HebrewsЕврейләргәЕврейләргә 11 Аллаћы борынгы заманда пәйгамбәрләр аша ата-бабаларыбызга күп мәртәбәләр ћәм күп тµрле сµйләде. 2 Шушы соњгы кµннәрдә Ул безгә бµтен нәрсәнењ варисы итеп куйган Улы аша сµйләде. Аллаћы галәмне Улы аша барлыкка китерде. 3 Аныњ Улы – Аллаћыныњ даны чәчкән яктылык вә Аллаћыныњ тµп-тµгәл чагылышы. Ул ћәммә нәрсәне үзенењ кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гµнаћларыннан чистарткач, Ул күктә Мәћабәт Аллаћыныњ уњ ягына утырды. 4 Ул фәрештәләрдән никадәр µлкәнрәк булса, Аныњ исеме алар исеменнән шулкадәр югарырак тора. 5 Чµнки фәрештәләрнењ берәрсенә кайчан да булса: «Син – Минем Улым, бүген Мин Сине тудырдым», – дип әйткәнме Аллаћы? Ћәм тагын фәрештәләрнењ кайсы турында да булса: «Мин – Аныњ Атасы булачакмын, ә Ул Минем Улым булачак», – дип әйткәнме Аллаћы? 6 Дµньяга үзенењ беренче туган Улын китергәндә, Аллаћы: «Барлык Аллаћы фәрештәләре Ањарга табынсын», – ди. 7 Фәрештәләр турында Аллаћы: «Аллаћы үзенењ фәрештәләрен ђилләр итә, хезмәтчеләрен янып торган ялкын итә», – ди. 8 Улы турында исә: «Йа Аллаћым, Патшалыгыњ мәњгелек; Синењ хакимлегењ гадел, – ди. 9 – Син хаклыкны сµйдењ, канунсызлыкны күралмадыњ. Шуња күрә Аллаћы, Синењ Аллаћыњ, Сиња иптәшләрењә караганда зуррак шатлык бүләк итте». 10 Аллаћы тагын болай ди: «Йа Раббым, башта Син ђирнењ нигезләрен, кулларыњ белән күкләрне бар иттењ. 11 Алар бетәр, ә Син исә мәњге калырсыњ. Алар ћәммәсе дә кием кебек тузып бетәчәк. 12 Син аларны µс киеме кебек итеп тµреп алачаксыњ, алар кием кебек алыштырылачак, Син исә гел бер тµрле калачаксыњ, Синењ гомерењ мәњге бетмәячәк». 13 Фәрештәләрнењ берәрсенә Аллаћы кайчан да булса: «Дошманнарыњны Синењ аяк астыња баскыч итеп салганчы, утыр Минем уњ ягымда», – дигәнмени? 14 Фәрештәләр – котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү µчен ђибәрелгән рухлар түгелмени? 1 Шуња күрә, туры юлдан чыкмас µчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез. 2 Чµнки фәрештәләр аша ђиткерелгән сүз дµрес булып, ћәртµрле ђинаять вә тыњлаусызлык тиешле ђәзасын алган икән, 3 шундый бµек коткарылу белән исәпләшмәсәк, ђәзадан без ничек котылып калырбыз соњ? Раббы үзе кешеләргә бу хакта беренче булып хәбәр ђиткерде. Ћәм Раббы әйткәнне ишеткән кешеләр бу коткарылуныњ чын булуын безгә исбат иттеләр. 4 Аллаћы үзе дә моны безгә галәмәтләр, могђизалар вә тµрле кодрәтле гамәлләр кылып, Изге Рухтан килгән бүләкләрне үз ихтыяры буенча бүлеп бирү юлы белән исбат итте. 5 Аллаћы без хәзер сµйли торган киләчәк дµньяны фәрештәләр кулына тапшырмады. 6 Әмма кемдер кайдадыр Изге язмада әйткән: «Син ни µчен кеше турында кайгыртасыњ? Син нигә адәм улы турында уйлыйсыњ? 7 Син аны беркадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куйдыњ; Син аныњ башына дан вә кадер-хµрмәт тађын кидердењ, 8 ћәммәсен дә аныњ кулына тапшырдыњ». Бар нәрсәне ања буйсындыргач, ћәммәсе дә аныњ ихтыярына буйсына торган булды. Ләкин әле без ћәммә нәрсәнењ ањарга буйсынганын күрмибез. 9 Әмма без, Аллаћы мәрхәмәте аркасында, ћәр кеше µчен үлсен дип, беркадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куелган Гайсәне күрәбез. Хәзер без Аны газап чиккәне ћәм үлгәне аркасында дан вә кадер-хµрмәт тађы кигән хәлдә күрәбез. 10 Аллаћы ћәммә нәрсәне бар итә ћәм саклый. үзенә иярүче күпләгән кешене данга илткән чагында Аныњ Гайсәне газаплар аша камиллеккә ирештерүе урынлы булды. Чµнки коткарылуга аларны Гайсә илтә. 11 Кешеләрне изге итүче Гайсә ћәм Ул изге иткән кешеләр – икесе дә бер үк Атадан. Менә ни µчен Гайсә аларны туганнарым дип атаудан тартынмый. 12 Гайсә: «Синењ исемењне туганнарыма игълан итәрмен, гыйбадәт кылырга ђыелган халык алдында Сиња дан ђырлармын», – ди. 13 Ул тагын: «Мин Аллаћыга ышаныч баглыйм», – ди. Ул шулай ук: «Менә Мин үзем ћәм Миња Аллаћы биргән балаларым», – ди. 14 Бу балаларныњ каны вә тәне бар. Гайсә, үз үлеме аша, үлемгә баш булган иблиснењ хакимлеген юк итәр µчен, 15 гомере буена үлемнән куркып, кол булып яшәгән кешеләрне азат итәр µчен, үзе дә кешеләр кебек булды. 16 Чµнки Ул, әлбәттә, фәрештәләргә түгел, ә Ибраћим токымына ярдәм итә. 17 Шуња күрә, үзен корбан итеп, халыкныњ гµнаћларын йолар µчен, Аллаћыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Баш Рухани булыр µчен, Гайсә бар нәрсәдә үзенењ туганнарына охшарга тиеш булды. 18 Чµнки Ул үзе дә, вәсвәсәләндерелеп, газап чиккәнгә күрә, вәсвәсәгә дучар булганнарга ярдәм итә ала. 1 Изге туганнар, сезне дә Аллаћы чакырып алган. Шуња күрә уйларыгызда Гайсәне – без тоткан иманныњ Аллаћы ђибәргән Баш Руханиен саклагыз. 2 Ул, Муса Аллаћы йортындагы эшләрдә тугры булган кебек үк, үзен билгеләгән Аллаћыга тугры булды. 3 Йортны тµзүчегә йортныњ үзенә караганда күбрәк хµрмәт күрсәтелгән кебек, Гайсә Мусага караганда олырак хµрмәткә лаек дип саналды. 4 Әлбәттә, ћәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә ћәммә нәрсәне Аллаћы бар кылган. 5 Муса Аллаћы йортында тугры хезмәтче иде ћәм Мусаныњ эшләре Аллаћы киләчәктә әйтәчәк нәрсәләргә шаћитлек булды. 6 Ә Мәсих Аллаћы йорты µчен ђаваплы Угыл буларак тугрылыклы; Аныњ йорты исә – без, әгәр дә инде кыюлыкны вә µметкә ышанычыбызны ахырга кадәр сакласак. 