GalatiansГәләтиялеләргәГәләтиялеләргә 11 Кешеләр тарафыннан да, кеше аша да түгел, бәлки Гайсә Мәсих ћәм Аны үледән терелткән Ата Аллаћы тарафыннан рәсүл итеп сайланган Паулдан 2 ћәм минем белән бергә булган барлык имандашлардан Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә сәлам. 3 Сезгә Атабыз Аллаћыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. 4 Безне хәзерге начар заманнан коткарам дип, Атабыз Аллаћы ихтыяры буенча безнењ гµнаћларыбыз µчен Мәсих үзен корбан итте. 5 Аллаћыга мәњге-мәњгегә дан! Амин. 6 Мәсихнењ мәрхәмәте белән сезне Чакыручыны ташлап, шулай бик тиз чит «Яхшы хәбәргә» күчүегезгә хәйран калам. 7 Хәер, башка Яхшы хәбәр юк, бәлки кайбер кешеләр сезгә борчу тудырып, Мәсихнењ Яхшы хәбәрен бозарга гына телиләр. 8 Әмма, хәтта без яки күктән фәрештә килеп, үзебез сезгә игълан иткән Яхшы хәбәргә каршыны игълан итсәк, ања ләгънәт тµшсен! 9 Без моны элек тә әйткән идек, хәзер мин яњадан әйтәм: кемдер сез кабул иткән Яхшы хәбәрдән үзгәне игълан итсә, ања ләгънәт тµшсен. 10 Әллә хәзер мин илтифатны кешеләрдән эзлимме яки Аллаћыданмы? Яки кешеләргә ярарга тырышаммы? Мин әле дә кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем. 11 Имандашлар, сезнењ шуны белүегезне телим: мин сµйләгән Яхшы хәбәр кеше уйдырмасы түгел, 12 чµнки мин аны кешеләрдән кабул да итмәдем ћәм алардан µйрәнмәдем дә, миња аны Гайсә Мәсих ачып бирде. 13 Сез минем яћүд динендәге элекке яшәү рәвешем хакында ишеттегез инде. Ул чакта мин Аллаћы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем ћәм ђимереп бетерергә тырыштым 14 ћәм, ата-бабаларыбыздан килгән тәгълиматларга чиксез бирелгән булып, яћүд динендә үз халкым арасында күп кенә яшьтәшләремнән алга чыктым. 15 Мине анам карынында чакта ук сайлап алган ћәм үзенењ мәрхәмәте белән чакырган Аллаћы исә, яћүд булмаганнар арасында үзенењ Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү µчен, Улын миња күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә кињәш итмичә 17 ћәм Иерусалимга, үземнән элек булган рәсүлләр янына да бармыйча, Гарәбстанга киттем ћәм яњадан Дәмәшекъкә кайттым. 18 Аннары, µч ел үткәч, мин Кифас белән танышу µчен Иерусалимга бардым ћәм унбиш кµнләп аныњ янында булдым. 19 Әмма Раббыныњ энесе Ягъкубтан башка ћичбер рәсүлне күрмәдем. 20 Ә сезгә язганнарымны Аллаћы каршында язам, ялганламыйм. 21 Шуннан соњ Сурия ћәм Киликия ђирләренә киттем. 22 Яћүдиядәге Мәсих бердәмлекләре исә мине күреп белмиләр иде. 23 Алар, кайчандыр үзләрен эзәрлекләгән кеше хәзер элек үзе юк итәргә тырышкан иманны ук вәгазьли икән, дип кенә ишеткәннәр 24 ћәм минем хакка Аллаћыны данлаганнар. 1 Аннан соњ, ундүрт ел үткәч, Титусны да үзебез белән алып, мин Барнаб белән бергә тагын Иерусалимга киттем. 2 Анда Аллаћы кушуы буенча бардым ћәм, мин юкка гына тырышмыйммы яки тырышмадыммы икән дип борчылып, үзем яћүд булмаганнар арасында тараткан Яхшы хәбәрне шәхси әњгәмә вакытында андагы бик мµхтәрәм кешеләргә тәкъдим иттем. 3 Әмма алар минем белән бергә булган Титусны да, гәрчә ул грек булса да, сµннәтләнергә мәђбүр итмәделәр. 