EphesiansЭфеслеләргәЭфеслеләргә 11 Аллаћы ихтыяры белән Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан Эфес шәћәрендәге Мәсих Гайсәгә тугры изгеләргә 2 Атабыз Аллаћыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын! 3 Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Аллаћысы ћәм Атасы данлансын. Ул безне Мәсих аркылы күктәге бµтен рухи байлыклар белән фатихалады. 4 Без Аллаћы каршында изге ћәм кимчелексез булсын µчен, дµнья яратылганга кадәр үк Ул безне Мәсих аркылы сайлап алды ћәм безгә булган мәхәббәте бәрабәренә 5 Гайсә Мәсих аркылы безне үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды. Бу – Аныњ максаты ћәм изге нияте иде! 6 Ул моны үзенењ сµекле Улы аша безгә бүләк иткән бµек мәрхәмәте макталсын µчен эшләде. 7 Без Мәсихтә, Аныњ каны аша йолып алынабыз, димәк, гµнаћларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаћыныњ мәрхәмәте. 8 Аллаћы бу мәрхәмәтен барлык зирәклек ћәм белем белән, мул итеп, µстебезгә яудырды. 9 Ул, Мәсихтә тормышка ашырырга карар кылган нияте буенча, безгә үз ихтыярыныњ яшерен максатын белдерде. 10 Аныњ бу нияте исә моннан гыйбарәт: билгеләнгән вакыт ђиткәч, күк ћәм ђирдә булганнарныњ барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү. 11 Ћәммәсен үз нияте ћәм ихтыяры белән булдыручы Аллаћы үзенењ максаты буенча алдан билгеләп, безне Мәсих аша сайлап алды да. 12 Безнењ, Мәсихкә µмет баглаучыларныњ беренчеләре аркылы Аллаћыныњ даны макталсын дип эшләде Ул моны. 13 Мәсих аша сез дә хакыйкать сүзен, үзегезгә котылу китерүче Яхшы хәбәрне ишетеп, Ања иман иткәч, вәгъдә ителгән Изге Рух белән Аллаћы тарафыннан мµћерләндегез. 14 Ә Аллаћы безне, Аныкы булганнарны, тулысынча азат иткәнче, Аллаћы вәгъдә иткәнне алачагыбыз µчен Изге Рух ышанычлы дәлил булыр. Ћәм шуныњ аркылы Аллаћыныњ данына мактау булыр. 15 Боларныњ ћәммәсе µчен мин дә, Раббы Гайсәгә иманыгыз ћәм бар изгеләргә карата мәхәббәтегез турында ишетеп, 16 догаларымда искә алып, сезнењ µчен Аллаћыга бертуктаусыз рәхмәт укыйм 17 ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Аллаћысы, данлы Ата үзен танып белү µчен сезгә зирәклек ћәм ачылыш Рухы бирсен дип дога кылам. 18 Шулай ук, Аныњ чакыруы сезгә нинди µмет биргәнен, изгеләргә үзе вәгъдә иткәннәрнењ нинди мул ћәм данлы икәнен 19 ћәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенењ чагыштыргысыз бµек икәнен белүегезне теләп, Ул күњел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт ћәм Аллаћы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә үзенењ уњ ягына утыртканда кулланган кодрәтле кµч – бер үк. 21 Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр ћәм ћәртµрле югары кµчләр µстеннән бу дµньяда гына түгел, бәлки киләчәк дµньяда да ћәртµрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә. 22 Аллаћы ћәрнәрсәне Мәсихкә буйсындырды ћәм иман итүчеләр бердәмлеге µчен Аны бар нәрсә µстеннән Баш итеп куйды. 23 Иман итүчеләр бердәмлеге исә – Мәсихнењ тәне, бар нәрсәдә бар нәрсәне тутырып торучы Мәсихнењ тулылыгы. 