7 Шулай итеп, Изге Рух әйткәнчә, «Бүген Аллаћыныњ тавышын ишетәсез икән, 8 чүлдәге сынау кµнендә Аллаћыга каршы чыккандагы кебек, үђәтләнмәгез, 9 анда сезнењ ата-бабаларыгыз Мине сынадылар вә Минем кырык ел буена нәрсә эшләгәнемне күрделәр. 10 Шуныњ µчен Минем бу кешеләргә ачуым чыкты ћәм Мин: „Аларныњ күњелләре ћәрвакыт ялгыш уйлый, алар Мин күрсәткән юлларны белмәделәр", – дидем. 11 Шуныњ µчен Мин, ачуым чыгып: „Алар беркайчан да Минем тынычлыгыма кермәячәкләр", – дип ант иттем». 12 Сак булыгыз, имандашлар, берегездә дә тере Аллаћыдан баш тарткан, явыз, ышанмый торган йµрәк булмасын. 13 Киресенчә, «бүген» дигән сүз әле гамәлдә булганда, сезнењ берегез дә, гµнаћ алдауларына бирелеп, киреләнмәсен µчен, бер-берегезне ћәр кµнне дәртләндереп торыгыз. 14 Чµнки без барыбыз да, әгәр дә ахырга кадәр баштагы ышанычыбызга нык тотынсак, Гайсә белән бер үк юлдан барачакбыз. 15 Изге язмада әйтелгәнчә: «Әгәр дә сез бүген Аллаћыныњ тавышын ишетәсез икән, Аллаћыга каршы чыккандагы кебек үђәтләнмәгез». 16 Аллаћы тавышын ишетеп, Ања каршы баш күтәргән кешеләр кемнәр иде соњ? Муса Мисырдан алып чыккан кешеләр түгел идемени алар? 17 Аллаћы кырык ел буена кемгә ачулы булды соњ? Гµнаћ кылып, чүлдә үлеп калган кешеләргә түгелме? 18 Алар Минем тынычлыгыма беркайчан да кермәячәк, дип кем турында ант итте соњ Аллаћы? Сүз тыњламаучылар хакында түгелмени? 19 Шулай итеп, ышанмаулары µчен, аларныњ Аллаћыныњ ял итү урынына керә алмаганын күрәбез. 1 Шулай итеп, Аллаћыныњ безгә тынычлык, ял бирү хакындагы вәгъдәсе әле үз кµчендә калганга күрә, берәребез аны алудан мәхрүм ителә дип табылмасын µчен, сак булыйк. 2 Исраиллеләргә ђиткерелгән кебек, Яхшы хәбәр безгә дә ђиткерелде, ләкин алар ул хәбәрне ишетсәләр дә, файдасы булмады, чµнки алар хәбәрне тыњлаучыларныњ ышануын уртаклашмадылар. 3 Без исә, ышануыбыз аркасында, Аллаћыныњ тынычлыгын кабул итәбез. Аллаћы: «Ачуым чыгып, Мин ант иттем: алар беркайчан да Минем тынычлыгымны кабул итмәячәк», – диде. Гәрчә, дµньяны бар иткәннән соњ, Аныњ эшләре инде тәмамланган булса да, Ул шулай дип әйтте. 4 Бер урында атнаныњ ђиденче кµне турында болай дип язылган бит: «Ђиденче кµнне Аллаћы үзенењ барлык эшләреннән ял итте». 5 Шунда ук тагын: «Бу кешеләр беркайчан да Минем тынычлыгымны кабул итмәячәк», – дип язылган. 6 Яхшы хәбәрне элегрәк ишеткән кешеләр, тыњлаусызлыклары µчен, Аллаћыныњ тынычлыгын кабул итмәделәр. Ләкин кайберәүләрнењ аны кабул итәчәкләре дµрес булганлыктан, 7 Аллаћы тагын билгеле бер кµнне – «бүгенге кµн»не билгеләде. Күп еллар узганнан соњ бу хакта Ул Давыт аша белдерде, инде әйтелгәнчә: «Сез бүген Аллаћыныњ тавышын ишетәсез икән, үђәтләнмәгез». 8 Чµнки халыкка тынычлыкны Ешуа китергән булса, Аллаћы бүтән кµн хакында әйтмәс иде. 9 Алай булгач, Аллаћы халкы µчен шимбә кµн ял булачак. 10 Чµнки Аллаћыныњ тынычлыгын кабул иткән кеше, Аллаћы үзенењ эшләреннән ял иткән кебек, үз эшләреннән соњ ял итәчәк. 11 Шуња күрә, Аныњ тынычлыгын алу µчен бар кµчебезне куйыйк, тыњлаусызлар үрнәгенә ияргән µчен беркем дә аннан мәхрүм калмасын. 12 Чµнки Аллаћыныњ сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнењ эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, ђанны рухтан, буыннарны сµяк ђелегеннән аера. Ул безнењ йµрәгебездәге уй-фикерләребезне хµкем итә. 13 Аллаћыныњ күзеннән кача алырлык берни дә юк, Аныњ алдында бар нәрсә ачык вә ничек булса шулай күренә. Без Ања хисап бирәчәкбез. 14 Безнењ күкләр аша узган бµек Баш Руханиебыз – Аллаћы Улы Гайсәбез бар, шуња күрә, үзебез тоткан иманга тугрылыклы булып калыйк. 15 Безнењ Баш Руханиебыз безнењ ђитешмәгән якларыбызны ањламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел. Ул безнењ кебек үк сыналды, ләкин ћич кенә дә гµнаћ кылмады. 16 Шулай итеп, ярдәм кирәк булганда шәфкать алу ћәм мәрхәмәт табу µчен, ышаныч белән мәрхәмәт тәхете янына барыйк. 1 Ћәр баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, Аллаћыга хезмәт итү µчен кешеләрнењ вәкиле итеп куела; ћәм ул, кешеләрнењ гµнаћлары µчен, Аллаћыга бүләк вә корбаннар бирә. 2 Андый баш рухани белмәүчеләрне дә, туры юлдан тайпылучыларны да ањлый ала, чµнки ул үзе дә кµчсез бер бәндә генәдер. 3 Шуња күрә ул үз гµнаћлары µчен дә, халыкныњ гµнаћлары µчен дә корбан китерергә тиеш. 4 Мондый хµрмәтле бурычны кеше үз µстенә үзе йµкли алмый, аны, үз вакытында Ћарунны сайлаган кебек, Аллаћы үзе билгеләп куя. 5 Шулай итеп, Баш Рухани булу хµрмәтен Гайсә үз µстенә үзе алмады, киресенчә, Аллаћы Ањарга: «Син – Минем Улым, бүген Мин Сине тудырдым», – диде. 6 Аннары тагын Изге язмадагы икенче бер урында Аллаћы: «Мәлик-Садыйк ничек рухани булса, Син дә мәњгегә Рухани буласыњ», – диде. 7 Ђирдә яшәгән чагында Гайсә, күз яшьләре белән кычкырып елап, үзен үлемнән коткара алачак Аллаћыга дога кылды ћәм ялварды, Аллаћы ихтыярына буйсынучы буларак, Аныњ ялваруы Аллаћыга барып иреште. 8 Аллаћы Улы булса да, Ул үз газаплары аша тыњлаучан булырга µйрәнде ћәм, 9 камиллеккә ирешкәннән соњ, үзенә тыњлаучан булган ћәркем µчен мәњгелек котылу чыганагы булды. 10 Ул, Мәлик-Садыйк ничек рухани булса, шулай Аллаћы тарафыннан Баш Рухани итеп билгеләнде. 