4 Без бу турыда сµйләшергә тиеш идек, чµнки Мәсих Гайсәдә булган азатлыгыбызны күзәтергә ћәм безне коллыкка тµшерергә дип, яныбызга яшерен рәвештә ялган «туганнар» килгән иде. 5 Әмма Яхшы хәбәрнењ хакыйкате сезнењ белән калсын µчен, без аларга бер генә мизгелгә дә буйсынмадык. 6 Мµхтәрәм дип исәпләнгәннәр исә, алар кайчандыр кем генә булсалар да, минем µчен мµћим түгел, чµнки Аллаћы кешенењ йµзенә карамый. Ул мµхтәрәм кешеләр мин игълан иткән Яхшы хәбәргә берни µстәмәделәр. 7 Киресенчә, Яхшы хәбәрне яћүдләргә белдерү эше Петергә тапшырылган кебек, аны башка халыкларга белдерү эше миња ышанып тапшырылганын күрделәр. 8 Чµнки яћүдләр арасында рәсүллек итүдә Петергә кµч бирүче Аллаћы яћүд булмаганнар арасында рәсүл булып эшләүдә миња да кµч бирде. 9 Миња Аллаћы тарафыннан бирелгән үзенчәлекле хезмәтне икърар иткәч, иман итүчеләр бердәмлегенењ терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас ћәм Яхъя, уртак хезмәтебез билгесе итеп, минем ћәм Барнабныњ кулларын кыстылар. Без яћүд булмаганнар янына, ә алар яћүдләр янына барырга дип килештек. 10 Тик фәкыйрьләргә ярдәм итү турында ћәрвакыт истә тотуыбызны гына теләделәр, ћәм мин нәкъ шуны зур теләк белән башкарырга тырыша идем. 11 Әмма Кифас Антиухеягә килгәч, мин ања ачыктан-ачык каршы чыктым, чµнки ул хаклы түгел иде. 12 Ягъкуб яныннан кайберәүләр килгәнгә кадәр, Кифас яћүд булмаган мәсихчеләр белән бергә ашады; ә инде тегеләр килгәч, сµннәтләүне таләп итүчеләрдән куркып, яћүд булмаганнардан кача ћәм читләшә башлады. 13 Аныњ белән бергә башка мәсихче яћүдләр дә икейµзлеләнделәр, хәтта Барнаб та аларныњ икейµзлелегенә бирелеп китте. 14 Ә аларныњ Яхшы хәбәр хакыйкате буенча туры юлдан бармауларын күргәч, мин ћәммәсе алдында Кифаска: «Син, яћүд була торып, яћүдичә түгел, бәлки мәђүсиләрчә яшисењ икән, ни µчен мәђүсиләрне яћүдләр кебек яшәргә мәђбүр итәсењ?» – дидем. 15 Без – тумышыбыз буенча яћүдләр, гµнаћлы мәђүсиләр түгел. 16 Әмма ләкин кешенењ канун таләпләрен үтәве белән түгел, бәлки Гайсә Мәсихкә иман итүе аша Аллаћы тарафыннан аклану алуын белгәнгә күрә, без дә канун таләпләрен үтәү белән түгел, бәлки Мәсихкә иман итү аша Аллаћы тарафыннан аклану µчен Мәсих Гайсәгә иман китердек; чµнки канун таләпләрен үтәү белән беркем дә Аллаћы тарафыннан аклана алмас. 17 Әгәр дә инде Мәсих аша бирелгән аклануга омтылып та, без үзебез үк гµнаћлылар булып чыксак, бу очракта Мәсих – гµнаћ хезмәтчесемени? Ћич тә алай түгел! 18 Чµнки үзем ђимергән нәрсәләрне яњадан торгызам икән, мин үз-үземне канун бозучы итеп күрсәтәм. 19 Чµнки мин, Аллаћы µчен яшәргә дип, канун аркылы канун вәкаләтеннән азат ителдем. Мин Мәсих белән хачка кадакландым 20 ћәм инде үзем яшәмим, бәлки миндә Мәсих яши. Ә мин хәзер фани тәндә яшим икән, мине яраткан ћәм минем µчен үз гомерен биргән Аллаћы Улына иман белән яшим. 21 Аллаћыныњ мәрхәмәтен кире какмыйм. Әгәр кеше канун аркылы хак санала икән, ул чакта Мәсих юкка гына үлгән булып чыга. 1 Их, акылсыз гәләтиялеләр! Сезнењ зићенегезне кем чуалтты икән? Ә бит Гайсә Мәсих сезнењ күз алдында ук хачка кадаклангандай ачык сурәтләнде. 