая гына барсањ да, мин Синењ артыњнан барырмын, – дип әйтте. 58 Гайсә ања: – Тµлкеләрнењ µннәре, кошларныњ оялары бар, ә Адәм Улыныњ башын терәр урыны да юк, – дип ђавап бирде. 59 Гайсә икенче берәүгә: – Миња ияр! – диде. Ә теге кеше: – Әфәнде! Ѳемә кайтып башта атамны күмеп килергә рµхсәт ит, – диде. 60 Ләкин Гайсә ања әйтте: – үлеләрне үле кешеләр үзләре күмсен. Ә син бар ћәм Аллаћы Патшалыгы турындагы Хәбәрне тарат. 61 Тагын икенчесе: – Мин Синењ артыњнан барырмын, Әфәнде! Ләкин башта µемдәгеләр белән саубуллашып килергә рµхсәт ит, – диде. 62 Ә Гайсә: – Сукалый башлагач, артына борылып караган кеше Аллаћы Патшалыгы µчен ышанычлы түгел, – диде. 1 Раббы, тагын ђитмеш ике шәкертен сайлап, үзе барырга ђыенган ћәр шәћәргә ћәм авылга икешәр-икешәр итеп үзе алдыннан ђибәрде. 2 Ћәм аларга әйтте: – Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз; шуња күрә ашлыкныњ Хуђасына ялварыгыз, үзенењ ашлыгын урып алу µчен, эшчеләр ђибәрсен. 3 Барыгыз! Мин сезне бүреләр арасына бәрәннәрне ђибәргән кебек ђибәрәм. 4 үзегез белән янчык та, биштәр дә, аяк киеме дә алмагыз ћәм юлда сәлам бирү µчен туктамагыз. 5 Нинди µйгә керсәгез дә ињ элек: «Бу йортка иминлек булсын», – диегез. 6 Анда иминлеккә лаеклы кеше яшәсә, сезнењ иминлегегез аныњ белән калыр; әгәр юк икән, үзегезгә кире кайтыр. 7 Шул µйдә калыгыз, алар нәрсә бирсә, шуны ашагыз ћәм эчегез; чµнки эшче хезмәт хакына лаеклы. Ѳйдән-µйгә күчеп йµрмәгез. 8 Кайсы да булса шәћәргә килгәч, анда сезне кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуларны ашагыз. 9 Андагы авыруларны савыктырыгыз ћәм бар кешеләргә: «Сезгә Аллаћы Патшалыгы якынлашты», – диегез. 10 Әмма нинди дә булса шәћәргә килеп, анда сезне кабул итмәсәләр, аныњ урамнарына чыгып, болай дип әйтегез: 11 «Хәтта шәћәрегезнењ аякларыбызга кунган тузанын да үзегезгә кагып калдырабыз; шулай да белегез, Аллаћы Патшалыгы якынлашты». 12 Сезгә әйтәм: кыямәт кµнендә ул шәћәргә караганда Сәдүм шәћәренә ђињелрәк булыр. 13 – Кайгы сиња, Хоразин! Кайгы сиња, Бәйтсайда! Чµнки сездә эшләнгән могђизалар Тур ћәм Сидун шәћәрләрендә күрсәтелгән булса, алар күптән инде тупас киемнәр киеп ћәм кµлгә утырып, тәүбә итәрләр иде. 14 Әмма кыямәт кµнендә Тур белән Сидунга сезгә караганда ђињелрәк булыр. 15 Әй, Кәпәрнаум, әллә сине күккә кадәр күтәрерләр дип уйлыйсыњмы? Юк, үлем патшалыгына кадәр тµшерелерсењ. 16 Сезне тыњлаучы Мине тыњлый, сезне кире кагучы Мине кире кага; Мине кире кагучы исә Мине Ђибәрүчене кире кага. 17 Ђитмеш ике шәкерт, шатлана-шатлана Гайсә янына әйләнеп кайттылар ћәм Ања: – Раббыбыз, без Синењ исемењне кулланганда, безгә хәтта ђеннәр дә буйсына, – диделәр. 18 Ул исә аларга әйтте: – Мин шайтанныњ күктән яшен кебек егылып тµшүен күрдем. 19 Мин сезгә еланнарныњ, чаяннарныњ µстенә басу ћәм барлык дошманнарныњ кµчләрен ђињеп чыгу µчен хакимлек бирдем, сезгә ћичнәрсә зыян китерә алмас. 20 Әмма рухларныњ сезгә буйсынуына түгел, бәлки исемнәрегезнењ күкләрдә язылганлыгына шатланыгыз. 21 Шул вакыт Гайсә, Изге Рух белән шатланып әйтте: – Әй, Атам, күк ћәм ђирнењ Хуђасы. Бу эшләрне зирәкләрдән ћәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирүењ µчен Сиња шµкрана итәм. Әйе, Атам, шулай эшләүне Син яхшы дип таптыњ! 22 Миња ћәммәсе дә Атам тарафыннан бирелде; Улыныњ кем икәнен Атасыннан башка беркем дә белми, ћәм Атасыныњ кем икәнен Улыннан ћәм Улы белдерәсе килгән кешедән башка беркем дә белми. 23 Ћәм шәкертләренә таба борылып, аларга гына әйтте: – Сез нәрсә күрсәгез, шуларны күрүче күзләр бәхетле! 24 Сезгә әйтәм: күп пәйгамбәрләр ћәм патшалар сез күрә торган нәрсәләрне күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр, ћәм сез хәзер ишеткән нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр. 25 Менә бер канунчы урыныннан торды ћәм, Гайсәне сынап карарга теләп: – Остаз! Мәњгелек тормыш алу µчен миња нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады. 26 Гайсә ања: – Канунда нәрсә язылган? Син аннан нәрсә укыйсыњ? – диде. 27 Канунчы болай ђавап бирде: – Раббы Аллаћыњны бµтен йµрәгењ, бµтен ђаныњ, бµтен кµчењ вә акылыњ белән ярат ћәм якыныњны үзењне яраткан кебек ярат. 28 Гайсә ања: – Син дµрес ђавап бирдењ; шулай эшлә ћәм яшәрсењ, – диде. 29 Әмма канунчы, үзен акларга теләп, Гайсәдән: – Ә минем якыным кем соњ? – дип сорады. 30 Гайсә моња болай дип ђавап кайтарды: – Бер кеше Иерусалимнан Әрихәгә барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар аныњ киемнәрен салдырып алганнар ћәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр. 31 Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма ул шунда яткан кешене күргәч, юлныњ икенче ягына чыгып, үтеп киткән. 32 Шулай ук бер левиле дә узып барышлый, бу кешене күргән ћәм ул да, юлныњ икенче ягына чыгып, аныњ яныннан китеп барган. 33 Бер самареяле исә, үтеп барганда, бу кешегә тап булган ћәм аны күреп бик кызганган. 34 Янына килеп, яраларын шәраб белән юган ћәм зәйтүн мае сµртеп бәйләгән; аны үзенењ ишәгенә утыртып, кунак йортына алып килгән ћәм аныњ хакында кайгырткан. 35 Ә икенче кµнне юлга чыгарга ђыенганда, ике динар чыгарып, кунак йорты хуђасына биргән ћәм: «Аныњ хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәњ, кире кайткач түләрмен», – дигән. 36 Гайсә, йомгаклап, шуны әйтте: – Шушы µч кешенењ кайсысы, синењчә, юлбасарлар кулына эләккән кешенењ якыны була? 37 – Ања шәфкать күрсәткәне, – дип ђавап бирде канунчы. Шунда Гайсә ања: – Бар, син дә шулай эшлә, – диде. 38 Юлын дәвам итеп, Гайсә шәкертләре белән бер авылга керде; анда Марта исемле бер хатын Аны үз µендә кабул итте. 39 Аныњ Мәрьям атлы сењлесе бар икән; ул, Гайсәнењ аяк очына утырып, Аныњ сүзләрен тыњлый иде. 40 Марта исә бик тырышып табын әзерләп йµри иде ћәм Гайсә янына килеп: – Раббым! Сењлемнењ бµтен эшне миња гына калдыруына бер дә пошынмыйсыњмы? Әйт әле ања, миња булышсын, – диде. 41 Гайсә исә ања: – Марта! Марта! Син күп нәрсә хакында кайгыртасыњ ћәм ыгы-зыгы килеп йµрисењ, 42 ә бары бер нәрсә генә кирәк. Мәрьям исә яхшырак µлешне сайлады, ћәм ул аннан алынмас, – дип ђавап кайтарды. 1 Бервакыт Гайсә бер урында дога кылды. Ул дога кылып бетергәннән соњ, шәкертләренењ берсе Ања: – Раббым! Яхъя үзенењ шәкертләрен µйрәткән кебек, безне дога кылырга µйрәтче, – диде. 2 Ул аларга: – Дога кылганда болай дип әйтегез: «Атабыз! Исемењ, изге дип, икърар ителсен; Синењ Патшалыгыњ килсен. 3 Кµндәлек икмәгебезне безгә кµн саен бир. 4 Безнењ гµнаћларыбызны кичер, чµнки без дә үзебезгә явызлык кылучы ћәркемне кичерәбез; Ћәм безне сынауга дучар итмә», – дип әйтте. 5 Аннары Гайсә шәкертләренә әйтте: – Әйтик, сезнењ берегез тµн уртасында дусты янына барып, ања: «Әй дустым, бурычка µч ипи биреп торчы, 6 чµнки узып барышлый миња бер дустым килеп керде, ә минем аныњ алдына табынга куярга бернәрсәм дә юк», – дип әйтер. 7 Ә ул µй эченнән: «Борчып йµрмә әле, инде ишекләр бикле, балаларым да минем белән ятакта; урыннан торып, син сораганны бирә алмыйм», – дияр. 8 Мин сезгә шуны әйтәм: ул дуслык хакына гына торып, икмәкне бирмәсә дә, инде тегенењ үз дигәнендә нык торуы сәбәпле, ања нәрсә кирәк булса, шуларныњ барысын да бирер. 9 Шулай булгач сезгә әйтәм: сорагыз – сезгә бирерләр; эзләгез – табарсыз; шакыгыз, ћәм сезгә ачарлар. 10 Чµнки ћәр сораучы ала, эзләүче таба, ћәм шакучыга ачарлар. 11 Сезнењ арагызда кайсы да булса ата балык сораган улына елан бирерме? 12 Яки күкәй сораса, чаян бирерме? 13 Шулай итеп, сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк. 14 Гайсә бер телсез кешенењ эченнән ђенне куып чыгарды. Ђен чыкканнан соњ телсез кеше сµйләшә башлады, халык моња хәйран калды. 15 Аларныњ кайберләре исә: – Ул ђеннәрне ђеннәр башлыгы Белзебул кµче белән куып чыгара, – диделәр. 16 Ә башкалары, Гайсәне сынарга теләп, Аныњ күктән берәр илаћи билге күрсәтүен таләп иттеләр. 17 Әмма Ул, аларныњ уйларын белеп, халыкка әйтте: – үз эчендә бүлгәләнгән ћәр патшалык ђимерелер; ћәм үз эчендә бүлгәләнгән гаилә дә таркалыр. 18 Ә шайтан патшалыгы бер-берсенә каршы µлешләргә таркалса, ул ничек тора алыр? Мин моны шуња әйтәм, чµнки сез Миња: «Ђеннәрне Белзебул кµче белән куып чыгарасыњ», – дисез. 19 Мин ђеннәрне Белзебул кµче белән куып чыгарам икән, сезнењ иярченнәрегез кемнењ кµче белән куып чыгара соњ? Шунлыктан, сезнењ хаклы булмавыгызны алар үзләре күрсәтерләр. 20 Ә инде Мин ђеннәрне Аллаћы кµче белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаћы Патшалыгы сезгә инде килеп ђитте. 21 Кµчле кеше үз йортын корал белән саклаган вакытта, аныњ милке иминлектә булыр. 22 Ә инде аннан кµчлерәк берәү, ања ћµђүм итеп, аны ђињсә, аныњ таянычы булган коралын тартып алыр, ћәм ањардан талап алганнарны бүләр. 23 Кем Минем белән түгел, ул Миња каршы; кем Минем белән ђыймый, ул тарката. 24 – Шакшы рух, кеше эченнән чыкканнан соњ, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йµри; ћәм таба алмагач: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. 25 Кире кайткач, ул аны себерелгән ћәм ђыештырылган хәлдә таба. 26 Аннары ул үзеннән дә явызрак ђиде рухны ияртеп кайта, ћәм алар шунда яши башлыйлар. Ћәм ул кешегә элеккегә караганда да начаррак була. 27 Гайсә моны сµйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын, тавышын күтәрә тµшеп, Ања: – Сине күтәреп йµргән карын ћәм Сине имезгән имчәкләр бәхет-сәгадәтле! – диде. 28 Ә Ул әйтте: – Әмма Аллаћы сүзен тыњлаучылар ћәм аны үтәүчеләр сәгадәтлерәк! 29 Гайсә тирәсенә кешеләр тагын да күбрәк ђыелган вакытта, Ул сµйли башлады: – Бу буын кешеләре – явыз; алар илаћи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс галәмәтеннән башка билге бирелмәс. 30 Юныс Нинәви кешеләренә галәмәт булган кебек, Адәм Улы да бу буын µчен галәмәт булыр. 31 Кµньякныњ патшабикәсе кыямәт кµнендә, бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләячәк, чµнки ул Сµләйман патшаныњ зирәк сүзләрен тыњлау µчен ђир читеннән килгән; ә Мондагы – Сµләйманнан бµегрәк. 32 Нинәвилеләр кыямәт кµнендә бу буын кешеләре белән бергә торып, аны гаепләячәкләр, чµнки алар Юныс пәйгамбәрнењ вәгазен ишетеп тәүбә иткәннәр; ә Мондагы – Юныстан бµегрәк. 