1 Сез яман эшләрегез ћәм гµнаћларыгыз аркасында үле идегез. 2 Шул вакытта сез бу дµньядагы явыз гадәтләргә, ћавадагы рухи кµчләр белән идарә итүчегә, Аллаћыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы рухка буйсынып яшәдегез. 3 Кайчандыр барыбыз да алар кебек тәнебез ћәм фикерләребезнењ теләкләре буенча табигатебезнењ теләкләрен үтәп яшәдек. Без дә, калган башкалар кебек үк, табигый хәлебез буенча Аллаћыныњ каћәрен алырга тиеш идек. 4 Әмма чиксез шәфкатьле Аллаћы безгә үзенењ бµек мәхәббәтен күрсәтте: 5 безне, яман эшләребез аркасында үлеләрне дә, Мәсих белән бергә терелтте. Сез Аныњ мәрхәмәте белән котылдыгыз. 6 Әйе, Ул безне дә Мәсих Гайсә белән бергә үледән терелтте ћәм күкләрдә Аныњ белән янәшә утыртты. 7 Ул моны Мәсих Гайсә аша безгә карата булган игелеге белән үз мәрхәмәтенењ чиксез байлыгын киләчәк гасырларда күрсәтү µчен эшләде. 8 Чµнки сез Аллаћы мәрхәмәте белән иман аша котылдыгыз. Бу сезнењ үзегездән түгел, бәлки Аллаћы бүләге. 9 Бу – кылган эшләрегезнењ нәтиђәсе түгел, шуња күрә беркем дә мактанмасын. 10 Чµнки безне Аллаћы бар итте, Аныњ алдан әзерләнгән игелекле эшләрен башкару µчен без Мәсих Гайсә аркылы барлыкка китерелдек. 11 Шулай итеп, элекке тормышыгызны исегезгә тµшерегез. Сезне, тумышыгыз белән яћүд милләтеннән булмаганнарны, үзләре тән йоласын үтәп, «сµннәткә утыртылганнар» дип аталучы кешеләр сезне «сµннәтсезләр» дип атыйлар иде. 12 Ул чакта сез Мәсихсез, Исраил ђәмгыятеннән читтә, Аллаћы үз халкына биргән вәгъдәгә нигезләнгән килешүләрдән ерак, бу дµньяда µметсез ћәм Аллаћысыз идегез. 13 Ул вакытта сез Аллаћыдан ерак идегез, ә хәзер Мәсих Гайсәдә, Аныњ каны аркылы, Аллаћыга якынлаштыгыз. 14 Чµнки Мәсих безгә татулык алып килде, Ул яћүдләрне ћәм яћүд булмаганнарны да бер итте, үз тәне белән аларны аерып торучы дошманлык киртәсен ђимерде. 15 Ул канунны әмерләре ћәм кагыйдәләре белән бергә гамәлдән чыгарды. Аныњ максаты болай иде: үзендә бу ике тµркемнән яња бер халык булдыру ћәм шуныњ белән татулык урнаштыру, 16 үзенењ хачтагы үлеме белән араларындагы дошманлыкны юкка чыгарып, хач аша икесен бер тәндә Аллаћы белән татулаштыру. 17 Шулай итеп, сезгә, Аллаћыдан ерактагыларга, шулай ук Аллаћыга якын булганнарга да Мәсих килеп, татулык турында Яхшы хәбәр игълан итте. 18 Чµнки Аныњ аша безнењ икебезнењ дә, ягъни яћүд ћәм яћүд булмаганнарныњ, бер Рух белән Ата каршына бару юлыбыз бар. 19 Шулай итеп, сез инде – читләр ћәм килмешәкләр түгел, бәлки Аллаћы халкыныњ милләттәшләре ћәм Аныњ гаиләсендәгеләр. 20 Сез рәсүлләр ћәм пәйгамбәрләр салган нигезгә бина итеп тµзелгәнсез. Мәсих Гайсә исә – бу нигезнењ ињ мµћим почмак ташы. 21 Ул бµтен бинаны бергә кушып тота, ћәм бина µскә күтәрелә-күтәрелә, Раббыга багышланган Изге йорт булып үсеп ђитә. 22 Мәсихтә сез дә, башкалар белән бергә, Аллаћы үзенењ Рухы аркылы яши торган урын булып тµзеләсез. 1 Менә шуныњ µчен мин, Паул, сезнењ хакка, ягъни яћүд булмаганнар хакына, Мәсих Гайсәнењ тоткыны буларак, Аллаћыга дога кылам. 2 Аллаћы мәрхәмәте белән миња сезнењ µчен бирелгән вазифам турында ишеткәнсездер. 