11 Бу хакта күп сµйләргә кирәк иде, ләкин сезгә ањлатуы бик кыен, чµнки сез сµйләгәнне бик авыр ањлый башладыгыз. 12 Узган вакытка карасак, сез инде үзегез µйрәтүче булырга тиеш идегез, ләкин әлегә сезнењ үзегезне Аллаћы тәгълиматыныњ ињ беренче дәресләренә µйрәтергә кирәк. Сезгә каты азык түгел, сµт бирергә кирәк. 13 Сµт белән туенучы кеше хак белән ялган арасындагы аерманы сизә алмый. 14 Каты азык исә µлкәннәр µчен; алар тормыш итү тәђрибәсе аша яхшылык белән яманлыкны аерырга µйрәнәләр. 1 Шуња күрә, Мәсих тәгълиматыныњ ињ башлангыч µлешен калдырып, камилрәгенә күчик. үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итүгә, Аллаћыга инануга, шулай ук суга чумдырылу йолалары, кулларны кую, үлгәннәрнењ терелүе вә мәњгелек хµкем турындагы тәгълиматка янә нигез сала башламыйк инде. 3 Аллаћы үзе рµхсәт итсә, без алга таба китик. 4 Инде бер мәртәбә Аллаћы хәбәрен хак дип таныган, күк бүләгенењ тәмен татыган, Изге Рухта катнашкан, 5 Аллаћыныњ яхшы сүзен вә киләчәк дµнья кµчләренењ тәэсирен татыган, 6 ә аннары дµрес юлдан читкә тайпылган кешеләрне яњадан тәүбәгә китерергә мµмкин түгел, чµнки Аллаћы Улын алар үзләре яњадан хачка кадаклыйлар, Аны бµтен халык алдында мәсхәрәлиләр. 7 Яњгыр мул итеп сугарган ђир, дымны үзенә сењдереп, ђир кем µчен эшкәртелсә, шул кешегә файдалы уњыш бирсә, Аллаћыныњ фатихасын ала. 8 Ләкин әгәр бу ђирдә шайтан таягы вә чәнечкеле куаклар үсә торган булса, аныњ бернинди дә файдасы юк. Аны каргыш кµтә, ахыр килеп, ул ђирне яндырырлар. 9 Ләкин, сµеклеләрем минем, шулай дип әйтсәк тә, сезнењ хәлегез әйбәтрәк вә ул сезне коткарылуга илтә дип ышанабыз. 10 Аллаћы гаделсез түгел. Ул сезнењ хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Ања булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак. 11 Без сезнењ ћәрберегезнењ ахырга кадәр, µметегезнењ тулысынча тормышка ашуына кадәр, тырышлык куюын телибез. 12 Ялкау булмагыз, бәлки, иманлы вә түземле булулары белән үзләренә вәгъдә ителгәнне алучы кешеләр үрнәгенә иярегез. 13 Ибраћимга вәгъдәсен биргәндә Аллаћы, ант итәрлек югарырак ћичкем булмаганлыктан, үз-үзе белән ант итте. 14 Ул: «Мин сиња фатиха µстенә фатиха бирәм. Мин синењ токымыњны ишәйткәннән-ишәйтәчәкмен», – диде. 15 Ћәм Ибраћим, сабырлык белән кµткәннән соњ, вәгъдә ителгәнне алды. 16 Кешеләр үзләреннән югарырак зат белән ант итәләр, ул ант әйтелгәнне раслый вә ћәртµрле бәхәсләргә чик куя. 17 Шуња күрә Аллаћы үз максатыныњ үзгәрешсез булуын Аллаћы вәгъдә иткәнне алачак кешеләр ањласын µчен, аны ант биреп раслады. 18 Ике үзгәрешсез нәрсә – вәгъдә ћәм ант турында Аллаћы ћич тә ялганлый алмый. Алар безне, Аллаћыга сыенганнарны, алдыбызда торган µметкә нык тотынырга дәртләндерә. 19 Бу µмет безнењ ђаныбызныњ ышанычлы вә ныклы якоре сыман. Ул пәрдә артындагы Ињ изге урынга керә. 20 Гайсә анда, безнењ хакка, бездән алдарак керде. Мәлик-Садыйк ничек баш рухани булса, Гайсә дә мәњгегә Баш Рухани булды. 1 Бу Мәлик-Садыйк, Шалим патшасы, Аллаћы Тәгаләнењ рухание иде, ул, патшаларны тар-мар итеп кайтып килгән Ибраћимны очратып, ања фатихасын бирде. 2 Ибраћим ањарга сугышта тапкан байлыгыныњ уннан бер µлешен бирде. Аныњ «Мәлик-Садыйк» дигән исеме «хаклык патшасы» дигәнне, ә «Шалим патшасы» – «иминлек патшасы» дигәнне ањлата. 3 Мәлик-Садыйкныњ әти-әнисе дә, ата-бабалары да билгесез. Аныњ гомеренењ башы вә ахыры турында да берни мәгълүм түгел, ул, Аллаћы Улы кебек, мәњге рухани булып кала. 4 Аныњ никадәр бµек икәнлеген күрдегезме инде! Хәтта ыруг башлыгы Ибраћим да ања сугышта тапкан байлыгыныњ ињ яхшысыннан уннан бер µлешен бирде. 5 Соњыннан рухани булган Леви токымы угыллары, канун кушуы буенча, туганнарыннан, алар да Ибраћим токымыннан булсалар да, табышыныњ уннан бер µлешен алырга тиеш. 6 Мәлик-Садыйк рухани исә, Леви токымыннан булмаса да, Ибраћим табышыныњ уннан бер µлешен кабул итте ћәм ања, Аллаћыныњ вәгъдәсен кабул иткән кешегә, фатихасын бирде. 7 Фатиханы бирүче кеше ћичшиксез аны кабул итүчедән µстенрәк була. 8 Беренче очракта табышныњ уннан бер µлешен үләсе руханилар ђыйды, ә икенче очракта уннан бер µлешен, Изге язма шаћитлек иткәнчә, мәњге яшәүче кеше алды. 9 Күпмедер мәгънәдә, Леви хәтта үзе дә табышыныњ уннан бер µлешен Ибраћим аша Мәлик-Садыйкка түләгән, дип әйтергә була. 10 Чµнки Мәлик-Садыйк Ибраћимны очраткан вакытта Леви әле тумаган булса да, ул инде үзенењ ата-бабасы Ибраћимныњ тәнендә иде. 11 Әгәр дә левиле руханилар хезмәте аша камиллеккә ирешелергә мµмкин булса (чµнки Муса кануны левиле руханилык белән тыгыз бәйләнештә бирелгән булган), Ћарун кебек түгел, ә Мәлик-Садыйк кебек икенче Руханиныњ килүенә ихтыяђ тумас иде. 12 Чµнки руханилык үзгәрсә, канун да ћичшиксез үзгәрә. 13 Ә без сµйләгән Зат икенче бер ырудан иде, ул ырудан беркем дә корбан китерү урыны янында хезмәт итмәде. 14 Безнењ Раббыбыз бит Яћүд ыруыннан чыкты, ә Муса, руханилар турында сµйләгәндә, бу ыру турында берни дә әйтмәгән. 15 Моныњ шулай икәнлеге Мәлик-Садыйк кебек яња Рухани килгәч тагын да ачыграк, ањлаешлырак булды. 16 Ул кешенењ чыгышына кагылышлы канун әмере буенча түгел, ә мәњге бетми торган яшәү кµче буенча Рухани булды. 