33 Беркем дә, шәм яндырып, аны яшерен урынга яки чүлмәк астына куймый, бәлки, керүчеләр яктылыкны күрсен µчен, шәмдәлгә утырта. 34 Тәнењнењ яктырткычы – күзләрењ. Күзләрењ яхшы булса, бµтен тәнењ дә якты була; ә инде күзләрењ начар булса, тәнењ дә карањгы була. 35 Шуња күрә, синењ эчењдәге яктылык карањгылык булмасын. 36 Ә инде синењ бµтен тәнењ якты ћәм анда бер генә дә карањгы µлеш юк икән, яктырткыч нурлары сине яктырткан кебек, тәнењ дә шулай якты булыр. 37 Гайсә сµйләп бетергәннән соњ, бер фарисей Аны µенә ашка чакырды; Гайсә, µйгә кереп, µстәл артына утырды. 38 Фарисей исә, Аныњ ашар алдыннан юынмавын күреп, гађәпкә калды. 39 Әмма Раббы ања әйтте: – Әйе, сез, фарисейләр, савыт-сабагызныњ тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнењ эчегез комсызлык ћәм явызлык белән тулы. 40 Ахмаклар! Тышкы якны тудырган Аллаћы эчке якны да тудырган түгелме соњ? 41 Савыт-сабаларыгызда булганны фәкыйрьләргә µләшегез; шул чакта сезнењ µчен ћәрнәрсә пакь булыр. 42 Кайгы сезгә, фарисейләр, сез бµтнекнењ, рутаныњ ћәм ћәртµрле яшелчәнењ уннан бер µлешен бирәсез, ә гаделлеккә ћәм Аллаћыны яратуга игътибар бирмисез; менә боларны үтәргә ћәм канунныњ калган µлешләрен дә калдырмаска кирәк иде. 43 Кайгы сезгә, фарисейләр, сез гыйбадәтханәләрдә ињ яхшы урыннарда утыруны ћәм ђыелыш мәйданнарында үзегезне ихтирам итеп сәламләүне яратасыз. 44 Кайгы сезгә, чµнки сез – кешеләр белмичә таптап йµри торган билгесез каберләр тµсле. 45 Моња карата канунчыларныњ берсе: – Остаз! Бу сүзләрењ белән Син безне дә мыскыл итәсењ, – диде. 46 Әмма Гайсә әйтте: – Сезгә дә, канунчылар, кайгы, сез кешеләр µстенә күтәреп йµрергә авыр булган йµкләр саласыз, ә үзегез ул йµкләргә хәтта бер бармагыгыз белән дә кагылмыйсыз. 47 Кайгы сезгә, чµнки сез пәйгамбәрләргә кабер ћәйкәлләре куясыз. Ә бит нәкъ менә ул пәйгамбәрләрне сезнењ ата-бабаларыгыз үтергән. 48 Моныњ белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшләр белән килешүегезне күрсәтәсез; алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез аларга кабер ћәйкәлләре куясыз. 49 Шуныњ µчен Аллаћыныњ Зирәклеге әйткән: «Мин аларга пәйгамбәрләр вә рәсүлләр ђибәрәм, аларныњ кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен эзәрлекләрләр». 50 Шуња күрә дµнья яратылганнан бирле барлык пәйгамбәрләрнењ түгелгән каны µчен бу буын кешеләре хµкем ителәчәк, 51 Ћабил каныннан башлап, корбан китерү урыны белән Изге йорт арасында үтерелгән Зәкәриянењ канына кадәр. Әйе, сезгә әйтәм, бу буын кешеләре хµкем ителәчәк. 52 Кайгы сезгә, канунчылар, чµнки сез белем ачкычын үзегезгә алдыгыз: үзегез дә кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә комачауладыгыз. 53 Гайсә фарисей µеннән чыккач, канунчылар ћәм фарисейләр, тәнкыйтьләп, Ања күп санлы сораулар белән ћµђүм итә башладылар. 54 Алар, Гайсәне тозакка эләктерергә теләп, Ул әйткән сүзләрдән гаеп эзләделәр. 1 Шул ук вакытта мењнәрчә кешеләр ђыелды, ћәм алар бер-берсен кысрыкладылар. Гайсә ињ элек үзенењ шәкертләренә сµйли башлады: – Фарисейләр ачыткысыннан, ягъни, икейµзлелектән сакланыгыз. 2 Ачылмый калачак бернинди капланган нәрсә ћәм беленми калачак бернинди яшерен нәрсә юк. 3 Шуња күрә, карањгыда нәрсә сµйләсәгез, кµн яктысында ишетелер; ћәм µй эчендә колакка пышылдап нәрсә сµйләсәгез, µй түбәләреннән игълан ителер. 4 Сез дусларыма исә әйтәм: тәнне үтереп, шуннан соњ бүтән ћичнәрсә эшли алмый торганнардан курыкмагыз. 5 Әмма сезгә Кемнән куркырга кирәк икәнен әйтәм: гомерегезне алгач, сезне ђәћәннәмгә ташларга хакимлеге булган Аллаћыдан куркыгыз; әйе, сезгә әйтәм, менә Аннан куркыгыз! 6 Биш чыпчык ике бакыр тәњкәгә сатыла түгелме соњ? Алай да Аллаћы тарафыннан аларныњ берсе дә онытылмаган. 7 Сезнењ хәтта башыгыздагы ћәр чәч бµртегегез дә санаулы. Курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк. 8 Мин сезгә әйтәм: Мине кешеләр алдында икърар иткән кешене Адәм Улы да Аллаћы фәрештәләре алдында икърар итәчәк. 9 Ә кем Миннән кешеләр алдында ваз кичсә, Аллаћы фәрештәләре алдында аннан да ваз кичәрләр. 10 Адәм Улына каршы сүз әйтүче ћәркем кичерелер; ә инде Изге Рухка карата кµфер сүз әйтүче кичерелмәс. 11 Сезне гыйбадәтханәләргә, башлыклар ћәм хакимият кешеләре алдына китергән вакытта, үзебезне ничек итеп якларбыз яки нәрсә сµйләрбез дип хафаланмагыз, 12 чµнки нәрсә әйтергә кирәклеге турында Изге Рух сезгә шул сәгатьтә кињәш бирер. 13 Халык арасыннан берәү Гайсәгә: – Остаз! Абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен иде, – диде. 14 Ул исә теге кешегә әйтте: – Дустым, сезне хµкем итәргә яки малыгызны бүләргә Мине кем билгеләде? 15 Шуннан соњ Ул, ћәммәсенә мµрәђәгать итеп, болай диде: – Карагыз, ћәртµрле комсызлыктан сакланыгыз, чµнки кеше ничек кенә бай булса да, аныњ тормышы мал-мµлкәтенә бәйле түгел. 16 Ћәм Ул аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сµйләде: – Бер байныњ кырда ашлыгы бик уњган. 17 Бай эченнән генә болай дип фикер йµрткән: «Инде миња нәрсә эшләргә? Ашлыгымны салыр урыным юк». 18 Ћәм ул мондый карарга килгән: «Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә, зуррак амбарлар салыйм ћәм бµтен ашлыгымны, бµтен малымны шунда ђыярмын. 19 Шуннан соњ үземә: „Ђаным, синењ күп елларга ђитәрлек малыњ бар; ял ит, аша, эч, тормышныњ рәхәтен күр", – диярмен». 20 Әмма Аллаћы ања әйткән: «Әй, син, акылсыз! Шушы тµндә тормышыњны синнән кире алачаклар. үзењ µчен ђыйганнарыњ кемгә калыр соњ?» 21 үзе µчен хәзинә туплаган, әмма Аллаћы каршында бай булмаган ћәркем белән менә шулай була. 22 Гайсә үзенењ шәкертләренә әйтте: – Шуныњ µчен сезгә әйтәм: тормышыгыз µчен ни белән тукланырга дип, тәнегез µчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз. 23 Ђан – ризыктан, тән – киемнән мµћимрәк бит. 24 Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларныњ келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаћы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда никадәр кыйммәтлерәк бит. 25 Сезнењ кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? 26 Шулай булгач, кечкенә нәрсәләрне дә эшли алмыйсыз икән, нигә башка нәрсәләр µчен кайгырырга? 27 Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә; ләкин, сезгә әйтәм, Сµләйман патша үзенењ мәћабәтлелегендә дә аларныњ берсе кебек тә киенмәгән. 28 Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак үләнне Аллаћы шулай киендерә икән, әй сез, аз иманлылар, сезне бигрәк тә киендерер. 29 Шулай итеп, ни ашарбыз, ни эчәрбез дип кайгырмагыз ћәм хафаланмагыз. 30 Бу дµнья мәђүсиләренењ тµп кайгылары шул; ә сезнењ Атагыз сезгә бу нәрсәләрнењ кирәк икәнен белә. 31 Сез, киресенчә, Аллаћы Патшалыгын эзләгез, ћәм болар сезгә бирелер. 32 Әй, кечкенә кµтү, курыкма! Чµнки сезгә Патшалыкны бирүне Атагыз яхшы дип тапты. 33 Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака µләшегез. үзегезгә тузмый торган янчыклар әзерләгез, күктә ћич тә кимеми торган хәзинә туплагыз, анда карак та тия алмас, кµя дә тµшмәс. 34 Чµнки хәзинәгез кайда булса, күњелегез дә шунда булыр. 35 Туйдан кайтасы хуђасын кµтеп, ул кайтып шаку белән үк ишек ачарга әзер торучы хезмәтчеләр кебек, ћәрвакыт әзер торыгыз, билегез пута белән бәйләнгән булсын, яктырткычларыгыз янып торсын. 37 Хуђа кайткач, аларны уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуђа билен бәйләр ћәм аларны µстәл артына утыртыр да, аларга хезмәт күрсәтеп йµрер. 38 Әгәр ул тµн уртасында яки тагын да соњрак кайткан чагында да хезмәтчеләрен шулай уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле! 39 Әмма шуны ањлагыз: йорт хуђасы каракныњ кайчан киләсен белсә, ања үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде. 40 Сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк. 41 Шунда Петер Гайсәгә әйтте: – Раббым! Бу гыйбрәтле сүзләрне безнењ µчен генә сµйлисењме, әллә ћәммә кешеләргәме? 42 Раббы исә әйтте: – Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында µләшү µчен, хуђа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелган ышанычлы ћәм акыллы хезмәтче нинди була соњ? 43 Хуђасы, әйләнеп кайткач, аныњ шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле. 44 Сезгә хак сүз әйтәм: хуђасы аны бµтен милке µстеннән башлык итеп куяр. 45 Ә инде шул хезмәтче: «Хуђам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, хезмәтче ирләрне дә, хатыннарны да кыйный, үзе ашап-эчеп исерә башласа, 46 хуђасы ул кµтмәгән кµнне, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны ђәзага тартыр ћәм имансызлар белән бер язмышка дучар итәр. 47 Хуђасыныњ ихтыярын белеп тә, әзер булмаган ћәм аныњ ихтыярынча эшләмәгән хезмәтче бик каты кыйналыр. 48 Ә инде хуђасыныњ ихтыярын белмәүче, ђәзалауга лаеклы эш эшләсә дә, азрак кыйналыр. Кемгә күп бирелсә, аннан күп таләп ителер; ћәм кемгә күп ышанып тапшырылса, аннан тагын да күбрәк соралыр. 49 Мин ђиргә ут алып килдем ћәм ул утныњ инде янып китүен телим! 50 Мин чумдырылу аркылы үтәргә тиешмен; ћәм моны башкарганга кадәр Мин ничаклы интегәм! 51 Сез Мине ђиргә тынычлык китерергә килде дип уйлыйсызмы әллә? Юк, Мин аерырга дип килдем. 52 Чµнки моннан соњ биш кешедән торган гаилә кешеләре бер-берсенә каршы булыр, µчесе икесенә каршы, ә икесе µчесенә каршы булыр. 53 Ата улына, улы атасына каршы; ана кызына, кызы анасына каршы; каенана килененә, килене каенанасына каршы булыр. 54 Гайсә халыкка да әйтте: – Сез кµнбатышта болыт күтәрелгәнен күрүгә үк: «Яњгыр явар», – дисез; ћәм шулай була да бит. 55 Кµньяктан ђил искән вакытта: «Бик эссе булыр», – дисез; ћәм шулай була да бит. 56 Монафикълар! Ђир ћәм күк йµзен күзәтеп, ћава торышын билгели аласыз, әмма ничек соњ бу заманны ањлата алмыйсыз? 57 Сез ни µчен нәрсәнењ дµрес икәнлеген үзегез хәл итмисез? 58 Дәгъвачыњ сине хаким янына алып барганда, аныњ белән юлда ук килешергә тырыш, юкса ул сине хаким алдына ирексезләп алып барыр, ә хаким сине ђәзалаучыга тапшырыр, ђәзалаучы исә тµрмәгә ябар. 59 Сиња шуны әйтәм: бурычыњныњ актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассыњ. 1 Шул вакыт корбан китергән вакытта Пилатныњ әмере буенча үтерелгән гәлиләяле кешеләр турында Гайсәгә килеп сµйләделәр. 