2 Сездән шуны гына белергә телим: сез Рухны канун таләпләрен үтәү беләнме, әллә ишеткәнегезгә ышану белән алдыгызмы? 3 Сез шулкадәр акылсызмыни? Сез Изге Рух белән башладыгыз, ә хәзер максатыгызга үз кµчегез белән генә ирешергә телисезме? 4 Сезнењ баштан кичкән нәрсәләрнењ барысы да файдасызга булдымыни? Мин аларныњ файдасызга булмавына µмет итәм! 5 Канунны үтәвегез аркасындамы яки ишеткәнегезгә ышангангамы Аллаћы сезгә Рух бирә ћәм сезнењ арагызда могђизалар тудыра? 6 Ибраћимны исегезгә тµшерегез. Изге язмада аныњ турында: «Ул Аллаћыга ышанды, ћәм моныњ белән Аллаћы тарафыннан хак саналды», – диелгән. 7 Моннан сез шуны ањлагыз: иманга таянучылар – Ибраћимныњ чын балалары. 8 Ћәм Изге язма, Аллаћыныњ яћүд булмаганнарны иман аркылы аклаячагын алдан күреп, Ибраћимга: «Бар халыклар синењ аша фатиха алачак», – дигән Яхшы хәбәр белдерде. 9 Димәк, иманга таянучылар иманлы Ибраћим белән бергә фатиха алалар. 10 Ә инде канун таләпләрен үтәүләренә ышанучыларныњ барысына да каргыш тµште. Чµнки Изге язмада: «Канун китабында язылганнарныњ бµтенесен даими үтәмәүче ћәркем ләгънәтләнә», – дип язылган. 11 Билгеле ки, Аллаћы алдында канун аркылы ћичкем аклана алмый, чµнки, язылганча, «Аллаћы тарафыннан иман аша акланган кеше яшәячәк». 12 Канун исә иманга нигезләнмәгән, киресенчә, «канун таләпләрен үтәүче алар белән яшәячәк». 13 Мәсих безнењ урынга ләгънәт булып, безне канун ләгънәтеннән йолып алды, чµнки Изге язмада: «Агачка асылган ћәркем ләгънәтле», – дип язылган. 14 Ибраћимга бирелгән фатиха Мәсих Гайсә аша яћүд булмаганнарга да ирешсен, ћәм вәгъдә ителгән Рухны иман аркылы без алсын µчен, Мәсих безне йолып алды. 15 Имандашлар! Мин сезгә кµндәлек тормыштан бер мисал китерәм: хәтта кешенењ гамәлгә куелган васыятен дә ћичкем юкка чыгара яки ања ћичбер нәрсә µсти алмаган кебек, бу очракта да шулай. 16 Ибраћимга ћәм аныњ токымына вәгъдәләр бирелгән булган. Күпләр турында әйтелгән кебек, «токымнарына» диелмәгән, бәлки берәүгә генә әйтелгән кебек, «синењ токымыња» диелгән, ә ул – Мәсих. 17 Мин менә нәрсәне күздә тотам: элек Аллаћы тарафыннан расланган килешүне дүрт йµз утыз елдан соњ чыккан канун гамәлдән чыгара алмый ћәм, шул рәвешчә, вәгъдәнењ кµчен бетерә алмый. 18 Чµнки Аллаћыныњ бүләге канунны үтәвебезгә бәйле булса, ул инде вәгъдә белән бәйле булмый. Әмма ләкин Аллаћы Ибраћимга фатихаларын нәкъ вәгъдә аркылы биргән. 19 Канун ни µчен соњ? Канун үзенә вәгъдә бирелгән Токым килгәнгә кадәр булган явызлыклар аркасында бирелгән булган ћәм фәрештәләр тарафыннан арадашчы аша тапшырылган. 20 Шәхес үзе генә эш иткәндә, ања арадашчы кирәк түгел; ә Аллаћы бер. 21 Шулай итеп, канун Аллаћыныњ вәгъдәләренә каршы чыгамыни? Ћич тә юк! Әгәр дә тормыш бирә алырлык канун бирелгән булса, кеше чыннан да канунны үтәү аркылы акланыр иде. 22 Әмма Изге язма бµтен дµньяны гµнаћ әсире дип игълан итә, шуња күрә вәгъдә ителгән фатиха иман итүчеләргә Гайсә Мәсихкә инану аша бирелә. 