ActsРәсүлләрРәсүлләр 11 Мин сиња, Тәүфил, беренче китабымда Гайсәнењ хезмәт итә башлаган кµннәреннән алып, үзе сайлап алган рәсүлләргә Изге Рух аркылы боерыклар биреп күккә алынган кµненә кадәр, барлык эшләгән эшләре ћәм µйрәткәннәре турында язган идем. 3 Газап чиккәннән соњ, күп санлы хак дәлилләр белән Ул үзенењ тере икәнен исбат итте, кырык кµн буена рәсүлләргә күренде ћәм Аллаћы Патшалыгы хакында сµйләде. 4 Рәсүлләр белән ашап утырганда, Гайсә аларга шундый боерык бирде: – Иерусалимнан китмәгез, Ата вәгъдә иткән бүләкне кµтегез. Мин сезгә ул турыда сµйләгән идем. 5 Яхъя суга чумдырды, ә сез, берничә кµн үткәч, Изге Рухка чумдырылырсыз. 6 Бергә ђыелгач, рәсүлләр Гайсәдән: – Раббыбыз! Син Исраил патшалыгын шушы вакытта яњадан торгызачаксыњмы? – дип сорадылар. 7 Ул исә аларга: – Ата үз хакимлеге белән билгеләгән вакытларны яки мизгелләрне белү сезнењ эшегез түгел, – диде. – 8 Әмма сез үзегезгә Изге Рух ињгәннән соњ кодрәт алачаксыз ћәм Иерусалимда, бµтен Яћүдиядә, Самареядә ћәм, хәтта дµньяныњ читенә кадәр барып ђитеп, ћәркайда Миња шаћит булачаксыз. 9 Шушы сүзләрне әйткәч, рәсүлләрнењ күз алдында Гайсә күккә күтәрелде ћәм болыт Аны аларныњ алдыннан алып китте. 10 Гайсәнењ күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт рәсүлләр янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды. 11 – Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Сезнењ яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яњадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар. 12 Шуннан соњ рәсүлләр Зәйтүн тавы дип аталган бу таудан Иерусалимга кайттылар. Зәйтүн тавы Иерусалимнан бер шимбә кµнлек юл ераклыгында иде. 13 Кайтып ђиткәч, үзләре тукталган µске каттагы бүлмәгә керделәр. Анда Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри, Филип, Томас, Бартулумай, Маттай, Ћалфай улы Ягъкуб, Шимун кµрәшүче ћәм Ягъкуб улы Яћүд бар иде. 14 Алар ћәрвакыт бердәм рәвештә дога кылуда булдылар. Кайбер хатыннар, Гайсәнењ анасы Мәрьям ћәм Аныњ энеләре дә алар белән иделәр. 15 Шул кµннәрнењ берсендә иман итүчеләр арасыннан Петер торып басты. Анда йµз егермегә якын кеше бар иде. 16 – Туганнар, – дип сүз башлады ул. – Гайсәне кулга алган кешеләрне Аныњ янына алып килгән Яћүд хакында Изге Рух Давыт аркылы әйткән сүзләр бар. Язмадагы ул сүзләр тормышка ашарга тиеш иде. 17 Яћүд безнењ арабызда саналды, ул шул хезмәттә катнашу µчен сайланган иде, – диде Петер. 18 Яћүд хәрәм акчага ђир сатып алды, шул ђирдә егылып, аныњ эче ярылды ћәм барлык эчке әгъзалары тышка агып чыкты. 19 Бу хәл бµтен Иерусалим халкына билгеле булды, шуња күрә дә ул ђир аларныњ телендә «Акелдама», ягъни «Канлы ђир» дип атала башлады. 20 – Зәбурда исә: «Аныњ йорты буш булсын, эчендә яшәүче булмасын», ћәм: «Аныњ хезмәтен башка берәү алсын», – дип язылган. 21 Шуња күрә, Яхъя Гайсәне чумдырган кµннән алып Гайсә бездән алынган кµнгә кадәр, Раббы Гайсә безнењ арабызда булганда ћәрвакыт безнењ белән бергә булганнарныњ берсе безгә кушылырга ћәм Аныњ үледән терелгәнлеге хакында безнењ белән бергә шаћитлек итәргә тиеш, – диде Петер. 23 Ике кешене: Барсаб дип аталучы Йосыфны (аны тагын Юсты дип тә атыйлар) ћәм Маттиасны тәкъдим иттеләр. 24 – Раббыбыз! Син бар кешеләрнењ йµрәкләрен беләсењ. Яћүд үзенә тиеш булган урынга китте. Ул калдырган бу хезмәт урынын ћәм рәсүллекне кабул итү µчен Син шушы икәүнењ кайсысын сайладыњ – шуны күрсәт, – дип дога кылдылар. 26 Аннары алар жирәбә салдылар. Жирәбә Маттиаска чыкты ћәм ул, калган унбер кебек, рәсүлләр исәбенә кертелде. 1 Илленче кµн бәйрәме ђиткәндә иман итүчеләр барысы бергә бер урында иделәр. 2 Күктән кинәт кµчле ђил искән кебек тавыш ишетелде ћәм шул тавыш алар булган йортны тутырды. 3 Иман итүчеләр арасында ялкын телләре кебек телләр күренде ћәм ул телләр аларныњ ћәрберсенә берәрләп кунды. 4 Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар ћәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сµйли башладылар. 5 Иерусалимда исә ђир йµзендәге ћәр халыктан килгән диндар яћүдләр яши иде. 6 Бу тавышны ишетеп ђыелган халык аптырады, чµнки ћәркем кайсы да булса иман итүченењ үз телендә сµйләвен ишетте. 7 Алар хәйран калдылар ћәм, шаккатып: – Бу сµйләүчеләр барысы да гәлиләялеләр түгелме соњ? – диделәр. – 8 Ничек инде ћәрберебез аларныњ ћәркайсыбызныњ туган телендә сµйләүләрен ишетә? 9 Без пәртиялеләр, мадайлылар, эламлылар, Месупотамиядә, Яћүдиядә, Кәппәдүкиядә, Понтта, Асия µлкәсендә, 10 Фругиядә, Памфулиядә, Мисырда ћәм Ливиянењ Күринигә якын µлешләрендә яшәүчеләр, 11 Римнан килгән яћүдләр ћәм мәђүсилектән яћүд диненә күчкән кешеләр, критлылар ћәм гарәбстанлылар, – Аллаћыныњ бµек эшләре хакында аларныњ безнењ телләрдә сµйләүләрен ишетәбез! 12 Барысы да хәйран калдылар ћәм, аптырашып, бер-берсенә: – Бу нәрсәне ањлата икән? – диештеләр. 13 Ә кайберләре: – Алар шәраб эчеп исергәннәр, – дип кµлделәр. 14 Петер исә, унбер рәсүл белән бергә торып басты ћәм кычкырып сµйли башлады: – Яћүд ирләре ћәм Иерусалимда яшәүче барлык кешеләр! Мин сезгә моныњ нәрсә икәнен ањлатырмын. Минем сүзләремне игътибар белән тыњлагыз, – диде ул халыкка. – 15 Алар, сез уйлаганча, исерек түгел, чµнки хәзер сәгать иртәнге тугызынчы гына әле. 16 Бу турыда Йоил пәйгамбәр аркылы алдан әйтелгән: 17 «Аллаћы әйтә: „Ахыр кµннәрдә үз Рухымны коярмын Бар кешеләргә. Улларыгыз, кызларыгыз Мин әйткән сүзләрне Игълан итәрләр. Яшьләрегез илаћи күренешләр, Картларыгыз тµшләр күрерләр. 18 үз Рухымны коярмын Ир-ат колларыма да, хатын-кыз колларыма да. Ћәм Мин әйткән сүзләрне Игълан итәрләр алар да. 19 Күрсәтермен югарыда – күктә могђизалар, Ә түбәндә – ђирдә галәмәтләр. Кан ћәм ут, ћәм куе тµтен булыр: 20 Кояш сүнәр, ә ай исә канга әйләнер. Ћәм дә килер Раббыныњ кµне – Бµек ћәм шµћрәтле кµн. 21 Ћәм ялварып Раббыга мµрәђәгать иткән ћәркем котылыр"». 22 Исраил ирләре! Бу сүзләрне тыњлагыз: белгәнегезчә, Аллаћы сезнењ арагызда Гайсә аркылы кодрәтле эшләр, могђизалар, галәмәтләр кылды ћәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнењ сезнењ µчен билгеләнгән Зат икәнен исбат итте. 23 Аллаћыныњ алдан билгеләнгән максаты ћәм алдан белеп торуы белән сезнењ карамакка бирелгән шушы Кешене канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез. 24 Әмма Аллаћы, үлем богауларын µзеп, Гайсәне үледән терелтте, чµнки үлем Аны тотып кала алмады. 25 Давыт Аныњ хакында болай диде: «Мин Раббыны ћәрвакыт үз алдымда күрдем. Ул минем уњ ягымда, икеләнмим шуња күрә. 26 Ђанымны үлеләр дµньясында калдырмассыњ Син, үз Изгењә черергә ирек бирмәссењ Син. Шуња күрә куанды минем күњелем, шатланды минем телем, Ѳмет баглап яшәр хәтта минем тәнем. 28 Тормыш юлын ачып бирдењ Син миња. Миња шатлык ињдерерсењ үз каршыњда». 29 – Туганнар! Ыруыбыз башлыгы Давыт хакында кыюлык белән сезгә шуны әйтә алам: ул үлде ћәм күмелде. Билгеле булганча, аныњ кабере бүгенге кµнгә кадәр сакланган. 30 Аллаћы Давытка аныњ токымыннан булган берәүне аныњ тәхетенә утыртачагы турында ант иткән. Давыт бу ант турында белеп ћәм пәйгамбәр буларак, 31 Мәсихнењ үледән тереләчәге, Аныњ үлеләр дµньясында калдырылмаячагы ћәм тәненењ черемәячәге хакында алдан белеп әйтте. 32 Аллаћы шушы Гайсәне үледән терелтте, ћәм без ћәммәбез – моныњ шаћитләре. 33 Шулай итеп, Аллаћы Аны үзенењ уњ ягына күтәргәч, Ул, Атасыннан вәгъдә ителгән Изге Рухны кабул итеп, безнењ µскә сез хәзер күреп ћәм ишетеп торган бүләкне койды. 34 Давыт үзе күккә күтәрелмәде, әмма ул: «Раббы Аллаћы әйтте минем Раббыма: Мин дошманнарыњны аяк астыња баскыч итеп салганчы, утыр Минем уњ ягымда», – диде. 36 Шулай итеп, бµтен Исраил халкы яхшы белсен: Аллаћы сез хачка кадаклаган бу Гайсәне Раббы ћәм Мәсих итте, – диде Петер. 37 Тыњлаучылар ишеткән бу сүзләр йµрәкләренә барып кадалды: – Туганнар, безгә нәрсә эшләргә соњ инде? – диделәр алар Петергә ћәм башка рәсүлләргә. 38 – Ћәркайсыгыз, гµнаћларыгыз кичерелсен µчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез, ћәм сез Аллаћыныњ бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез. 39 Аллаћыныњ вәгъдәсе Аллаћыбыз Раббы үзенә чакырган ћәркемгә – сезгә, сезнењ балаларыгызга ћәм еракта яшәүче барлык кешеләргә дә, – дип ђавап бирде Петер. 40 Ул тагын да күбрәк сүзләр белән аларны кисәтте: – Бу бозык буыннан котылыгыз, – дип µндәде Петер. 41 Аныњ сүзләрен кабул итүчеләр чумдырылдылар, ћәм ул кµнне иман итүчеләргә µч мењгә якын кеше кушылды. 42 Иман итүчеләр ћәрвакыт рәсүлләрнењ µйрәтүләрен кабул итеп, бер-берсе белән аралашып яшәделәр, бергә икмәк сындырдылар ћәм бергәләп дога кылдылар. 43 Рәсүлләр аркылы күп могђизалар ћәм галәмәтләр күрсәтелде, ћәм бу ћәркемнењ күњелендә курку хисе уятты. 44 Барлык иман итүчеләр бергә булдылар ћәм ћәрнәрсә уртак иде. 45 Хуђалыкларын ћәм милекләрен сатып, ћәркемнењ хађәтенә карап, үзара бүлештеләр. 46 Алар ћәр кµн даими рәвештә бердәм күњел белән Аллаћы Йортында булдылар, µйләрендә Аллаћыны мактап, шат ћәм күндәм күњелдән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны яратты, Раббы исә коткарылучыларныњ санын ћәр кµн саен арттырып торды. 1 Шулай бер кµнне кµндезге µчләр тирәсендә, дога кылу вакытында, Петер белән Яхъя Аллаћы Йортына килделәр. 2 Тумыштан ук аяклары гарип булган бер кешене, Аллаћы Йортыныњ Матур дип аталган капкасы янына алып килеп, керүчеләрдән хәер сорау µчен, ћәр кµн утыртып калдыралар иде. 3 Шул кеше, Петер белән Яхъяныњ Аллаћы Йортына керүләрен күреп, алардан хәер сорады. 4 Алар ања игътибар белән карадылар ћәм Петер: – Безгә кара, – диде. 5 Теге кеше, нәрсә булса да алырга µметләнеп, аларга текәлеп карады. 6 Әмма Петер: – Минем алтын-кµмешләрем юк, ә нәрсәм бар, шуны сиња бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих вәкаләте белән боерам: тор ћәм йµр! – диде 7 ћәм аны уњ кулыннан тартып торгызды. Шундук гарип кешенењ аяклары ћәм тез буыннары ныгыды. 8 Ул сикереп торды ћәм йµри башлады, Аллаћыны мактый-мактый, сикерә-сикерә, алар белән бергә Аллаћы Йортына керде. 9 Бар халык бу кешенењ йµрүен ћәм Аллаћыны мактавын күрде. 10 Кешеләр аныњ Матур капка янында хәер сорашып утырган адәм икәнен таныдылар, аныњ белән булган хәлгә хәйран калып, бик гађәпләнделәр. 11 Әлеге савыккан кеше Петер белән Яхъяны ђибәрмичә тотып торган вакытта, бик нык гађәпләнгән халык, Сµләйман әйваны дип аталган залга йµгереп кереп, алар янына ђыелды. 12 Петер, моны күреп, халыкка: – Исраил ирләре! Нигә моња гађәпләнәсез? – диде. – Ник безгә текәлеп карап торасыз? Әллә без үзебезнењ кодрәтебез яки диндарлыгыбыз белән аны савыктырган дип уйлыйсызмы? 13 Ибраћимныњ, Исхакныњ ћәм Ягъкубныњ Аллаћысы, безнењ аталарыбызныњ Аллаћысы үзенењ Хезмәтчесе Гайсәне шµћрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез ћәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Ањардан баш тарттыгыз. 14 Сез Изге ћәм Хак Заттан ваз кичтегез ћәм кеше үтерүчене иреккә чыгарырга сорадыгыз. 15 Сез тормышны Бар итүчене үтердегез, әмма Аллаћы Аны үледән терелтте. Без – моныњ шаћитләре. 16 Ћәммәгез күргәнчә, Аныњ исеменә ышану аркылы Аныњ исеменењ кµче сез күреп белгән бу кешене куәтләндерде, аны Гайсә аркылы килгән иман савыктырды, – диде Петер. – 17 Хәер, туганнар, мин беләм: сез моны, башлыкларыгыз кебек үк, белмичә эшләдегез. 18 Аллаћы үз Мәсихенењ газап чигәчәге турында барлык пәйгамбәрләр аша алдан әйткән хәбәрен шулай тормышка ашырды. 19 Ә сез гµнаћларыгыз кичерелсен µчен тәүбә итегез ћәм Аллаћыга таба борылыгыз. 20 Шулай эшләсәгез, Раббыдан юанычлы заманнар килер, Ул сезгә алдан билгеләнгән Мәсихне – Гайсәне ђибәрер. 21 Аллаћы үзенењ изге пәйгамбәрләре аша борынгыдан сµйләгән барлык сүзләр гамәлгә ашканчы Гайсә күктә калырга тиеш. 22 Муса әйткән: «Раббы Аллаћыгыз туганнарыгыз арасыннан сезгә минем кебек Пәйгамбәр күтәрәчәк. Ул сезгә нәрсә генә сµйләсә дә, сез ћәммәсен тыњларга тиешсез; 23 бу Пәйгамбәрнењ сүзен тыњламаган ћәр кеше Аллаћы халкы арасыннан юк ителәчәк». 24 Шамуилдән башлап барлык пәйгамбәрләр бу кµннәр хакында алдан хәбәр иттеләр. 25 Сез – пәйгамбәрләрнењ варислары. Аллаћы Ибраћимга: «Ђир µстендә барлык кабиләләр синењ нәселењ аша фатиха алачак», – дип әйтеп, аталарыгызга васыять кылды. Сез – шушы васыятьнењ мирасын кабул итүчеләр. 26 Аллаћы сезнењ ћәркайсыгызны яман эшләрегездән кире кайтарырга ћәм фатиха бирергә тели. Шуныњ µчен Ул үзенењ Хезмәтчесен күтәрде ћәм Аны ињ элек сезгә ђибәрде. 1 Петер белән Яхъяныњ халыкны µйрәтүләренә, Гайсәнењ үледән терелүен мисал итеп, үлеләрнењ тереләчәге турында вәгазь сµйләүләренә ачулары килгән руханилар, саддукейлар ћәм Аллаћы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы, рәсүлләр халыкка сµйләп торган вакытта килеп, 3 аларны кулга алдылар. Инде кич булганлыктан, иртәгесе кµнгә кадәр аларны сак астына тапшырдылар. 