2 Гайсә моња карата болай диде: – Бу гәлиләялеләр шулай газап чиккәннәр икән, алар калган бар гәлиләялеләргә караганда гµнаћлырак булганнар дип уйлыйсызмы әллә? 3 Сезгә әйтәм: юк! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек ћәлак булырсыз. 4 Яки сез Шилуахтагы манара авып басып үтергән шул унсигез кеше Иерусалимда яшәүчеләрнењ барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы әллә? 5 Сезгә әйтәм: юк! Әмма, тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек ћәлак булырсыз. 6 Ул мондый гыйбрәтле хикәя сµйләде: – Берәүнењ йµзем бакчасында инђир агачы үскән. Бервакыт ул бакчага килгән ћәм агачтан ђимеш эзләргә тотынган, ләкин таба алмаган. 7 Ћәм бакчачыга әйткән: «Менә µч ел инде мин шушы инђир агачыныњ ђимешен ђыярга дип киләм, ләкин таба алмыйм. Кисеп ташла аны! Ни µчен ул урын алып тора?» 8 Бакчачы исә ања болай дип ђавап биргән: «Хуђам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин аныњ әйләнә-тирәсен казып, тирес салырмын, 9 бәлки киләсе елда ђимеш бирер? Ә юк икән, ул чакта кисеп ташларга кушарсыњ». 10 Гайсә шимбә кµнне бер гыйбадәтханәдә µйрәтте. 11 Анда бер хатын-кыз бар иде. Аныњ эчендә унсигез ел буена явыз рух торган. Бу рух аны гарипләндергән, хатын бµкрәеп беткән ћәм бµтенләй турая алмаган. 12 Гайсә, аны күреп, үзе янына чакырып алды ћәм ања: – Апа, син чирењнән азат ителдењ, – диде. 13 Гайсә аныњ µстенә кулларын куеп алды; хатын шундук тураеп басты ћәм Аллаћыны данлый башлады. 14 Бу хәлдән соњ, гыйбадәтханә башлыгы, Гайсәнењ шимбә кµнне савыктыруына ачуы килеп, халыкка әйтте: – Эшләү µчен атнада алты кµн бар; чирләрегездән савыгу µчен шимбә кµнне түгел, бәлки шул кµннәрнењ берсендә килегез. 15 Раббы ања ђавап итеп әйтте: – Монафикълар, сезнењ ћәркайсыгыз шимбә кµнне, үгезен яки ишәген утлыктан ычкындырып, су эчертергә алып бармыймыни? 16 Унсигез ел буена шайтан бәйләп тоткан, Ибраћим нәселеннән булган бу хатынны бу чирдән шимбә кµнне азат итәргә ярамыймыни? 17 Ул бу сүзләрне әйткәч, Ања каршы килүчеләр барысы да оялдылар; бµтен халык исә Ул кылган данлы эшләрнењ ћәммәсенә шатланды. 18 Шуннан соњ Гайсә сорады: – Аллаћы Патшалыгы нәрсәгә охшаш ћәм аны нәрсә белән чагыштырыйм? 19 Ул бер кешенењ үз бакчасына утырткан горчица орлыгына охшаган: ул үскән, агач булган, ћәм кошлар аныњ ботакларына оя корганнар. 20 Ул тагын сорады: – Аллаћы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып була икән? 21 Ул чүпрә кебек; менә бер хатын чүпрә белән бер капчык оннан камыр басып куйган ћәм берникадәр вакыттан соњ бµтен камыр кабарган. 22 Гайсә, шәћәрләр, авыллар аша үтеп, µйрәтә-µйрәтә, Иерусалимга таба юл тотты. 23 Кемдер Аннан сорады: – Әфәндем! Котылучыларныњ саны аз булырмы? Ул исә андагы кешеләргә әйтте: 24 – Бар кµчегезне куеп, тар ишек аша керергә тырышыгыз; чµнки сезгә әйтәм: күпләр керергә тырышырлар, әмма керә алмаслар. 25 Йорт Хуђасы, урыныннан торып, ишекне бикләгәннән соњ, сез тышкы якта калып, ишек кага башларсыз ћәм: «Әфәндем! Безгә ишекне ач әле», – диярсез. Ә Ул сезгә: «Мин сезне белмим, кайдан килгәнегезне дә белмим», – дип ђавап бирер. 26 Шунда сез: «Без Синењ белән ашадык, эчтек, ћәм Син урамнарыбызда безне µйрәттењ», – дип әйтә башларсыз. 27 Әмма Ул әйтер: «Сезнењ кайдан икәнегезне белмим, барлык явызлык кылучылар, Минем янымнан китегез!» 28 Сез Ибраћимныњ, Исхакныњ, Ягъкубныњ ћәм барлык пәйгамбәрләрнењ Аллаћы Патшалыгында икәннәрен, ә үзегезнењ аннан куып чыгарылган булуыгызны күреп, еларсыз ћәм тешләрегезне шыкырдатырсыз. 29 Кµнчыгыштан ћәм кµнбатыштан, тµньяктан ћәм кµньяктан килерләр ћәм Аллаћы Патшалыгындагы мәђлестә утырырлар. 30 Хәзер ахыргы булган кайберәүләр – беренче, беренче булган кайберәүләр ахыргы булырлар. 31 Шул вакытта берничә фарисейләр килеп, Гайсәгә әйттеләр: – Моннан кит, чµнки Ћируд Сине үтерергә тели. 32 Ул аларга болай дип ђавап бирде: – Барыгыз, ул тµлкегә әйтегез: «Бүген ћәм иртәгә ђеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам ћәм берсекµнгә эшемне тәмамлармын». 33 Алай гына да түгел, Мин бүген дә, иртәгә дә ћәм берсекµнгә дә үз юлымны дәвам итәргә тиешмен, чµнки пәйгамбәрнењ Иерусалимнан читтә үтерелүе мµмкин түгел. 34 Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче, үзењә ђибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим! Кош үзенењ балаларын канаты астына ђыйган кебек, Мин дә синењ кешеләрењне ничә тапкыр шулай бергә ђыярга теләдем, әмма сез теләмәдегез! 35 Инде тыњлагыз: сезнењ Изге йортыгыз ташлап калдырылыр. Мин сезгә әйтәм: «Раббы исеме белән Килүче мµбарәк!» – дип сез әйтер вакыт ђитми торып, Мине күрмәссез. 1 Бер шимбә кµнне Гайсә фарисей башлыкларыннан берсенењ µенә ашка барды ћәм барысы да Аны күзәттеләр. 2 Менә шунда Аныњ алдына сары су авыруыннан интегүче бер кеше килеп басты. 3 Шунда Гайсә канунчы ћәм фарисейләргә мµрәђәгать итеп: – Канун шимбә кµнне савыктырырга рµхсәт итәме? – дип сорады. 4 Алар эндәшмәделәр. Ә Ул, авыру кешенењ µстенә кулын куеп, аны савыктырды ћәм µенә кайтарып ђибәрде. 5 Гайсә аларга әйтте: – Берегезнењ улы коега тµшсә, яки үгезе, шимбә кµн булса да, ул аны шундук коедан чыгармасмы? 6 Алар Аныњ бу соравына ђавап бирә алмадылар. 7 Чакырылган кунакларныњ үзләренә түрдән урын сайлауларын күреп, Гайсә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сµйләде: 8 – Берәү сине никах мәђлесенә чакырса, түр башына утырма, чµнки сиња караганда хµрмәтлерәк берәүнењ чакырылган булуы мµмкин. 9 Сине ћәм аны чакырган хуђа яныња килеп: «Бу кешегә урын бирче», – дип әйтер; ћәм шул чакта син, оятка калып, ишек катына барып утырырга тиеш булырсыњ. 10 Киресенчә, мәђлескә чакырсалар, килгәч ишек катына утыр, шунда хуђа яныња килеп: «Әй, дустым, түргәрәк утыр», – дияр; шул чакта синењ белән бергә мәђлестә утыручылар алдында сиња ихтирам булыр. 11 Чµнки үзен башкаларга караганда µстен куючы ћәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер. 12 Гайсә үзен ашка чакырган кешегә дә әйтте: – Әгәр син тµшке яки кичке аш үткәрәсењ икән, дусларыњны да, туганнарыњны да, кан кардәшләрењне дә ћәм бай күршеләрењне дә чакырма, чµнки чакыруыња каршы кайчан да булса алар да сине ашка чакыра ала ћәм шуныњ белән исап-хисап беткән булып чыга. 13 Ә инде мәђлес үткәрәсењ икән, фәкыйрьләрне, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр, 14 ћәм син бәхетле булырсыњ, чµнки алар сиња кайтарып түли алмыйлар. Ә сиња тәкъваларныњ үледән тереләчәк кµнендә түләнер. 15 Гайсә белән бергә утыручыларныњ берсе, моны ишетеп, Ања әйтте: – Аллаћы Патшалыгындагы мәђлестә ашаячаклар бәхетле! 16 Ул исә ања болай диде: – Бер кеше, зур аш мәђлесе үткәрергә ђыенып, күп кунаклар чакырган. 17 Мәђлес башланыр вакыт ђиткәч, чакырылган кешеләргә: «Килегез, инде бµтенесе әзер», – дип әйтергә үзенењ хезмәтчесен ђибәргән. 18 Барысы да, сүз берләшкән кебек, гафу үтенә башлаганнар. Беренчесе ања: «Мин ђир сатып алдым, миња шуны барып карарга кирәк; зинћар µчен, мине гафу ит», – дигән. 19 Икенчесе исә: «Мин биш пар үгез сатып алдым, хәзер шуларны сынап карарга барам; зинћар µчен, мине гафу ит», – дигән. 20 Ѳченчесе: «Мин хәзер генә µйләндем, шуња күрә килә алмыйм», – дигән. 21 Хезмәтче кайтып, бу хакта хуђасына хәбәр иткән. Моња хуђаныњ ачуы килгән ћәм хезмәтчесенә: «Бар, бик тиз генә шәћәр мәйданнарыннан ћәм тыкрыкларыннан фәкыйрьләрне, гарипләрне, сукырларны ћәм аксакларны алып кил», – дигән. 22 Берникадәр вакыт үткәч, хезмәтче ања: «Хуђам, синењ әмерењ үтәлде, әле тагын да буш урыннар бар», – дигән. 23 Хуђа хезмәтчесенә әйткән: «Бар, юлларга, сукмакларга чык, кешеләрне монда килергә күндер, µем тулы булсын. 24 Сезгә әйтәм: элек чакырылганнарныњ берсе дә минем ашымны татымас». 25 Гайсәгә ияреп зур халык тµркеме барды, ћәм Ул аларга мµрәђәгать итте: 26 – Минем яныма килүче кеше атасын, анасын, хатынын, балаларын, ир ћәм кыз туганнарын ћәм шулар µстенә үз тормышын да Мине яратканнан артыграк яратса, ул Минем шәкертем була алмый; 27 ћәм үзенењ хачын күтәреп бармаган ћәм Миња ияреп йµрмәгән кеше Минем шәкертем була алмый. 28 Әйтик, сезнењ арагызда кем дә булса манара тµзергә тели ди. Тµзелешне башкарып чыгарга ђитәрлек акчасы бармы икәнен белү µчен, ињ башта утырып, аныњ күпмегә тµшәсен хисапламасмы әллә? 29 Юкса, нигезен салып та, аны тµзеп бетерә алмаса, моны күргәннәрнењ барысы да: «Бу кеше тµзи башлады, әмма тәмамлый алмады», – дип аннан кµлә башларлар. 31 Я әйтик, бер патша сугышка керергә ђыена ди. Егерме мењ сугышчыдан торган гаскәр белән килүче башка патшага үзенењ ун мењ гаскәре белән каршы торырга кµче ђитү-ђитмәвен башта утырып кињәшмәсме әллә? 32 Ә кµче ђитмәсә, ул солых шартларын сорау µчен, әле еракта булган теге патшага илчеләр ђибәрер. 33 Шулай ук сезнењ ћәркайсыгыз үзенењ бар нәрсәсен калдырмаса, Минем шәкертем була алмый. 34 Тоз – яхшы нәрсә; әмма тоз үзенењ тәмен югалтса, аны яњадан ничек тозлы итәрсењ? 35 Ул ђир µчен дә, тирес µеме µчен дә яраксыз була; аны чыгарып ташлыйлар. Ишетергә колаклары булган – ишетсен! 1 Бик күп салым ђыючылар, гµнаћлылар Гайсәне тыњлау µчен Аныњ янына ђыелдылар. 2 Фарисейләр ћәм канунчылар исә: – Бу Кеше гµнаћлыларны кабул итә ћәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар. 3 Гайсә исә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сµйләде: 4 – Әйтик, берегезнењ йµз сарыгы булып, шуларныњ берсен югалтты ди. Ул туксан тугызын болында калдырып, югалганын тапканчы эзләмәсме әллә? 5 Ә инде тапкач, шатланып, аны ђилкәсенә салып алып кайтыр; 6 ћәм µенә кайткач, дусларын ћәм күршеләрен чакырып: «Минем белән бергә шатланыгыз, чµнки мин югалган сарыгымны таптым», – дияр. 7 Сезгә шуны әйтәм: шул рәвешчә, тәүбә итәргә мохтађ булмаган туксан тугыз тәкъва кеше µчен шатлануга караганда, гµнаћлы бер кешенењ тәүбә итүенә күктә күбрәк шатланырлар. 8 – Яки ун кµмеш тәњкәсе булган бер хатын, берсен югалтса, шәм яндырып, идәннәрен себереп, аны тапканчы ђентекләп эзләмәсме әллә? 9 Ә тапкач, үзенењ дусларын ћәм күршеләрен чакырып, аларга: «Минем белән бергә шатланыгыз, чµнки мин югалткан акчамны таптым», – дияр. 10 Сезгә шуны әйтәм: Аллаћы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гµнаћлы µчен шулай ук шатланырлар. 11 Ул сµйләвен дәвам итте: – Бер кешенењ ике улы булган. 