3 Инде кыскача язып киткәнемчә, Аллаћы миња серен ачып, үзенењ ниятен белдерде. 4 Сез, язганнарымны укып, Мәсихнењ серен ни рәвешле ањлавымны күз алдына китерә алырсыз. 5 Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм ителмәде. Хәзер исә Аллаћы аны Рух аркылы изге рәсүлләренә ћәм пәйгамбәрләренә ачып бирде. 6 Бу сер шуннан гыйбарәт: Мәсих Гайсә бәрабәренә, Яхшы хәбәр аркылы яћүдләр белән бергә яћүд булмаганнар да – варисташлар, бер тәннењ әгъзалары ћәм Аллаћы биргән вәгъдәне уртаклашучылар. 7 Аллаћы куәтенењ хәрәкәте белән Ул биргән мәрхәмәт аркылы мин Яхшы хәбәр тарату эшендә хезмәтче булдым. 8 Миња, барлык изгеләр арасында ињ әћәмиятсезенә, мондый бүләк – Мәсихнењ чиксез байлыгын башка халыкларга белдерү 9 ћәм Аллаћы серенењ ничек тормышка ашуын ћәммәсенә ачыклау хµрмәте бирелде. Ћәрнәрсәне бар иткән Аллаћы бу серне ињ баштан ук яшереп тоткан иде. 10 Аллаћыныњ максаты: иман итүчеләр бердәмлеге аркылы үзенењ күпкырлы зирәклеген күкләрдәге башлык ћәм хакимлекләргә хәзер мәгълүм итү иде. 11 Аллаћы моны ињ баштан ук булган нияте буенча башкарды. Бу ниятне Ул Раббыбыз Мәсих Гайсә аша тормышка ашырган иде. 12 Шулай булгач, Мәсих белән тыгыз бәйләнештә торып, Ања иман итү аша, без кыю рәвештә ћәм ћич икеләнүсез Аллаћыга якынлаша алабыз. 13 Шуња күрә, үтенәм сездән: сезнењ хакка газап чигүемә күњелегезне тµшермәгез; бу газаплар – сезнењ даныгыз µчен хезмәт итә. 14 Боларныњ ћәммәсе µчен мин Ата алдында тез чүгеп ялварам. 15 Аннан күкләрдә ћәм ђирдә булган ћәр ыруг үзенә исем ала. 16 үз даныныњ байлыгы белән, үзенењ Рухы аркылы эчке яктан сезгә ныгырга куәт бирсен, 17 иман итүегез аша күњелләрегездә Мәсих яшәсен, дип дога кылам. Сез мәхәббәттә тамыр ђәеп ћәм ныгып урнашкан хәлдә 18 бар изгеләр белән берлектә Мәсих мәхәббәтенењ кињлегенә вә озынлыгына, биеклегенә вә тирәнлегенә тулысынча тµшенә алсын ћәм кеше акылы сыйдыра алмаслык бу мәхәббәтне белсен, дип дога кылам. Шулай итеп, сезне Аллаћыныњ бµтен тулылыгы чолгап алыр. 20 Ә бездә хәрәкәт итүче куәт белән, сораганыбыздан яки уйлаганыбыздан чагыштырмаслык дәрәђәдә күбрәк эшли Алучыга 21 – Ања иман итүчеләр бердәмлегендә ћәм Мәсих Гайсәдә буыннан-буынга мәњге-мәњгегә дан булсын! Амин. 1 Шулай итеп мин, Раббы хакына тоткын буларак, сездән үтенәм: Аллаћыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәгез. 2 Ћәрвакыт тыйнак, басынкы ћәм сабыр булыгыз. Бер-берегезгә мәхәббәт күрсәтеп, түземле булыгыз. 3 Рух биргән бердәмлекне татулык бәйләнешләре белән ныгытып, бар кµчегезне куеп сакларга тырышыгыз. 4 Аллаћы сезне чакырган µмет тик бер генә булган кебек, сез барыгыз – бер тән, ћәм Рух та – бер. 5 Раббы – бер, иман – бер, суга чумдырылу йоласы – бер, 6 Аллаћы – бер, Ул – барысыныњ да Атасы. Ул барысыннан да µстен, барысы аркылы эш итә ћәм ћәркемдә дә бар. 7 Мәсих үзе кирәк санаганча ћәрберебезгә үзенењ бүләкләреннән µлеш чыгарган. 8 Шуныњ µчен Изге язмада: «Югарыга күтәрелгәч, әсирләр тµркемен үзе белән алып барды ћәм кешеләргә бүләкләр µләште», – дип язылган. 