4 Рәсүлләр сµйләгән вәгазьне тыњлаучыларныњ күбесе иман китерде. Иман китерүче ирләрнењ саны биш мењ чамасы иде. 5 Икенче кµнне Иерусалимда яћүдләрнењ башлыклары, аксакаллар ћәм канунчылар ђыелды. 6 Ињ баш рухани Ћаннас, Кәяфәс, Яхъя, Искәндәр ћәм ињ баш руханиныњ гаиләсеннән булган башкалар да шунда иделәр. 7 Петер белән Яхъяны уртага бастырып, алардан: – Сез бу савыктыруны нинди кодрәт белән яки нинди исем белән эшләдегез? – дип сорадылар. 8 Шул вакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга: – Халык башлыклары, аксакаллар! – диде. – 9 Авыру кешегә күрсәтелгән яхшылык турында ћәм аныњ ничек савыктырылуы хакында бүген бездән ђавап таләп итәләр икән, 10 сезнењ ћәммәгезгә ћәм бµтен Исраил халкына мәгълүм булсын: сезнењ каршыгызда басып торган адәм Гайсә Мәсих исеме белән – сез хачка кадаклаткан, Аллаћы тарафыннан үледән терелтелгән насаралы Гайсә Мәсих исеме белән савыктырылды. 11 Изге язмада әйтелгәнчә, Гайсә ул – «сез, тµзүчеләр, кире каккан, ләкин ињ мµћим булып чыккан нигез ташы». 12 Башка беркемдә дә котылу юлы юк. Ђир йµзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында без коткарыла алырдай башка исем юк, – диде Петер. 13 Белемнәре дә булмаган бу гап-гади кешеләрнењ – Петер белән Яхъяныњ кыюлыгын күреп, Кињәшмәдә утыручылар бик гађәпләнделәр. Аларныњ Гайсә белән бергә йµргән кешеләр икәнен хәзер генә ањладылар. 14 Савыккан кешенењ дә алар белән торуын күргәч, каршы сүз әйтә алмадылар ћәм 15 аларга Кињәшмәдән чыгып торырга әмер бирделәр. 16 – Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә? Алар кылган бу могђизалы галәмәт Иерусалимда яшәүчеләрнењ ћәммәсенә билгеле, ћәм без аныњ тәгаенлеген инкяр итә алмыйбыз. 17 Әмма бу хакта халык арасында артык сүз таралмасын µчен, аларны катгый рәвештә кисәтик: бу исем турында беркайчан да кешеләргә сµйләмәсеннәр, – дип үзара кињәшләштеләр. 18 Аларны чакырып керттеләр ћәм Гайсә хакында ћичнәрсә сµйләмәскә ћәм µйрәтмәскә әмер бирделәр. 19 Әмма Петер белән Яхъя: – үзегез уйлап карагыз, Аллаћыныњ сүзен тыњлауга караганда сезнењ сүзне күбрәк тыњлау Аллаћы каршында дµрес булырмы икән? 20 Без күргәннәребез ћәм ишеткәннәребез турында сµйләми булдыра алмыйбыз, – дип ђавап бирделәр. 21 Тегеләр исә, ђәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, тагын бер тапкыр янап, Петер белән Яхъяны чыгарып ђибәрделәр. Чµнки булган хәл µчен ћәммәсе Аллаћыны данлый иде. 22 Савыгу могђизасын татыган теге кеше кырык яшьтән узган иде инде. 23 Азат ителгәннән соњ Петер белән Яхъя, иптәшләре янына килеп, баш руханилар ћәм аксакаллар әйткән сүзләрне сµйләп бирделәр. 24 Иман итүчеләр исә, моны ишеткәч, бердәм рәвештә кµр тавыш белән Аллаћыга дога кылдылар: – Хµкемдарыбыз! Син – күкне, ђирне, дињгезне ћәм алардагы барлык нәрсәләрне барлыкка китерүче! 25 Син үзењнењ хезмәтчењ ћәм безнењ атабыз Давыт аркылы Изге Рух аша әйттењ: «Ни µчен милләтләр котырына, Халыклар ният итә юкка гына? 26 Ђирдәге патшалар каршы чыктылар, Башлыклар бергә ђыелып, Раббыга ћәм Аныњ Мәсихенә каршы кузгалдылар». 27 Чынлап та, Ћируд ћәм Понти Пилат, мәђүсиләр ћәм Исраил халкы белән бергә, Син май сµрткән Изге Хезмәтчењ Гайсәгә каршы, Синењ кодрәтењ ћәм ихтыярыњ белән булачагы алдан билгеләнгән эшләрне гамәлгә кую µчен бу шәћәргә ђыелдылар. 29 Хәзер, Раббыбыз, аларныњ янауларын ишет ћәм колларыња Синењ сүзењне зур кыюлык белән сµйләргә кµч бир. 30 Кулыњны суз ћәм Изге Хезмәтчењ Гайсә исеме белән савыктыр, галәмәтләр ћәм могђизалар күрсәт. 31 Дога кылганнан соњ алар булган урын селкенеп китте ћәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соњ иман итүчеләр Аллаћы сүзен кыюлык белән сµйли башладылар. 32 Барлык иман итүчеләр йµрәкләре ћәм күњелләре белән бердәй булдылар. Берсе дә үз милкен минеке дип әйтмәде, ћәрнәрсә уртак иде. 33 Рәсүлләр исә бµек кµч белән Гайсә Раббыныњ яњадан терелеп торуына шаћитлек кылдылар, ћәм Аллаћы аларныњ ћәммәсенә үзенењ мәрхәмәтен мул итеп биреп торды. 34 Иман итүчеләр арасында беркем дә мохтађ булмады, чµнки ђирләре яки йортлары булганнар, аларны сатып, акчасын 35 рәсүлләр карамагына тапшыралар иде. Ћәркемгә хађәтенә карап бирелә иде. 36 Мәсәлән, рәсүлләр Барнаб дип йµрткән (ягъни «Юаныч улы»), Кипрда туган Йосыф исемле бер левиленењ 37 үз ђире бар иде. Ул, ђирен сатып, акчасын рәсүлләргә китереп бирде. 1 Ћанани атлы берәү, үзенењ хатыны Сапфира белән бергә, милкен сатып, 2 сатудан чыккан акчаныњ бер µлешен, хатыны белән сµйләшеп, яшереп калдырды, ә калганын рәсүлләргә китереп бирде. 3 Әмма Петер: – Ћанани! Ни µчен син шайтанга йµрәгењ белән идарә итәргә ирек бирдењ? Хәтта, акчаныњ бер µлешен яшереп калдырып, Изге Рухка ялганларга уйлагансыњ, – диде. – 4 Сатмаган хәлдә ул милек синеке булып калачак иде түгелме соњ? Сатканнан соњ акчасы синењ карамагыњда түгел идеме? Ни µчен син шундый ниятне йµрәгењә керттењ? Син кешеләргә түгел, ә Аллаћыга ялганладыњ. 5 Шушы сүзләрдән соњ Ћанани ђан биреп идәнгә ауды. Бу хәл турында ишеткән кешеләр куркып калдылар. 6 Ћананиныњ үле гәүдәсен егетләр кәфенгә тµреп алып чыгып киттеләр ћәм күмделәр. 7 Ѳч сәгать чамасы үткәннән соњ аныњ хатыны да килде. Ул булган хәлне белми иде әле. 8 Петер исә ањардан: – Әйт әле миња, ђирегезне шушы бәягә саттыгызмы? – дип сорады. Хатын ања: – Әйе, шушы бәягә, – дип ђавап бирде. 9 Әмма Петер: – Димәк сез Раббыныњ Рухын сынап карарга сүз беркеттегез? Менә ирењне күмгән кешеләр ишектән кереп киләләр. Алар сине дә алып чыгачаклар, – диде. 10 Хатын шундук ђан биреп идәнгә егылды. Егетләр, кергәч, аныњ үлгән булуын күрделәр ћәм, алып чыгып, ире янына күмеп куйдылар. 11 Иман итүчеләрне ћәм бу хәбәрне ишетүчеләрнењ барысын кµчле курку биләп алды. 12 Рәсүлләр кулы белән халык арасында күп галәмәтләр ћәм могђизалар кылынды. Иман итүчеләр бердәм рәвештә Сµләйман әйванында очрашып тордылар. 13 Халык аларны хµрмәт итте, ләкин беркем, үзе килеп, иман итүчеләргә кушылырга базмады. 14 Шулай да бик күп ир-атлар ћәм хатын-кызлар Раббыга иман китерделәр ћәм аларныњ саны арта барды. 15 Петер үтеп барганда, ћич булмаса аныњ күләгәсе генә булса да тµшсен иде, дигән теләк белән, авыруларны урамнарга чыгарып, ятакларга ћәм түшәкләргә салдылар. 16 Иерусалимга якын-тирәдәге шәћәрләрдән бик күп халык килә иде. Алар алып килгән сырхаулар ћәм шакшы рухлардан газап чигүчеләрнењ барысы да савыкты. 17 Ињ баш рухани ћәм аныњ барлык тарафдарлары, ягъни саддукейлар тµркемендәгеләр, кµнләшеп, 18 рәсүлләрне кулга алдылар ћәм халык зинданына ябып куйдылар. 19 Әмма тµнлә белән Раббыныњ бер фәрештәсе зиндан ишекләрен ачты: 20 – Барыгыз, бу яња тормыш турында барысын да Аллаћы Йортында халыкка сµйләгез, – дип, аларны чыгарып ђибәрде. 21 Рәсүлләр, тыњлаучанлык күрсәтеп, иртә тањнан Аллаћы Йортына килделәр ћәм µйрәтә башладылар. Ә ињ баш рухани ћәм аныњ ярдәмчеләре, Исраил халкыныњ аксакалларын чакырып, Югары кињәшмә ђыйдылар. Рәсүлләрне алып килү µчен, тәртип саклаучыларны зинданга ђибәрделәр, 22 әмма хезмәтчеләр, зинданда аларны тапмыйча, кире кайттылар. 23 – Без килгәндә зиндан ышанычлы бикләнгән, ишекләр янында сакчылар басып тора иде. Әмма, ишекләрне ачып эчкә кергәч, беркемне дә тапмадык, – диделәр алар. 24 Аллаћы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы ћәм баш руханилар, моны ишеткәч: – Тагын нәрсә булыр икән инде? – дип аптырашта калдылар. 25 Шул арада берәү килеп: – Әнә, карагыз, сез зинданга утырткан кешеләр Аллаћы Йортында халыкны µйрәтә, – дип әйтте. 26 Шуннан соњ тәртип саклаучылар белән аларныњ башлыклары, шунда барып, халык таш ата башлар дип курыкканга күрә, кµч кулланмыйча гына, рәсүлләрне алып килделәр. 27 Килеп ђиткәч, аларны Кињәшмә алдына бастырдылар ћәм ињ баш рухани: 28 – Без сезгә бу исем турында µйрәтмәскә дип, катгый рәвештә әйткән идек түгелме? Ә сез үзегезнењ тәгълиматыгызны бµтен Иерусалимга тараттыгыз ћәм ул Кешенењ түгелгән канында безне гаепләргә теләп ашкынасыз, – диде. 29 Петер ћәм башка рәсүлләр исә: – Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаћыга итагатьле булырга тиешбез. 30 Аталарыбызныњ Аллаћысы сез агачка кадаклатып үтергән Гайсәне үледән терелтте. 31 Исраилгә тәүбә итү ћәм гµнаћлары кичерелү мµмкинлеген бирү µчен, Аллаћы Аны Хаким ћәм Коткаручы итеп үзенењ уњ ягына күтәрде. 32 Без – бу эшләрнењ шаћитләре. Ћәм шулай ук Аллаћы үзенә итагать итүчеләргә биргән Изге Рух та бу эшләргә шаћит, – дип ђавап бирделәр. 33 Моны ишеткәч, Кињәшмә әгъзалары бик ярсыдылар ћәм рәсүлләрне үтерергә теләделәр. 34 Шул вакыт бµтен халык тарафыннан мµхтәрәм канунчы, Гәмәлиил атлы бер фарисей торып басты ћәм рәсүлләрне аз гына вакытка чыгарып торырга әмер бирде. 35 Рәсүлләр чыгып киткәч: – Исраил ирләре! – дип сүз башлады Гәмәлиил. – Бу кешеләр белән нәрсә эшләячәгегезне яхшырак итеп уйлагыз. 36 Моннан элегрәк үзен бик бµек итеп күрсәтергә тырышучы Тәүдәс дигән кеше пәйда булды, ања дүрт йµзгә якын кеше иярде. Әмма ул үтерелү белән, ања иярүчеләр тµркеме юкка чыкты. 37 Шуннан соњ сан алу кµннәрендә гәлиләяле Яћүд пәйда булды ћәм күпмедер халыкны фетнәгә котыртты. Әмма ул ћәлак булганнан соњ ања ияргән халык та таралды. 38 Шуња күрә хәзер сезгә әйтәм: бу кешеләргә тимәгез! Аларны ђибәрегез! Чµнки бу ният ћәм бу эш кешеләрдән булса, ул юкка чыгачак. 39 Ә инде Аллаћыдан булса, сез аны юкка чыгара алмаячаксыз. Аллаћыга каршы кµрәшүчеләр була күрмәгез, – диде ул. 40 Аксакаллар аныњ сүзенә колак салдылар. Рәсүлләрне чакырып керттеләр ћәм кыйнаганнан соњ, Гайсә исеме хакында µйрәтмәскә боерып, аларны иреккә ђибәрделәр. 41 Рәсүлләр исә, Гайсә исеме µчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Кињәшмәдән чыгып киттеләр. 42 Ћәр кµн Аллаћы Йортында ћәм µйләрдә Яхшы хәбәрне – Гайсәнењ Мәсих икәнлеге хакында сµйләүләрен ћәм µйрәтүләрен дәвам иттеләр. 1 Шәкертләрнењ саны арта барган шул кµннәрдә, грек яћүдләре, кµндәлек ризыкны бүлгән вакытта үзләренењ тол хатыннарын исәпкә алмыйлар дип, ђирле яћүдләрдән ризасызлык белдерделәр. 2 Шуња күрә унике рәсүл, барлык шәкертләрне ђыеп: – Без, ризык бүлү белән шµгыльләнеп, Аллаћы сүзенә игътибарны киметергә тиеш түгелбез, – диделәр. 3 – Шулай булгач, туганнар, үз арагыздан Рух ћәм зирәклек белән тулы булган ђиде кешене сайлап алыгыз. Без аларны шушы эшкә куярбыз. 4 Ә безнењ тµп эшебез дога кылу ћәм сүз белән хезмәт итү булыр. 5 Бу тәкъдим барсына да ошады. Иман ћәм Изге Рух белән тулы булган Эстефәнне, шулай ук Филипне, Прохырны, Никәнүрне, Тимунны, Парменне ћәм яћүд диненә мәђүсилектән кабул ителгән антиухеяле Никүләйне сайладылар. 6 Аларны рәсүлләр алдына бастырдылар. Рәсүлләр аларныњ башларына кулларын куеп дога кылдылар. 7 Шулай итеп, Аллаћы сүзе кињ таралды, Иерусалимда шәкертләр саны күпкә артты, руханиларныњ да бик күбесе итагатьлек белән иман итте. 8 Ә мәрхәмәт ћәм кодрәт белән тулы булган Эстефән исә халык арасында бµек могђизалар ћәм галәмәтләр кылды. 9 Шулай бервакыт «Азат ителгәннәр гыйбадәтханәсе» дип аталган гыйбадәтханәнењ Күринидән ћәм Искәндәриядән, шулай ук Киликия ћәм Асия µлкәләреннән булган кайбер әгъзалары Эстефән белән бәхәскә керделәр, 10 әмма аныњ сүзләрендәге зирәклеккә ћәм Рухка каршы тора алмадылар. 11 Шуннан соњ алар кайберәүләргә: – Без аныњ Мусага ћәм Аллаћыга каршы кµфер сµйләгәнен ишеттек, – дип коткы салдылар. 12 Халыкны, аксакалларны ћәм канунчыларны Эстефәнгә каршы котыртып, ћµђүм итеп аны тоттылар ћәм Югары кињәшмәгә алып киттеләр. 13 Алар Кињәшмәдә ялган шаћитләргә сүз бирделәр. Ә тегеләре исә: – Бу кеше шушы изге урынга ћәм канунга каршы кµфер сµйләүдән туктамый, – диделәр. – 14 Без аныњ: «Насаралы Гайсә бу урынны ђимерәчәк ћәм Муса безгә биргән йолаларны үзгәртәчәк», – дигәнен ишеттек. 15 Кињәшмәдә утыручы барлык кешеләр Эстефәнгә карадылар. Аныњ йµзе фәрештәнеке кебек иде. 1 Ињ баш рухани Эстефәннән: – Бу гаепләүләр дµресме? – дип сорады. 2 – Туганнар ћәм аксакаллар! – дип сүзен башлады Эстефән. – Тыњлагыз. Атабыз Ибраћим Харан шәћәренә күчеп килгәнче, Месупотамиядә ања шµћрәтле Аллаћы күренгән 3 ћәм: «үзењ яши торган ђирне ћәм туганнарыњны калдыр ћәм Мин күрсәтәчәк ђиргә кит», – дигән. 4 Шуннан соњ Ибраћим, халдайлыларныњ биләмәләреннән чыгып, Харанга күчеп килгән. Атасы вафат булганнан соњ Аллаћы аны хәзер сез яши торган менә шушы якларга күчергән. 5 Монда аныњ үзенә аз гына да биләмә бирмәгән, ләкин ања ћәм аныњ киләчәк буыннарына бу ђирне бирергә вәгъдә иткән. Ул вакытта әле Ибраћимныњ баласы да булмаган. 