12 Аларныњ кечесе атасына: «Әти, милекнењ миња тиешле µлешен бүлеп бир әле», – дигән. Атасы милкен улларына бүлеп биргән. 13 Берничә кµн үткәч, кече улы үз µлешен сатып, булган акчаны үзе белән алып, ерак илгә чыгып киткән ћәм анда азгынлыкка бирелеп, байлыгын туздырып бетергән. 14 Бµтен байлыгын туздырып бетергәч, бу илдә бик каты ачлык башланган ћәм ул мохтађлыкта калган. 15 Шунда ул әлеге илнењ бер кешесенә ялланган, ә ул аны үзенењ басуына дуњгызлар кµтәргә ђибәргән. 16 Ул шулкадәр ач булган, хәтта дуњгызлар ашый торган азыкны ашаса да шат буласы икән, ләкин ања беркем дә бернәрсә бирмәгән. 17 Аннары ул, акылына килеп: «Минем атамныњ ялчылары күп ћәм аларныњ барысыныњ да туйганчы ашарга ризыгы бар, ә мин ачтан үләм! 18 Хәзер үк атам янына кайтыйм да: „Әти, мин Күктәге Аллаћы каршында ћәм синењ алдыњда гµнаћ кылдым, 19 инде мин синењ улыњ дип аталырга лаек түгел; миња ялчыларыњныњ берсе булырга рµхсәт ит", – дип әйтим». 20 Ћәм ул атасы янына кайтып киткән. Ул әле еракта вакытта ук, атасы аны күреп алган ћәм бик кызганган, каршына йµгереп барып, аны кочаклап үпкән. 21 Улы исә ања әйткән: «Әти, мин Күктәге Аллаћы каршында ћәм синењ алдыњда гµнаћ кылдым, инде синењ улыњ дип аталырга лаек түгелмен». 22 Ә атасы үзенењ хезмәтчеләренә әйткән: «Ињ яхшы кием алып килеп, аны киендерегез, бармагына йµзек бирегез, аякларына башмаклар кидерегез. 23 Аннары симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Ашыйк ћәм күњел ачыйк! 24 Чµнки минем бу улым үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде – табылды». Ћәм алар бәйрәм итә башлаганнар. 25 Аныњ µлкән улы исә бу вакытта кырда булган. Ул µенә кайтып ђитәрәк, ђыр ћәм бию тавышлары ишеткән. 26 Хезмәтчеләрнењ берсен чакырып: «Бу ни хәл?» – дип сораган. 27 Хезмәтче ања: «Синењ энењ кайтты, аныњ сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, атањ симертелгән бозауны чалдырды», – дигән. 28 Ә олы угылныњ моња ачуы килгән ћәм ул µйгә керергә теләмәгән. Атасы исә чыгып ањардан µйгә керүен үтенгән. 29 Әмма ул атасына ђавап итеп әйткән: «Менә, мин сиња инде күпме еллар хезмәт итәм ћәм кушканнарыњны ћич тә үтәмичә калганым юк, шуња да карамастан дусларым белән бергә күњел ачу µчен синењ миња беркайчан кәђә бәтие дә биргәнењ булмады. 30 Ә инде милкењне фахишәләр белән туздырып бетергән бу улыњ кайткач, аныњ µчен симертелгән бозауны чалдыргансыњ!» 31 Атасы исә ања әйткән: «Улым, син ћәрвакыт минем белән, бµтен нәрсәм синеке; 32 әмма синењ энењ үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде – табылды, менә шуња күрә шатланып күњел ачарга кирәк». 1 Гайсә үзенењ шәкертләренә әйтте: – Бер байныњ хуђалыгы белән идарә итүчесе булган. Аныњ хакында байга: «Милкењне туздырып бетерә», – дип килеп әйткәннәр. 2 Бай аны чакырып: «Мин синењ хакта нәрсә ишетәм? үзењнењ идарәњ хакында хисап бир, чµнки моннан ары син минем хуђалыгым белән идарә итә алмыйсыњ», – дигән. 3 Шунда идарә итүче: «Инде нәрсә эшләргә? Хуђам мине идарә эшеннән азат итә. Ђир казырга кµчем юк, хәер сорашырга оялам. 4 Хуђалык белән идарә итү эшеннән чыгарылгач, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр µчен, хәзер нәрсә эшләргә кирәген беләм», – дип уйлаган. 5 Шуннан ул, хуђасына бурычлары булган кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: «Минем хуђама синењ күпме бурычыњ бар?» – дип сораган. 6 Теге ања: «Йµз үлчәү май тиешмен», – дигән. Идарә итүче ања: «Бурыч кәгазењне ал да, тиз генә утырып, илле үлчәү, дип яз», – дигән. 7 Аннары икенчесеннән: «Ә синењ күпме бурычыњ бар?» – дип сораган. Ул ања: «Мењ үлчәү бодай», – дигән. Идарә итүче: «Бурыч кәгазењне ал да, сигез йµз үлчәү, дип яз», – дигән. 8 Ә хуђа намуссыз идарәчене тапкырлыгы µчен мактаган. Чµнки бу дµнья кешеләре үзе кебекләр белән эш кылганда, яктылык кешеләренә караганда тапкыррак. 9 Сезгә әйтәм: ђирдәге байлык белән үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәњгелек яшәү урынына кабул ителерсез. 10 Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булган зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә генә нәрсәдә ышанычсыз булган зур нәрсәдә дә ышанычсыз булыр. 11 Шулай итеп, сез ђирдәге байлык белән ышанычлы эш йµртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр? 12 Әгәр дә сез башкалар милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезнекен сезгә кем бирер? 13 Берәү дә ике хуђага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаћыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз. 14 Фарисейләр боларныњ барысын да ишеттеләр ћәм үзләре акча яратканлыктан, Гайсәдән мыскыл итеп кµлештеләр. 15 Ул аларга әйтте: – Сез кешеләр алдында үзегезне яхшы итеп күрсәтәсез, әмма Аллаћы сезнењ күњелегезне белә; кешеләр югары бәя биргән нәрсә – Аллаћы каршында ђирәнгеч. 16 Муса кануныныњ ћәм пәйгамбәрләрнењ заманы Яхъя пәйгамбәр килгәнгә кадәр булды; шуннан бирле Аллаћы Патшалыгы хакында Яхшы хәбәр таратыла, ћәм ћәркем анда бик зур тырышлык куеп керә. 17 Әмма күк ћәм ђир бетсә дә, канунныњ бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак. 18 үз хатынын аерып, башка хатынга µйләнүче ћәркем зина кыла; ћәм иреннән аерылган хатынга µйләнүче дә зина кыла. 19 – Кайчандыр бер бай булган. Ул бик кыйммәтле киемнәр генә кигән ћәм ћәр кµнне зиннәтле мәђлесләр үткәргән. 20 Ә аныњ капка тµбендә бµтен тәне ђәрәхәтләр белән капланган Лазар исемле бер фәкыйрь ята икән. 21 Ул бай табыныннан тµшкән сынык-саныклар белән тукланырга теләгән. Хәтта янына этләр килеп, аныњ ђәрәхәтләрен ялыйлар икән. 22 Кµннәрдән беркµнне фәкыйрь вафат булган ћәм фәрештәләр аны Ибраћим янына илткәннәр; бай да үлгән, аны күмгәннәр. 23 Бай тәмугта газап чиккән вакытта, башын күтәреп караган ћәм еракта Ибраћимны, аныњ янында Лазарны күргән. 24 Шунда кычкырып: «Ибраћим атам, миња шәфкать күрсәтче, Лазарны яныма ђибәрче, ул бармак башын суга чылатып, минем телемне суытсын иде, чµнки мин бу ялкында бик каты газап чигәм», – дигән. 25 Әмма Ибраћим ања әйткән: «Углым! Исењә тµшер, син тормышыњда бар рәхәтне татыдыњ инде, ә Лазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч күрә, ә син газап чигәсењ. 26 Моннан тыш, безнењ белән сезнењ арада зур упкын бар, шунлыктан моннан сезнењ якка чыгарга теләүче чыга алмас, сезнењ яктан да бу якка беркем дә чыга алмас». 27 Бай исә әйткән: «Атам, алайса, зинћар µчен, Лазарны атам йортына ђибәрче, 28 чµнки минем биш туганым бар: ул аларны кисәтсен, алар да бу газаплану урынына эләкмәсеннәр иде». 29 Ибраћим ања әйткән: «Аларда Муса ћәм пәйгамбәрләр бар; шуларны тыњласыннар». 30 Бай исә әйткән: «Юк, Ибраћим атам. Ә менә үлгәннәрдән берәү терелеп, алар янына барса, тәүбә итәрләр иде». 31 Ә Ибраћим ања әйткән: «Алар Мусаны ћәм пәйгамбәрләрне тыњламыйлар икән, хәтта, берәү үледән терелсә дә ышанмаслар». 1 Гайсә үзенењ шәкертләренә шуны әйтте: – Кешеләрне гµнаћка этәрүче вәсвәсәләр килүе котылгысыз; әмма алар кем аркылы килсә, шуња кайгы: 2 шушы кечкенәләрнењ берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, дињгезгә ташласалар, аныњ µчен яхшырак булыр иде. 3 Нәрсә кылуыгызга игътибарлы булыгыз. Туганыњ сиња карата гµнаћ кылса, аны дусларча шелтәлә, ә инде тәүбә кылса, аны кичер; 4 сиња карата кµнгә ђиде тапкыр гµнаћ кылып, гµнаћ кылган саен яныња килеп: «Мин гаепле», – дисә, аны кичер. 5 Рәсүлләр Раббыга: – Безнењ иманыбызны арттырчы, – диделәр. 6 Ул әйтте: – Сезнењ горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булса ћәм менә бу тут агачына: «Тамырыњ белән кубып, үзењне дињгезгә күчереп утырт», – дисәгез, ул сезне тыњлар иде. 7 Сезнењ кайсыгыз ђир сукалап яки кµтү кµтеп кырдан кайткан хезмәтчесенә: «Әйдә тизрәк ашарга утыр», – дип әйтер икән? 8 Киресенчә: «Миња кичке аш әзерлә дә, билењне буып, мин ашап-эчкән вакытта миња хезмәт күрсәт; шуннан соњ үзењ дә ашап-эчәрсењ», – дип әйтмәссезме? 9 Кушканнарны эшләгән хезмәтчегезгә рәхмәт әйтеп тормассыз бит. 10 Шулай итеп, сез дә кушылганныњ барысын да башкарганнан соњ: «Без бары хезмәтчеләр генә, нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык», – диегез. 11 Иерусалимга барышлый, Ул Самарея белән Гәлиләя µлкәләрен чикли торган ђир буйлап үтте. 12 Ћәм бер авылга килеп кергәндә, Аны махау авырулы ун кеше очратты. Алар еракта туктап калып, 13 кµчле тавыш белән: – Гайсә, Ѳйрәтүче, безгә шәфкать күрсәтче! – дип кычкырдылар. 14 Ул аларны күргәч: – Барыгыз, үзегезне руханиларга күрсәтегез, – диде. Алар барган чакта ук савыктылар. 15 Аларныњ берсе исә, үзенењ савыкканын күреп, кире кайтты ћәм кычкырып Аллаћыны данлады, 16 ћәм Гайсәнењ аяклары алдына егылып, Ања рәхмәт әйтте. Бу кеше самареяле иде. 17 Шунда Гайсә әйтте: – Савыктырылганнар унау иде түгелме? Тугызы кайда соњ? 18 Ят µлкәдән булган бу кешедән башкалары, Аллаћыга рәхмәт белдерү µчен, кире кайтмадылармыни? 19 Гайсә ања: – Тор, юлыњда бул; ышануыњ сине савыктырды, – диде. 20 Фарисейләр Гайсәдән: – Аллаћы Патшалыгы кайчан килер? – дип сорадылар. Ул аларга болай дип ђавап кайтарды: – Аллаћы Патшалыгы күзгә күренеп килмәс. 21 «Менә ул монда», яки: «Әнә тегендә», – дип беркем дә әйтмәс. Чµнки Аллаћы Патшалыгы сезнењ арада. 22 Гайсә шәкертләренә мµрәђәгать итте: – Адәм Улы кµннәренењ берсен генә булса да күрәсегез килгән вакыт килер, әмма күрмәссез. 23 Кешеләр сезгә: «Кара, Ул анда», яки: «Кара, Ул монда», – диярләр; беркая да бармагыз, алар артыннан чапмагыз. 24 Чµнки яшен яшьнәп, күкнењ бер читеннән икенче читенә чаклы ялтырап киткән кебек, Адәм Улы үз кµнендә шулай булачак. 25 Әмма башта Ул күп газаплар чигәргә ћәм бу буын тарафыннан кире кагылырга тиеш. 26 Нух кµннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы кµннәрендә дә шулай булачак: 27 Нух кµймәгә кергән кµнгә кадәр кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, µйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар. Ул кµймәгә кергәннән соњ, туфан килеп барысын да ћәлак иткән. 28 Лут кµннәрендә ничек булган булса, шулай булачак: ашаганнар, эчкәннәр, алыш-биреш иткәннәр, чәчкәннәр, тµзегәннәр. 29 Әмма Лут Сәдүм шәћәреннән чыккан кµнне, күктән ут белән күкерт яњгыры яуган ћәм аларныњ барысын ћәлак иткән. 