17 Аныњ хакында Изге язмада: «Мәлик-Садыйк ничек рухани булса, Син дә мәњгегә Рухани буласыњ», – диелгән. 18 Шуња күрә, зәгыйфь вә файдасыз булуы сәбәпле, элеккеге канун әмере үз кµчен югалтты. 19 Муса кануны бернине дә камилләштермәде, ә аныњ урынына безне Аллаћыга ныграк якынайткан зуррак µмет барлыкка китерелде. 20 Ѳстәвенә, бу Затны Рухани итеп билгеләвен Аллаћы үзенењ анты белән раслады. Калган руханилар антсыз руханилар булды, 21 ләкин Гайсә исә Аллаћыныњ анты аркылы, ягъни Аллаћы Ања: «Раббы ант итте, Ул үзенењ карарын үзгәртмәячәк: „Син – мәњгелек Рухани!"» – дигәндә Рухани булды. 22 Шул рәвешле, Аллаћы тµзегән әйбәтрәк килешүнењ ышанычлысы Гайсә булды. 23 Башка руханилар күп иде, ләкин алар хезмәтләрен дәвам итә алмадылар, чµнки үлә тордылар. 24 Ә Гайсә мәњге тере, Аныњ руханилыгы да үзгәрешсез. 25 Шуња күрә дә Ул үзе аркылы Аллаћыга килүче кешеләрне тулысынча коткара ала. Чµнки Ул, алар турында Аллаћыга мµрәђәгать итеп, алар турында ялвару µчен ћәрвакыт яши. 26 Безгә нәкъ менә шундый Баш Рухани кирәк: Ул изге, гаепсез, саф, гµнаћлылардан аерып куелган вә күктән дә югары күтәрелгән. 27 Ул, бүтән баш руханилар сыман, кµн саен башта үзенењ гµнаћлары, аннары халыкныњ гµнаћлары µчен корбан китерүгә мохтађ түгел. Ул үзен корбан итеп, бер тапкыр ћәм мәњгелек корбан китерде. 28 Муса кануны баш рухани итеп кешеләрне билгели, ә кеше ул зәгыйфь. Ә инде кануннан соњ бирелгән ант буенча, Аллаћы Улы Баш Рухани итеп билгеләнде. Ул – мәњгелек камиллеккә ирешкән Зат. 1 Без сезгә сµйләгәннәрдә ињ мµћиме – күктә Мәћабәт Аллаћыныњ уњ ягында утыручы Баш Руханиебыз бар. 2 Ул Изге йортта – кешеләр түгел, ә Раббы үзе корган чын гыйбадәт кылу чатырында хезмәт итә. 3 Ћәр баш рухани бүләк вә корбаннар китерү µчен билгеләнә. Шуња күрә безнењ Баш Руханиебызныњ да корбан китерү µчен нәрсәседер булырга тиеш иде. 4 Әгәр ђирдә булса, Ул рухани булмас иде, чµнки Муса кануны буенча корбан китерүчеләр инде бар. 5 Ђирдәге руханилар күктәге йорт үрнәгенә ияреп тµзелгән Изге йортта хезмәт итәләр, ә ул күктәге Изге йортныњ фәкать күләгәсе генә. Менә шуња күрә Мусага гыйбадәт кылу чатыры корыр алдыннан кисәтеп куелды: «Кара аны, ћәммәсен дә тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә», – диде Аллаћы. 6 Иске килешүгә караганда Гайсә Арадашчы булган яња килешү әйбәтрәк булган кебек, Ања тапшырылган хезмәт ђирдәге руханилар хезмәтеннән әйбәтрәк. Яња килешү әйбәтрәк, чµнки ул әйбәтрәк вәгъдәләргә нигезләнгән. 7 Чµнки беренче килешү кимчелексез булган булса, икенчесенә ихтыяђ да булмас иде. 8 Ләкин Аллаћы, үз халкыннан гаеп табып, болай дип әйтә: «Шундый кµннәр киләчәк, ди Раббы, Мин Исраил халкы вә Яћүд халкы белән яња килешү тµзиячәкмен. 9 Бу килешү Мин аларныњ ата-бабаларын Мисырдан ђитәкләп чыгарганда тµзегән килешүгә охшамаган. Алар Минем килешүемә тугрылыклы булмадылар, ћәм Минем алардан гайрәтем чикте, ди Раббы. 10 Исраил халкы белән Мин киләчәк кµннәрдә тµзиячәк килешү шушы: үз кануннарымны Мин аларныњ зићеннәренә салачакмын, күњелләренә язып куячакмын. Мин – аларныњ Аллаћысы, ә алар Минем халкым булачак. 11 Инде беркем дә икенче берәүне, үзенењ туганын: „Раббыны танып бел", – дип µйрәтмәячәк. Чµнки Мине кечесеннән башлап олысына кадәр беләчәк. 12 Чµнки Мин аларныњ явыз эшләрен кичерәчәкмен, кылган гµнаћларын инде беркайчан да искә алмаячакмын». 13 Бу килешүне Ул «яња» дип атап, искесен гамәлдән чыгарды, ә гамәлдән чыгарылган ћәм искергән ћәр нәрсә тиздән юкка чыгачак. 1 Беренче килешүнењ гыйбадәт кылу хакында күрсәтмәләре ћәм ђирдәге Изге йорты бар иде. 2 Гыйбадәт кылу чатыры корылды, аныњ алгы µлешендә шәмдәл ћәм Аллаћыга багышланган икмәкләр куелган µстәл урнаштырылды. Бу µлешне «Изге урын» дип атадылар. 3 Икенче пәрдә артында чатырныњ «Ињ изге урын» дип аталган µлеше бар иде. 4 Анда хуш исле сумала яндыру µчен алтыннан ясалган изге µстәл вә алтын белән капланган килешү сандыгы бар иде. Сандыкка манна салынган алтын савыт, Ћарунныњ чәчәк аткан таягы ћәм Аллаћы әмерләре язылган таш такталар урнаштырылган иде. 5 Ә сандык µстенә, Аллаћыныњ шунда булуын сурәтләгән, күктәге канатлы затларныњ сыннары куелган иде, аларныњ канатларыннан тµшкән күләгә гµнаћларны йолу урынын каплап торды. Ләкин без хәзер ћәммәсен дә ђентекләп сµйләп тормыйбыз. 6 Бу әйберләр менә болай урнаштырылган иде. Чатырныњ алгы µлешенә руханилар, Аллаћыга гыйбадәт кылганда, ћәркµн керәләр. 7 Ә икенче µлешкә баш рухани гына елга бер мәртәбә керә. Ул үзе белән кан алырга тиеш, ул үзе µчен дә, белмичә гµнаћ кылган халык µчен дә Аллаћыга корбан итеп кан китерә. 8 Шуныњ белән Изге Рух әле чатырныњ алгы µлеше булганда Ињ изге урынга юлныњ әлегә ачык булмавын күрсәтә. 9 Моныњ бүгенге кµн µчен дә мәгънәсе бар: бүләкләр вә корбаннар китерелү белән Аллаћыга гыйбадәт кылучыныњ вµђданы сафлана алмый. 10 Бу йолалар ашау-эчү, тµрле юыну йолаларын гына күздә тотты. Болар тышкы якны гына күздә тотучы кагыйдәләр иде, ћәм алар яња тәртип урнаштырылганчы гына үз кµчендә була. 11 Хәзер инде Мәсих монда булган яхшы нәрсәләрнењ Баш Рухание булып килде. Ул бµегрәк вә камилрәк, кеше кулы салмаган ћәм бу фани дµньяныкы булмаган чатыр аркылы барды. 