6 Аллаћы ања: «Синењ киләчәк буыннарыњ чит ђирдә килмешәк булачаклар, дүрт йµз ел буена коллыкта изелеп яшәячәкләр. 7 Әмма Мин аларны коллыкта тотачак халыкны хµкем итәчәкмен. Шуннан соњ алар ул илдән чыгачаклар ћәм шушы ђирдә Миња хезмәт итәчәкләр», – дигән. 8 Аллаћы Ибраћим атабыз белән килешү тµзегән ћәм, шул килешүнењ билгесе итеп, сµннәткә утырту йоласын биргән. Шулай итеп, Исхак туганнан соњ сигезенче кµнне атасы Ибраћим аны сµннәткә утырткан. Шулай ук итеп Исхак Ягъкубны, ә Ягъкуб булачак унике ыруг башлыгын сµннәтләгән. 9 Ыруг башлыклары, кµнләшеп, Йосыфны Мисырга сатып ђибәргәннәр. Әмма Аллаћы аныњ белән булган, 10 аны барлык хәсрәтләрдән коткарган. Йосыфны зирәк акыллы итеп, Аллаћы ања Мисыр патшасы булган фиргавеннењ яхшы мµнәсәбәтен яуларга мµмкинлек биргән. Фиргавен исә аны Мисырга ћәм үзенењ сараена идарәче итеп билгеләгән. 11 Бµтен Мисыр ћәм Кәнган ђиренә зур михнәт – ачлык килгән, ћәм безнењ аталарыбыз ризык таба алмаганнар. 12 Ягъкуб, Мисырда ашлык барлыгын ишеткәч, ул илгә безнењ аталарыбызны беренче тапкыр ђибәргән. 13 Ә алар икенче тапкыр килгәч, Йосыф ир-туганнарына үзенењ кем икәнлеген ачкан, ћәм фиргавен Йосыфныњ нәселе турында шул вакытта белгән. 14 Йосыф, хәбәр ђибәреп, үзенењ атасы Ягъкубны ћәм бµтен гаиләсен, ђитмеш биш ђанны, үзе янына чакырып китергән. 15 Ягъкуб Мисырга күчеп килгән ћәм үзе дә, безнењ аталарыбыз да үлгәнче шунда яшәгәннәр. 16 үлгәч, аларны Шәхәм шәћәренә алып килеп, анда яшәүче Хамур улларыннан кµмеш түләп Ибраћим сатып алган кабергә күмгәннәр. 17 Ибраћимга Аллаћы биргән вәгъдәнењ гамәлгә ашу вакыты якынлашкан саен Мисырда безнењ халык саны арта барган. 18 Йосыфны белмәгән башка бер патша хакимлек итә башлаган. 19 Ул патша безнењ нәселгә карата бик мәкерле булган, халкыбызны юк итәргә теләгән: бер генә яња туган нарасый да исән калмасын µчен, аталарыбызны балаларын ташларга мәђбүр иткән. 20 Шул вакытта Муса туган. Ул бик күркәм бала булган, аны µч ай буе үз атасы µендә тәрбияли алганнар. 21 Ә чыгарып ташланганнан соњ Мусаны фиргавен кызы тапкан ћәм үз улыдай күреп тәрбияләгән. 22 Муса мисырлыларныњ барлык гыйлемнәрен µйрәнгән, сүздә дә, эштә дә куәтле булган. 23 Кырык яшь тулгач, аныњ күњелендә үз туганнары – исраиллеләр янына барып килү теләге туган. 24 Алар янында булган чакта бер мисырлыныњ исраиллене рәнђетүен күргән ћәм, мисырлыны үтереп, кыйналган кеше µчен үч алган. 25 «Аллаћы минем аркылы аларга котылу бирәчәген туганнарым ањларлар», – дип уйлаган Муса. Ләкин алар ањламаганнар. 26 Икенче кµнне, ике исраилленењ сугышканын күреп, ул алар янына килгән. Аларны татулаштырырга теләп: «Сез туганнар бит, нигә бер-берегезне кыйныйсыз?» – дигән. 27 Әмма үзенењ иптәшен рәнђетүче, Мусаны этеп ђибәреп: «Сине безнењ µстән башлык ћәм хµкем кылучы итеп кем билгеләде? 28 Кичә мисырлыны үтергән кебек, әллә мине дә үтерергә телисењме?» – дигән. 29 Муса, бу сүзләрне ишеткәннән соњ, качып киткән ћәм Мидьян ђирендә килмешәк булып яши башлаган. Анда аныњ ике улы туган. 30 Кырык ел үткәч, Синай тавы чүлендә янып торучы күгән куагыныњ ялкынында ања бер фәрештә күренгән. 31 Муса, моны күреп, бик гађәпләнгән. Ә инде карарга дип якынрак килгәч, Раббыныњ: 32 «Мин – синењ аталарыњ табынган Аллаћы. Мин – Ибраћим, Исхак ћәм Ягъкуб Аллаћысы», – дигән авазын ишеткән. Муса, куркуыннан калтыранып, күтәрелеп карарга да батырчылык итә алмаган. 33 Раббы ања: «Аяк киемењне сал, чµнки син басып торган ђир – изге урын. 34 Мин халкымныњ Мисырда ђәберләнүен күрдем. Әйе, Мин моны күрдем, халкымныњ сыкрануын ишеттем ћәм аны азат итү µчен ињдем. Юлга чык, Мин сине Мисырга ђибәрәм», – дигән. 35 «Сине безгә башлык ћәм хµкем кылучы итеп кем билгеләде?» – дип исраиллеләр кире каккан шул Мусаны, Аллаћы күгән куагында күренгән фәрештә аркылы, башлык ћәм азат итүче итеп ђибәргән. 36 Мисыр ђирләрендә, Кызыл дињгездә ћәм кырык ел буена чүлләрдә могђизалар, галәмәтләр күрсәтеп, аларны Мисырдан ул алып чыккан. 37 Исраил халкына: «Аллаћы сезгә туганнарыгыз арасыннан минем кебек Пәйгамбәр күтәрәчәк», – дип әйтүче дә шул Муса. 38 Синай тавында фәрештә әйткән сүзләрне чүлдә ђыелган халыкка нәкъ менә ул ђиткергән. Безгә тапшыру µчен тере сүзләрне кабул итеп ул алган. 39 Безнењ аталарыбыз, Муса әйткәнне тыњламыйча, кабат Мисырга китәргә теләгәннәр. 40 Ћарунга: «Юлыбызда безне алып барачак илаћлар яса. Чµнки безне Мисырдан алып чыккан Муса белән нәрсә булганын да белмибез», – дигәннәр. 41 Шул кµннәрдә, бозау кыяфәтле пот ясап, шул потка корбан китергәннәр ћәм үз куллары белән ясаган әйбергә карап күњел ачканнар. 42 Аллаћы исә алардан читкә борылган ћәм аларны күктәге йолдызларга хезмәт итәргә калдырган. Пәйгамбәрләрнењ язмаларында исә болай дип язылган: «Әй, Исраил халкы! Кырык ел буе чүлдә Хайваннар суеп Миња корбан китердегезме? 43 Молых илаћныњ чатырын, Райфан илаћыгыз йолдызын – Табыну µчен үзегез Ясаган шул потларны – Сез күтәреп йµрдегез. Шуња күрә Мин сезне Бабылдан да арырак Сµргенгә ђибәрәчәкмен». 44 Ата-бабаларыбызныњ чүлдә шаћитлек чатыры булган. Ул чатыр, Аллаћы Мусага боерганча, ања күрсәтелгән үрнәктә ясалган булган. 45 Безнењ ата-бабаларыбыз ул чатырны үзләренењ аталарыннан кабул итеп алганнар. Алар, Ешуа ђитәкчелегендә, халыкларын Аллаћы куып чыгарган ђирне яулап алганнар ћәм чатырны шунда куйганнар. Чатыр Давыт патша кµннәренә кадәр шул ђирдә калган. 46 Давыт Аллаћыга бик ошаган. Ул Ягъкубныњ Аллаћысына яшәү µчен урын табып бирергә рµхсәт сораган. 47 Ә йортны Аллаћыга Сµләйман салган. 48 Әмма Аллаћы Тәгалә кул белән ясалган корылмаларда яшәми. Пәйгамбәр әйткәнчә: 49 «Күк – Минем тәхетем, Ә ђир – Минем аяк астым, – ди Раббы. – Нинди йорт сала аласыз сез Миња? Нинди Минем яши торган урыным? 50 Ћәммәсен дә боларныњ Булдырмадымы әллә Минем шушы кулларым?» 51 үђәт халык! Йµрәкләрегез белән дә, колакларыгыз белән дә сµннәтсез адәмнәр! Сез, аталарыгыз кебек үк, Изге Рухка ћәрвакыт каршы киләсез. 52 Сезнењ ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Алар Хак Затныњ киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аныњ үзенә хыянәт иттегез ћәм Аны үтердегез. 53 Сез фәрештәләр аркылы Аллаћыдан бирелгән канунны кабул итеп алдыгыз, ләкин аны үтәмәдегез. 54 Шушы сүзләрне ишеткәч, Кињәшмәдә утыручылар ачуларыннан тешләрен шыкырдаттылар. 55 Изге Рух белән тулы булган Эстефән исә, күккә карап, Аллаћыныњ шµћрәтен ћәм Аллаћыныњ уњ ягында торган Гайсәне күрде. 56 – Мин ачылган күкләрне ћәм Аллаћыныњ уњ ягында басып торучы Адәм Улын күрәм, – диде ул. 57 Ә тегеләр, колакларын томалап, акыра-акыра, барысы бергә Эстефәнгә ташландылар. 58 Шәћәрдән алып чыгып, ања ташлар ата башладылар. Шаћитләр исә үзләренењ киемнәрен Шаул исемле бер яшь егет янына куеп тордылар. 59 Алар ташлар аткан вакытта Эстефән, дога кылып: – Раббым Гайсә, минем рухымны кабул ит, – дип, 60 тезләренә егылып, кµчле тавыш белән: – Раббым! Бу эшне аларга гµнаћ дип санама, – диде ћәм ђан бирде. 1 Шаул исә бу үтерүне хуплады. Шул кµннәрдә Иерусалимдагы мәсихчеләрне нык эзәрлекли башладылар ћәм рәсүлләрдән башкалар барысы да Яћүдиянењ ћәм Самареянењ тµрле урыннарына таралдылар. 2 Аллаћыга бирелгән кешеләр Эстефәнне күмеп куйдылар ћәм аныњ µчен бик нык кайгырып еладылар. 3 Ә Шаул мәсихчеләр бердәмлеген газаплый башлады. Ѳйдән-µйгә йµрде, ир-атларны ћәм хатын-кызларны сµйрәп алып чыгып, зинданга япты. 4 Таралышкан мәсихчеләр, кайда гына булсалар да, вәгазь сµйләп йµрделәр. 5 Филип, Самарея шәћәренә барып, шәћәр халкына Мәсих турында сµйләде. 6 Филип кылган галәмәтләр турында ишеткәнгә ћәм ул галәмәтләрне үз күзләре белән күргәнгә күрә, күп халык ул сµйләгән сүзләрне бергәләп дикъкать белән тыњлады. 7 Күп кешеләрдән шакшы рухлар кµчле тавыш белән акырып чыктылар. Параличланган ћәм аксак булган күп кешеләр савыкты. 8 Шәћәр халкы бу эшләргә бик куанды. 9 Ул шәћәрдә, күпмедер вакыт сихерчелек итеп, Самарея халкын хәйран калдырган, үзен бµек дип саный торган Шимун исемле бер кеше бар иде. 10 Кечесе дә, олысы да – барчасы ања дикъкать итә иде. «Бу кеше – бµек дип аталган илаћи кодрәт», – дип әйтәләр иде аныњ хакында. 11 Ул аларны шактый вакыт үзенењ сихерләре белән шаккатырып торганлыктан, кешеләр аны тыњлыйлар иде. 12 Әмма Аллаћы Патшалыгы ћәм Гайсә исеме хакында Филип сµйләгән Яхшы хәбәргә ышангач, ирләр дә, хатыннар да суга чумдырылу йоласын үттеләр. 13 Шимун үзе дә иман китерде ћәм суга чумдырылды. Ул Филип яныннан бер адымга да китмәде. Аныњ зур галәмәтләр ћәм кодрәтле эшләр кылуын күреп, чиксез хәйран калды. 14 Иерусалимда булган рәсүлләр, самареялеләрнењ Аллаћы сүзен кабул итүләрен ишетеп, Петер белән Яхъяны алар янына ђибәрделәр. 15 Петер белән Яхъя, Самареягә килгәч, андагылар Изге Рухны кабул итсеннәр µчен дога кылдылар. 16 Чµнки алар инде Раббы Гайсә исеменә суга чумдырылган, ләкин берсенә дә әле Изге Рух ињмәгән була. 17 Шуннан соњ Петер белән Яхъя самареялеләрнењ башларына кулларын куйдылар ћәм тегеләр Изге Рухны кабул иттеләр. 18 Шимун исә, Рухныњ рәсүлләр кулларын куйганнан соњ бирелгәнен күреп, аларга акча тәкъдим итте. 19 – Мин кулымны башына куйган ћәр кеше Изге Рухны ала алсын µчен миња да шундый вәкаләт бирегезче, – диде ул. 20 Әмма Петер ања: – Әгәр Аллаћы бүләген акчага сатып алырга мµмкин дип уйлыйсыњ икән, акчаларыњ белән бергә ћәлак булырсыњ, – диде. – 21 Син бу эштә катнаша алмыйсыњ, чµнки Аллаћы каршында синењ күњелењ чиста түгел. 22 Шуња күрә, үзењнењ бу явызлыгыњнан тәүбә ит ћәм Раббыга дога кыл. Бәлки йµрәгењдәге уењ кичерелер. 23 Чµнки синењ ачы кµнчелек белән тулганлыгыњны ћәм гµнаћ богауларында икәнлегењне күрәм. 24 – Сез әйткәннәрнењ берсе дә минем белән була күрмәсен µчен Раббыга дога кылыгыз, – дип ђавап бирде Шимун. 25 Петер белән Яхъя, Раббы сүзен ањлатып вәгазь иткәннән соњ, кире Иерусалимга киттеләр. Юл уњаеннан Самареянењ күп кенә авылларында Яхшы хәбәрне игълан иттеләр. 26 Раббыныњ бер фәрештәсе Филипкә: – Тор да кµньякка таба, Иерусалимнан Газага илтә торган юлга бар, – диде. Ул юл чүл аша уза иде. 27 Филип шул юлга чыкты ћәм Аллаћыга табыну µчен Иерусалимга килгән хәбәш кешесенењ иленә кайтып баруын күрде. Ул кеше сарай хезмәтчесе, Хәбәшстан патшасы кәндәки хатынныњ бµтен хәзинәсен саклаучы югары дәрәђәле түрә иде. 28 Хәбәш үзенењ арбасында Ишагыйя пәйгамбәр китабын укып утыра иде. 29 Рух Филипкә: – Арбага якынрак кил, – диде. 30 Филип арба янына йµгерде ћәм хәбәшнењ Ишагыйя пәйгамбәр язган китапны укуын ишетте. – Укыганыњны ањлыйсыњмы? – дип сорады ул аннан. 31 – Берәр кеше тµшендермәсә, ничек ањлый алыйм? – диде ул ћәм Филипкә үзе янына утырырга тәкъдим итте. 32 Хәбәш Изге язманыњ шушы урынын укый иде: «Ул, сарык кебек, суярга китерелде. Йонын кыркучы алдында Тавышсыз торган бәрән кебек, Авызын да ачмады. 33 Ул кимсетелде, Гадел хµкемнән мәхрүм булды. Аныњ нәселе турында кем әйтә алыр? Аныњ тормышы ђирдән алынды бит». 34 Түрә исә Филиптән: – Зинћар µчен, әйтче миња. Монда пәйгамбәр кем хакында сµйли? үзе хакындамы, әллә башка берәү турындамы? – дип сорады. 35 Филип ања Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне шул урыннан башлап сµйләп бирде. 36 Шулай бара торгач, алар су янына килеп ђиттеләр. – Менә бит, монда су бар, чумдырылырга миња нәрсә комачаулый? – диде хәбәш. 37 – Чын күњелењнән иман итсәњ, мµмкин, – диде Филип. – Гайсә Мәсихнењ Аллаћы Улы икәнлегенә иман китерәм, – диде хәбәш. 38 Ул арбаны туктатырга кушты, алар Филип белән суга керделәр ћәм Филип аны суга чумдырып алды. 39 Алар судан чыккач, хәбәшкә Изге Рух ињде. Филипне Раббыныњ бер фәрештәсе алып китте ћәм түрә аны бүтән күрмәде. Хәбәш, шатланып, юлын дәвам итте. 40 Ә Филип Азут шәћәрендә пәйда булды. Ул, Кайсариягә килеп ђиткәнче, шәћәрләрдә Яхшы хәбәрне вәгазьләп йµрде. 1 Шаул исә ћаман да, Раббыныњ шәкертләрен үтерергә теләп, аларга яный иде. Ул ињ баш руханидан 2 Гайсә юлыннан баручы ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алу ћәм Иерусалимга алып килү вәкаләтен бирә торган хат сорап алды. Хат Дәмәшекъ гыйбадәтханәләре µчен иде. 3 Юлда барганда, инде Дәмәшекъкә якынлашып килгән вакытта, кинәт Шаулныњ тирә ягы күктән тµшкән яктылыктан балкып китте. 4 Ул ђиргә егылды ћәм: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисењ? – дигән тавыш ишетте. 5 – Син кем, Әфәнде? – дип сорады Шаул. – Мин – син эзәрлекли торган Гайсә, – дип ђавап бирде тавыш. 6 – Тор да шәћәргә бар. Нәрсә эшләргә кирәклеге хакында анда сиња әйтелер. 7 Шаул белән бергә булган кешеләр тавыш-тынсыз басып торалар иде. Чµнки алар әлеге тавышны ишеттеләр, әмма ћичкемне күрмәделәр. 