30 Адәм Улы күренгән кµнне дә шулай булачак. 31 Ул кµнне кем µй түбәсендә булып, ә әйберләре µй эчендә калган булса, аларны алыр µчен түбәнгә тµшмәсен; шулай ук кем кырда булса, µенә кайтмасын. 32 Лутныњ хатынын исегездә тотыгыз. 33 Тормышын саклап калырга тырышучы аны югалтыр; ә инде тормышын югалткан кеше аны саклап калыр. 34 Сезгә әйтәм: ул тµнне ике кеше бер ятакта булыр: берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. 35 Ике хатын бергә ашлык тартыр: берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. 36 37 Аныњ бу сүзләренә шәкертләре: – Раббыбыз, бу кайда булыр? – дип сорадылар. Ул исә аларга: – үләксә кайда булса, үләксә кошлары шунда ђыелыр, – дип ђавап бирде. 1 Гайсә үз шәкертләренә, ћәрвакыт күњелне тµшермичә дога кылырга кирәклеген күрсәтү µчен, гыйбрәтле хикәя сµйләде: 2 – Бер шәћәрдә Аллаћыдан курыкмаучы ћәм кешеләрне ихтирам итмәүче бер хаким булган. 3 Шул ук шәћәрдә бер тол хатын яшәгән ћәм ул, хаким янына йµреп: «Мине дошманымнан яклачы», – дип әйтә торган булган. 4 Әмма хаким озак вакыт тол хатынныњ дәгъвәсен хәл итәргә теләмәгән. Ә аннары болай дип уйлаган: «Мин Аллаћыдан курыкмасам да, кешеләрне ихтирам итмәсәм дә, 5 бу тол хатын миња тынгылык бирмәгәнгә күрә, аныњ дәгъвасын хәл итим, мине башка ялыктырып йµрмәсен». 6 Ћәм Раббы әйтте: – Гадел булмаган хакимнењ нәрсә әйткәнен ишетәсезме? 7 Кµне-тµне үзен ярдәмгә чакыручы үзе сайлаганнарны Аллаћы якламасмыни? Ул түзеп тора алырмы? 8 Сезгә әйтәм: Ул тоткарланмас, яклар. Әмма Адәм Улы килгәч, ђирдә иман табар микән? 9 Гайсә үзләрен тәкъва дип хисаплаучы ћәм башкаларны түбәнсетүче кайберәүләргә бу гыйбрәтле хикәяне сµйләде: 10 – Ике кеше дога кылу µчен Аллаћы Йортына кергән: берсе фарисей, ә икенчесе салым ђыючы булган. 11 Фарисей, торып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаћы! Мин моныњ µчен Сиња рәхмәт белдерәм: мин башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да, яки менә бу салым ђыючы кебек тә түгел. 12 Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымныњ унынчы µлешен Сиња бирәм». 13 Салым ђыючы исә читтәрәк басып торган ћәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән; әмма күкрәгенә суга-суга: «Йа Аллаћы! Мин гµнаћлыга мәрхәмәтле бул!» – дигән. 14 Сезгә әйтәм: тегесе түгел, бәлки монысы Аллаћы алдында акланган хәлдә үз µенә кайтып киткән; чµнки, үзен-үзе күтәрүче ћәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер. 15 Кайбер кешеләр, фатихалау µчен Гайсә кулларын куйсын дип, Аныњ янына яшь балаларны да алып килделәр. Шәкертләре исә, моны күреп, аларны шелтәләделәр. 16 Ә Гайсә балаларны үзе янына чакырып әйтте: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чµнки Аллаћы Патшалыгы менә шундыйларныкы. 17 Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаћы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк. 18 Башлыкларныњ берсе Гайсәдән: – Игелекле Остаз! Мәњгелек тормышны мирас итеп алу µчен миња нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады. 19 Гайсә ања әйтте: – Нигә син Мине игелекле дип атыйсыњ? Бер Аллаћыдан башка ћичкем дә игелекле түгел. 20 Аныњ әмерләрен беләсењ: зина кылма, кеше үтермә, урлама, ялган шаћитлек бирмә, атањны ћәм анањны хµрмәт ит. 21 Ә башлык әйтте: – Мин боларныњ барысын да яшьтән үк үтәп килдем. 22 Моны ишеткәч, Гайсә ања әйтте: – Сиња әле бер нәрсә ђитми: нәрсәњ бар, барысын да сат ћәм фәкыйрьләргә µләш, шулай эшләсәњ, күктәге хәзинәгә ия булырсыњ. Аннары яныма кил дә Миња ияр. 23 Ул исә, моны ишеткәч, кайгы-хәсрәткә тµште, чµнки бик бай иде. 24 Гайсә, моны күреп, әйтте: – Байлыгы булганнарга Аллаћы Патшалыгына керү ничек кыен! 25 Бай кешегә Аллаћы Патшалыгына керүгә караганда, дµягә энә күзе аша үтү ђињелрәк. 26 Моны ишетүчеләр: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соњ? – дип сорадылар. 27 Ул әйтте: – Кешеләргә мµмкин булмаган Аллаћыга мµмкин. 28 Петер исә әйтте: – Менә без, булган нәрсәләребезнењ бµтенесен калдырып, Сиња иярдек. 29 Ул аларга болай диде: – Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаћы Патшалыгы хакына йортын яки хатынын, агай-энеләрен, ата-анасын яки балаларын калдырган ћәркем, 30 хәзерге вакытта күп тапкырга артыграк, киләчәк дµньяда исә мәњгелек тормыш алачак. 31 Гайсә, унике шәкертен янына чакырып алып, аларга әйтте: – Без Иерусалимга менеп барабыз, ћәм пәйгамбәрләр тарафыннан Адәм Улы хакында язылганнарныњ барысы да тормышка ашачак. 32 Аны мәђүсиләр кулына тапшырачаклар, алар Аны мыскыллаячаклар, хурлаячаклар ћәм Ања тµкерәчәкләр; 33 Аны камчылаячаклар ћәм үтерәчәкләр. Ә µченче кµндә Ул үледән терелеп торачак. 34 Әмма шәкертләр бу сүзләрдән бернәрсә дә ањламадылар; алар µчен бу сүзләрнењ мәгънәсе яшерен иде, ћәм алар әйтелгәннәргә тµшенмәделәр. 35 Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, бер сукыр юл буенда хәер сорашып утыра иде. 36 Ул, яныннан күп кешеләр үтеп баруын ишетеп: – Бу ни бу? – дип сорады. 37 Алар ања: – Насаралы Гайсә үтеп бара, – диделәр. 38 Шунда ул: – Давыт Улы Гайсә! Кызган мине! – дип кычкырып ђибәрде. 39 Алдан баручылар ања дәшмәскә куштылар; әмма ул тагын да катырак итеп: – Давыт Улы! Кызган мине! – дип кычкырды. 40 Гайсә, туктап, аны үз янына китерергә кушты. Сукыр Аныњ янына килгәч, Ул аннан: 41 – Син Миннән нәрсә телисењ? – дип сорады. Ул Ања: – Әфәнде! Күзләрем күрсен иде, – диде. 42 Гайсә ања: – Күзләрењ күрсен! Сине ышануыњ савыктырды, – диде. 43 Ул шундук күрә башлады ћәм, Аллаћыны данлап, Гайсәгә ияреп китте. Андагы кешеләр, моны күреп, Аллаћыны данладылар. 1 Гайсә, Әрихәгә кереп, аныњ аша үтеп бара иде. 2 Анда салым ђыючыларныњ башлыгы булган Зәкәй атлы бер бай кеше яши иде. 3 Ул Гайсәнењ нинди кеше булуын күрергә тырышып йµрде, ләкин кыска буйлы булганлыктан, халык арасыннан Аны күрә алмады, 4 ћәм, Гайсәне күрү µчен, алга йµгереп чыкты да кыргый инђир агачына менеп утырды, чµнки Гайсә шул урыннан үтәргә тиеш иде. 5 Гайсә, шул урынга ђиткәч, югарыга таба карады ћәм Зәкәйгә: – Зәкәй, тизрәк тµш әле, чµнки Мин бүген синењ µењдә кунакта булырга тиеш, – диде. 6 Ул тиз генә тµште дә Аны шатланып кабул итте. 7 Бу хәлне күргәннәрнењ барысы да: – Ул, гµнаћлы кешенењ µенә кереп, аныњ кунагы булды! – дип зарлана башладылар. 8 Зәкәй исә, торып, Раббыга әйтте: – Әфәнде! Милкемнењ яртысын фәкыйрьләргә бирермен, инде кемне дә булса алдаганмын икән, ања дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен. 9 Гайсә исә моња карата: – Бүген бу гаиләгә котылу килде, ул да Ибраћим нәселеннән бит, – диде. 10 – Чµнки Адәм Улы югалганны эзләп табарга ћәм коткарырга килде. 11 Кешеләр моны тыњлаганда, Гайсә сүзен дәвам итеп, бер гыйбрәтле хикәя сµйләде, чµнки Ул озакламый Иерусалимга килеп ђитәчәк иде, ћәм алар, тиздән Аллаћы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйладылар. 12 Шуныњ µчен Ул әйтте: – Затлы нәселдән булган бер кеше, патшалыкны кабул итү µчен, ерак илгә киткән. Ул аннан әйләнеп кайтырга тиеш булган. 13 Ул, юлга чыкканчы, үзенењ ун хезмәтчесен чакырып, аларныњ ћәрберенә берәр алтын тәњкә биргән ћәм: «Мин кайтканчы боларны кулланып, табыш казаныгыз», – дигән. 14 Әмма аныњ ватандашлары нәфрәтләнеп: «Без аныњ µстебездән патшалык итүен теләмибез», – дип белдерү µчен, аныњ артыннан илчеләр ђибәргәннәр. 15 Патшалыкны кабул итеп кайту белән үк, ул акча бирелгән хезмәтчеләренењ күпме табыш алуларын белү µчен, аларны үз янына чакырырга кушкан. 16 Беренчесе килеп: «Хуђам, синењ бер алтын тәњкәњ ун тәњкә китерде», – дигән. 17 Хуђасы ања: «Бик әйбәт, син минем яхшы хезмәтчем. Кечкенә генә нәрсәдә ышанычлы булганыњ µчен, ун шәћәр синењ кул астында булсын», – дигән. 18 Икенчесе килеп: «Хуђам, синењ бер алтын тәњкәњ биш алтын тәњкә китерде», – дигән. 19 Хуђасы ања да: «Мин сине биш шәћәр µстеннән башлык итәрмен», – дигән. 20 Ә µченчесе килеп болай дигән: «Хуђам, менә син биргән алтын тәњкә, мин аны кулъяулыкка тµреп, саклап тоттым; 21 чµнки мин синнән курыктым, син кырыс кеше бит; салмаганыњны аласыњ, чәчмәгәнењне урасыњ». 22 Хуђасы ања әйткән: «Әй, яраксыз хезмәтче! Мин сине үз сүзләрењ белән хµкем итәм. Син минем кырыс булуымны, үзем салмаганны алуымны, үзем чәчмәгәнне уруымны белгәч, 23 ни µчен соњ мин биргән акчаны әйләнешкә кертмәдењ? Шулай эшләгән булсањ, кайткач мин аны табышы белән алган булыр идем». 24 Шуннан соњ ул янында торганнарга: «Аннан акчаны алыгыз да ун алтын тәњкәсе булганга бирегез», – дигән. 25 Алар ања: «Хуђам! Аныњ ун тәњкәсе бар бит инде», – дип әйткәннәр. 26 Ә ул аларга болай дип әйткән: «Сезгә әйтәм: кемнењ бар, ања тагын бирелер, ә кемнењ юк, аныњ булган нәрсәсе дә тартып алыныр. 27 Ә инде үзләре µстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез ћәм күз алдымда үтерегез». 28 Шул сүзләрне әйткәннән соњ, Гайсә, башкалар алдыннан барып, Иерусалимга таба юлын дәвам итте. 29 Зәйтүн тавы дип аталган тау янындагы Бәйтфәги ћәм Бәйтәниягә якынлашкач, Ул: – Алда күренгән авылга барыгыз; анда кергәч, моња кадәр µстенә беркем дә атланмаган, бәйләп куелган яшь ишәкне күрерсез; аны бәйдән ычкындырып, монда алып килегез, – дип, шәкертләренењ икесен үзеннән алдан ђибәрде. 31 – Әгәр берәрсе сездән: «Нигә аны бәйдән ычкындырасыз?» – дип сораса, ања: «Ул Хуђага кирәк», – дип әйтегез. 32 Ике шәкерт китте, ћәм ћәр нәрсәне Гайсә әйткәнчә таптылар. 33 Алар яшь ишәкне бәйдән ычкындырган вакытта аныњ хуђалары: – Ни µчен ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар. 34 Алар исә: – Ул Хуђага кирәк, – дип ђавап бирделәр. 35 Ишәкне Гайсә янына алып килделәр; µс киемнәрен ишәк µстенә салып, аныњ µстенә Гайсәне атландырдылар. 36 Ул атланып барган вакытта, кешеләр µс киемнәрен юл µстенә ђәйделәр. 37 Ә Ул Зәйтүн тавыннан тµшә торган юлга якынлашкач, күп санлы шәкертләре шатланышып, кµчле тавыш белән, үзләре күргән барлык кодрәтле могђизалар µчен: – Патша, Раббы исеме белән Килүче мµбарәк! Күктә – тынычлык, югарыда – данлау! – дип, Аллаћыны данлый башладылар. 39 Шунда халык арасыннан кайбер фарисейләр Гайсәгә: – Остаз! Шәкертләрењне тый! – диделәр. 