9 Ә «югарыга күтәрелгәч» дигән сүзләр нәрсәне ањлата? Бу – Мәсих түбән урыннарга, ђиргә дә тµшкән иде, дигәнне ањлата. 10 Түбәнгә тµшкән Зат, үзе белән бµтен галәмне тутыру µчен, бар күкләрдән югарырак күтәрелде дә. 11 Ул үзе берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, кайберәүләрне Яхшы хәбәрне игълан итүчеләр, ә кайберәүләрне иман итүчеләр бердәмлеге µчен башлыклар ћәм µйрәтүчеләр итеп куйды. 12 Ул моны изгеләрне хезмәт итүгә, үзенењ тәнен ныгытуга әзерләү µчен эшләде. 13 Ћәммәбез иманда ћәм Аллаћы Улын танып белүдә бердәм булганга кадәр бу шулай дәвам итәр. Шулай итеп, без иманда ђитлеккән ћәм Мәсихнењ камиллеге дәрәђәсенә ирешкән кешеләр булырбыз. 14 Ул чакта инде без, мәкерле кешеләрнењ хәйләсенә алданып, дулкыннар кµймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай ћәм ђил аны үзе белән алып киткәндәй, тµрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмабыз. 15 Киресенчә, хакыйкатьне мәхәббәт белән сµйләп, Ањарга, тәннењ Башы булган Мәсихкә, ярашлы рәвештә ћәрьяклап үсик. 16 Аннан, тәннењ ћәр әгъзасы үзенә тиешле эш башкарганда, бер-берсен беркетүче ћәр сењер ярдәмендә берләшеп, бµтен тән үсә ћәм үз-үзен мәхәббәт ярдәмендә ныгыта. 17 Шуња күрә, Раббы исеменнән катгый рәвештә кисәтәм: тормышыгызны буш уйлы мәђүсиләр кебек дәвам итмәгез. үзсүзле булганга күрә, алар белергә дә теләмиләр, шунлыктан акыллары чуалган ћәм алар Аллаћы бирә торган тормыштан аерылганнар. 19 Алар, оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгәннәр ћәм ћәртµрле бозыклыкларны комсызлык белән эшлиләр. 20 Ә сез Мәсих хакында болай µйрәнмәдегез. 21 Сез, әлбәттә, Аныњ турында ишеткәнсездер ћәм, хакыйкать Гайсәдә ачыла, дип µйрәткәнсездер. 22 Шулай итеп, алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешенењ алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз. 23 Фикерләү рәвешегез исә яњарырга тиеш, 24 ћәм сез Аллаћыга охшаш итеп яратылган яња кеше булып киенергә тиешсез. Кешенењ яња булуы исә аныњ хакыйкатьтән килгән тәкъва ћәм изге тормышында күренә. 25 Шуныњ µчен, ялганны кире кагып, бер-берегезгә хакыйкатьне сµйләгез, без барыбыз да бер тәннењ әгъзалары бит. 26 Хәтта ачуыгыз килсә дә, гµнаћ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын. 27 Ћәм иблискә урын бирмәгез. 28 Элек урлашкан, моннан соњ урлашмасын, бәлки мохтађларга бирерлеге булсын µчен, үз куллары белән файдалы эш эшләсен. 29 Бернинди кирәксез сүз сµйләмәгез, киресенчә, тыњлаучыларга файда китерү µчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын. 30 Аллаћыныњ Изге Рухын кайгыга салмагыз, чµнки сезне йолып алу кµне µчен сугылган мµћер – нәкъ Ул. 31 Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек ћәм ћәртµрле явызлыклардан баш тартыгыз. 32 Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаћы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез. 1 Шулай итеп, Аллаћыныњ сµекле балалары буларак, Ања ошарга тырышыгыз. 2 Мәсих безне яраткан кебек, сезнењ тормышыгыз белән дә мәхәббәт ђитәкчелек итсен. Аллаћыга хуш исле бүләк ћәм корбан булып, Мәсих безнењ µчен үз тормышын бирде. 