8 Шаул ђирдән торды, күзләрен ачты, ләкин беркемне дә күрә алмады. Шуња күрә Дәмәшекъкә аны ђитәкләп алып килделәр. 9 Ѳч кµн буе аныњ күзләре күрмәде, ћәм ул ашамады да, эчмәде дә. 10 Дәмәшекътә Ћанани исемле бер шәкерт бар иде. Илаћи күренештә Раббы ања: – Ћанани! – дип эндәште. – Әйе, Раббым, – диде ул. 11 – Туры урам дип аталган урамга бар. Яћүд яши торган йортка кереп Шаул исемле тарслыны сора. Ул хәзер дога кыла. 12 Ул илаћи күренештә Ћанани исемле берәүнењ үзе янына килүен ћәм, күзләре янә күрә башласын µчен, Ћананиныњ аныњ µстенә кулларын куюын күрде, – диде ања Раббы. 13 – Раббым! Мин күп кешеләрдән ул адәмнењ Иерусалимда Синењ изгеләрењә күрсәткән күпме явызлыклары турында ишеттем. 14 Сиња табынучыларныњ барысын монда да кулга алырга аныњ баш руханилардан вәкаләте бар, – диде Ћанани. 15 Әмма Раббы ања: – Кузгал, чµнки Мин аны чит халыкларга ћәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына, Минем турыда шаћитлек бирү µчен, үземнењ корал итеп сайладым. 16 үземнењ исемем хакына аныњ күпме газап чигәргә тиешлеген Мин ања күрсәтермен, – диде. 17 Ћәм Ћанани, шул йортка килеп, Шаул µстенә кулларын куйды. – Шаул туган! Күзләрењ күрә башласын µчен ћәм сине Изге Рух белән сугарырга дип Раббы – сиња юлда күренгән Гайсә – мине синењ яныња ђибәрде, – диде Ћанани. 18 Шундук, күзләрен каплап торган тәњкәләр коелып тµшкәндәй, Шаул тагын күрә башлады. Ул урыныннан торды ћәм суга чумдырылу йоласын үтте. 19 Ашап алганнан соњ, ања янә кµч керде. Шаул берничә кµн шәкертләр белән бергә Дәмәшекътә булды. 20 Ул шундук: «Гайсә – Аллаћы Улы», – дип, гыйбадәтханәләрдә вәгазь сµйләп йµри башлады. 21 Аныњ сµйләгәнен ишеткән бар кеше, хәйран калып: – Иерусалимда шул Кешегә табынучыларны юкка чыгарырга тырышкан кеше түгелме соњ бу? Монда да ул аларны, кулга алып, баш руханиларга тапшыру µчен килмәдеме икән? – диделәр. 22 Ә Шаул кодрәтләнгәннән кодрәтләнде. Гайсәнењ Мәсих икәнлеген исбат итеп йµреп, Дәмәшекътә яшәүче яћүдләрне аптырашка тµшерде. 23 Шактый күп вакыт үткәч, яћүдләр аны үтерергә сүз куештылар. 24 Алар аны үтерү µчен кµне-тµне шәћәр капкаларын күзәтеп тордылар. Әмма Шаул аларныњ бу ниятен белеп алды. 25 Шәкертләр аны тµнлә белән, кәрзингә утыртып, шәћәр дивары аркылы тµшерделәр. 26 Иерусалимга килгәч, Шаул шәкертләр белән бергә булырга тырышты, әмма барысы да аннан курыктылар, аныњ Гайсә шәкерте булуына ышанмадылар. 27 Барнаб исә Шаулны рәсүлләр янына алып килде ћәм аныњ юлда Раббыны күрүен, Раббыныњ ања нәрсәләр әйтүен, аныњ Дәмәшекътә Гайсә исеме хакында кыюлык белән вәгазь әйткәнен аларга сµйләп бирде. 28 Шаул шәкертләр белән калды ћәм Иерусалимда Раббы исеме хакында кыю рәвештә вәгазьләп йµрде. 29 Шулай ук ул грек яћүдләре белән күп тапкырлар очрашып сµйләште, бәхәсләште. Ә алар аны үтерергә тырыштылар. 30 Имандашлар, бу хакта белеп алгач, аны Кайсариягә озаттылар, ә аннан Тарска ђибәрделәр. 31 Бµтен Яћүдиядә, Гәлиләядә ћәм Самареядә иман итүчеләр бердәмлеге µчен тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды, Раббыга карата тирән хµрмәт белән йµрде. Изге Рухныњ дәртләндерүе астында иман итүчеләрнењ саны арта барды. 32 Петер исә, бик күп ђирләрдә булганнан соњ, Аллаћыныњ Лүддәдә яшәүче изге кешеләре янына килде. 33 Анда ул, сигез ел буе авырып ятучы, паралич суккан Айнеас исемле бер кешене күрде. 34 – Айнеас! Сине Гайсә Мәсих савыктыра. Ятагыњнан тор, – диде ања Петер. Ул кеше шундук торды. 35 Лүддәдә ћәм Шарунда яшәүче бар халык, савыккан кешене күреп, Раббыга иман китерделәр. 36 Яфу шәћәрендә Табита (грек телендә «Доркәс») исемле иман итүче бер хатын бар иде. Ул ћәрвакыт яхшы эшләр кыла, фәкыйрьләргә ярдәм итә иде. 37 Шул кµннәрдә ул хатын авырып вафат булды. Аны юып, югары каттагы бер бүлмәгә урнаштырдылар. 38 Лүддә Яфуга якын булганлыктан, шәкертләр Петернењ анда икәнен ишеттеләр ћәм, аныњ үзләре янына тизрәк килүен үтенеп, Петер янына ике кешене ђибәрделәр. 39 Петер алар белән бергә Яфуга килде, ћәм аны югары каттагы бүлмәгә алып керделәр. Барлык тол хатыннар, Петер янына килеп, елый-елый, Доркәс теккән күлмәкләрне, киемнәрне күрсәттеләр. 40 Бүлмәдән бµтен кешеләрне чыгарып ђибәргәч, Петер тезләнеп дога кылды ћәм, мәеткә таба борылып: – Табита, тор! – диде. Хатын күзләрен ачты ћәм, Петерне күргәч, торып утырды. 41 Петер, кулын биреп, аны торгызды ћәм иман итүчеләрне, тол хатыннарны чакырып, Табитаны алар каршына тере килеш бастырып куйды. 42 Бу хәл бµтен Яфу халкына билгеле булды, ћәм күпләр Раббыга иман китерделәр. 43 Петер Яфуда Шимун исемле күнче йортында шактый вакыт яшәде. 1 Кайсариядә Италия полкы дип аталган гаскәрдә йµзбашы булып хезмәт итүче Кµрнили исемле бер кеше бар иде. 2 Ул үзе ћәм аныњ бµтен гаиләсе диндар, тирән хµрмәт белән Аллаћыдан куркучан иде. Ул халыкка күп хәер-сәдака бирә ћәм ћәрвакыт Аллаћыга гыйбадәт кыла иде. 3 Бер кµнне, кµндезге µчләр тирәсендә, Аллаћыныњ бер фәрештәсе ап-ачык итеп Кµрнилигә күренде. Фәрештә аныњ янына килеп: – Кµрнили! – дип эндәште. 4 Кµрнили куркып калды, ања күзләрен текәп: – Нәрсә, әфәнде? – диде. – Синењ догаларыњны ћәм хәерләрењне Аллаћы корбан итеп хәтерендә калдырды. Ул сине искә алды, – дип ђавап бирде ања фәрештә. 5 – Петер исемле Шимунны алып килергә Яфуга кешеләр ђибәр. 6 Ул хәзер күнче Шимун янында кунакта, аныњ йорты дињгез буена урнашкан. 7 Фәрештә киткәч, Кµрнили хезмәтчеләренењ икесен ћәм үз гаскәриләреннән диндар булган берсен чакырып алды. 8 Ћәммәсен ањлатып, аларны Яфуга ђибәрде. 9 Икенче кµнне ђибәрелгән кешеләр шәћәргә якынлашып килгәндә, кµндезге уникеләр тирәсендә, Петер гыйбадәт кылу µчен яссы түбәле µйнењ түбәсенә менде. 10 Аныњ карыны ач иде, ул ашарга теләде. Ашарга әзерләнгән арада Петер гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килде. 11 Ул күкнењ ачылуын ћәм зур тукымага охшаган бер әйбернењ дүрт почмагыннан тотып ђиргә тµшерелүен күрде. 12 Аныњ эчендә ђирдә яшәүче ћәртµрле дүрт аяклы ђәнлекләр, сµйрәлүчеләр ћәм киек кошлар бар иде. 13 Ул: – Тор, Петер, суй ћәм аша, – дигән тавыш ишетте. 14 Әмма Петер: – Юк, Раббым, минем беркайчан да шакшы яки хәрәм нәрсә ашаганым булмады, – диде. 15 Шулвакыт ул янә: – Аллаћы чиста дип игълан иткәнне шакшы дип исәпләмә, – дигән тавыш ишетте. 16 Ѳч тапкыр шулай кабатланды, ћәм шунда ук әйбер күккә күтәрелде. 17 Петер үзе күргән бу илаћи күренешнењ нәрсәне ањлатуын уйлап, аптырап торган арада, Кµрнили тарафыннан ђибәрелгән кешеләр, Шимун µен эзләп табып, капка янына килеп бастылар. 18 – Петер исемле Шимун мондамы? – дип кычкырдылар. 19 Күргән илаћи күренеш турында уйланып торганда, Рух Петергә: – Сине µч кеше эзли. 20 Тµш ћәм, ћич шикләнмичә, алар белән бар. Чµнки аларны Мин ђибәрдем, – диде. 21 Петер Кµрнили ђибәргән кешеләр янына тµште: – Сез эзләгән кеше – мин. Нинди эш белән килдегез? – диде ул аларга. 22 – Безне бµтен яћүд халкы алдында мµхтәрәм, тәкъва ћәм тирән хµрмәт белән Аллаћыдан куркучы йµзбашы Кµрнили ђибәрде. Ул изге фәрештәдән син сµйләячәк сүзләрне тыњлау µчен сине үз йортына чакырырга дигән боерык алды, – диделәр алар. 23 Шуннан соњ Петер аларны µенә алып керде ћәм кунак итте, ә иртәгесен алар белән китте. Яфудан булган кайбер туганнар дә аларга иярделәр. 24 Кайсариягә алар икенче кµнне барып ђиттеләр. Кµрнили исә, үзенењ туганнарын ћәм якын дусларын ђыеп, аларны кµтеп тора иде. 25 Петер йортка кергәндә Кµрнили аныњ каршысына чыкты ћәм Петернењ аяклары алдына тезләнеп сәђдә кылды. 26 – Тор, мин дә кеше бит, – диде Петер ћәм аны торгызды. 27 Алар сµйләшә-сµйләшә µйгә керделәр. Петер анда күп халык ђыелганлыгын күрде 28 ћәм аларга: – Сез, әлбәттә, беләсез: безнењ дини канун буенча яћүдигә башка халык кешеләре белән аралашырга, алар янына кунакка йµрергә рµхсәт ителми. Әмма Аллаћы миња бер кешене дә шакшы яки хәрәм дип исәпләмәскә кирәклеген күрсәтте. 29 Шуња күрә, сез мине чакыру белән, мин ћичсүзсез сезнењ янга килдем. Инде әйтегез: мине ни µчен чакырттыгыз? – диде. 30 – Ѳч кµн элек шушы вакытта, сәгать µчтә үз µемдә дога кыла идем, – диде Кµрнили. – Кинәт минем алда аксыл ялтыравык кием кигән бер кеше пәйда булды 31 ћәм миња: «Кµрнили, Аллаћы синењ догањны ишетте ћәм синењ хәерләрењне хәтергә алды. 32 Яфудан Петер исемле Шимунны алып килергә кешеләр ђибәр. Ул хәзер дињгез буенда яшәүче күнче Шимун µендә кунакта», – диде. 33 Мин шундук сиња кеше ђибәрдем, ћәм син килеп яхшы эшләдењ. Хәзер без ћәммәбез, Раббы сиња сµйләргә кушкан бар сүзләрне тыњлау µчен, Аллаћы алдында торабыз. 34 – Аллаћыныњ кешеләрне аермавын мин хәзер чынлап та ањлыйм, – дип сүзен башлады Петер. – 35 Ћәр халык арасында Аннан куркучылар ћәм тәкъвалык кылучылар Ања мәгъкуль. 36 Аллаћы, Гайсә Мәсих аша килүче тынычлык хакындагы Яхшы хәбәрне сµйләп, Исраил улларына үзенењ сүзен ђибәрде. Гайсә – ћәммәбезнењ Раббысы. 37 Яхъя, чумдырылу йоласын үтегез, дип игълан иткәннән соњ, Гәлиләядән алып бµтен Яћүдиядә булган хәлләрне – 38 Аллаћыныњ насаралы Гайсәне Изге Рух ћәм кодрәт белән майлаганын, Аллаћы Гайсә белән булганга күрә, Аныњ, яхшы эшләр кылып, иблис кулындагыларны савыктырып йµргәнен сез беләсез. 39 Ул яћүдләр илендә ћәм Иерусалимда кылган барлык эшләргә без шаћитбез. Аны хачка асып үтерделәр. 40 Ә µченче кµнне Аллаћы Аны терелтеп торгызды. 41 Аллаћы, үз ихтыяры буенча, Гайсәне бµтен халыкка түгел, ә үзе тарафыннан алдан ук сайланган шаћитләргә күрсәтте. Ул шаћитләр – без, Ул үледән терелеп торганнан соњ Аныњ белән бергә ашаган ћәм эчкән кешеләр. 42 Гайсә – тереләргә ћәм үлеләргә Аллаћы тарафыннан билгеләп куелган хµкем итүче Хаким. Гайсә безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә ћәм шаћитлек итәргә боерык бирде. 43 Барлык пәйгамбәрләр, Ања иман итүче ћәркем Аныњ исеме аркылы гµнаћларыныњ кичерелүен алыр дип, Аныњ хакында сµйләделәр, – диде Петер. 44 Петер бу нотыгын сµйләгән вакытта ук тыњлаучыларныњ барысына да Изге Рух ињде. 45 Петер белән бергә килгән иман итүче яћүдләр Изге Рухныњ яћүд булмаганнарга да бирелүенә бик нык гађәпләнделәр. 46 Чµнки алар тегеләрнењ таныш булмаган телләрдә сµйләүләрен ћәм Аллаћыны олылап мактауларын ишеттеләр. Шул вакыт Петер: 47 – Бу кешеләр безнењ кебек үк Изге Рухны кабул итеп алдылар. Шуња күрә аларны суга чумдырылудан кем тыя алыр? – диде. 48 Ул аларны Гайсә Мәсих исеменә суга чумдырырга әмер бирде. Аннары алар Петердән үзләре янында берничә кµнгә калуын үтенделәр. 1 Рәсүлләр ћәм бµтен Яћүдиянењ буеннан-буена яшәгән иман итүче туганнар яћүд булмаган кешеләрнењ дә Аллаћы сүзен кабул итүләре хакында ишеттеләр. 2 Петер Иерусалимга килгәч, яћүдләр: – Син сµннәтсез кешеләр янына кереп алар белән ашагансыњ, – дип, аны тиргәделәр. 4 Ћәм Петер аларга ђентекләп сµйләп бирде: 5 – Мин Яфу шәћәрендә дога кыла идем ћәм, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп, бер илаћи күренеш күрдем: зур тукымага охшаган бер әйбер дүрт почмагыннан тотып күктән минем яныма тµшерелде. 6 Мин аныњ эченә күз ташладым ћәм ђирдә яшәүче дүрт аяклы хайваннарны, ђәнлекләрне, сµйрәлүчеләрне ћәм киек кошларны күрдем. 7 Шуннан соњ: «Тор, Петер, боларны суй ћәм аша», – дигән тавыш ишеттем. 8 «Юк, Раббым, беркайчан да минем авызыма шакшы яки хәрәм нәрсәнењ кергәне юк», – дидем мин. 9 Күктән аваз миња икенче тапкыр: «Аллаћы чиста дип игълан иткәнне шакшы дип исәпләмә», – диде. 10 Бу µч тапкыр кабатланды ћәм бµтенесе тагын күккә тартып алынды. 11 Нәкъ шул вакыт мин булган йорт алдына Кайсариядән минем янга ђибәрелгән µч кеше килеп басты. 12 Рух миња: «Ћич тә шикләнмичә алар белән бар», – диде. Хәзер минем янымда торучы бу алты туган да минем белән бергә барды. Без ул кешенењ µенә килеп ђиттек. 13 Ул безгә ничек итеп үз µендә фәрештәне күрүе хакында сµйләде. Фәрештә ања: «Петер исемле Шимунны чакыру µчен Яфуга кешеләр ђибәр. 14 Ул сиња сµйләячәк сүзләр аша син үзењ ћәм бµтен йортыњ котылачак», – дип әйткән. 15 Мин сµйли башлагач, башта безгә ињгән кебек, аларга да Изге Рух ињде. 16 Шулвакыт мин Раббыныњ: «Яхъя суга чумдырды, ә сез Изге Рухка чумдырылырсыз», – дигән сүзләрен хәтергә тµшердем. 17 Шулай итеп, без Раббы Гайсә Мәсихкә иман китергәч, безгә биргән бүләкне Аллаћы аларга да биргән икән, Аллаћыга каршы торырга кем мин? – диде Петер. 18 Моны ишеткәч, иман итүче туганнар тынычландылар ћәм Аллаћыны данлап: – Димәк, тормыш бирә торган тәүбә итү юлын Аллаћы яћүд булмаган халыкларга да ачкан, – диделәр. 19 Эстефән белән булган вакыйгалар аркасында килеп чыккан эзәрлекләүләр нәтиђәсендә таралышкан иман итүчеләр, яћүдләргә генә вәгазьләп, Фойникә µлкәсенә, Кипрга ћәм Антиухея шәћәренә кадәр барып ђиттеләр. 