40 Әмма Ул аларга ђавап биреп: – Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлаячак, – диде. 41 Иерусалимга якынлашкач, Гайсә шәћәрне күреп, аныњ язмышы µчен елый башлады 42 ћәм әйтте: – Әгәр син, ичмасам, шушы кµндә генә булса да, синењ тынычлыгыњ µчен нәрсә кирәген белсәњ иде! Әмма бу хәзер синењ күзләрењнән яшерелгән. 43 Сиња шундый кµннәр килер, дошманнарыњ, әйләнә-тирәњдә чокырлар казып ћәм туфраклар µеп, сине чолгап алырлар ћәм ћәр тарафтан кысарлар. 44 Сине бµтенләй ђимереп бетерерләр, синдә яшәүче кешеләрне кырырлар ћәм синдәге бер ташны да үз урынында калдырмаслар, чµнки син Аллаћы яныња килеп шәфкать күрсәткән вакытны белмәдењ. 45 Гайсә, Аллаћы Йортына кереп, андагы сатучыларны куып чыгара башлады. 46 Ул аларга әйтте: – Изге язмада: «Минем Йортым – дога кылу йорты булачак», – дип язылган; ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндердегез. 47 Ул ћәр кµн Аллаћы Йортында µйрәтте. Баш руханилар, канунчылар ћәм халык аксакаллары исә Аны ћәлак итү әмәлен эзләделәр. 48 Әмма Ања каршы нинди дә булса әмәл таба алмадылар, чµнки бµтен халык ћәрвакыт Аныњ сүзләрен тыњлады. 1 Кµннәрнењ берендә Гайсә, Аллаћы Йортында халыкны µйрәтеп, Яхшы хәбәр сµйләгәндә, Аныњ янына аксакаллар белән баш руханилар ћәм канунчылар килде. 2 Алар Аннан: – Безгә әйт әле, Син боларны нинди вәкаләт белән эшлисењ, андый хокукны Сиња кем бирде? – дип сорадылар. 3 Ул аларга болай ђавап бирде: – Мин дә сезгә бер сорау бирәм, Миња әйтегез әле: 4 Яхъяныњ суга чумдыруы күктән идеме яки кешеләрдәнме? 5 Алар исә үзара фикер алышып: – «Күктән», – дисәк, Ул: «Ә ни µчен Яхъяга ышанмадыгыз?» – дияр. 6 Ә инде: «Кешеләрдән», – дисәк, бµтен халык безне ташлар атып үтерер, чµнки халык Яхъяныњ пәйгамбәр булуына ышана, – диделәр. 7 Шуња күрә: – Без кайдан икәнен белмибез, – дип ђавап бирделәр. 8 Гайсә аларга: – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтмим, – диде. 9 Шуннан соњ Ул халыкка менә шушы гыйбрәтле хикәяне сµйләде: – Бер кеше йµзем бакчасы утырткан ћәм, аны йµзем үстерүчеләргә куллану µчен биреп, үзе озак вакытка чит якларга китеп барган. 10 Уњыш ђыяр вакыт ђиткәч, бакчасыннан аныњ µлешен биреп ђибәрсеннәр дип, хезмәтчесен йµзем үстерүчеләр янына ђибәргән; ләкин йµзем үстерүчеләр, аны кыйнап, буш кул белән кайтарып ђибәргәннәр. 11 Аннары ул икенче хезмәтчесен ђибәргән; ләкин алар аны да кыйнап ћәм сүгеп, бернәрсәсез кире ђибәргәннәр. 12 Ул тагын µченче хезмәтчесен ђибәргән; ләкин аны да яралап, куып чыгарганнар. 13 Шуннан соњ йµзем бакчасыныњ хуђасы болай дип уйлаган: «Инде нәрсә эшләргә? Сµекле улымны ђибәрим әле, бәлки аны хµрмәт итәрләр». 14 Әмма йµзем үстерүчеләр, аны күргәч, үзара: «Бу – варис. Әйдәгез, аны үтерик ћәм ања каласы мал безнеке булыр», – дип кињәшләшкәннәр. 15 Ћәм аны бакчадан алып чыгып үтергәннәр. Инде йµзем бакчасыныњ хуђасы алар белән ни эшләр? 16 Ул, әйләнеп кайткач, йµзем үстерүчеләрне үтерер ћәм йµзем бакчасын башкаларга бирер. Моны тыњлаучылар исә: – Алай була күрмәсен! – диештеләр. 17 Әмма Ул аларга туры карап әйтте: – «Тµзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш ињ мµћим почмак ташы булды», – дип Изге язмада язылганнар нәрсәне ањлата соњ? 18 Бу таш µстенә егылган ћәркем челпәрәмә киләчәк; ә ул таш кемнењ дә булса µстенә тµшсә, аны сытачак. 19 Шундук баш руханилар ћәм канунчылар, Ул сµйләгән гыйбрәтле хикәянењ үзләре турында икәнен ањлап, Аны кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар. 20 Алар Гайсә артыннан дикъкать белән күзәтә башладылар ћәм янына шымчылар ђибәрделәр, ә алар, үзләрен ихлас күњелле итеп күрсәткән булып, идарәче кулына, аныњ хµкеменә тотып бирү µчен, Аннан бәйләнерлек берәр сүз әйттерергә тырыштылар. 21 Алар: – Остаз! Без Синењ дµреслекне сµйләвењне ћәм µйрәтүењне, кешене кешедән аермавыњны, Аллаћы юлына хакыйкать буенча µйрәтүењне беләбез, – диделәр. 22 Ћәм Аннан: – Кайсарга салым түләргә канун безгә рµхсәт итәме, әллә юкмы? – дип сорадылар. 23 Гайсә исә, аларныњ мәкерле ниятләрен ањлап, әйтте: 24 – Миња бер динарны күрсәтегез әле. Монда кемнењ сурәте ћәм кемнењ исеме? Алар: – Кайсарныкы, – дип ђавап бирделәр. 25 Ул аларга: – Шулай булгач, кайсарныкын кайсарга, Аллаћыныкын Аллаћыга бирегез, – диде. 26 Алар Аныњ халык алдында сµйләгән сүзләренә бәйләнерлек бер нәрсә дә таба алмадылар ћәм, Аныњ ђавабына хәйран калып, тынып калдылар. 27 Аннары Гайсә янына үлеләрнењ терелүен инкяр итүче саддукейлар арасыннан кайберәүләр килде ћәм Ања болай диделәр: 28 – Остаз! Муса безгә канунда: «Берәүнењ бертуганы, хатыны булып та, балалары булмыйча үлеп китсә, ул тол калган хатынга µйләнеп, бертуганыныњ буынын дәвам иттерсен», – дип язып калдырган. 29 Ђиде бертуган булган: шуларныњ беренчесе, хатын алып, балалары булмыйча үлеп киткән. 30 Ул хатынны икенчесе дә, 31 аннан µченчесе дә, ћәм калган башкалары да, шулай ук ђиденчесе дә алган, әмма барысы да бала калдырмыйча үлгәннәр. 32 Ахырда хатын да үлгән. 33 Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта ул хатын кайсысыныњ хатыны булачак? Ђидесе дә аныњ ире булган бит! 34 Гайсә аларга болай дип ђавап бирде: – Бу дµнья кешеләре µйләнәләр дә, кияүгә дә чыгалар. 35 Ә инде киләчәк дµньяда булырга ћәм үледән терелергә лаеклы булганнар, анда µйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. 36 Алар инде үлә дә алмыйлар, чµнки алар фәрештәләрдәй булачаклар ћәм, үледән терелеп торганга күрә, алар Аллаћы балалары булалар. 37 Ә инде янып торган күгән агачы турында сµйләгәндә Муса да, Раббыны Ибраћим Аллаћысы дип тә, Исхак Аллаћысы дип тә, ћәм Ягъкуб Аллаћысы дип тә атап, үлеләрнењ терелүен күрсәткән. 38 Аллаћы – үлеләр Аллаћысы түгел, бәлки тереләр Аллаћысы, чµнки Аныњ µчен барысы да тере. 39 Кайбер канунчылар моња: – Остаз! Син яхшы әйттењ, – диделәр. 40 Шуннан соњ алар Аннан бернәрсә турында да сорарга батырчылык итмәделәр. 41 Ул исә аларга әйтте: – Ничек кешеләр Мәсихне Давыт Улы дип әйтә алалар? 42 Давыт үзе Зәбур китабында әйтә бит: «Раббы Аллаћы минем Раббыма әйтте: Мин дошманнарыњны аяк астыња баскыч итеп салганчы, Утыр Минем уњ ягымда». 44 – Шулай итеп, Давыт Аны Раббы дип атый. Шулай булгач, ничек инде Ул аныњ Улы була ала? 45 Бµтен кешеләр тыњлап торганда, Ул шәкертләренә әйтте: 46 – Канунчылардан сак булыгыз! Алар озын киемнәр киеп йµрүне, ђыелыш мәйданнарында үзләрен ихтирам итеп сәламләүне, гыйбадәтханәләрдә ињ яхшы урыннарда, аш мәђлесләрендә ињ түрдә утыруны яраталар. 47 Алар, хәйләләп, тол хатыннарныњ йортларын үзләренә алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар; мондыйлар тагын да катырак хµкем ителәчәкләр. 1 Гайсә як-ягына карады ћәм байларныњ сәдака сандыгына сәдака салуын күрде. 2 Шулай ук фәкыйрь тол хатынныњ да ике вак акча салуын күрде 3 ћәм әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: бу фәкыйрь тол хатын башкаларга караганда күбрәк салды. 4 Чµнки тегеләрнењ барысы да үзләреннән артканын Аллаћыга бүләк иттеләр, ә бу хатын, фәкыйрь була торып, яшәү µчен кирәк булган бар булганын салды. 5 Кайберәүләр Аллаћы Йортыныњ затлы ташлар ћәм Аллаћыга багышланган бүләкләр белән бизәлгән булуы хакында сµйләгәндә, Гайсә әйтте: 6 – Килер кµннәр, сез монда күргәннәрнењ берсеннән дә таш µстендә таш та калмаячак, барысы да ђимереләчәк. 7 Шунда Аннан сорадылар: – Остаз! Бу кайчан булачак соњ? Ћәм аларныњ тиздән булачагын нинди билге аша беләчәкбез? 8 Гайсә әйтте: – Сак булыгыз, сезне алдамасыннар; чµнки күпләр Минем исемем белән килерләр ћәм: «Мин – Ул», «Ул вакыт инде якын», – диярләр. Андыйларга иярмәгез. 9 Сугышлар ћәм чуалышлар хакында ишеткәндә, куркуга тµшмәгез. Бу вакыйгалар алдан булырга тиеш, ләкин әле бу ахыры түгел. 10 Ћәм Ул дәвам итеп әйтте: – Халык халыкка каршы, патшалык патшалыкка каршы чыгар. 11 Урыны-урыны белән кµчле ђир тетрәүләр, ачлык булыр, үләтләр чыгар, күктә куркыныч күренешләр ћәм бµек галәмәтләр күренер. 12 Әмма боларныњ барыннан да элек Минем хакка сезне кулга алырлар ћәм эзәрлекләрләр, сезне хµкем итү µчен гыйбадәтханәләргә алып барырлар ћәм тµрмәләргә утыртырлар. Сезне патшалар ћәм идарәчеләр алдына алып барырлар. 13 Ул чакта сез Минем турыда шаћитлек бирә алырсыз. 14 Шулай итеп, күњелегезгә салып куегыз: «үзебезне ничек итеп якларбыз», – дип, алдан уйламагыз. 15 Чµнки Мин сезгә тиешле сүзләр ћәм зирәклек бирермен, сезнењ дошманнарыгызныњ берсе генә дә аларга каршы чыга ћәм каршы тора алмаслар. 16 Хәтта ата-аналарыгыз да, агай-энеләрегез дә, кардәшләрегез дә, дусларыгыз да сезгә хыянәт итәрләр, ћәм кайберләрегез үтертелер дә. 17 Барысы да Минем µчен сезне нәфрәт итәр. 18 Шулай да, башыгыздагы чәчегезнењ бер генә бµртеге дә югалмас. 19 Чыдамлыгыгыз белән тормышыгызны коткарырсыз. 20 Иерусалимныњ гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргән вакытта, белеп торыгыз: аныњ ђимерелү вакыты якын инде. 21 Шул чакта Яћүдиядә булганнар тауларга качсын; шәћәрдәгеләр аннан чыксын; авыл тирәсендәгеләр анда кермәсен. 22 Чµнки ул кµннәр – үч алу кµннәре ћәм ул кµннәрдә Изге язмада язылганнарныњ барысы да тормышка ашар. 23 Ул кµннәрдә йµкле ћәм бала имезүче хатыннарга кайгы! Чµнки бу илгә зур афәт ћәм бу халыкка нәфрәт киләчәк: 24 берәүләр кылыч белән үтереләчәк, кайберәүләрне әсир итеп барлык илләргә алып китәчәкләр; ћәм, мәђүсиләрнењ вакыты үткәнче, алар Иерусалимны таптаячак. 25 Кояшта да, айда да, йолдызларда да галәмәтләр булачак, ђирдәге халыклар µметсезлеккә биреләчәк ћәм дињгезнењ кµчле шаулавына ћәм котыруына аптырап калачак. 26 Галәмгә киләчәк афәтләрне кµтеп, кешеләр куркудан ањнарын югалтыр, чµнки күк кодрәтләре селкетелер. 27 Шул вакыт кодрәт ћәм балкып торган бµек дан белән болытта килүче Адәм Улын күрерләр. 28 Болар гамәлгә аша башлагач, курыкмыйча, тураеп басыгыз, башларыгызны күтәрегез, чµнки сезнењ котылуыгыз инде якын. 29 Гайсә аларга бер гыйбрәтле сүз сµйләде: – Инђир агачына ћәм барлык агачларга карагыз: 30 аларныњ яфрак яра башлавын күреп, сез тиздән ђәйнењ инде ђитәчәген беләсез. 31 Шуныњ кебек үк, бу хәлләрнењ гамәлгә ашуын күргәндә, сез Аллаћы Патшалыгыныњ якын икәнен белерсез. 32 Сезгә хак сүз әйтәм: боларныњ барысы да тормышка ашмыйча, бу буын кешеләре үлмәячәк. 33 Күк ћәм ђир юкка чыгачак, әмма Минем сүзләрем ћичкайчан юкка чыкмаячак. 