12 Ињ изге урынга Мәсих кәђә вә бозау каны белән түгел, ә бары бер мәртәбә үз каны белән керде, кешеләргә мәњгелек котылу тәэмин итте. 13 Чµнки әгәр дә үгез ћәм кәђә каны яисә корбан итеп яндырылган яшь бозау кµле, хәрәм булганнар µстенә сибелеп, тәнне тышкы яктан чистарта икән, 14 Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәђәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәњгелек Рух аркылы үзен үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, ћәм, без тере Аллаћыга хезмәт итә алсын µчен, Аныњ каны безнењ вµђданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр. 15 Шуња күрә Мәсих, иске килешү вакытында кылынган гµнаћлардан кешеләрне үз үлеме белән коткарып, Аллаћы тарафыннан чакырылганнар вәгъдә ителгән мәњгелек мирасны ала алсыннар µчен, яња килешүне Урнаштыручы булды. 16 Әгәр дә васыять бар икән, аны язган кешенењ үлгәнен исбатларга кирәк. 17 Чµнки васыять, аны язган кеше исән чагында, бернинди дә кµчкә ия булмый. Васыять аны язган кеше үлгәч кенә кµченә керә. 18 Шуныњ µчен беренче килешү каннан башка гамәлгә керә алмады. 19 Муса канун күрсәтмәләренењ барысын да халык алдында укып чыккач, кызыл йон вә ћүссµп чыбыкларын алып, бар халыкка ћәм канун язылган тµргәкнењ үзенә бозау, кәђә каны белән су сибеп чыкты. 20 Ул: «Бу – килешүне раслаучы кан. Аллаћы сезгә ул килешүне үтәргә әмер бирде», – диде. 21 Ул шулай ук чатырга ћәм анда булган, Аллаћыга гыйбадәт кылганда кулланылган барлык әйберләргә кан сибеп чыкты. 22 Канун бар нәрсәнењ диярлек кан белән пакьләндерелүен таләп итә, ћәм кан түгелмичә ярлыкау булмый. 23 Күктәге үрнәк буенча ђирдә тµзелгән нәрсәләр шул рәвешле чистартылырга тиеш иде, ләкин күкнеке яхшырак корбаннар белән пакьләндерүне таләп итә. 24 Чµнки Мәсих кеше кулы белән тµзелгән вә чын Изге йортныњ нибары күчермәсе генә булган Изге йортка кермәде. Ул, безнењ µчен Аллаћы алдына барып басарга дип, күкнењ үзенә керде. 25 Ул, баш рухани ћәр елны Ињ изге урынга үз каны булмаган кан алып кергән сыман, үзен кабат-кабат корбан итәр µчен кермәде. 26 Әгәр дә шулай булса, Мәсих, дµнья яратылганнан бирле, үзен корбан итеп, кабат-кабат газап чигәргә тиеш булыр иде. Ләкин Ул үзен корбан итү аша гµнаћны бетерер µчен, соњгы дәвердә бары тик бер мәртәбә килде. 27 Ћәркем кайчан да булса бер үлеп, аннары хµкем алдына басарга тиеш булган кебек, 28 Мәсих, күпләгән кешенењ гµнаћларын үз µстенә алыр µчен, бер мәртәбә корбан ителде, ћәм Ул әле икенче тапкыр киләчәк, ләкин инде кешеләрнењ гµнаћларын йолу µчен түгел, ә үзен кµтеп торучыларны коткару µчен киләчәк. 1 Канун – киләсе яхшы нәрсәләрнењ тµгәл чагылышы түгел, ә аларныњ күләгәсе генә. Шуња күрә ул, ел саен бер үк корбаннар китереп, Аллаћы алдына килгән кешеләрне беркайчан да камил итә алмый. 2 Әгәр дә канун моны эшли алса, корбаннар китерүдән туктамаслар идемени? Чµнки, бер тапкыр чистарынгач, гыйбадәт кылучылар үзләрен гµнаћлы дип хис итми башларлар иде. 3 Әмма ләкин корбаннар ел саен гµнаћ турында искә тµшереп тора, 4 чµнки үгез каны белән кәђә каны кешенењ гµнаћын юа алмый. 5 Шуња күрә, дµньяга килгәч, Мәсих: «Син корбан китерүне дә, бүләк бирүне дә теләмәдењ, ләкин Син Минем µчен тән әзерләдењ, – диде. 6 – Сине яндырылган хайван корбаннары да, гµнаћлар µчен китерелгән корбаннар да сµендермәде. 7 Шунда Мин: „Йа Аллаћы, менә Мин, Изге язма тµргәгендә Минем хакта язылганча, Синењ ихтыярыњны ђиренә ђиткерү µчен килдем!" – дидем». 8 Шулай итеп, башта Ул: «Син корбаннар да, бүләкләр дә, яндырылган корбаннар да, гµнаћ µчен корбаннар да китерүне теләмәдењ, алар Сине сµендермәде», – диде. Бу корбаннар канун буенча таләп ителүгә дә карамастан, Ул шулай диде. 9 Аннары Ул: «Менә Мин, Синењ ихтыярыњны ђиренә ђиткерер µчен килдем», – дип µстәде. Ул иске килешүне гамәлдән чыгарып, икенчесен – Аллаћы ихтыярын үтәүне гамәлгә кертте. 10 Аллаћы ихтыяры буенча без Гайсә Мәсихнењ үз тәнен бер мәртәбә ћәм мәњгелек кµчкә ия булган корбан итүе белән изге ителдек. 11 Ћәр рухани, кµн саен гыйбадәт кылып, күп тапкырлар шул ук корбаннарны китерә, әмма алар кешене ћичкайчан гµнаћлардан арындыра алмый. 12 Ләкин бу Баш Рухани, гµнаћлар µчен мәњгелек кµчкә ия булган корбанны бер мәртәбә китергәч, Аллаћыныњ уњ ягына утырды. 13 Шул вакыттан алып Ул дошманнарыныњ үз аягы астына баскыч итеп салынуын кµтә. 14 Чµнки бер корбан белән Ул изге ителүчеләрне мәњгегә камил кылды. 15 Бу хакта безгә Изге Рух та шаћитлек кыла. Башта Ул болай ди: 16 «Киләчәк кµннәрдә Мин алар белән тµзиячәк килешү шушы, – ди Аллаћы. – Мин үз кануннарымны аларныњ күњелләренә салачакмын, зићеннәренә язып куячакмын». 17 Аннары Ул болай дип µсти: «Аларныњ гµнаћларын вә явыз эшләрен Мин инде беркайчан да искә алмам». 18 Болар кичерелгән икән, гµнаћ µчен корбан бирүнењ инде кирәге юк. 19 Шулай итеп, имандаш туганнар, Гайсә каны белән без Ињ изге урынга ышаныч белән керә алабыз, 20 Ул безгә яња вә тере юлны ачкан. Бу юл пәрдә, ягъни Аныњ тәне аша бара. 21 Безнењ Аллаћы йорты башында торучы бµек Руханиебыз бар. 22 Шуња күрә, әйдәгез, Аллаћыга ихлас күњел вә иман ышанычлылыгы белән, күњелләребез гµнаћлы вµђданнан чистарынган, тәннәребез чиста су белән юылган хәлдә Аллаћыга якынайыйк. 