20 Әмма алар арасындагы кайсыбер кипрлылар ћәм күринилеләр, Антиухеягә килгәч, яћүд булмаганнарга да Раббы Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сµйләделәр. 21 Раббыныњ кµче алар белән булды, ћәм бик күпләр, инанып, Раббыга таба борылдылар. 22 Бу хактагы хәбәр Иерусалимдагы иман итүчеләр бердәмлегенә барып ђитте, ћәм Барнабны Антиухеягә ђибәрделәр. 23 Антиухеягә килгәч, ул Аллаћы мәрхәмәтенењ ђимешләрен күреп шатланды ћәм андагы кешеләрне Раббыга чын күњелдән тугры булып калырга µндәде. 24 Барнаб Изге Рух ћәм иман белән тулы яхшы кеше иде, ћәм иман итүчеләр санына күп халык кушылды. 25 Шуннан соњ Барнаб Шаулны эзләргә дип Тарска китте ћәм, аны табып, Антиухеягә алып килде. 26 Алар бер ел буе иман итүчеләр бердәмлеге белән очраштылар, күп кешеләрне µйрәттеләр. Ињ беренче тапкыр шәкертләрне «мәсихчеләр» дип Антиухея шәћәрендә атый башладылар. 27 Шул кµннәрдә Антиухеягә Иерусалимнан пәйгамбәрләр килде. 28 Аларныњ берсе, Ћагәб исемлесе, торып басты ћәм бµтен ђирдә зур ачлык булачагы хакында Рух аркылы алдан күреп әйтте. (Ул ачлык Кләүди кайсар заманында булды.) 29 Шуннан соњ шәкертләр, ћәрберсенењ хәленнән килгәнчә, Яћүдиядә яшәүче туганнарга ярдәм ђибәрергә булдылар. 30 Ћәм шулай эшләделәр дә: ђыелган бүләкләрне Барнаб белән Шаул аша Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр бердәмлегенењ µлкәннәренә ђибәрделәр. 1 Шул вакытларда Ћируд патша, явызлык эшләү нияте белән, иман итүчеләр бердәмлегендәге кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады. 2 Яхъяныњ туганы Ягъкубны кылыч белән чабып үтертте. 3 Бу эшнењ яћүдләргә ошавын күреп, Петерне дә кулга алды – ул вакытта Тµче күмәч бәйрәме кµннәре иде – 4 аны зинданга утыртты ћәм, Коткарылу бәйрәменнән соњ халык алдына чыгарырга уйлап, дүртәр гаскәридән торган дүрт тµркемгә аны сакларга әмер бирде. 5 Петер зинданда сак астында булган вакытта иман итүчеләр бердәмлегендә аныњ µчен Аллаћыга бик тырышып дога кылдылар. 6 Ћируд Петерне халык алдына чыгарырга теләгән кµнгә каршы тµндә Петер, ике богау белән богауланган хәлдә, ике гаскәри уртасында йоклап ята иде. Ә ишек янында каравылчылар сакта торды. 7 Кинәт Раббыныњ бер фәрештәсе пәйда булды ћәм бүлмә эче яктырып китте. Фәрештә Петерне тµртеп уятты. – Тизрәк тор! – диде ул ања. Шул вакыт Петернењ кулларыннан богаулары шуып тµште. 8 – Билењне бу ћәм аягыња ки, – диде фәрештә. Ул шулай эшләде. – Ѳс киемењне ки дә минем арттан бар, – диде аннары. 9 Петер, фәрештә кылган бу эшләрнењ чынбарлыкта икәнен дә ањламыйча, аныњ артыннан китте. Ул, илаћи күренеш күрәмдер, дип уйлады. 10 Беренче ћәм икенче сакчыны үтеп, шәћәргә чыга торган тимер капка янына килеп ђиттеләр. Капка үзеннән-үзе ачылды, алар урамга чыктылар ћәм, бер урамны үткәннән соњ, кинәт фәрештә аныњ берүзен калдырды. 11 Шул вакыт Петер ањына килде: – Хәзер мин чынлап та беләм: Раббы үзенењ фәрештәсен ђибәргән. Ул мине Ћируд кулыннан ћәм яћүд халкы минем белән булыр дип кµткән ћәрнәрсәдән коткарды, – дип уйлады ул. 12 Барын да ањлагач, Марк исемле Яхъяныњ анасы Мәрьям йортына килде. Анда ђыелган халык дога кыла иде. 13 Петер ишек шакыды, ишек ачарга дип Роди исемле хезмәтче кыз чыкты. 14 Петернењ тавышын таныгач, ул, шатлыгыннан, ишекне ачарга да онытып, йµгереп кереп китте ћәм йорттагыларга Петернењ ишек янында торуы турында әйтте. 15 – Син үз акылыњдамы? – диделәр ања. Әмма кыз үз сүзендә торды. Ә тегеләр: – Ул аныњ фәрештәседер, – диделәр. 16 Петер исә ћаман шакыды. Ишекне ачтылар ћәм аны күреп хәйран калдылар. 17 Ул, кулы белән ишарә ясап, тавышланмаска кушты ћәм Раббыныњ аны ничек итеп зинданнан чыгаруы турында аларга сµйләп бирде. – Бу хакта Ягъкубка да, туганнарга да әйтегез, – диде ул. Шуннан соњ Петер башка урынга китте. 18 Кµн тугач, Петер белән нәрсә булды икән дип, гаскәриләр борчыла башладылар. 19 Ћируд исә, аны эзләтеп тә таптыра алмагач, сакчылардан сорау алды ћәм аларны үтерергә әмер бирде. Шуннан соњ Ћируд Яћүдиядән Кайсариягә китте ћәм шунда калды. 20 Ул Тур ћәм Сидун шәћәрләрендә яшәүчеләргә бик ачулы иде. Алар исә, үзара сүз беркетеп, аныњ янына килделәр ћәм, патшаныњ сарай идарәчесе Бластыны үз якларына аударып, солых сорадылар, чµнки аларныњ µлкәсе патша µлкәсеннән туена иде. 21 Билгеләнгән кµнне Ћируд, патша киемнәренә киенеп, хµкем итү урынына утырды ћәм алар алдында чыгыш ясады. 22 Ә халык: – Бу тавыш – кеше тавышы түгел, бу – илаћ тавышы, – дип кычкырды. 23 Шушы шµћрәтне Аллаћыга бирмәгән µчен Раббыныњ бер фәрештәсе кинәт Ћирудны орды. Ул кортлап үлде. 24 Аллаћы сүзе исә кињ таралды ћәм аны кабул итүчеләрнењ саны үсә барды. 25 Ә Барнаб белән Шаул, тапшырылган эшне башкарганнан соњ, Марк исемле Яхъяны алып, Иерусалимга кайттылар. 1 Антиухеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә Барнаб, Шимун (аны тагын Нигер дип тә атыйлар), күриниле Луки, µлкә идарәчесе Ћируд белән бергә тәрбияләнгән Манаин ћәм Шаул исемле пәйгамбәрләр, мµгаллимнәр бар иде. 2 Алар ураза тоткан вакытта, Раббыга хезмәт иткәндә Изге Рух: – Минем эшемне башкару µчен сайланган Барнабны ћәм Шаулны Миња аерыгыз, – диде. 3 Догалар кылып ураза тотканнан соњ пәйгамбәрләр ћәм мµгаллимнәр, Барнаб белән Шаулныњ башларына кулларын куеп, аларны хезмәт итү µчен ђибәрделәр. 4 Изге Рух тарафыннан ђибәрелгән Барнаб белән Шаул Селәүкия шәћәренә килделәр, аннан су юлы белән Кипр утравына киттеләр. 5 Утраудагы Саламис шәћәренә килгәч, яћүдләрнењ гыйбадәтханәләрендә Аллаћы сүзен вәгазьләделәр. Аларга Яхъя да ярдәм итте. 6 Бµтен утрауны үтеп Паф шәћәренә килделәр. Анда алар сихерче ћәм ялган пәйгамбәр булган Барьешуа исемле бер яћүд кешесенә тап булдылар. 7 Ул µлкә башлыгы Серги Паул янында иде. Серги Паул – акыллы кеше – Аллаћы сүзен тыњларга теләп, Барнаб белән Шаулны сараена чакырды. 8 Ә сихерче Элум (Барьешуаныњ грекча исеме) µлкә башлыгын иманга китерттермәскә тырышып, аларга каршы торды. 9 Изге Рух белән сугарылган Шаул, аны тагын Паул дип тә атыйлар, Элумга туп-туры карап: 10 – Син ћәртµрле ялган ћәм мәкерлелек белән тулгансыњ. Син, иблис улы, ћәртµрле дµреслекнењ дошманы! Раббыныњ хакыйкатен ялганга әйләндерүдән туктыйсыњмы син, юкмы? – диде. – 11 Хәзер менә Раббыныњ кулы синењ µстењдә: син сукыраячаксыњ ћәм билгеле бер вакытка кадәр кояшны күрмәячәксењ. Кинәт аны томан ћәм карањгылык каплап алды, ћәм ул, берәрсе ђитәкләп юл күрсәтмәсме икән дип, әле бер якка, әле икенче якка таба атлады. 12 Ѳлкә башлыгы, бу хәлне күреп, Раббы турындагы тәгълиматныњ кодрәтенә тањ калды ћәм Раббыга иман китерде. 13 Паул ћәм аныњ белән бергә булганнар, Пафтан китеп, су юлы белән Памфулия µлкәсендәге Перги шәћәренә килделәр. Яхъя, алардан аерылып, Иерусалимга кайтты, 14 ә калганнар Пергидән Писидия µлкәсендәге Антиухеягә килделәр. Шимбә кµнне алар гыйбадәтханәгә кереп утырдылар. 15 Муса кануныннан ћәм пәйгамбәрләр язган китаплардан µзекләр укыганнан соњ, гыйбадәтханә башлыклары, кешеләр аша, аларга: – Туганнар! Халыкка әйтергә теләгән нәсыйхәт сүзегез булса, әйтегез, – диделәр. 16 Паул, кулы белән ишарә итеп, тынычланырга чакырды: – Исраил ирләре ћәм Аллаћыга табынучы башкалар, тыњлагыз! 17 Исраил халкыныњ Аллаћысы безнењ ата-бабаларыбызны сайлап алган ћәм Мисыр ђирендә булган чагында бу халыкны бµек иткән, үзенењ кодрәтле кулы белән аларны Мисыр ђиреннән чыгарган. 18 Алар чүлдә вакытта, Ул аларга карата кырык ел чамасы сабыр булган. 19 Кәнган ђирендә ђиде халыкны юк иттергәннән соњ, шул ђирне аларга мирас итеп биргән. 20 Бу вакыйгалар чама белән дүрт йµз илле ел барышында булган. Моннан соњ Шамуил пәйгамбәр яшәгән чорга кадәр аларга хакимнәр биргән. 21 Аннары алар патша сораганнар, ћәм Аллаћы аларга Биньямин нәселеннән булган Кыйш улы Шаулны биргән. Ул кырык ел чамасы идарә иткән. 22 Аны тәхеттән тµшергәннән соњ патша итеп Давытны куйган ћәм аныњ хакында: «Мин күњелемә ошаган бер ирне, Ишай улы Давытны таптым. Ул Мин теләгән ћәр эшне башкарачак», – дигән. 23 үзенењ анты буенча, Аллаћы Давыт нәселеннән Исраилгә Коткаручы Гайсәне бирде. 24 Коткаручы килер алдыннан Яхъя, тәүбә итәргә ћәм чумдырылу йоласын үтәргә µндәп, бµтен Исраил халкына вәгазь сµйләде. 25 үз хезмәтенењ ахырында Яхъя: «Сез мине кем дип уйлыйсыз? Мин Ул түгел. Минем артымнан Бер Зат килә, мин Аныњ аякларындагы башмак бауларын чишәргә дә лаеклы түгелмен», – диде. 26 Туганнар! Ибраћим нәселенењ балалары ћәм Аллаћыга табынучы башка кешеләр! Коткарылу хакындагы бу хәбәр безгә ђибәрелде. 27 Иерусалимда яшәүчеләр ћәм аларныњ башлыклары Мәсихне танымадылар, Аны хµкем итеп, пәйгамбәрләрнењ ћәр шимбә укыла торган сүзләрен гамәлгә ашырдылар. 28 Ањарда үлемгә лаеклы ћичбер гаеп тапмасалар да, Пилаттан, катгый рәвештә, Аныњ үтертелүен сорадылар. 29 Аныњ хакында язылганнарныњ бµтенесен тормышка ашыргач, Аны, агачтан тµшереп, кабергә салдылар. 30 Әмма Аллаћы Аны үледән терелтеп торгызды. 31 Ул үзе белән Гәлиләядән Иерусалимга килгән кешеләргә күп кµннәр буе күренде, хәзер ул кешеләр халык алдында Аныњ шаћитләре. 32 Без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек: Аллаћы, Гайсәне терелтеп торгызуы белән, аталарыбызга биргән вәгъдәне безнењ µчен – аларныњ балалары µчен гамәлгә ашырды. Бу икенче мәдхиядә язылганча булды: «Син – Минем Улым, Бүген Мин Сине тудырдым». 34 Аныњ гәүдәсен черетмичә, Аны үледән терелтеп торгызу турында исә болай дигән: «Давытка бирелгән изге ћәм ышанычлы вәгъдәне Сезнењ µчен тормышка ашырачакмын». 35 Ћәм башка бер урында: «үз Изгењнењ гәүдәсен Ћичкайчан черетмәссењ», – дип язылган. 36 үз дәверендә Аллаћы ихтыяры буенча хезмәт иткәннән соњ Давыт вафат булды ћәм үзенењ аталары янына күмелде. Аныњ гәүдәсе череде. 37 Ә Аллаћы терелтеп торгызган Зат черемәде. 38 Шулай итеп, туганнар, сезгә мәгълүм булсын: Гайсә аркылы сезгә гµнаћларыгызныњ кичерелүе игълан ителә. Сез Муса кануны аша аклана алмаган барлык гµнаћлардан иман итүче ћәркем Аныњ аркылы Аллаћы тарафыннан акланыр. 40 Сак булыгыз, пәйгамбәрләр әйткән сүзләр сезгә карата булмасын. Пәйгамбәрләр әйткәннәр: 41 «Тәкәбберләр, карагыз! Тањ калыгыз ћәм юк булыгыз. Бер эш башкарачакмын Мин Сез яшәгән кµннәрдә. Сез ышанмас идегез, Әгәр ул эш турында Сезгә сµйләсәләр дә». 42 Паул белән Барнаб гыйбадәтханәдән чыкканда, кайбер кешеләр: – Киләсе шимбәдә дә бу хакта сµйләгез әле, – диделәр. 43 Ђыелыш таралганнан соњ күп яћүдләр ћәм мәђүсилектән яћүд диненә күчкән, Аллаћыны хµрмәт итә торган диндар кешеләр Паул белән Барнаб артыннан бардылар, ћәм рәсүлләр, алар белән әњгәмә корып, аларны Аллаћы мәрхәмәтендә торырга үгетләделәр. 44 Икенче шимбәдә бµтен шәћәр диярлек Раббы сүзен тыњларга ђыелды. 45 Ә яћүдләр, халыкныњ күплеген күреп, кµнләштеләр ћәм Паулныњ сүзләренә каршы яман телләнделәр. 46 Ә Паул ћәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаћы сүзе ињ элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз ћәм шуныњ белән үзегезне мәњгелек тормышка лаек түгел итәсез. Шуња күрә без башка халыкларга таба борылабыз. 47 Чµнки Раббы безгә: «Синењ аша котылу Ђирнењ читләренә кадәр Барып ђитсен дип, Мин Сине башка халыкларга Яктылык итеп куйдым», – дигән әмер бирде. 48 Яћүд булмаган кешеләр Паул белән Барнаб әйткән сүзләрне ишетеп куандылар ћәм Раббыны сүзе µчен данладылар. Мәњгелек тормыш µчен сайлап алынганнарныњ барысы да иман китерделәр. 49 Раббы сүзе шул тирәдәге бар ђирләргә таралды. 50 Әмма яћүдләр, атаклы гаиләләрдән булган хатыннарны ћәм шәћәрдәге ђитәкче кешеләрне Паул белән Барнабка каршы котыртып, аларны эзәрлекләделәр ћәм үз ђирләреннән кудырттылар. 51 Паул белән Барнаб исә, аларга каршы шаћитлек билгесе итеп, аякларындагы тузанны кактылар ћәм Икүниун шәћәренә киттеләр. 52 Ә шәкертләр куаныч ћәм Изге Рух белән тулы булдылар. 1 Икүниунда Паул белән Барнаб, гадәттәгечә, яћүдләр гыйбадәтханәсенә керделәр. Аларныњ тәэсирле итеп сµйләүләреннән бик күп яћүдләр ћәм башка халык кешеләре Раббыга иман китерделәр. 2 Ә иман китермәгән яћүдләр яћүд булмаганнарны иман китергән туганнарына каршы котырттылар. 3 Паул белән Барнаб анда шактый озак вакыт булдылар, Раббы турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Раббы, үзенењ мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларныњ кулы белән галәмәтләр ћәм могђизалар кылды. 4 Шәћәрдәге халык икегә бүленде: бер µлеше яћүдләр ягында, икенчеләре рәсүлләр ягында булды. 5 Яћүд булмаганнар ћәм яћүдләр, үзләренењ башлыклары белән берлектә, аларга ћµђүм итеп, ташлар атып үтерергә ниятләделәр. 6 Рәсүлләр бу хакта ишеткәч, Лукәүниягә качып киттеләр. Андагы Лустра, Дерби шәћәрләрендә ћәм шул тирәдәге ђирләрдә 7 халыкка Яхшы хәбәрне сµйләүләрен дәвам иттеләр. 