34 Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү ћәм тормыш мәшәкатьләре сезнењ белән идарә итмәсен, ул кµн сезгә, тозак кебек, кµтмәгәндә килмәсен. 35 Чµнки ул кµн ђир йµзендәге кешеләрнењ барысын да куып ђитәр. 36 Шулай итеп, ћәрвакыт уяу булыгыз ћәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылырга ћәм Адәм Улы каршына килеп басарга кµчегез булсын µчен, дога кылыгыз. 37 Кµндезләрен Гайсә Аллаћы Йортында µйрәтә, ә кич ђиткәч, аннан китеп, тµннәрен Зәйтүн тавы дип аталган тауда үткәрә иде. 38 Бµтен халык иртән иртүк Аны тыњлау µчен Аллаћы Йортына килә иде. 1 Коткарылу бәйрәме дип аталган Тµче күмәч бәйрәме якынлаша иде. 2 Баш руханилар ћәм канунчылар халыктан курыкканга, алардан яшерен рәвештә, Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр. 3 Бу вакытта унике шәкертнењ берсе Искариот кушаматлы Яћүднењ эченә шайтан керде. 4 Ћәм ул, баш руханилар ћәм Аллаћы Йорты каравылы башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сµйләште. 5 Алар шатландылар ћәм ања акча бирергә риза булдылар. 6 Яћүд алар белән ризалашты ћәм, халык белмәгәндә Гайсәне алар кулына тапшыру µчен, уњай вакыт эзли башлады. 7 Коткарылу бәрәне чалынырга тиеш булган, Тµче күмәч бәйрәме кµне килеп ђитте. 8 Гайсә, Петер белән Яхъяны ђибәреп, аларга: – Барыгыз, безгә Коткарылу бәйрәме ашын әзерләгез, – диде. 9 Алар Ања: – Аны кайда әзерләвебезне телисењ? – диделәр. 10 Ул аларга әйтте: – Шәћәргә кергәндә сезгә су чүлмәге күтәреп кайтучы бер кеше очрар. Аныњ артыннан барыгыз ћәм ул кергән µйгә керегез 11 ћәм йорт хуђасына: «Остаз синнән: „Шәкертләрем белән Коткарылу бәйрәме ашын кайсы бүлмәдә ашыйк?" – дип сорый», – диегез. 12 Ул сезгә µске каттагы ђићазланган зур бүлмәне күрсәтер, шунда әзерләгез. 13 Шәкертләр китте ћәм, ћәрнәрсәне Гайсә әйткәнчә табып, Коткарылу бәйрәме ашын әзерләделәр. 14 Аш вакыты ђиткәч, Гайсә рәсүлләр белән бергә табын артына утырды 15 ћәм аларга әйтте: – Мин газап чиккәнгә кадәр шушы Коткарылу бәйрәме ашын сезнењ белән бергә ашарга бик теләгән идем. 16 Сезгә әйтәм: Аллаћы Патшалыгында үзенењ тулы мәгънәсен алганга кадәр Мин аны инде ашамаячакмын. 17 Ул касәне алды ћәм, шµкрана иткәннән соњ, болай диде: – Моны алыгыз да үзара бүлешеп эчегез. 18 Сезгә әйтәм: Аллаћы Патшалыгы килгәнгә кадәр Мин йµзем шәрабын эчмәячәкмен. 19 Аннары Гайсә икмәк алды ћәм, шµкрана иткәннән соњ, аны сындырды ћәм шәкертләренә бирде. – Бу – Минем сезнењ µчен бирелә торган тәнем. Мине искә алу µчен шулай эшләгез, – диде Ул. 20 Аштан соњ Гайсә шулай ук итеп касәне шәкертләренә бирде ћәм әйтте: – Менә бу касә – Минем сезнењ µчен түгелә торган каным белән расланган яња килешү. 21 Әмма Миња хыянәт итүче Минем белән бер µстәл артында утыра. 22 Хәер, Адәм Улы, ничек алдан билгеләнгән булса, шул юл белән бара; ләкин Ања хыянәт итүчегә кайгы! 23 Шәкертләр: – Безнењ арадан моны кайсыбыз эшләр икән? – дип, бер-берсеннән сораша башладылар. 24 Алар арасында, безнењ кайсыбыз ињ бµеге булып исәпләнелергә тиеш, дигән мәсьәлә турында бәхәс тә чыкты. 25 Гайсә исә аларга әйтте: – Патшалар халыклар µстеннән хакимлек итәләр, ћәм алар белән идарә итүчеләр «яхшылык кылучылар» дип аталалар. 26 Сездә алай булмасын: сезнењ арагызда ињ олыгыз кече кебек, башлык булучыгыз хезмәтче кебек булсын. 27 Чµнки, кем олырак: µстәл артында утыручымы, әллә ања хезмәт итүчеме? Ѳстәл артында утыручы түгелме соњ? Ә Мин сезнењ арада хезмәт итүче кебек. 28 Минем бар сынауларымда сез ћаман Минем белән кала бирдегез. 29 Ћәм, Атам Миња биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм. 30 Шулай итеп, сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез ћәм, Исраилнењ унике кабиләсе µстеннән хакимлек итеп, тәхетләрдә утырачаксыз. 31 Раббы Петергә әйтте: – Шимун, Шимун! Менә шайтан сезне бодай иләгән кебек иләргә рµхсәт алды. 32 Әмма син иманыњны югалтмасын дип, Мин синењ µчен дога кылдым; син Миња кире килгәч, имандашларыњны ныгыт. 33 Петер Ања болай диде: – Раббым! Мин Синењ белән тµрмәгә дә, үлемгә дә барырга әзермен. 34 Ә Гайсә әйтте: – Петер, сиња әйтәм, бүген әтәч кычкырганчы, Мине белүењнән µч тапкыр ваз кичәчәксењ. 35 Ћәм шәкертләренә әйтте: – Мин сезне янчыксыз, биштәрсез, башмаксыз ђибәргән чакта, сезнењ берәр нәрсәгә ихтыяђыгыз булдымы? Алар: – Ћичнәрсәгә дә булмады, – дип ђавап бирделәр. 36 Шунда Ул аларга әйтте: – Әмма хәзер янчыгы булганы аны үзе белән алсын, биштәрен дә алсын; ә янчыгы булмаганы µс киемен сатсын да кылыч сатып алсын. 37 Чµнки сезгә әйтәм, Изге язманыњ: «Ул ђинаятьчеләр белән тињ саналды», – дип язылган урыны Миња карата тормышка ашырылырга тиеш. Минем хакта язылганнар тормышка ашырылу алдында. 38 Шәкертләр Ања: – Раббыбыз! Менә монда ике кылыч бар, – диделәр. Ул аларга: – Бу турыда ђитте! – диде. 39 Гайсә, гадәтенчә, шәћәрдән Зәйтүн тавына китте; Аныњ белән бергә шәкертләре дә барды. 40 Анда барып ђиткәч, Ул аларга: – Вәсвәсәгә дучар булмас µчен дога кылыгыз, – диде. 41 Ћәм үзе, алардан таш атымы кадәр читкәрәк китеп, тезләнеп дога кылды 42 ћәм әйтте: – Йа, Ата! Әгәр теләсәњ, бу газаплар касәсен Миннән кире алчы. Хәер, Минем ихтыярым түгел, Синењ ихтыярыњ булсын. 43 Шул вакыт, Аныњ янына күктән бер фәрештә килеп, Аны ныгытты. 44 Күњеле газапланганлыктан, Ул аеруча тырышып дога кылды; Аныњ тире ђиргә тамган кан тамчылары кебек булды. 45 Дога кылган урыннан торып, Ул шәкертләре янына килде ћәм аларны кайгыдан талчыгып йоклап яткан хәлдә күрде 46 ћәм аларга әйтте: – Нигә йоклап ятасыз? Торыгыз ћәм, вәсвәсәгә дучар булмас µчен, дога кылыгыз. 47 Ул әле әйтеп тә бетермәде, бу урынга халык тµркеме килеп ђитте, ә ињ алдан унике шәкертнењ берсе – Яћүд атлысы бара иде. Ул, үбәргә дип, Гайсә янына килде. 48 Гайсә исә ања: – Яћүд! Син Адәм Улына үбү белән хыянәт итәсењмени? – диде. 49 Гайсә янындагы шәкертләр, хәзер нәрсә булачагын ањлап, Ања әйттеләр: – Раббыбыз! Бәлки безгә кылычларыбызны эшкә ђигәргәдер? 50 Аларныњ берсе, ињ баш руханиныњ хезмәтчесенә селтәнеп, аныњ уњ колагын чабып µзде. 51 Шунда Гайсә: – Туктагыз! Ђитәр! – диде. Ћәм, хезмәтченењ колагына кулын тидереп, аны савыктырды. 52 Гайсә үзен кулга алырга килгән баш руханиларга, Аллаћы Йорты каравылы башлыкларына ћәм аксакалларга әйтте: – Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар ћәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! 53 Мин ћәр кµнне сезнењ белән бергә Аллаћы Йортында булдым ћәм сез Миња кул күтәрмәдегез; ә хәзер – сезнењ вакыт, карањгылык хакимлек итә. 54 Шуннан соњ алар, Гайсәне тотып, ињ баш рухани µенә алып керделәр. Петер исә ерактарак калып алар артыннан барды. 55 Ишегалды уртасына учак ягылган иде. Петер учак тирәсендә утыручылар арасына барып утырды. 56 Ә бер хезмәтче хатын, аныњ учак янында утырганын күреп, ања текәлеп карады: – Менә бу да Аныњ белән иде, – диде. 57 Әмма ул хатынга: – Мин Аны белмим, – дип, Аннан ваз кичте. 58 Бераздан икенче берәү аны күреп: – Син дә аларныњ берсе, – диде. Ләкин Петер ул кешегә: – Юк! – диде. 59 Бер сәгатьләп вакыт үткәч, тагын аларныњ берсе: – Чынлап та, бу да Аныњ белән бергә иде, ул да Гәлиләя кешесе бит, – дип, катгый рәвештә раслады. 60 Әмма Петер ул кешегә: – Мин синењ нәрсә сµйләвењне белмим, – диде. Ул нәкъ менә шушы сүзләрне әйткән вакытта әтәч кычкырды. 61 Бу вакытта Раббы борылып Петергә карады; ћәм Раббыныњ ања: «Бүген әтәч кычкырганчы син Миннән µч тапкыр ваз кичәчәксењ», – дигән сүзләре исенә тµште. 62 Ул, урам якка чыгып, бик каты елады. 63 Гайсәне саклап торучылар Аны мыскыл иттеләр ћәм кыйнадылар. 64 Гайсәнењ күзләрен каплап, Аннан: – Пәйгамбәрлек итеп әйт: Сиња кем сукты? – дип сорадылар. 65 Алар болардан башка да Аны хурлый торган күп сүзләр әйттеләр. 66 Тањ белән яћүд аксакаллары, баш руханилар ћәм канунчылар Югары кињәшмә ђыелышына ђыелдылар ћәм Гайсәне ђыелыш алдына китереп бастырдылар 67 ћәм әйттеләр: – Безгә әйт, Син Мәсихме? Ул аларга әйтте: – Әгәр сезгә әйтсәм, сез ышанмассыз. 68 Ә инде сездән сорасам, Миња ђавап бирмәссез. 69 Бу вакыттан башлап Адәм Улы Кодрәт Иясенењ уњ ягында утырыр. 70 Шунда барысы: – Алайса Син Аллаћы Улы буласыњ инде? – диделәр. Ул аларга: – Сез үзегез Мине Ул дип әйтәсез, – дип ђавап бирде. 71 Алар: – Безгә тагын нинди шаћитлек кирәк? Без инде моны Аныњ үз авызыннан ишеттек, – диделәр. 1 Кињәшмәдәгеләрнењ барысы да, торып, Гайсәне Пилат янына алып килделәр. 2 – Без бу Кешене халкыбызны аздыручы дип таптык. Ул үзен Мәсих, Патша дип атый ћәм кайсарга салым түләүне тыя, – дип гаепли башладылар. 3 Пилат Аннан: – Син яћүдләр Патшасымы? – дип сорады. Ул ања: – Моны син үзењ әйтәсењ, – диде. 4 Пилат исә баш руханиларга ћәм халык тµркеменә: – Мин бу Кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. 5 Әмма алар: – Ул Гәлиләядән башлады, хәзер монда да килде. Бµтен Яћүдиядә µйрәтеп, Ул халыкны котырта, – дип, үз сүзләрендә нык тордылар. 6 Пилат исә Гәлиләя дигәннәрен ишетеп: – Ул гәлиләялеме? – дип сорады. 7 Гайсәнењ Ћируд патша идарә иткән µлкәдән икәнен белгәч, ул Аны Ћируд янына ђибәрде. Ул кµннәрдә Ћируд үзе дә Иерусалимда иде. 8 Ћируд исә, Гайсәне күреп, бик шатланды, чµнки ул Аныњ хакында ишеткәнлектән, күптәннән Аны күрәсе килеп йµргән ћәм Ањардан нинди дә булса могђиза күрермен дип µметләнгән иде. 9 Ћируд Ања күп сораулар бирде; ләкин Гайсә ања бер генә ђавап та кайтармады. 10 Шунда булган баш руханилар ћәм канунчылар исә Аны бик каты гаепләделәр. 11 Әмма Ћируд үзенењ гаскәриләре белән Гайсәне мәсхәрәләп ћәм Ањардан кµлеп, Аны купшы киемнәргә киендереп, кире Пилат янына ђибәрде. 12 Шул кµнне Пилат белән Ћируд дуслашып киттеләр. Моња хәтле алар бер-берсенә дошман иделәр. 13 Пилат баш руханиларны, башлыкларны ћәм халыкны ђыеп, 14 аларга әйтте: – Сез миња бу Кешене халыкны котырта дип алып килдегез; менә мин сезнењ алда аннан сорау алдым, ләкин бу Кешене сез әйткән гаепләрнењ берсендә дә гаепле дип тапмадым. 15 Ћируд та гаепле дип тапмады; чµнки ул Аны кире безгә ђибәрде. Менә шулай, Ул үлем ђәзасы бирерлек ћичнәрсә дә эшләмәгән. 16 Шулай булгач, мин Аны, ђәзалап, иреккә ђибәрәм. 17 18 Әмма барысы бер тавыштан: – Ања үлем! Ә безгә Барабны азат ит! – дип кычкыра башладылар. 