23 Ә инде бу иман килгәнче, бу иман ачылырга тиеш вакытка кадәр, без канун сагы астында кала бирдек. 24 Шулай итеп, без иман аркылы Аллаћы тарафыннан аклансын дип, Мәсих килгәнгә кадәр канун безгә тәрбияче булды. 25 Ә иман килгәннән соњ без инде тәрбияче кул астында түгел. 26 Гайсә Мәсихкә иман аша сез барыгыз да – Аллаћы балалары. 27 Чµнки суга чумдырылу йоласын үтәп, сез Мәсих белән берләшкәнсез икән, димәк, Мәсихне «кигәнсез». 28 Шуња күрә, яћүд белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чµнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер. 29 Мәсихнеке булсагыз, сез – Ибраћимныњ токымнары ћәм Аллаћы вәгъдә иткәнне мирас итеп алырсыз. 1 Мин моны күздә тотам: варис әле бала вакытта, ћәрнәрсәнењ иясе булса да, колдан бернәрсә белән дә аерылмый. 2 Атасы билгеләгән вакытка кадәр ул тәрбияләүчеләренә ћәм йорт идарәчеләренә буйсына. 3 Без дә бала вакытта бу дµнья белән идарә итүче кµчләр коллыгында идек. 4 Әмма Аллаћы, билгеләнгән вакыт ђиткәч, хатын-кыздан туган, яћүдләр канунына буйсына торган Улын ђибәрде. Аллаћыныњ Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаћы балалары итү µчен килде. 6 Ә сез Аныњ балалары булганга, Аллаћы үз Улыныњ: «Абба, Әти!» – дип чакыручы Рухын сезнењ йµрәкләрегезгә ђибәрде. 7 Шуња күрә син – инде кол түгел, бәлки Аныњ баласы. Әгәр бала икәнсењ, димәк, син – Аллаћы аша варис та. 8 Әмма элек, сез Аллаћыны белмәгәндә, чынлыкта илаћ булмаганнарга кол булып хезмәт иттегез. 9 Хәзер исә, Аллаћыны танып белгәч, дµресрәге, Аллаћы тарафыннан танылганнан соњ, ни µчен дµнья белән идарә итүче теге зәгыйфь ћәм файдасыз кµчләргә кабат борыласыз ћәм яњадан үзегезне аларныњ колы итәргә телисез? 10 Сез билгеле бер кµннәргә, айларга, елларга ћәм башка бәйрәмнәргә аерым игътибар бирәсез. 11 Сезгә куйган авыр хезмәтем юкка гына булмадымы икән дип, сезнењ µчен куркам. 12 Имандашлар, үтенеп сорыйм, минем кебек булыгыз, чµнки мин дә сезнењ кебек булдым. Сез мине бернәрсә белән дә рәнђетмәдегез. 13 Мин, авыру булганга күрә, сезгә беренче тапкыр Яхшы хәбәрне игълан иттем. Сез бу турыда беләсез. 14 Ләкин минем авыруым сезнењ µчен сынау булса да, миња чирканып карамадыгыз ћәм мине кире какмадыгыз, бәлки Аллаћы фәрештәсен, Мәсих Гайсәнењ үзен кабул иткән кебек кабул иттегез. 15 Сезнењ куанычыгыз кая китте соњ? Сезнењ хакта үзем үк әйтеп бирә алам: әгәр мµмкин булса, сез үз күзләрегезне чокып алып, миња биргән булыр идегез. 16 Сезгә хакыйкать сµйләвем аркасында дошманыгызга әйләндемме әллә? 17 Канун астында булуыгызны теләүчеләр сезнењ белән бик нык кызыксыналар, әмма яхшы ният белән түгел. үзләре турында кайгыртуыгызны теләп, алар сезне миннән аерып алырга ниятлиләр. 18 Кызыксыну яхшы ният белән булганда гына әйбәт. Мин яныгызда чакта гына түгел, бәлки ћәрвакыт шулай эшләү яхшы. 19 Балаларым, Мәсих сезнењ тормышыгызныњ аерылгысыз µлешенә әверелгәнгә кадәр, сезнењ µчен мин бала тудыру газабын яњадан кичерәм! 20 Хәзер мин сезнењ яныгызда булырга ћәм бµтенләй башкача сµйләшергә теләр идем, чµнки мин сезнењ хакта ишетеп аптырашта калдым. 