8 Лустра шәћәрендә аяклары йµрми торган бер кеше бар иде. Ул кеше, тумыштан ук гарип булып, беркайчан да йµри алмаган. 9 Ул да Паул сµйләгән сүзләрне тыњлап утырды. Паул ања туп-туры карады ћәм, шифа алачагына гарипнењ ышанычы булганын күреп: 10 – Аякларыња туры итеп бас, – дип кычкырып әйтте. Ул шундук сикереп торды ћәм йµри башлады. 11 Халык исә, Паулныњ нәрсә эшләгәнен күреп, лукәүния телендә: – Безнењ яныбызга кеше кыяфәтендә илаћлар ињде, – дип кычкыра башладылар. 12 Барнабны грекларныњ илаћы Зевс дип, ә Паулны Гермес дип атадылар, чµнки ул күбрәк сµйли иде. 13 Шәћәр читенә урнашкан Зевс гыйбадәтханәсенењ каћине исә, халык белән бергә, капка алдына үгезләр ћәм чәчәк бәйләмнәре алып килеп, корбан китерергә теләде. 14 Рәсүлләр, бу хакта ишеткәч, µсләрендәге киемнәрен ертып тµшереп, халык арасына йµгереп керделәр ћәм бар тавышларына: 15 – Сез нәрсә эшлисез? – дип кычкырдылар. – Без дә сезнењ кебек үк кешеләр. Сезне бу файдасыз әйберләрдән арындыру, күкне, ђирне, дињгезне ћәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан тере Аллаћыга таба бору µчен без сезгә Яхшы хәбәр турында сµйлибез. 16 Элегрәк Ул барлык халыкларга үз юллары белән барырга ирек бирде. 17 Әмма, яхшылыклар кылып, үзен күрсәтеп торды: вакытында күкләрдән яњгыр яудырып ћәм мул уњыш биреп, безне ризык белән тәэмин итте ћәм йµрәкләребезне куаныч белән тутырып торды. 18 Шулай дип әйтеп тә, алар кµчкә-кµчкә генә халыкны үзләренә корбан китермәскә күндерә алдылар. 19 Антиухеядән ћәм Икүниун шәћәреннән килгән кайбер яћүдләр халыкны рәсүлләргә каршы котыртып, Паулны ташлар атып кыйнадылар ћәм, үлде дип уйлап, аны шәћәр читенә чыгарып ташладылар. 20 Аныњ янына шәкертләр ђыелгач, ул торды ћәм шәћәргә китте. Икенче кµнне Паул белән Барнаб Дерби шәћәренә юл тоттылар. 21 Ул шәћәрдә Яхшы хәбәрне вәгазьләп, шактый күпләрне шәкерт иткәннән соњ, тагын Лустра, Икүниун ћәм Антиухея шәћәрләре аша уздылар. 22 Шәкертләрнењ күњелләрен дәртләндереп, иманда нык торырга µндәделәр. – Аллаћы Патшалыгына керү күп михнәтләр аша булачак, – диделәр. 23 Ћәр бердәмлектә баш кешеләрне билгеләделәр ћәм, ураза тотып дога кылганнан соњ, аларны үзләре дә иман китергән Раббыныњ кулларына тапшырдылар. 24 Шуннан соњ алар, Писидия аша үтеп, Памфулия µлкәсенә килделәр. 25 Пергидә Аллаћы сүзен вәгазь иткәннән соњ Атталея шәћәренә юнәлделәр. 26 Атталеядән, корабка утырып, Антиухеягә киттеләр. Паул белән Барнаб, үзләре әле генә тµгәлләгән эшне башкару µчен, Аллаћыныњ мәрхәмәтенә шушы шәћәрдә тапшырылган иделәр. 27 Алар Антиухеягә кайтып ђиткәч, бердәмлекне ђыеп, үзләре аша Аллаћыныњ нәрсәләр эшләгәнен, Аныњ яћүд булмаган халыкларга иман ишеген ачканын – барысын да бәйнә-бәйнә сµйләп бирделәр. 28 Паул белән Барнаб шәкертләр янында шактый озак вакытка калдылар. 1 Яћүдиядән Антиухеягә килгән ниндидер кешеләр иман итүче туганнарны: – Муса кануны кушканча сµннәткә утыртылмасагыз, котыла алмыйсыз, – дип µйрәтә башладылар. 2 Паул ћәм Барнаб теге кешеләр белән риза булмадылар ћәм алар арасында зур бәхәс туды. Шуња күрә Паул белән Барнабны ћәм тагын берничә кешене бу мәсьәлә буенча Иерусалимга рәсүлләр ћәм µлкәннәр янына ђибәрергә булдылар. 3 Шулай итеп, бердәмлек аларны юлга озатты. Фойникә ћәм Самарея µлкәләрен үткәндә, алар, яћүд булмаган халыкларныњ Аллаћыга таба борылулары турында сµйләп, барлык туганнар арасында зур куаныч уяттылар. 4 Иерусалимга килеп ђиткәч, аларны бердәмлек тә, рәсүлләр дә, µлкәннәр дә ачык йµз белән кабул иттеләр. Паул белән Барнаб аларга үзләре аша Аллаћыныњ нинди эшләр башкаруы турында сµйләп бирделәр. 5 Шуннан соњ фарисейләр арасыннан иман китергән кайберәүләр, урыннарыннан торып: – Яћүд булмаганнарны сµннәткә утыртырга ћәм алардан Муса канунын тотуны таләп итәргә кирәк, – диделәр. 6 Бу мәсьәләне тикшерү µчен рәсүлләр ћәм µлкәннәр бергә ђыелдылар. 7 Озак бәхәсләрдән соњ Петер, урыныннан торып: – Туганнар! – дип сүз башлады. – Сез беләсез, минем аша Яхшы хәбәрне ишетеп яћүд булмаган халыклар иман китерсеннәр µчен, Аллаћы мине сезнењ арагыздан инде күптән сайлаган иде. 8 Кеше күњелен белеп торучы Аллаћы, безгә биргән кебек, яћүд булмаганнарга да Изге Рухны биреп, аларны кабул итүен күрсәтте. 9 Алар белән безнењ арада бернинди аерма калдырмыйча, йµрәкләрен иман аша сафландырды. 10 Шулай булгач, безнењ аталарыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган йµкне шәкертләр ђилкәсенә салып, сез хәзер ни µчен Аллаћыны сыныйсыз? 11 Ә бит без дә, алар кебек үк, Гайсә Раббыныњ мәрхәмәте аркылы котылганыбызга инанабыз. 12 Бµтен ђыелыш тынып калды. Барнаб белән Паул үзләре аша Аллаћыныњ башка халыклар арасында кылган галәмәтләре ћәм могђизалары турында сµйләделәр, халык аларны тыњлады. 13 Алар сүзләрен тәмамлагач, Ягъкуб сµйли башлады: – Туганнар, мине тыњлагыз! 14 Шимун Аллаћыныњ, яћүд булмаган халыклар турында кайгыртучанлык күрсәтә башлап, алар арасыннан үзенә үз халкын алуы хакында сµйләде. 15 Пәйгамбәрләрнењ Изге язмада язган сүзләре дә моња туры килә: 16 «Шуннан соњ, – дигән Раббы, – үз яныма чакырып, Мин үземнеке иткән Барлык калган халыклар Мине – Раббыны эзләсеннәр дип, Мин кире кайтачакмын. Давытныњ ђимерелгән йортын Яњадан торгызачакмын, Ђимерекләрдән торгызып, Аны яњартачакмын. Шулай дип әйтә Раббы! 18 Борынгыдан билгеле булган Бу эшләрне Ул кыла». 19 Шуња күрә башка халыклар арасыннан Аллаћыга таба борылучыларга кыенлык тудырмаска, 20 ә аларга, потлар алдына китерелеп, хәрәм ризыклардан, ђенси азгынлыктан, буып үтерелгән хайван итеннән ћәм каннан тыелыгыз, дип язарга кирәк, минемчә. 21 Чµнки элек-электән Муса кануны ћәр шәћәрдә вәгазь ителеп килде, ћәр шимбә гыйбадәтханәләрдә укыла. 22 Шуннан соњ рәсүлләр ћәм µлкәннәр бµтен бердәмлек белән бергә үзләре арасыннан берничә кешене сайлап, Паул белән Барнабка ияртеп, Антиухеягә ђибәрергә карар кылдылар. Туганнар арасында ђитәкчелек итә торган Барсаб дип аталучы Яћүдне ћәм Силасны сайладылар 23 ћәм алар белән шундый хат ђибәрделәр: «Рәсүлләрдән ћәм µлкәннәрдән – сезнењ туганнарыгыздан – Антиухеядәге, Суриядәге ћәм Киликиядәге, мәђүсилектән күчкән иман итүче туганнарга сәлам. 24 Бездән килгән кешеләр, без аларга шундый эшне тапшырмаган булсак та, сезне борчыганнар ћәм күњелегезне тынычсызлаганнар дип ишеттек. 25 Шуња күрә без, барыбызныњ ризалыгы буенча, берничә кешене сайларга ћәм аларны сезнењ янга ђибәрергә дигән фикергә килдек. Алар сезнењ янга үзләренењ гомерләрен Раббыбыз Гайсә Мәсихкә багышлаган яраткан туганнарыбыз Барнаб ћәм Паул белән бергә барырлар. 27 Без Яћүдне ћәм Силасны ђибәрәбез, алар сезгә бу хатта язылганнарны телдән ањлатып бирерләр. 28 Изге Рух ћәм без шундый карарга килдек: хәзер язылачак таләпләрдән башка сезнењ µскә ћичнинди йµк салырга кирәк түгел. 29 Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән ћәм ђенси азгынлыктан тыелыгыз. үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр. Сәламәт булыгыз!» 30 Шулай итеп, ђибәрелгән туганнар Антиухеягә килделәр ћәм, бердәмлекне ђыеп, хатны тапшырдылар. 31 Хатны укыгач, барысы да бу юанычлы хәбәргә куандылар. 32 Яћүд ћәм Силас, үзләре пәйгамбәр буларак, бик күп сүзләр әйтеп, туганнарны рухландырдылар ћәм ныгыттылар. 33 Яћүд белән Силас Антиухеядә күпмедер вакыт булганнан соњ, туганнар, иминлек теләп, аларны Иерусалимга, үзләрен ђибәргән кешеләр янына озаттылар. 34 Әмма Силас Антиухеядә калырга булды. 35 Паул белән Барнаб исә, Антиухеядә калдылар. Алар күп кешеләр белән бергә, Раббы турындагы хәбәрне µйрәттеләр ћәм вәгазьләделәр. 36 Берникадәр вакыт үткәннән соњ Паул Барнабка үзләре Раббы сүзен вәгазьләп йµргән барлык шәћәрләрдәге туганнар янына барып, аларныњ хәлләрен белергә тәкъдим итте. 37 Барнаб Марк исемле Яхъяны да үзләре белән алырга теләде. 38 Әмма Яхъя, тапшырылган эшне тµгәлләмичә, Памфулиядә үзләреннән аерылып калганга күрә, Паул аны алырга теләмәде. 39 Паул белән Барнаб арасында ђитди каршылык туды ћәм алар икесе ике якка китәргә булдылар: Барнаб, Маркны алып, су юлы белән Кипрга китте. 40 Ә Паул үзенә Силасны сайлап алды ћәм, туганнар аны Раббы мәрхәмәтенә тапшырганнан соњ, ул юлга чыкты, 41 бердәмлекләрне ныгытып, Сурия ћәм Киликия µлкәләре аша үтте. 1 Шуннан соњ Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимуте атлы бер шәкерт бар иде. Аныњ анасы яћүд, ул да улы кебек үк Гайсәгә иман итүче, ә атасы грек иде. 2 Лустрадагы ћәм Икүниундагы туганнар Тимуте турында яхшы сүзләр генә сµйләделәр. 3 Паул аныњ үзе белән юлга чыгуын теләде ћәм шуња күрә аны сµннәткә утыртты. Ул бу эшне шунда яшәүче яћүдләр хакына эшләде, чµнки барысы да атасыныњ грек икәнен беләләр иде. 4 Шәћәрләр аша үткәндә алар иман итүчеләргә Иерусалимдагы рәсүлләр ћәм µлкәннәр тарафыннан чыгарылган карарларны тапшырдылар ћәм аларны үтәргә үгетләделәр. 5 Бердәмлекләр иманда ныгыды ћәм кµннән-кµн иман итүчеләрнењ саны арта барды. 6 Паул ћәм аныњ белән булган кешеләр Фругия ћәм Гәләтия аша киттеләр, чµнки Изге Рух аларга Асия µлкәсендә вәгазь сµйләтмәде. 7 Мусия тµбәгенә килгәч, алар Битуния тµбәгенә барырга булдылар, әмма Гайсәнењ Рухы аларны ђибәрмәде, 8 ћәм алар Мусиядән Троас шәћәренә килделәр. 9 Тµнлә Паул шундый бер илаћи күренеш күрде: македунияле берәү, Паулныњ Македуниягә килүе ћәм аларга ярдәм итүе турында ялварып, аныњ каршында басып тора. 10 Шушы илаћи күренештән соњ, Аллаћы безне анда Яхшы хәбәрне сµйләргә чакыра, дигән нәтиђәгә килеп, шундук Македуниягә китәргә булдык. 11 Троастан су юлы белән китеп, без туп-туры Самутрәки утравына, ә икенче кµнне Неяполис шәћәренә килдек. 12 Аннары Македуниянењ беренче µлешендәге Рим хакимлеге астында булган Филиппуй шәћәренә юл тоттык. Без бу шәћәрдә берничә кµн булдык. 13 Шимбә кµнне, шәћәрдән чыгып, елга буена киттек, чµнки дога кылу урынын шунда дип уйладык. Елга буенда без ђыелган хатын-кызлар белән сµйләшеп утырдык. 14 Анда Түәтәйрә шәћәрендә куе кызыл тµстәге кыйммәтле тукымалар сатучы, Аллаћыны хµрмәт итә торган Лудия исемле бер хатын бар иде. Паул сµйләгән сүзләргә Раббы аныњ йµрәген ачты. 15 үзе ћәм µендәгеләре чумдырылганнан соњ, ул безгә: – Мине Раббыга иман итүче дип санасагыз, µемә керегез ћәм кунак булыгыз, – диде. Ул безне күндерде. 16 Бер кµнне гыйбадәтханәгә барганда безгә күрәзәче рухлы бер хезмәтче кыз очрады. Ул, күрәзәлек итеп, үзенењ хуђаларына күп табыш китерә икән. 17 Кыз, Паул артыннан ћәм безнењ арттан: – Бу кешеләр – Аллаћы Тәгалә коллары, алар сезгә котылу юлын күрсәтәләр, – дип кычкырып барды. 18 Ул берничә кµн шулай эшләде. Паулныњ ачуы килде ћәм ул, борылып, рухка: – Гайсә Мәсих вәкаләте белән сиња аныњ эченнән чыгарга боерам, – диде. Ћәм рух шундук чыкты. 19 Кызныњ хуђалары, табыш алуга µметнењ юкка чыгуын күреп, Паул белән Силасны тотып алдылар ћәм мәйданга – шәћәр башлыклары янына µстерәп алып киттеләр. 20 Аларны идарәчеләр янына китерделәр ћәм: – Бу кешеләр – яћүдләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәћәрдә тынычсызлык тудыралар, – диделәр. 22 Халык та аларга каршы чыккан кешеләргә кушылды. Шәћәр идарәчеләре, аларныњ киемнәрен йолкып салдырдылар ћәм таяк белән кыйнарга боердылар. 23 Нык кына кыйнаганнан соњ, аларны зинданга ташладылар ћәм зиндан каравылчысына тоткыннарны бик нык итеп сакларга боердылар. 24 Шундый әмер алгач, каравылчы аларны зинданныњ эчке бүлмәсенә япты ћәм аякларын агач богауларга беркетеп куйды. 25 Тµн уртасындарак Паул белән Силас дога кылдылар, Аллаћыны мактап мәдхияләр ђырладылар, ә тоткыннар аларны тыњлап утырдылар. 26 Кинәт бик нык итеп ђир тетрәде, хәтта зинданныњ нигезе селкенеп куйды. Шундук барлык ишекләр ачылды, барысыныњ да аякларыннан богаулары тµшеп китте. 27 Зиндан каравылчысы йокысыннан уянды ћәм ишекләрнењ ачык булуын күреп, тоткыннар качкандыр, дип уйлады ћәм, кылычын чыгарып, үзен-үзе үтерергә теләде. 28 Әмма Паул: – үзењә ћичбер явызлык эшләмә, чµнки без барыбыз да монда, – дип кычкырды. 29 Каравылчы ут сорап алды да бүлмә эченә йµгереп керде ћәм, калтыранып, Паул белән Силас алдына егылды. 30 Ул аларны тышкы якка алып чыкты. – Әфәнделәрем! Котылу µчен миња нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады ул алардан. 31 – Раббы Гайсә Мәсихкә иман китер. Шулай эшләсәњ үзењ дә котылырсыњ, бµтен µењ дә котылыр. 32 Ања ћәм µендә булганнарныњ барысына Раббы хакындагы сүзне вәгазьләделәр. 33 Ул шул ук сәгатьтә, тµнлә белән, аларныњ ђәрәхәтләрен юды. Шундук ул үзе ћәм µендәгеләр барысы да чумдырылу йоласын үттеләр. 34 үзенењ µенә алып килеп, аларга табын тәкъдим итте ћәм Аллаћыга иман китергәне µчен бµтен йорты белән куанды. 35 Кµн тугач, шәћәр идарәчеләре, ярдәмчеләр артыннан, аларны азат итәргә, дигән хәбәр ђибәрделәр. 