23 үзебез икърар иткән µметкә нык тотыныйк, чµнки безгә вәгъдә биргән Зат тугрылыклы. 24 Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик. 25 Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу µчен бергә ђыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә кµч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чµнки Раббы кµненењ якынлашуын күреп торасыз. 26 Әгәр дә без, хакыйкатьне танып белгәннән соњ, ањлы рәвештә гµнаћ кылуыбызны дәвам итәбез икән, гµнаћлар µчен инде бернинди корбан да калмый. 27 Ә ул чагында инде хµкемне ћәм Аллаћыныњ дошманнарын яндырачак, бернине дә кызганып тормаячак утны куркынып кµтеп торасы гына кала. 28 Муса кануныннан баш тарткан кеше, ике яисә µч шаћит күрсәтүе нигезендә, ћич кызганусыз үлемгә дучар ителә. 29 Алай булгач, Аллаћы Улын аяк астына салып таптаган, Аллаћы килешүенењ аны изгеләндергән канын нәђес дип санаучы, мәрхәмәт Рухын кимсетүче кеше ни дәрәђәдә каты ђәзага лаек соњ? 30 Без: «үч алу Минем эш, үзем кайтарып бирәчәкмен», – дигән ћәм: «Аллаћы үз халкын үзе хµкем итәчәк», – дигән Затны беләбез. 31 Тере Аллаћы кулына эләгү коточкыч эш! 32 Сез Аллаћы яктылыгы сезне яња гына яктыртканнан соњ булып үткән кµннәрне исегезгә тµшерегез. Ул чагында сез газапларга каршы кµрәшүдә нык тора идегез. 33 Кайвакыт сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, сезне эзәрлекләделәр, кайвакыт сез боларны үз башыннан кичергән кешеләр янәшәсендә булдыгыз. 34 Сез тоткынлыктагы кешеләргә теләктәшлек иттегез, милкегездән мәхрүм иткәндә сез сµендегез дә, чµнки үзегезнењ әйбәтрәк, мәњгелек байлыгыгыз барын белә идегез. 35 Кыю булудан туктамагыз, моныњ әђере зур булачак. 36 Ләкин Аллаћы ихтыярын үтәр µчен сезгә сабырлык кирәк, аны үтәгәннән соњ Аллаћы вәгъдә иткәнне алырсыз. 37 Чµнки, Изге язмада язылганча, «Инде күп калмады, ћәм килергә тиешле Зат озак кµттерми киләчәк. 38 Минем тәкъва кешем үзенењ инануы белән яшәячәк, ләкин әгәр чигенсә, ул Миња яраклы булмаячак». 39 Ләкин без иманнан баш тартып ћәлак булучылардан түгел, юк, без иманда торабыз ћәм коткарылачакбыз. 1 Иман ул – без µметләнеп кµткәннәрнењ тормышка ашуына ышану, күренмәгән нәрсәләргә инанган булу. 2 Безнењ борынгы ата-бабаларыбыз шундый иман аркасында Аллаћыдан хуплау алган. 3 Галәмнењ Аллаћы сүзе белән булдырылганын ћәм күзгә күренүче нәрсәнењ күзгә күренми торган нәрсәдән барлыкка килгәнен без иман аркылы ањлыйбыз. 4 Ћабил Аллаћыга, иман белән, Кабилныкына караганда әйбәтрәк корбан китергән. Иманы µчен Аллаћы аныњ корбаннарын хуплады ћәм аны хак кеше дип раслады. Иманы аркылы Ћабил, үзе исән булмаса да, безгә әле ћаман сµйли. 5 Иман аркасында Ханух, үлемне кичермичә, бу дµньядан алынган. Аны бер ђирдән дә таба алмадылар, чµнки Аллаћы аны үз янына алган иде. Аныњ турында, ул дµньядан алынганчы Аллаћыга ярый алган, дип әйтелә Изге язмада. 6 Иман китерми торып Аллаћыга ярап булмый, чµнки Ања килүче ћәркем Аллаћыныњ барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әђерен бирми калмаячагына инанырга тиеш. 7 Иман аркасында Нух, нәрсәләр буласы турында Аллаћыдан кисәтү алгач, ләкин әле аны күрмәс борын, Ања буйсынып, гаиләсен коткару µчен кµймә тµзегән. Аныњ иманы дµньяны хµкем иткән, ћәм иманы аркасында Аллаћы аны хак дип игълан иткән. 8 Иман аркылы Ибраћим, Аллаћы чакыргач, буйсынып, киләчәктә үзенә мирас дип вәгъдә ителгән ђиргә киткән, гәрчә кая барганын белмәсә дә. 9 Иман белән ул вәгъдә ителгән илдә килмешәк булып яшәгән. Исхак вә Ягъкуб кебек үк, ул да чатырларда яшәгән, алар да аныњ белән бергә, Аллаћы вәгъдә иткәнне алырга тиеш булган. 10 Чµнки ул рәссамы вә тµзүчесе Аллаћы булган, мәњгелек нигезле шәћәрне кµткән. 11 Иманы аркасында Ибраћимныњ хатыны Сара үзе дә, инде карт булса да, балага уза алган, чµнки ул үзенә вәгъдә биргән Аллаћыны ышанычлы дип исәпләгән. 12 Шулай итеп, тәне инде картайган Ибраћим күктәге йолдызлар кадәр күп санлы вә дињгез ярындагы исәпсез-хисапсыз ком бµртекләре кадәр токым бирде. 13 Барлык бу кешеләр иманнарын саклап үлгәннәр. Алар үзләренә вәгъдә ителгәннәрне, кабул итмичә, ерактан гына күргәннәр ћәм сәламләгәннәр. Алар бу дµньяда үзләренењ килмешәк вә юлчылар гына икәнлекләрен таныганнар. 14 Болай дип әйтүче кешеләр үзләренењ чын ватаннарын эзләүләрен күрсәтәләр. 15 Әгәр дә алар үзләре калдырып киткән ил турында хәтерләренә тµшереп уйлаган булсалар, анда кире кайту мµмкинлеге дә булган булыр иде. 16 Юк, алар әйбәтрәк илгә – күк иленә омтылганнар. Шуња күрә аларныњ Аллаћыны үз Аллаћысы дип тануы Аллаћыга оят түгел; чµнки Ул алар µчен шәћәр әзерләп куйган. 17 Ибраћим, Аллаћы тарафыннан сыналганда, иманы аркасында Исхакны корбанга тәкъдим итте. Ул Аллаћыныњ вәгъдәсен алган булса да ћәм ања: «Синењ нәселењ Исхак аша килә», – дип әйтелгән булса да, ул үзенењ бердәнбер улын корбан итәргә әзер торды. 19 Ибраћим Аллаћыныњ үледән терелтә алуына исәп тотты, ћәм Исхак, үледән терелтелүне алдан күрсәтүче билге буларак, әтисенә кире кайтарылды. 20 Киләчәккә иман белән караучы Исхак Ягъкуб белән Эсауга фатихасын бирде. 