3 Әмма фәхешлек, ћичнинди бозыклык ћәм комсызлык турында сезнењ арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаћы кешеләре изге булганга күрә, аларга болар килешми бит. 4 Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата ћәм кинаяле мәзәкләр сµйләү дә сезгә килешми, киресенчә, вакытыгызны Аллаћыга шµкер итүгә багышлагыз. 5 Сез беләсез бит: ћичбер фәхеш, бозык, шулай ук комсыз кеше (аныњ потка табынучыдан бернинди аермасы да юк) Мәсих ћәм Аллаћы Патшалыгыннан µлеш ала алмый. 6 Ћичкем сезне буш сүзләр белән алдамасын, чµнки шулар аркасында итагатьсезләргә Аллаћыныњ ачуы килә. 7 Шуња күрә алар белән эш итмәгез. 8 Кайчандыр сез карањгылык идегез, ә хәзер – Раббыныкы булганга – яктылык, димәк, яктылык кешеләре булып яшәгез. 9 Чµнки яктылыкныњ ђимеше – ћәртµрле игелек, тәкъвалык ћәм хакыйкать. 10 Аллаћыга мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз. 11 Карањгылыкныњ файдасыз эшләрендә катнашмагыз, аларны фаш итегез. 12 Чµнки аларныњ яшертен рәвештә эшләнгән эшләре турында хәтта сµйләргә дә оят. 13 Әмма яктылык фаш иткән ћәммә нәрсә ачык күренәчәк, чµнки яктылык ачык күрсәткән ћәммә нәрсә үзе яктылык була. Шуња күрә: 14 «Йоклаучы, уян! үледән терел! Ћәм Мәсих сине балкытыр», – дип әйтелгән. 15 Шуныњ µчен тормышта сак булыгыз, акылсызлар кебек түгел, бәлки акыл ияләре кебек гомер итегез. 16 Ћәрбер очрактан дµрес файдаланыгыз, чµнки хәзер әшәке заман. 17 Шуња күрә, акылсыз булмагыз, бәлки Раббы ихтыярыныњ нәрсә икәнлегенә тµшенегез. 18 Шәраб эчеп исермәгез, чµнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз. 19 Бер-берегез белән мәдхияләр, мактаулы шигырьләр ћәм рухи ђырлар аша сµйләшегез, күњелегездән Раббыны данлап ђырлагыз. 20 Ћәрнәрсә µчен Раббыбыз Гайсә исеме аша Аллаћы Атага даими рәвештә рәхмәт укыгыз. 21 Мәсихкә ихтирам йµзеннән бер-берегезгә буйсыныгыз. 22 Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек буйсыныгыз. 23 Чµнки Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенењ Башы булган кебек, ир дә хатынныњ башы. Мәсих исә бердәмлекнењ – үз тәненењ Коткаручысы. 24 Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да ћәрнәрсәдә ирләренә буйсынсыннар. 25 Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан ћәм үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз. 26 Ул бердәмлекне изгеләндерү µчен үзен корбан итте ћәм сүз аша су белән пакьләндерде. 27 Ул моны бердәмлекне бик гүзәл, ћичнинди тапсыз, ђыерчыксыз ћәм башка ђитешсезлекләрсез, ягъни изге ћәм керсез итеп үз алдына китерү µчен эшләде. 28 Шулай ук ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы – үзен ярата. 29 Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, ћәркем аны тукландыра ћәм аныњ хакында кайгырта. Раббы да бердәмлек турында шулай кайгыртучанлык күрсәтә. 30 Чµнки без – Аныњ тәненењ әгъзалары. 31 Изге язмада язылганча: «Шуња күрә адәм үз ата-анасын калдырып, хатыны белән кушылыр, ћәм икесе дә бер тән булыр». 32 Моныњ сере бµек: мин болай ањлыйм, бу сүзләр Мәсихкә ћәм бердәмлеккә кагыла. 