36 Зиндан каравылчысы бу турыда Паулга әйтте: – Шәћәр идарәчеләре сезне азат итәргә дигән хәбәр ђибәргәннәр. Барыгыз, иминлек сезгә, – диде. 37 Әмма Паул: – Безне, Рим гражданнарын, халык алдында хµкемсез кыйнадылар ћәм зинданга яптылар, ә хәзер яшерен рәвештә чыгарырга телиләрме? Юк! Килсеннәр дә үзләре безне чыгарсыннар, – диде. 38 Ярдәмчеләр бу сүзләрне шәћәр идарәчеләренә ђиткерделәр, ә идарәчеләр, аларныњ Рим гражданнары икәнен ишеткәч, куркып калдылар. 39 Яннарына килеп гафу үтенделәр, аларны иреккә чыгардылар ћәм шәћәрдән китүләрен сорадылар. 40 Алар исә, зинданнан чыккач, Лудиянењ йортына килделәр. Анда иман итүче туганнарны очратып, аларга үгет-нәсыйхәт бирделәр ћәм юлга чыктылар. 1 Рәсүлләр, Амфиполис ћәм Апуллуния шәћәрләре аша үтеп, Тессалуникә шәћәренә килделәр. Анда яћүдләр гыйбадәтханәсе бар иде. 2 Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды ћәм µч шимбә рәттән яћүдләр белән Изге язмаларда язылганнар турында әњгәмә корды. 3 Аларга Мәсихнењ газап чигәргә ћәм үледән терелергә тиеш булганлыгын ањлатты ћәм исбат итте. – Мин сезгә Гайсә хакында вәгазь итәм ћәм шушы Гайсә – Мәсих, – диде Паул. 4 Яћүдләрнењ кайберләре, шулай ук Аллаћыны хµрмәт итә торган бик күп греклар ћәм күп кенә күренекле хатын-кызлар иман китерделәр ћәм Паул белән Силаска кушылдылар. 5 Ләкин башка яћүдләр кµнләштеләр ћәм, мәйдандагы юньсез кешеләрне ђыеп, шәћәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына алып чыгу µчен, Ясун йортына килеп, аларны эзләделәр. 6 Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны ћәм кайбер башка иман итүче туганнарны шәћәр башлыклары янына сµйрәп алып килделәр. – Бµтен ђирдә чуалыш чыгарып тынычлыкны бозып йµрүчеләр монда да килгәннәр, 7 ә Ясун аларны үз йортына кабул иткән. Алар барысы да, кайсарныњ әмерләренә каршы чыгып, башка берәүне – Гайсәне патша дип исәплиләр, – дип кычкырдылар. 8 Бу сүзләр халыкны ћәм шәћәр башлыкларын борчуга салды. 9 Ә Ясунны ћәм башкаларны, иреккә чыгу µчен билгеләнгән күләмдә акча түләттергәннән соњ, кайтарып ђибәрделәр. 10 Шул ук тµнне туганнар Паул белән Силасны Беруя шәћәренә озаттылар. Беруягә килеп ђиткәч, Паул белән Силас яћүдләр гыйбадәтханәсенә киттеләр. 11 Мондагы кешеләр, тессалуникәлеләргә караганда кињрәк карашлы иделәр. Алар сүзне бик теләп кабул иттеләр ћәм ћәр кµн, Паул сµйләгән сүзләрнењ дµреслеген тикшерү µчен, Изге язманы µйрәнделәр. 12 Күп кенә яћүдләр иман китерде, шулай ук мµхтәрәм грек хатыннары ћәм ирләре арасында да иман китерүчеләр аз булмады. 13 Әмма Паулныњ Беруядә дә Аллаћы сүзен вәгазьләве турында белеп алгач, Тессалуникәдә яшәүче яћүдләр монда да килделәр ћәм, коткы салып, халыкны котырттылар. 14 Тиз арада туганнар Паулны дињгез буена ђибәрделәр, ә Силас белән Тимуте Беруядә калдылар. 15 Паулны озата баручылар аныњ белән Афинага чаклы килделәр ћәм кире кайтып киттеләр. Паул, алар артыннан, Силаска ћәм Тимутегә мµмкин кадәр тиз арада килеп ђитәргә кушты. 16 Силас белән Тимутене кµткәндә, бу шәћәрдә потларныњ күп булуын күреп, Паулныњ күњеле әрнеде. 17 Ул гыйбадәтханәдә яћүдләр белән, Аллаћыны хµрмәт итүче башка кешеләр белән әњгәмә корып утырды, шулай ук ћәр кµн базар мәйданында очраган кешеләр белән сµйләште. 18 Шулай бер кµнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикүрчеләр ћәм стоачылар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә хакында ћәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне сµйләгәнгә күрә, фәлсәфәчеләрнењ кайберләре: – Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели? – диделәр, ә икенчеләре: – Ул чит илаћлар турында вәгазь итә булса кирәк, – диделәр. 19 Алар, Паулны тотып, Арейпәгкә алып килделәр. – Син вәгазьли торган бу яња тәгълимат турында күбрәк белергә телибез. 20 үзењ безгә сµйләгән сәер сүзләрнењ мәгънәсенә тµшендер, – диделәр алар. 21 Нинди дә булса яња фикерләр турында сµйләү яки тыњлау – афиналыларныњ ћәм анда яшәүче чит ил кешеләренењ ињ яраткан шµгыльләре иде. 22 Паул Арейпәг кињәшмәсе алдына басты. – Афиналылар! Сезнењ бµтен яклап аеруча диндар икәнегезне күреп торам, – диде ул. – 23 Чµнки сезнењ изге әйберләрегезне карап йµргәндә мин «Билгесез илаћка» дип язылган корбан китерү урынын да күрдем. Мин сезгә үзегез табына торган шул билгесез Аллаћы турында вәгазь итәм. 24 Дµньяны ћәм аныњ эчендәге ћәммә нәрсәне бар иткән Аллаћы – Ул күкләрнењ ћәм ђирнењ Раббысы. Ул кеше кулы белән тµзелгән изге йортларда яшәми 25 ћәм Ул кешеләрнењ Ања хезмәт итүләренә мохтађ түгел. Ул үзе ћәркемгә тормыш, сулыш ћәм барлык нәрсәне бирә. 26 Бµтен ђир йµзендә яшәсеннәр дип, Ул бер кешедән барлык халыкларны бар итте, вакытларны ћәм яшәү урыннарыныњ чикләрен билгеләде. 27 Ул моны кешеләр Аллаћыны эзләсеннәр µчен, Аны капшанып эзләп тапмаслармы икән, дип эшләде. Ул бит безнењ ћәрберебездән ерак түгел. 28 Сезнењ кайбер шагыйрьләрегез: «Без дә Аныњ нәселеннән», – дип әйткән кебек «без Ањарда яшибез, хәрәкәт итәбез ћәм кµн күрәбез». 29 Шуња күрә без, Аллаћы нәселеннән буларак, илаћилык ул кеше кулларыныњ осталыгы ћәм хыялы белән сурәт рәвеше алган алтынга, кµмешкә яки ташка охшаш, дип уйларга тиеш түгелбез. 30 Шулай итеп, хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаћы гаеп итмәде, ләкин хәзер Ул бµтен ђирдәге барлык кешеләргә тәүбә итәргә әмер бирә. 31 Чµнки Аллаћы галәмне гадел хµкем итү кµнен билгеләде. Ул үзе билгеләгән Зат аша хµкем итәр. Ул Затны үледән терелтеп, Аллаћы моны ћәркемгә исбат итте. 32 үлеләрнењ терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр кµлделәр, ә икенчеләре: – Бу хакта сине башка бер вакытта тыњларбыз, – диделәр. 33 Шуннан соњ Паул Арейпәгтән чыкты. 34 Кайбер кешеләр, ул сµйләгәннәргә ышанып, иман китерделәр. Алар арасында Арейпәг әгъзасы Диунуси, Дамар атлы бер хатын ћәм тагын башкалар да бар иде. 1 Шуннан соњ Паул Афинадан китте ћәм Кµринт шәћәренә килде. 2 Ул анда Әкүл атлы бер яћүдне ћәм аныњ Прискиллә исемле хатынын очратты. Кләүди кайсар барлык яћүдләргә Римнан китәргә әмер биргәнгә күрә чыгышы белән Понт шәћәреннән булган Әкүл күптән түгел хатыны белән Италиядән килгән иде. Паул алар янына барды. 3 Ћµнәрләре бер үк булганлыктан Паул алар янында калды ћәм алар белән бергә эшләде. Аларныњ кәсебе чатыр кору иде. 4 Ћәр шимбә кµнне ул гыйбадәтханәдә, яћүдләрне ћәм грекларны инандырырга тырышып, алар белән сµйләшеп утырды. 5 Силас белән Тимуте Македуниядән килгәч, Паул бµтен вакытын, Гайсәнењ Мәсих икәнлеге хакында шаћитлек биреп, яћүдләргә вәгазь сµйләүгә багышлады. 6 Әмма яћүдләр ања каршы чыгып, яман телләнә башлагач, ул, киемендәге тузанны кагып, аларга: – үз каныгызга үзегез гаепле булырсыз. Минем µстән ђаваплылык алына. Мин башка халыклар янына вәгазь сµйләргә китәм, – диде. 7 Ул, гыйбадәтханәдән чыгып, якында гына яшәүче, Аллаћыны хµрмәт итә торган Тити Юсты атлы кешенењ йортына керде. 8 Гыйбадәтханә башлыгы Криспи исә үзенењ бµтен гаиләсе белән Раббыга иман китерде. Паулныњ сµйләгәнен ишеткән күп кенә кµринтлеләр иман китерделәр ћәм суга чумдырылу йоласын үттеләр. 9 Бервакыт тµнлә белән Паул илаћи күренеш күрде. Күренештә Раббы ања: – Курыкма! Сµйләвењне дәвам ит ћәм туктама. 10 Чµнки Мин синењ белән, ћәм беркем дә ћµђүм итеп сиња зыян китермәячәк. Бу шәћәрдә Минем күпсанлы халкым бар, – диде. 11 Паул, иман итүчеләрне Аллаћы сүзенә µйрәтеп, Кµринттә ел ярым яшәде. 12 Ахаядә Гәллиун µлкә башлыгы булган вакытта яћүдләр, берләшеп, Паулга ћµђүм иттеләр ћәм аны, тотып, хµкем урыны алдына алып килделәр. 13 – Ул кешеләрне канунга каршы рәвештә Аллаћыга табынырга µйрәтә, – диделәр. 14 Паул сүзен башларга гына теләгән иде, Гәллиун яћүдләргә: – Яћүдләр! Әгәр нинди дә булса явыз эш яки ђинаять кылынган булса, сезне тыњлау µчен сәбәп булыр иде. 15 Әмма сүзләр, исемнәр ћәм сезнењ кануныгыз хакында сүз барганга күрә, бу мәсьәләне үзегез хәл итегез. Мин мондый эшләрне хµкем итәргә теләмим, – диде 16 ћәм аларны хµкем урыныннан куып чыгарды. 17 Хµкем урыны каршында анда булган кешеләр гыйбадәтханә башлыгы Состенисне тотып кыйнадылар. Ә Гәллиунныњ моња исе дә китмәде. 18 Паул, тагын шактый гына кµннәр Кµринттә булганнан соњ, туганнар белән хушлашып, су юлы белән Суриягә китте. Прискиллә ћәм Әкүл дә аныњ белән киттеләр. Юлга чыгар алдыннан, нәзер биргәнгә күрә, Паул Кенхерәйдә чәчен алдырды. 19 Эфескә килеп ђиткәч, юлдашларыннан аерылып, Паул гыйбадәтханәгә китте ћәм яћүдләр белән сµйләшеп утырды. 20 Алар ањардан үзләре янында күбрәк вакытка калуын сорадылар, ләкин ул риза булмады. 21 Туганнар белән саубуллашып: – Аллаћы теләсә, тагын килермен, – диде Паул. Шуннан соњ ул су юлы белән Эфестән китте. 22 Кайсариягә килеп ђиткәч, корабтан тµшеп Иерусалимга килде, андагы бердәмлекне сәламләде ћәм Антиухеягә китте. 23 Анда бераз вакыт торганнан соњ, Паул юлга чыкты. Барлык шәкертләрне иманда ныгытып, Гәләтия ћәм Фругия аша үтте. 24 Эфескә чыгышы белән Искәндәриядән булган Апуллус атлы бер яћүд килде. Ул телгә оста, Язманы белә 25 ћәм Раббы юлына µйрәтелгән иде. Яхъя кылдырган чумдыру йоласы турында гына белсә дә, зур рухлану белән Раббы хакында дµрес итеп сµйләде ћәм µйрәтте. 26 Ул гыйбадәтханәдә бик кыю сµйләде. Прискиллә белән Әкүл, Апуллусныњ сµйләгәннәрен ишетеп, аны үзләре янына чакырып алдылар ћәм Аллаћы юлы турында тулырак ањлаттылар. 27 Ул Ахаягә китәргә ният белдергәч, туганнар аны дәртләндерделәр ћәм андагы шәкертләргә Апуллусны кабул итүләрен сорап хат яздылар. Апуллус анда килгәч, Аллаћы мәрхәмәте аркылы иман итүчеләргә күп ярдәм күрсәтте. 28 Чµнки ул, Изге язмада язылганнар белән, Гайсәнењ Мәсих икәнлеген исбатлап, бµтен халык алдында яћүдләр сµйләгән сүзләрнењ дµрес түгеллеген ышандырырлык итеп күрсәтеп бирде. 1 Апуллус Кµринттә вакытта, илнењ югарыдагы µлешләре аша үтеп, Паул Эфескә килде. Анда берничә шәкертне очратты. 2 – Сез иман китергәндә Изге Рухны кабул иттегезме? – дип сорады ул алардан. – Изге Рух хакында безнењ ишеткәнебез дә юк, – диделәр ања. 3 – Сез нинди чумдырылу үттегез соњ? – Яхъя кылган чумдырылуны, – дип ђавап бирделәр шәкертләр. 4 – Яхъя кылган чумдырылу гµнаћларыннан тәүбә итүче кешеләр µчен булды. Яхъя кешеләрне үзеннән соњ Килүчегә, ягъни Гайсәгә иман китерергә µндәде, – диде аларга Паул. 5 Моны ишеткәч, алар Гайсә Раббы исеменә суга чумдырылдылар. 6 Паул алар µстенә кулларын куйгач, шәкертләргә Изге Рух ињде ћәм алар таныш булмаган телләрдә сµйли ћәм Аллаћы әйткән сүзләрне игълан итә башладылар. 7 Анда уникеләп шәкерт бар иде. 8 Паул µч ай буе гыйбадәтханәгә йµреп, тәвәккәллек белән вәгазьләде, әњгәмәләр корып, кешеләрне Аллаћы Патшалыгы турындагы хакыйкатькә инандырырга тырышты. 9 Әмма кайберәүләр, усалланып ћәм иман китерергә теләмичә, ђыелган халык алдында Раббыныњ юлын яманладылар. Шуња күрә Паул алардан китте. Шәкертләрне аерып алып, Туран атлы берәүнењ дәресләр уза торган бер зур бүлмәсендә ћәр кµн әњгәмәләр корып утырды. 10 Ике ел буе шулай дәвам итте. Шунлыктан Асия µлкәсендә яшәүчеләрнењ ћәммәсе – яћүдләр дә, яћүд булмаганнар да – Раббы турындагы хәбәрне ишеттеләр. 11 Аллаћы исә Паулныњ куллары белән искитәрлек кодрәтле эшләр кылды. 12 Паул тиеп алган кулъяулыкларны, билбауларны алып китеп авырулар µстенә салдылар ћәм шуннан соњ авырулар савыкты, алардан явыз рухлар чыкты. 13 Кайбер ырымчы илгизәр яћүдләр дә, ђенлеләрдән явыз рухларны куып чыгарырга теләп: – Мин сезгә Паул вәгазь иткән Гайсә вәкаләте белән боерык бирәм, – дип, Гайсә Раббы исемен кулланырга тырыштылар. 14 Яћүд кешесе Эскевә атлы бер баш руханиныњ ђиде улы да шулай эшләде. 15 Әмма явыз рух: – Гайсәне беләм, Паул да миња таныш, ә сез кемнәр? – дип ђавап бирде. 16 Явыз рухлы кеше аларга ташланды ћәм аларны шундый итеп кыйнады, тегеләр ул йорттан киемнәре ертылган ћәм яраланган хәлдә чыгып качтылар. 17 Бу вакыйга Эфестә яшәүче барлык яћүдләргә ћәм башка халык кешеләренә мәгълүм булды. Бар кешеләр куркуга тµште, ћәм Гайсә Раббыныњ исеме тагын да күбрәк ихтирам ителә башлады. 18 Күп кенә иман китергән кешеләр үзләре кылган начар эшләрне икърар итте. 19 Ә сихерчелек белән шµгыльләнүчеләрнењ күбесе бар кеше алдында үзләренењ китапларын ђыеп яндырды. Яндырылган китапларныњ бәясен санадылар: бµтенесе илле мењ кµмеш тәњкә чыкты. 20 Раббы турындагы хәбәр менә шундый кµч белән таралды ћәм ныгыды. 21 Шушы вакыйгалардан соњ Паул Македуния ћәм Ахая ђирләре аша Иерусалимга барырга булды. – Иерусалимнан соњ мин Римда булырга тиешмен, – диде Паул. 22 Ярдәмчеләренењ икесен, Тимуте белән Эрастыны, Македуниягә ђибәреп, үзе бераз вакытка Асия µлкәсендә калды. 