21 Иман аркылы Ягъкуб үләр алдыннан Йосыфныњ ике улына да фатиха бирде ћәм, таягына таянган килеш, Аллаћыга табынып баш иде. 22 Иман аркылы Йосыф гомеренењ ахырында Исраил халкыныњ Мисырдан чыгачагы турында сµйләде ћәм үз сµякләрен нәрсә эшләтергә икәнен әйтте. 23 Иман аркылы Мусаныњ ата-анасы Муса туганнан соњ µч ай буена аны яшереп сакладылар, чµнки аныњ гадәттән тыш матур бала булуын күрделәр, аларны патша фәрманы куркытмады. 24 Иман аркылы Муса, олы кеше булгач, фиргавен кызыныњ угылы дип йµртелүдән ваз кичте. 25 Гµнаћтан кыска вакытлы ләззәт алуга караганда Аллаћы халкы белән бергә газаплар кичерүне мәгъкульрәк күрде. 26 Ул булачак әђерне карап торды ћәм, шуња күрә, Мәсих хакына хурлык кичерүне Мисыр байлыкларыннан кадерлерәк исәпләде. 27 Иман аркылы Муса, патшаныњ ачуыннан курыкмыйча, Мисырдан чыкты. үз алдында күзгә күренми торган Аллаћыны күргән кебек булганлыктан, ул түзде. 28 Иман аркылы ул, беренче булып туганнарны ћәлак итүче фәрештә Исраил халкыныњ балаларына кагылмасын µчен, ишекләргә кан сибү ћәм Коткарылу бәйрәме үткәрде. 29 Иман аркылы Исраил халкы Кызыл дињгезне коры ђирдән баргандай атлап чыкты, ә мисырлылар шуны ук эшләп карагач, ћәммәсе дә батып үлде. 30 Иман аркылы Исраил кешеләре шәћәрне тышкы яктан ђиде кµн рәттән әйләнеп чыккач, Әрихәне әйләндереп алган таш диварлар ишелеп тµште. 31 Иман аркылы бозык хатын Рәхәб, Исраил шымчыларын дус дип кабул иткәнгә күрә, Аллаћыны тыњламаучылар белән бергә ћәлак ителмичә, котылып калды. 32 Шуннан да артыгын сµйләп торырга кирәкме икән? Гидеон, Барак, Шимшон, Ифтах, Давыт, Шамуил вә пәйгамбәрләр турында сµйләп торырга вакытым ђитмәс иде. 33 Алар иман белән патшалыкларны буйсындырдылар, гаделлек урнаштырдылар, вәгъдә ителгәнгә ирештеләр. Арысланнарныњ авызларын яптылар, 34 ярсулы утны сүндерделәр, кылычтан котылып калдылар. Аларныњ кµчсезлеге кµчкә әйләнде, сугышта алар куәтле булдылар ћәм чит ил гаскәрләрен качарга мәђбүр иттеләр. 35 Кайбер хатыннар үлгән якыннарын тере килеш кире алдылар. Бүтәннәре, үледән әйбәтрәк терелүгә ирешү µчен, азат ителүдән баш тартып, ђәзаландылар. 36 Кайберәүләрне мыскыл иттеләр, аларны камчы белән кыйнадылар, кайберләренә хәтта богау кигезелде, алар тµрмәләргә ябылды. 37 Аларны ташлар атып үтерделәр, гәүдәләрен пычкы белән урталай кистеләр, кылычтан үткәрделәр. Алар сарык вә кәђә тиреләренә тµренеп йµрделәр, башлары мохтађлыктан чыкмады, аларны эзәрлекләделәр, кыйнадылар. 38 Дµнья бу затларга лаек түгел иде. Алар чүлләрдә, тауларда, мәгарәләрдә, упкыннарда кањгырып йµрде. 39 Алар ћәммәсе дә иманнары µчен Изге язмада әйбәт бәя алдылар, ләкин берсе дә, ђирдә яшәгән чагында, үзләренә вәгъдә ителгәнне алмады. 40 Бу кешеләр бары тик безнењ белән генә камиллеккә ирешсен µчен, Аллаћы безнењ µчен әйбәтрәк бер нәрсә ниятләде. 1 Безнењ тирә-ягыбызда шаћитләр шулкадәр күп! Шуња күрә, әйдәгез, юлыбызда торган бар киртәне алып ташлыйк, безне ђињел генә алдап йµртүче гµнаћларны калдырыйк ћәм үзебезгә билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йµгереп үтик. 2 Гайсәдән – иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзебезне ћәрдаим алмый торыйк. үзен киләчәктә кµткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаћы тәхетенењ уњ ягында утыра. 3 Гµнаћлылар тарафыннан шундый каршылыкны кичергән Гайсә турында уйлагыз; бу күњелегезне тµшермәскә ћәм Аллаћыга ышанудан туктамаска ярдәм итәр. 4 Сезнењ әле гµнаћка каршы сугышта кан түккәнче каршылык күрсәткәнегез булмады. 5 Ата кеше үз балаларына эндәшкән сыман, Аллаћы сезгә: «Улым Минем, Раббыњ шулай тәрбияләгәнгә гамьсез карама, гаебењне күрсәткәндә күњелењне тµшермә. 6 Раббы үзе яраткан кешеләрне үгетләп тµзәтә вә улы дип кабул иткән ћәр кешене тәрбияли», – дигән дәртләндерү сүзләрен оныткансыз. 7 Сезнењ газап чигүегез тәрбияләнүгә алып килә. Бу – Аллаћы сезгә үз балалары итеп карый дигән сүз. Атасы тәрбия бирмәгән бала бармыни? 8 Әгәр дә сез ћәркем үтәргә тиешле тәрбияне үтмисез икән, димәк, сез чын угыллар түгел, ә ђилдән туган балалар. 9 Моннан тыш, безнењ ћәммәбезнењ дә ђирдә безне тәрбияләгән аталары булды ћәм без аларны ихтирам итә идек. Ә рухларыбызныњ Атасына без тагын да ныграк буйсынырга тиеш түгелмени? Ања колак салу безгә яшәү бирә бит! 10 Безнењ аталарыбыз безне беркадәр вакыт буена, үзләре ињ яхшы дип тапкан, ләкин бик үк камил булмаган чаралар белән тәрбиялиләр, ләкин Аллаћы безне, Аныњ изгелегенә катнаша алсыннар дип, үз иминлегебез хакына тәрбияли. 11 Безне тәрбияләгәндә бу гамәл шатлык түгел, ә авырту китерүче чара булып күренә. Ләкин соњрак тәрбия узган кешеләргә ул уњыш китерә: имин вә Аллаћыга мәгъкуль тормыш бирә. 12 Шуња күрә хәлсез кулларыгызны, калтыранган кµчсез тезләрегезне ныгытыгыз. 13 Аксаучы аяк тәмам имгәнмәсен, киресенчә, сәламәт булсын µчен, туры юлдан йµрегез. 14 Барлык кеше белән тынычлыкта яшәргә ћәм изге булырга омтылыгыз, чµнки изге булып яшәмәсә, беркем дә Аллаћыны күрмәячәк. 15 Карагыз аны, беркем дә Аллаћыныњ мәрхәмәтеннән мәхрүм калмасын; ачы тамырлы үлән үсеп чыгып, беркемгә дә бәла-каза китерерлек булмасын ћәм күпләрне нәђесләмәсен. 16 Карагыз аны, беркем дә ђенси йµгәнсезлеккә бирелмәсен, бер ашарлык аш µчен, олы угыл буларак бирелергә тиешле хокукларны саткан Эсау кебек, әхлаксыз тормыш белән яшәмәсен. 