21 Канунга буйсынырга теләүчеләр, әйтегез әле миња: сез әллә канунны ишетмисезме? 22 Чµнки анда: «Ибраћимныњ ике улы булган, аларныњ берсе колдан, ә икенчесе ирекле хатыннан туган», – дип язылган. 23 Әмма колдан туганы, гадәттә, балалар ничек дµньяга килсәләр, шул рәвешчә туган, ә ирекле хатыннан булганы Аллаћыныњ вәгъдәсе буенча туган. 24 Бу читләтеп әйтү. Бу хатыннар ике килешүне гәүдәләндерә: берсе Синай тавыннан булып, кол булачак балалар тудыра, ул – Ћађәр. 25 Ћађәр Гарәбстандагы Синай тавына ћәм хәзерге Иерусалимга туры килә, чµнки хәзерге Иерусалим үзенењ балалары белән коллыкта. 26 Ә күктәге Иерусалим ирекле, безгә ул – ана. 27 Чµнки Изге язмада болай дип язылган: «Балага узмаучы, бала тудырмаучы хатын, сµен. Бала тудыру газабын белмәүче хатын, кычкырып шатлыгыњны белдер. Чµнки ялгызак хатынныњ балалары ире булганныкыннан күбрәк». 28 Сез исә, имандашлар – Исхак кебек, вәгъдә балалары. 29 Әмма теге вакыттагы кебек, Рух аркасында туганны гадәти рәвештә туган ничек эзәрлекләгән булса, хәзер дә шулай. 30 Әмма Изге язма нәрсә ди соњ? «Кол хатынны ћәм аныњ улын куып чыгар, чµнки кол хатынныњ улы ирекле хатын улы белән беркайчан да бергә варис булмаячак». 31 Шуња күрә, имандашлар, без – кол хатын балалары түгел, бәлки ирекле хатын балалары. 1 Мәсих безне ирекле булу µчен азат итте. Шуња күрә нык торыгыз ћәм яњадан коллык золымына тµшмәгез. 2 Тыњлагыз! Мин, Паул, сезгә әйтәм: әгәр сез сµннәткә утыртыласыз икән, сезгә Мәсихтән ћичнинди файда булмас. 3 Ә сµннәтләнүче ћәр кешенењ бµтен канунны үтәргә тиешлеген кабат раслыйм. 4 Канун тоту белән Аллаћы тарафыннан акланган булырга тырышучылар, сез Мәсихтән аерылып киттегез ћәм Аллаћы мәрхәмәтеннән тµшеп калдыгыз. 5 Без исә Аллаћы тарафыннан акланырбыз дип µмет итәбез. Ћәм иман иткәнгә күрә, аныњ тормышка ашуын Рух ярдәме белән ашкынып кµтәбез. 6 Чµнки Мәсих Гайсәдә сµннәт тә, сµннәтсез булу да бернинди әћәмияткә ия түгел, бәлки мәхәббәт белән эш итүче иман гына әћәмиятле. 7 Сез иманда яхшы яши идегез; сезгә хакыйкатькә буйсынырга кем комачаулады икән? 8 Мондый инану сезне Чакыручыдан түгел. 9 Аз гына чүпрә бµтен камырны ачыта. 10 Раббыга таянып, мин сезнењ башкача фикер йµртмәячәгегезгә ышанам; ә сезне котыртучы кем булуына карамастан, хµкемгә дучар ителәчәк. 11 Имандашлар, мин әле дә, сµннәткә утырту кирәк, дип µйрәтәм икән, мине тагын ни µчен эзәрлеклиләр соњ? Ул чагында хач турындагы тәгълиматым киртә булмас иде. 12 Сезне борчучылар сµннәткә утырту белән үз-үзләрен харап итсеннәр иде! 13 Имандашлар, сез иреккә чакырылдыгыз, әмма ләкин сезнењ ирегегез кешелек табигатен канәгатьләндерү µчен сәбәп булмасын, бәлки бер-берегезгә мәхәббәт белән хезмәт итегез. 14 Чµнки бµтен канун бер әмердән гыйбарәт: «Якыныњны үзењне яраткан кебек ярат». 15 Әгәр сез бер-берегезгә ерткыч ђанварлар кебек ћµђүм итәсез икән, сак булыгыз: бер-берегезне кырып бетерә күрмәгез. 16 Сезгә әйтәм: Рух буенча яшәгез, шул чакта кешелек табигатенењ азгын теләкләрен үтәмәссез. 