33 Ћәрхәлдә, ћәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хµрмәт итсен. 1 Балалар, ата-аналарыгызны Раббы теләгәнчә итагать итегез, чµнки бу шулай булырга тиеш. 2 «үз атањны ћәм анањны хµрмәт ит» – бу Аллаћыныњ вәгъдә µстәп бирелгән беренче әмере. Ања µстәлгән вәгъдә моннан гыйбарәт: «Шулай эшләсәњ, синењ µчен яхшы булыр ћәм ђирдә озын гомерле булырсыњ». 4 Ә сез, аталар, балаларыгызныњ ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббыныњ үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә µйрәтегез ћәм тәрбияләгез. 5 Коллар, Мәсихкә итагать иткән кебек, ђирдәге хуђаларыгызны да, курку катыш тирән хµрмәт белән, ихлас күњелдән итагать итегез. 6 Сез моны хуђаларыгыз күзәтеп торганда, аларга ярау µчен түгел, бәлки Аллаћыныњ ихтыярын Мәсихнењ коллары буларак саф күњелегездән үтәгез. 7 Кешеләргә түгел, бәлки Раббыга хезмәт иткән кебек, тырышып хезмәт итегез. 8 Раббыныњ ћәркемгә – ул кол булса да, ирекле булса да – эшләгән игелеге µчен әђер түләячәген беләсез. 9 Сез дә, хуђалар, шулай мµгамәлә итегез. Янаулар кулланудан туктагыз. Сезнењ дә, аларныњ да Хуђалары күкләрдә булуын беләсез бит. Ул исә беркемне дә µстен күрми. 10 Нићаять, Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы ћәм Аныњ кодрәтенењ кµче белән ныгыгыз. 11 Иблиснењ мәкерле ниятләренә каршы тора алу µчен, Аллаћы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз. 12 Чµнки без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи кµчләргә, башлыкларга ћәм хакимлекләргә, бу карањгы дµнья белән идарә итүчеләргә каршы кµрәшәбез. 13 Шуныњ µчен, начар кµннәрдә дошманга каршылык күрсәтеп, ахыр чиккә кадәр кµрәшкәч тә, бирешмичә нык тора алу µчен Аллаћы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз. 14 Шулай итеп, билегезне хакыйкать билбавы белән буып ћәм тәкъвалык кµбәсе киеп нык торыгыз, 15 иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп киегез, 16 ћәрчак иман калканын кулларыгызга алыгыз, аныњ ярдәмендә явыз иблиснењ утлы укларын сүндерә алырсыз. 17 Коткаруны тимер башлык итеп киегез ћәм Рух кылычын – Аллаћы сүзен кабул итегез. 18 Ћәртµрле дога вә үтенеч белән Изге Рухныњ кµче аркылы ћәрвакыт дога кылыгыз. Бу максат µчен, уяу булып, бар изгеләр µчен армый-талмый догада булыгыз. 19 Яхшы хәбәр серен кыюлык белән белдерүемне теләп, сµйли башлаганда миња кирәкле сүзләр бирелсен µчен, минем µчен дә дога кылыгыз. 20 Бу Яхшы хәбәр хакына мин рәсүллек вазифасын башкарам ћәм хәзер тµрмәдә утырам. Минем Яхшы хәбәр турында тиешенчә кыюлык белән сµйли алуым µчен дога кылыгыз. 21 Сез дә минем хәлләремне ћәм ниләр эшләвемне белсен µчен, сµекле имандашыбыз ћәм Раббы хезмәтендә тугры ярдәмче Тухик барысын да сµйләп бирер. 22 Нәкъ менә шуныњ µчен, сез безнењ хакта белеп торсын ћәм Тухик күњелләрегезне юатсын дип, мин аны яныгызга ђибәрәм. 23 Аллаћы Атадан вә Раббы Гайсә Мәсихтән имандашларга иминлек ћәм иман белән мәхәббәт булсын. 24 Раббыбыз Гайсә Мәсихне үлемсез сµю белән яратучыларныњ барысына да Аллаћыныњ мәрхәмәте булсын. 1
|