19 Бараб шәћәрдә чуалыш китереп чыгаруы ћәм кеше үтерүе µчен тµрмәгә утыртылган кеше иде. 20 Пилат, Гайсәне иреккә ђибәрергә теләп, тагын аларга мµрәђәгать итте. 21 Әмма алар: – Аны хачка кадакла, кадакла! – дип кычкыра бирделәр. 22 Ул µченче мәртәбә аларга әйтте: – Ул нинди явызлык эшләгән соњ? Мин Ањарда үлем ђәзасы бирерлек ћичнинди гаеп тапмадым; шулай итеп, мин Аны, ђәзалап, иреккә ђибәрәм. 23 Ләкин халык тµркеме тагын да катырак тавыш белән Аныњ хачка кадаклануын таләп иттеләр; ћәм ахыр чиктә үз дигәннәренә ирештеләр. 24 Пилат, алар теләгәнчә булсын, дигән карар кылды. 25 Чуалыш китереп чыгарган ћәм кеше үтергән µчен тµрмәгә утыртылганны, алар сораганча, азат итте; ә инде Гайсәне аларныњ ихтыярына тапшырды. 26 Гаскәриләр Аны алып барганда, кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене туктаттылар да, хачны аныњ ђилкәсенә салып, Гайсә артыннан алып барырга куштылар. 27 Артыннан күп санлы халык тµркеме, шулай ук, Аны кызганып, үкереп елый-елый, хатын-кызлар да барды. 28 Гайсә исә борылып аларга әйтте: – Әй, Иерусалим хатын-кызлары! Минем µчен еламагыз, бәлки үзегез ћәм балаларыгыз µчен елагыз. 29 Чµнки килер кµннәр ћәм: «Кысыр хатыннар, әле бала тудырмаган карыннар ћәм бала имезмәгән имчәкләр бәхетле!» – дип әйтерләр. 30 Шул кµннәрдә кешеләр тауларга: «Безнењ µскә авыгыз!», калкулыкларга: «Безне каплагыз!» – дип әйтерләр. 31 Чµнки яшелләнеп үсеп утырган агач белән моны эшлиләр икән, корыган агач белән нәрсә булыр соњ? 32 Гайсә белән бергә ике ђинаятьчене дә ђәзалап үтерергә алып бардылар. 33 Баш сµяге дип аталган урынга ђиткәч, Аны ћәм шул ђинаятьчеләрне дә – берсен Аныњ уњ ягына, ә икенчесен сул ягына – хачка кадакладылар. 34 Гайсә исә әйтте: – Йа, Ата! Аларны кичер, чµнки алар нәрсә эшләүләрен белмиләр. Гаскәриләр исә, жирәбә салышып, Аныњ киемнәрен бүлештеләр. 35 Халык моны карап торды. Башлыклар да Гайсәдән мыскыллап кµлделәр ћәм: – Ул башкаларны коткарды! Әгәр Ул Аллаћы тарафыннан сайланган Мәсих булса, үзен-үзе коткарсын! – диделәр. 36 Гаскәриләр дә, Ања якын килеп ћәм шәраб серкәсе тәкъдим итеп, Аны мыскыл иттеләр 37 ћәм: – Син яћүдләр Патшасы булсањ, үзењне-үзењ коткар! – диделәр. 38 Аныњ баш µстенә хачка: «Бу – яћүдләр Патшасы», – дип язылган язу беркетелгән иде. 39 Хачка асып куелган ђинаятьчеләрнењ берсе, Аны хурлап: – Син Мәсих түгелме соњ? Шулай булса, үзењне дә, безне дә коткар! – диде. 40 Икенчесе исә: – Син үзењ Аныњ кебек үк хµкем ителгән, әллә син Аллаћыдан да курыкмыйсыњмы? – дип, тегене тыйды. 41 – Безне гадел хµкем иттеләр, чµнки кылган эшләребезгә карата тиешлесен алдык; ә Ул ћичбер начарлык эшләмәде, – диде. 42 Ћәм Гайсәгә: – Гайсә, үзењнењ Патшалыгыња кергәч, мине искә ал, – диде. 43 Гайсә ања: – Хак сүз әйтәм: бүген үк син Минем белән бергә ђәннәттә булачаксыњ. 44 Инде кµн урталары иде. Шул вакыт кояш яктыртмый башлады, бµтен ђир µстен карањгылык каплап алды, ћәм кµндезге µчкә кадәр шулай булды. Ә Аллаћы Йортындагы пәрдә урталай ертылды. 46 Гайсә каты тавыш белән: – Ата! Мин рухымны Синењ кулыња тапшырам, – дип кычкырды ћәм шуны әйткәннән соњ ђан бирде. 47 Бу вакыйганы күреп торган йµзбашы Аллаћыны данлап: – Чыннан да бу Кеше тәкъва булган икән, – диде. 48 Моны карарга ђыелган бµтен кеше, булган вакыйганы күргәннән соњ, күкрәкләренә суга-суга, кайгырып µйләренә кайтып киттеләр. 49 Ә Гайсәнењ бар дуслары, шулай ук Ања ияреп Гәлиләядән килгән хатыннар да бу хәлне ерактан карап тордылар. 50 Югары кињәшмәдә Яћүдия ђирендәге Ариматай шәћәреннән Йосыф исемле бер кеше бар иде. Ул, Кињәшмә әгъзасы булса да, анда чыгарылган карарны ћәм бу эшне хупламады. Ул игелекле ћәм тәкъва булып, Аллаћы Патшалыгы килүен кµтә иде. 52 Йосыф, Пилат янына барып, Гайсәнењ гәүдәсен бирүен сорады. 53 Ул, гәүдәне хачтан алды ћәм, ђитен тукымага тµреп, таш тауны тишеп ясалган бер кабергә салды. Моња кадәр анда әле ћичкем дә салынмаган була. 54 Бу – бәйрәмгә әзерләнә торган ђомга кµн иде, инде тиздән шимбә кµн башланасы иде. 55 Гайсә белән Гәлиләядән килгән хатыннар Йосыф артыннан бардылар, каберне ћәм Гайсәнењ гәүдәсен ничек итеп кабергә куйганнарын карап тордылар. 56 Шуннан соњ алар, µйләренә кайтып, Гайсәнењ гәүдәсенә сµртү µчен бәлзәм ћәм хуш исле майлар әзерләделәр; ћәм Муса канунында кушылганча, шимбә кµнне ял иттеләр. 1 Атнаныњ беренче кµнендә хатын-кызлар, алдан әзерләнгән хуш исле майларны алып, иртән-иртүк кабер янына киттеләр 2 ћәм, кабер янына килгәч, ташныњ кабер алдыннан читкә аударылганын күрделәр. 3 Ә эчкә кергәч, Раббы Гайсәнењ гәүдәсен тапмадылар. 4 Алар бу хәлгә аптырашып торган вакытта, кинәт алар алдына ялтырап торган киемдә ике ир кеше пәйда булды. 5 Хатыннар куркып түбән карадылар, әлеге кешеләр аларга әйттеләр: – Нигә сез Терене үлеләр арасыннан эзлисез? 6 Ул монда юк: Ул терелтеп торгызылды. Гәлиләядә чагында Аныњ сезгә әйткән сүзләрен исегезгә тµшерегез: 7 «Адәм Улы гµнаћлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга ћәм µченче кµндә терелеп торырга тиеш», – дигән иде Ул сезгә. 8 Шунда Гайсә әйткән сүзләр аларныњ исләренә тµште. 9 Ћәм кабер яныннан китеп, бу хәл хакында алар унбер шәкерткә ћәм калганнарга да хәбәр иттеләр. 10 Рәсүлләргә бу хакта Магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкубныњ анасы Мәрьям, ћәм шулай ук алар белән булган башка хатыннар да сµйләде. 11 Әмма хатын-кызларныњ бу сүзләре рәсүлләргә буш сүзләр булып тоелды ћәм алар ышанмадылар. 12 Ләкин Петер, торып, кабер янына йµгерде ћәм иелеп кабер ишеге аша карагач, анда яткан кәфенлекне генә күрде ћәм, бу хәлгә тањ калып, µенә кайтты. 13 Шул ук кµнне Гайсәнењ ике шәкерте Иерусалимнан унбер чакрым чамасы ераклыктагы Эммаус дип аталган авылга барырга чыкты. 14 Алар булып узганнарныњ барысы хакында да сµйләшеп бардылар. 15 Алар сµйләшеп, фикер алышып барган чакта, Гайсә үзе алар янына килеп, алар белән бергә бара башлады. 16 Әмма шәкертләрнењ күзләре каплап торылган кебек булганга күрә, алар Аны танымадылар. 17 Ул исә алардан болай дип сорады: – Сез нәрсә хакында фикер йµртеп барасыз? Алар кайгыдан туктап калдылар. 18 Шәкертләрнењ берсе, Клеопас атлысы Ања: – Иерусалимга килгәннәр арасында бу кµннәрдә анда булган хәлләр турында Син генә белмисењме әллә? – диде. 19 Ул алардан: – Нинди хәлләр турында? – дип сорады. Шәкертләр Ања әйттеләр: – Насаралы Гайсә турында; Ул Аллаћы алдында да, бµтен халык алдында да, эштә дә, сүздә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде. 20 Безнењ баш руханилар ћәм башлыклар Аны үлемгә хµкем итү µчен тотып бирделәр ћәм хачка кадакладылар. 21 Ә без Исраилне азат итәргә тиеш Кеше – Ул булыр дип µметләнгән идек, әмма әле болар гына түгел. Ул вакыйгадан соњ инде ике кµн үтте. 22 Шуныњ µстенә арабыздагы кайбер хатыннар да безне тањ калдырды; алар иртүк кабер янына барганнар, 23 әмма Аныњ гәүдәсен тапмаганнар. Шулай ук фәрештәләр пәйда булып, аларга: «Ул тере», – дип әйткәннәрен алар кайтып сµйләделәр. 24 Аннары арабызда булган кайбер кешеләр кабер янына бардылар ћәм бар нәрсәнењ хатыннар сµйләгәнчә булуын күрделәр; ләкин Гайсәнењ үзен күрмәделәр. 25 Шунда Гайсә аларга әйтте: – Әй сез, ањсызлар, пәйгамбәрләрнењ әйткән барлык сүзләренә акрын инанучылар! 26 Мәсих үзенењ шµћрәтенә ирешер алдыннан шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени? 27 Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнењ язмаларына кадәр бµтен Изге язмадагы үзе хакында әйтелгән урыннарны ањлатып бирде. 28 Алар үзләре барасы авылга якынлаштылар; ә Гайсә үз юлын тагын да дәвам итәргә теләгән кебек итте. 29 Әмма алар: – Инде кич якынлашып килә, безнењ белән кал, – дип Аны күндерделәр, ћәм Ул алар белән µйгә кереп калды. 30 Ул, алар белән бергә µстәл артына ашарга утыргач, икмәк алып шµкрана кылганнан соњ, аны сындыргалап шәкертләргә бирде. 31 Шулчак аларныњ күзләре ачылып китте ћәм шәкертләр Гайсәне танып алдылар; әмма Ул аларга күренмәс булды. 32 Алар бер-берсенә: – Ул безгә юлда сµйләгәндә ћәм Изге язманыњ мәгънәсен ањлатканда, безнењ күњелләребез күтәрелеп китте түгелме соњ? – диделәр. 33 Ћәм шунда ук торып, Иерусалимга кире кайттылар, анда унбер шәкертне ћәм алар белән бергә булган башкаларны ђыелышып торган хәлдә күрделәр. 34 Аларныњ барысы да: – Раббы чыннан да үледән терелеп торды ћәм Шимунга күренде, – дип сµйләделәр. 35 Бу кешеләр дә юлда булган вакыйганы ћәм икмәк сындырган чакта Гайсәне ничек танып алулары хакында сµйләп бирделәр. 36 Алар бу хакта сµйләгәндә Гайсә үзе кинәт аларныњ уртасында пәйда булып: – Иминлек сезгә, – диде. 37 Алар куркудан катып калдылар, бу µрәк булса кирәк дип уйладылар. 38 Ләкин Ул аларга әйтте: – Нигә каушап калдыгыз? Нигә күњелегезгә шундый шик тµшә? 39 Минем кулларыма ћәм аякларыма карагыз, бу – Мин үзем. Кулларыгызны Миња тидерегез ћәм карагыз; µрәкнењ тәне ћәм сµяге булмый, ә күргәнегезчә, Миндә бар. 40 Моны әйткәннән соњ, Ул аларга кулларын ћәм аякларын күрсәтте. 41 Алар шатлыкларыннан ћәм тањ калудан ћаман да ышанмый торганда, Ул алардан: – Сезнењ монда ашарга берәр нәрсәгез бармы? – дип сорады. 42 Алар Ања бер кисәк пешкән балык бирделәр. 43 Ул аны алып, алар алдында ашады. 44 Аннан соњ Гайсә аларга әйтте: – Мин сезнењ белән бергә чакта, нәкъ менә боларны сµйләдем: Муса канунында, пәйгамбәрләрнењ китапларында ћәм Зәбурда Минем хакта язылганнарныњ барысы да тормышка ашырылырга тиеш. 45 Аннары Ул аларга Изге язманы ањларга ярдәм итте. 46 Ћәм аларга: – Изге язмада болай дип язылган: Мәсих газап чигәргә, µченче кµндә үледән терелеп торырга, 47 ћәм гµнаћлары кичерелсен µчен тәүбә итү, Иерусалимнан башлап, бар халыкларга Аныњ исеме нигезендә игълан ителергә тиеш, – диде. – 48 Сез моња шаћитләр. 49 Мин Атам вәгъдә иткәнне сезгә ђибәрермен; сез исә күкләрдән үзегезгә кодрәт бирелгәнгә кадәр Иерусалим шәћәрендә калыгыз. 50 Шуннан соњ Гайсә, шәкертләрен шәћәрдән алып чыгып, Бәйтәниягә чаклы алар белән барды ћәм, кулларын күтәреп, анда аларга фатихасын бирде. 51 Ул аларга фатиха биргәндә, алардан аерыла барып, күккә алынды. 52 Шәкертләр сәђдә кылып, Ања табындылар ћәм зур шатлык белән Иерусалимга кайттылар. 53 Алар Аллаћыны данлап, ћәрвакыт Аллаћы Йортында булдылар.
|