17 Чµнки кешелек табигате Рухка каршы булганны тели, ә Рух – кешелек табигатенә каршы булганны: алар бер-беренә каршы торалар, шуња күрә сез теләгәнегезне эшли алмыйсыз. 18 Әгәр сезнењ белән Изге Рух ђитәкчелек итә икән, ул чакта сезнењ µстән канунныњ бернинди хокукы юк. 19 Кешелек табигатенењ эшләре билгеле: алар – фәхешлек, пычраклык, азгынлык, 20 потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хµсетлек, бик нык ярсу, тәкәбберлек, низаглар, үзара каршылыклар, 21 кµнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәђлесләре ћәм шуларга охшаган башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яњадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаћы Патшалыгына ия булмаслар. 22 Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзењне тота белүне тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк. 24 Ә Мәсих Гайсәнекеләр кешелек табигатьләрен дәрте ћәм теләкләре белән бергә хачка кадакладылар. 25 Рух белән яшибез икән, Рух буенча эш итәргә дә тиешбез. 26 Бер-беребезне ярсытып, бер-беребездән кµнләшеп, дан сµюче булмыйк. 1 Имандашлар, кем дә булса берәү ниндидер гµнаћ кылганда тотыла икән, сез, рухлы кешеләр, аны басынкылык белән тµзәтегез; тик вәсвәсәгә бирелмәс µчен ћәрберегез үз-үзен дә күзәтсен. 2 Бер-берегезнењ авыр йµкләрен күтәрешегез ћәм шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез. 3 Чынлыкта исә, ћичкем булмыйча, үзен зурга санаучы кеше үз-үзен алдый. 4 Ћәркем үзен сынасын, шул чакта ул үзен башка берәү белән чагыштырмыйча горурлана алыр. 5 Чµнки ћәркем үз йµген үзе йµртергә тиеш. 6 Аллаћы тәгълиматы белән нәсыйхәтләнүче үзенењ барлык игелекләрен үз нәсыйхәтчесе белән уртаклашсын. 7 Алданмагыз: Аллаћыны алдарга мµмкин түгел. Кеше ни чәчсә, шуны урыр. 8 үзенењ кешелек табигатенә чәчүче кешелек табигатеннән ћәлакәт урыр, ә Рухка чәчүче Рухтан мәњгелек тормыш алыр. 9 Игелек эшләргә арымагыз, чµнки игелек эшләүдән тукталмасак, вакытында уњышны урып алырбыз. 10 Димәк, ђае чыкканда, ћәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик. 11 Карагыз, үз кулым белән сезгә нинди зур хәрефләр белән язам. 12 Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, үзләре Мәсих хачы хакына эзәрлекләнмәсеннәр µчен генә, сезне сµннәтле булырга мәђбүр итәргә тырышалар. 13 Хәтта сµннәткә утыртылганнар үзләре дә канунны тотмыйлар, ләкин сезне бу тән йоласына дучар итеп, сезнењ белән мактану µчен, сµннәтле булуыгызны телиләр. 14 Ә мин Раббыбыз Гайсә Мәсих хачыннан башка ћичнәрсә белән мактанырга теләмим, минем µчен бу дµнья шул хачка кадакланды, ә мин – дµнья µчен. 15 Чµнки сµннәтнењ дә, сµннәтсез булуныњ да ћич әћәмияте юк, фәкать Аллаћы тарафыннан яња зат итеп яратылуыгыз гына әћәмиятле. 16 Шушы кагыйдә буенча эш итүчеләргә ћәм Аллаћыныњ чын халкына да иминлек ћәм шәфкать булсын. 17 Миња ћичкем авырлык тудырмасын, чµнки тәнемдә Гайсәнењ яра эзләрен йµртәм. 18 Имандашлар, Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте сезнењ рухыгыз белән булсын. Амин.
|