17 Белгәнегезчә, соњыннан ул фатиха алырга теләгән, ләкин кире кагылган. Бу хакта күз яшьләре белән сораса да, булган хәлне берничек тә үзгәртә алмаган. 18 Сез кагылырга мµмкин булган, дµрләп янган Синай тавына – карањгыга да, давылга да килмәдегез. 19 Сез быргы тавышына да, тыњлаучылар бүтән ишетергә теләмәгән сүзләр сµйләүче тавышка да килмәдегез. Ул сүзләрне ишеткән кешеләр боларны бүтән сµйләмәүне үтенгәннәр, 20 чµнки алар: «Хәтта бу тауга хайван кагылса да, аны ташлар атып үтерергә тиешле», – дигән боеру сүзләренә түзә алмаганнар. 21 Бу күренеш шундый куркыныч булган, хәтта Муса да: «Мин куркуымнан тетрәнәм», – дигән. 22 Юк! Сез Сион тавына, күктәге Иерусалимга – тере Аллаћы шәћәренә килдегез! Сез шатлыклы тантанага ђыелган мењләгән фәрештәләр янына килдегез. 23 Сез исемнәре күккә язып куелган беренче туган балалар ђыенына килдегез. Сез Аллаћыга, бар кешене Хµкем кылучы янына, камилләштерелгән тәкъва кешеләрнењ рухлары янына килдегез. 24 Сез яња килешүне Урнаштыручы булган Гайсә янына вә Аныњ Ћабил каныннан әйбәтрәк сµйләүче сибелгән каны янына килдегез. 25 Карагыз аны, үзегезгә сµйләүче Аллаћыны кире какмагыз. Ђирдә сµйләгән чагында кешеләр Аны тыњламаган µчен ђәзасыз калмаган икән, күктән торып кисәткәндә Ањардан баш тартсак, без тагын да зуррак ђәзага дучар булачакбыз. 26 Ул чагында Аныњ тавышы ђирне дер селкетте, ләкин Ул хәзер: «Мин ђирне тагын бер тапкыр тетрәтәм, ћәм ђирне генә түгел, күкне дә», – дип вәгъдә итә. 27 «Тагын бер тапкыр» дигән сүзләр шуны белдерә: тотрыклы нәрсәләр генә калсын µчен, ћәр тотрыксыз, ягъни, бар ителгән нәрсә юкка чыгарылачак. 28 Безгә какшамас патшалык бирелә, шуња күрә, әйдәгез, рәхмәтле булыйк ћәм Аллаћыга мәгъкуль рәвештә тирән ихтирам белән, куркынып Ањарга табыныйк, 29 чµнки безнењ Аллаћыбыз – йота торган ут. 1 Бер-берегезне туганнар кебек яратудан туктамагыз. 2 Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз; болай эшләп, кайберәүләр, үзләре дә белмичә, фәрештәләрне кунак иткәннәр. 3 Тµрмәдәге кешеләрне, алар белән үзегез дә тоткынлыкта булган кебек, исегездә тотыгыз. Газап чигүче кешеләрне, үзегез дә алар белән газап чиккән сыман, исегездә тотыгыз. 4 Никахны ћәрьяклап югары бәяләгез, никахыгыз чиста булырга тиеш, чµнки иренә яисә хатынына хыянәт иткән вә бозык тормыш белән яшәгән кешене Аллаћы хµкем итәчәк. 5 Байлык яратмагыз, булганына канәгать булып яшәгез, чµнки Аллаћы: «Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам», – дигән. 6 Шуња күрә кыю булыйк, чµнки без: «Аллаћы – минем Ярдәмчем, мин курыкмам. Кеше миња нәрсә эшли алсын?» – дип әйтә алабыз. 7 Сезгә Аллаћы сүзен ђиткергән ђитәкчеләрегезне исегездә тотыгыз, аларныњ гомер нәтиђәләре турында уйлап, иманнарын үрнәк итеп, аларга иярегез. 8 Гайсә Мәсих кичә дә, бүген дә ћәм мәњгегә шундый ук. 9 Ћәртµрле чит-ят тәгълиматлар сезне туры юлдан читкә алып китмәсен. Йµрәкләрегезне ризык ашау турындагы кагыйдәләрне тоту белән түгел, ә Аллаћыныњ мәрхәмәте белән ныгытырга кирәк. Мондый кагыйдәләр аларны үтәүчеләргә файда китермәгән. 10 Безнењ корбан китерү урыныбыз бар, чатырдагы хезмәтчеләрнењ андагы корбанны ашарга хакы юк. 11 Баш рухани хайван канын Ињ изге урынга гµнаћлар бәрабәренә корбан китерергә алып керә, ә хайван түшкәләре исраиллеләрнењ вакытлы торак урыныныњ тышында яндырыла. 12 Шуныњ аркасында Гайсә дә, халыкны үзенењ каны белән изгеләндерер µчен, шәћәр капкасы тышында газап чикте. 13 Шуња күрә, әйдәгез, без, Ул кичергән хурлыкны кичереп, вакытлы торак урыныныњ тышкы ягына Аныњ янына чыгыйк. 14 Чµнки биредә, ђирдә, безнењ даими тора торган урыныбыз юк, ләкин без килергә тиешле шәћәрне кµтәбез. 15 Шуња күрә Гайсә аркылы Аллаћыга даими рәвештә данлау корбаны китерик, Аныњ исемен телебез белән мактыйк. 16 Кешеләргә игелек эшләүне, үзегездә булганны бер-берегез белән бүлешүне онытмагыз – бу Аллаћы ярата торган корбан. 17 Ђитәкчеләрегезне тыњлагыз вә аларга буйсыныгыз. Алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, сезнењ ђаннарыгыз турында кайгырталар. Әгәр аларны тыњлыйсыз икән, алар шатланып эшләрләр, тыњламасагыз, кайгырып эшләрләр, ћәм бу сезнењ µчен файдалы булмас. 18 Безнењ µчен дога кылыгыз. Без намусыбызныњ чиста булуына ышанабыз, чµнки бар нәрсәдә дµрес гамәл кылырга телибез. 19 Мин сездән, Аллаћы сине безнењ янга тизрәк кайтарсын иде, дип дога кылуыгызны аеруча үтенәм. 20 Мәњгелек килешүне раслаучы кан аркасында Раббыбыз Гайсәне, сарыкларныњ бµек Кµтүчесен, тынычлык Аллаћысы үледән терелтте. 21 үзенењ ихтыярын үтәр µчен Аллаћы сезне ћәр яхшы нәрсә белән тәэмин итсен, ћәм Гайсә Мәсих аша безгә үзенә мәгъкуль булганны эшләсен. Мәњгелек дан Мәсихкә. Амин. 22 Имандашларым, сездән бу хатымда биргән кињәшләремә түземлелек белән колак салуыгызны үтенеп сорыйм, чµнки мин бит кыска гына итеп яздым. 23 Безнењ туганыбыз Тимутенењ азат ителгәнен сезгә белдерергә телим. Әгәр дә ул тиздән минем янга килсә, мин аны үзем белән бергә алып, сезне күрергә килермен. 24 Барлык башлыкларыгызга вә Аллаћыныњ барлык изгеләренә сәлам. Италиядән булган имандашларыбыз сезгә сәлам юллый. 25 Барыгызга да Аллаћыныњ мәрхәмәте булсын.
|