23 Шул кµннәрдә Раббы юлына каршы зур фетнә булды. 24 Греклар алићәсе Артемида гыйбадәтханәсенењ кµмештән сурәтен ясаучы, шушы эш белән ћµнәрчеләргә шактый күп табыш алырга ярдәм итүче Димитер атлы кµмешче 25 кµмешчеләрне ћәм башка шундый ћµнәрчеләрне ђыйды. – Дуслар! Сез беләсез, безнењ мул тормышыбыз шушы кәсепкә бәйләнгән, – диде ул. – 26 Хәлбуки, сез күрәсез ћәм ишетәсез, шушы Паул, кеше кулы белән ясалган нәрсәләр илаћлар түгел, дип сµйләп, Эфестә генә түгел, ә бµтен Асия µлкәсендә диярлек күп кешеләрне инандырды ћәм юлдан яздырды. 27 Моныњ куркынычы безнењ кәсепнењ яманаты чыгу белән генә тәмамланмый. Бµек алићә Артемида гыйбадәтханәсенењ дә әћәмияте бетәр, бµтен Асия µлкәсе ћәм бµтен дµнья табына торган алићә үзенењ бµеклегеннән мәхрүм ителер. 28 Шушы сүзләрне ишеткәннән соњ ћµнәрчеләрнењ ачуы кабарды: – Эфеслеләрнењ Артемидасы бµек! – дип кычкыра башладылар алар. 29 Бµтен шәћәрдә буталыш башланды. Паулныњ юлдашларын – македунияле Гәйне ћәм Аристархны тотып алып, барысы бергә тамаша урынына омтылдылар. 30 Паул халыкка мµрәђәгать итәргә теләде, ләкин шәкертләр аны ђибәрмәделәр. 31 Шулай ук Паулныњ дуслары булган Асия µлкәсенењ кайбер башлыклары да, кешеләр артыннан хәбәр ђибәреп, аныњ тамаша урынында күренмәвен үтенделәр. 32 Халык ђыелган урында берәүләр бер нәрсә, икенчеләр башка нәрсә кычкырды. Ђыелышта тәртипсезлек хµкем сµрде, андагыларныњ күбесе ни µчен ђыелганнарын да белмиләр иде. 33 Кайберәүләр Искәндәр исемле бер кешене гаепле дип уйладылар, чµнки яћүдләр аны халык алдына чыгарга мәђбүр иттеләр. Искәндәр, халыкка сµйләргә теләп, кулы белән ишарә ясады. 34 Аныњ яћүд икәнлеген белеп алгач, ћәммәсе бер тавыштан: – Эфеслеләрнењ Артемидасы бµек! – дип кычкыра башладылар. Алар шулай дип ике сәгать буе диярлек кычкырдылар. 35 Нићаять, шәћәр сәркатибе, халыкны тынычландырып: – Эфеслеләр! Эфес шәћәренењ бµек алићә Артемиданы ћәм күктән тµшкән изге ташны саклаучы шәћәр икәнен кем генә белми? – диде. 36 – Моныњ шулай икәнлеге бәхәссез икән, ул чакта сез тыныч булырга ћәм уйламыйча эш итмәскә тиешсез. 37 Сез тотып китергән бу кешеләр Артемида гыйбадәтханәсен дә таламаган, сезнењ алићәгезне дә хурламаган. 38 Димитернењ ћәм аныњ белән булган башка ћµнәрчеләрнењ кемгә дә булса дәгъвасы бар икән, моныњ µчен мәхкәмәләр ћәм µлкә башлыклары бар. Шунда барып, бер-берсенә шикаять итсеннәр. 39 Әгәр тагын сорауларыгыз бар икән, сез аларны халык ђыелышында күтәрә аласыз. 40 Без хәзер бүгенге вакыйга µчен фетнә куптаруда гаепләнү куркынычы астында торабыз. Ә бит мондый ђыенны акларлык ћичбер дәлилебез юк. Шундый сүзләр әйтеп шәћәр сәркатибе ђыелышны таратты. 1 Фетнә тукталганнан соњ Паул шәкертләрне үзе янына чакырып алды, аларныњ күњелләрен күтәрде ћәм, алар белән саубуллашып, Македуния µлкәсенә китте. 2 Авыллар, шәћәрләр аша үткәндә, иман итүчеләрне дәртләндереп, күп нәсыйхәт бирде. Паул Грециядә тукталды. 3 Ул анда µч ай булды. Су юлы белән Суриягә китәргә дип торганда, яћүдләр ања ћµђүм итәргә сүз куештылар. Шуња күрә ул, Македуния аша кайтырга, дигән фикергә килде. 4 Аны Пур улы беруяле Сопатыр, тессалуникәлеләрдән Аристарх ћәм Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимуте ћәм асиялеләр Тухик белән Трофим озата бардылар. 5 Алар, алдан китеп, безне Троас шәћәрендә кµтеп тордылар. 6 Ә без Тµче күмәч бәйрәменнән соњ Филиппуйдан су юлы белән киттек ћәм, биш кµн дигәндә, алар янына Троаска килеп ђиттек. Без анда ђиде кµн булдык. 7 Атнаныњ беренче кµнендә икмәк сындырып ашау µчен бергә ђыелдык. Паул иман итүчеләр белән әњгәмә корып утырды ћәм, икенче кµнне китәргә ниятләгәнгә күрә, әњгәмәне тµн уртасына кадәр дәвам итте. 8 Без ђыелган µске каттагы бүлмәдә күп яктырткычлар яна иде. 9 Паул сµйләгән вакытта, тәрәзә тµбендә утырган Әүтух исемле бер яшь егетне йокы басты ћәм ул, йоклап китеп, µченче каттан егылып тµште. Аны күтәрделәр, ул үле иде. 10 Паул урамга чыкты, егетнењ µстенә иелеп аны кочаклады ћәм: – Борчылмагыз, ул исән, – диде. 11 Паул янә бүлмәгә менеп, икмәк сындырып ашады, аннары тагын бик озак, тањ атканга кадәр, шәкертләр белән сµйләшеп утырды ћәм иртә тањнан юлга чыкты. 12 Теге яшь егетне µенә алып киткәндә ул тере иде. Бу хәлгә бар кешеләр бик куанды. 13 Без корабка утырып Ассус шәћәренә таба юл алдык. Паул коры ђирдән барырга ћәм шул шәћәрдә безгә кушылырга булды. 14 Ассус шәћәрендә очрашканнан соњ, Паулны алып, Митулини шәћәренә килдек. 15 Митулинидән киткәннењ икенче кµнендә Хиос утравы каршында тукталдык, ә иртәгесен Сам утравында идек ћәм тагын бер кµннән Милит шәћәренә килеп ђиттек. 16 Паул, Асия µлкәсендә тоткарланмас µчен, Эфесне читләтеп үтәргә булды. Чµнки ул, мµмкинлек булса, Илленче кµн бәйрәме ђиткәнче Иерусалимда булырга ашыга иде. 17 Ул, Милиттән Эфескә кешеләр ђибәреп, бердәмлектәге µлкәннәрне чакыртты. 18 Алар килеп ђиткәч: – Асия µлкәсендә сезнењ белән беренче кµннән үк ничек яшәгәнемне үзегез беләсез, – диде ул аларга. 19 – Зур күндәмлек ћәм күп күз яшьләре белән, яћүдләрнењ явыз ниятләре аркасында килгән сынаулар эчендә Раббыга хезмәт иттем. 20 Сезгә файдалы булырлык бернәрсәне дә бәян итмичә калдырмадым, сезне халык алдында да, µйдән-µйгә йµреп тә µйрәттем. 21 Тәүбә итеп Аллаћыга таба борылуныњ ћәм Раббыбыз Гайсәгә иман китерүнењ кирәклеге турында яћүдләргә дә, яћүд булмаганнарга да ђитди рәвештә игълан иттем. 22 Ә хәзер, Рухныњ ихтыярына буйсынып, Иерусалимга барам. Мине анда нәрсә кµтә? Мин белмим. 23 Мин фәкать шуны беләм: барлык шәћәрләрдә мине богаулар ћәм хәсрәт кµтә. Изге Рух шулай ди. 24 Ләкин минем µчен үз тормышымныњ кадере юк, тик хезмәтемне ћәм Гайсә Раббыдан кабул итеп алган эшне – Аллаћыныњ мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын тµгәлләргә телим. 25 Хәзер Мин беләм: минем, сезнењ арагызда йµреп, Аллаћы Патшалыгын вәгазьләвемне ишеткән ћәммәгез мине бүтән күрмәячәксез. 26 Шуња күрә мин бүген сезгә әйтәм: әгәр берәрегез ћәлак булса, сезнењ каныгызда минем гаеп юк. 27 Чµнки мин сезгә Аллаћыныњ ихтыярын тулысы белән бәян иттем. 28 Шулай итеп, үзегез турында ћәм Изге Рух сезне кµтүчеләр итеп куйган кµтү турында кайгыртыгыз. үз Улыныњ каны аша Аллаћы үзенеке иткән бердәмлеккә кµтүчеләр булыгыз. 29 Мин киткәннән соњ, сезнењ яныгызга рәхимсез, кµтүгә карата аяусыз бүреләрнењ киләчәген мин беләм. 30 Иман итүчеләрне үзләренә ияртү µчен сезнењ арагыздан да ялган сµйләүчеләр чыгачак. 31 Шуња күрә сак булыгыз, µч ел буе сезнењ ћәрберегезгә күз яшьләре белән кµне-тµне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз. 32 Хәзер сезне Аллаћы кулына ћәм Аныњ мәрхәмәте турындагы сүзгә тапшырам. Ул сүз сезне тагын да ныгытырга ћәм барлык изге ителгәннәр арасында сезгә мирас бирергә сәләтле. 33 Мин ћичкемнењ алтын-кµмешен дә, киемен дә теләмәдем. 34 үзегез беләсез, минем ихтыяђларымны ћәм минем белән булганнарныњ хађәтләрен менә шушы кулларым канәгатьләндерде. 35 Раббы Гайсәнењ: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк», – дигән сүзләрен истә тотып, тырышлык куеп, хәлсезләргә ярдәм итәргә кирәк. Шулай эшләргә кирәклекне мин ћәр эштә күрсәттем. 36 Сµйләп бетергәч, Паул, тезләнеп, алар белән бергә дога кылды. 37 Ћәммәсе елады, Паулны кочаклап үптеләр. 38 Бигрәк тә «Мине бүтән күрмәячәксез инде» дигән сүзләренә кайгырдылар. Аннары аны корабка чаклы озата бардылар. 1 Без, алар белән саубуллашып, юлга чыктык ћәм туп-туры Кос утравындагы шәћәргә килдек, икенче кµнне Родоста, аннары Патара утравында булдык. 2 Анда, Фойникә µлкәсенә китүче кораб табып, ања утырдык ћәм кузгалып киттек. 3 Кипр утравын кµньягыннан урап үтеп, Сурия µлкәсенә таба йµздек. Турда тукталыш ясадык, чµнки анда корабтан йµк бушатылырга тиеш иде. 4 Шәкертләрне эзләп таптык ћәм алар янында ђиде кµн булдык. Алар, Рухныњ күрсәтүеннән чыгып, Паулны Иерусалимга бармаска кисәттеләр. 5 Китер вакыт ђиткәч юлга чыктык. Барлык иман итүчеләр, хатыннары ћәм балалары белән, безне шәћәр читенә кадәр озата бардылар, ә яр буена килеп ђиткәч, бµтенебез бергә тезләнеп дога кылдык. 6 Саубуллашканнан соњ, без корабка утырдык, ә алар µйләренә кайтып киттеләр. 7 Без исә, юлыбызны дәвам итеп, Пытулемаис шәћәренә килеп тµштек. Анда туганнар янына барып, алар белән бер кµн булдык. 8 Ә икенче кµнне Паул ћәм без Кайсариягә килдек ћәм Иерусалимда сайланган ђиде ярдәмченењ берсе булган, Яхшы хәбәрне таратучы Филипнењ µендә тукталдык. 9 Аныњ Аллаћы әйткән сүзләрне игълан итә торган пәйгамбәр кызлары – кияүгә чыкмаган дүрт кызы бар иде. 10 Без килеп берничә кµн үткәч, Яћүдиядән Ћагәб атлы бер пәйгамбәр килде. 11 Ул, безнењ янга килеп, Паулныњ билбавын алды ћәм үзенењ кул-аякларын бәйләде. – Изге Рух әйтә: Иерусалимдагы яћүдләр бу билбауныњ иясен менә шулай бәйләячәкләр ћәм мәђүсиләр кулына тапшырачаклар, – диде Ћагәб. 12 Моны ишеткәч, без ћәм анда булган башка кешеләр аныњ Иерусалимга бармавын үтендек. 13 Әмма Паул: – Сез нәрсә эшлисез? Ник елыйсыз ћәм минем йµрәгемне телгәлисез? Мин Раббы Гайсә исеме хакына Иерусалимда тоткын булырга гына түгел, үләргә дә әзермен, – дип ђавап бирде. 14 Без исә, аны күндерә алмагач, тынычландык ћәм: – Раббыныњ ихтыяры булсын! – дидек. 15 Кайсариядә бераз вакыт булганнан соњ, ђыенып, Иерусалимга киттек. 16 Безнењ белән бергә Кайсариядән берничә шәкерт тә барды. Алар безне кипрлы Мынасун атлы, күптән иман итүче бер шәкерт янына, без тукталачак йортка алып килделәр. 17 Иерусалимдагы туганнар безне шатланып кабул иттеләр. 18 Икенче кµнне Паул Ягъкуб янына килде. Без дә ања ияреп бардык. Анда барлык µлкәннәр ђыелган иде. 19 Аларны сәламләгәннән соњ, үз хезмәте аркылы Аллаћыныњ башка халыклар арасында нәрсәләр эшләгәнлеге турында Паул ђентекләп сµйләп бирде. 20 Паулны тыњлагач, андагылар Аллаћыны данладылар. – Беләсењме, туган, – диделәр ања, – яћүдләр арасында инде ничә мењ иман китергән кеше бар. Алар барысы да Муса канунын бик тырышып яклаучылар. 21 Синењ хакта аларга, ул башка халыклар арасында яшәүче барлык яћүдләрне улларын сµннәткә утыртмаска ћәм яћүд халкыныњ йолаларын тотмаска µндәп, Муса кануныннан баш тартырга µйрәтә икән, дип әйткәннәр. 22 Нәрсә эшләргә инде? Әлбәттә, халык синењ килүењ турында ишетер. 23 Шуња күрә безнењ сиња кињәш шундый: бездә нәзер кылган дүрт кеше бар. 24 Алар белән бергә тазарыну йоласын үтә. Чәчләрен алдыра алсыннар µчен аларныњ чыгымнарын үз µстењә ал. Барысы да синењ хакта ишеткәннәренењ дµрес түгеллеген ћәм үзењнењ дә канунга буйсынып яшәвењне күрерләр. 25 Ә инде Гайсә Мәсихкә иман китергән башка халык кешеләренә килгәндә, без аларга үзебезнењ карарны әйтеп хат яздык. «Потларга корбан итеп китерелгән ризыкны, канны, буып үтерелгән хайван итен ашаудан ћәм ђенси азгынлыктан тыелыгыз», – дидек без аларга. 26 Шулай итеп, икенче кµнне теге кешеләрне үзе белән алып, Паул алар белән тазарыну йоласын үтте. Шуннан соњ Аллаћы Йортына керде. Анда ул тазарыну кµннәренењ кайчан тәмам булачагы ћәм кайчан аларныњ ћәрберсе µчен корбан китереләчәге хакында игълан итте. 27 Ђиде тазарыну кµне үтте дигәндә, Асия µлкәсеннән килгән берничә яћүд, Паулны Аллаћы Йортында күреп, ања каршы бµтен халыкны котырттылар ћәм аны тотып алдылар: 28 – Исраил ирләре, ярдәм итегез! Бµтен ђирдә безнењ халыкка, канунга ћәм бу урынга каршы µйрәтә торган кеше шушы. Шуныњ µстенә, яћүд булмаганнарны Аллаћы Йортына алып кереп, бу изге урынны мәсхәрә итте, – дип кычкырдылар. 29 Алар аны элегрәк шәћәрдә эфесле Трофим белән бергә күргәнгә күрә: «Паул аны Аллаћы Йортына да алып кергән», – дип уйлыйлар иде. 30 Бµтен шәћәрдә ыгы-зыгы купты, тµрле яктан халык ђыйналды. Паулны Аллаћы Йортыннан сµйрәп алып чыктылар ћәм шундук капкаларны бикләп куйдылар. 31 Алар аны үтерергә тырышкан вакытта, гаскәриләр башлыгына бµтен Иерусалимда башланган буталыш турында хәбәр иттеләр. 32 Ул шундук, гаскәриләр ћәм йµзбашлары белән бергә, халык ђыелган урынга йµгерде. Кешеләр, башлык кешене ћәм гаскәриләрне күреп, Паулны кыйнаудан туктадылар. 33 Гаскәриләр башлыгы якынрак килде ћәм Паулны кулга алырга, аны ике чылбыр белән богауларга әмер бирде. – Бу кеше кем ћәм ул нәрсә эшләде? – дип сорады ул. 34 Халык арасында берәүләр бер нәрсә, икенчеләре башка нәрсә кычкыра башлады. Гаскәриләр башлыгы, шундый шау-шу булганга күрә эшнењ нәрсәдә икәнен белә алмады ћәм шунлыктан Паулны ныгытмага алып барырга кушты. 35 Алар баскычка килеп ђиткәндә, халык кысрыклаганлыктан, гаскәриләргә Паулны күтәреп барырга туры килде. 36 Халык тµркеме: – Ања үлем! – дип кычкыра-кычкыра ияреп барды. 37 Ныгытма ишекләренә якынлашкач, Паул гаскәриләр башлыгына: – Сиња бер нәрсә әйтергә мµмкинме? – диде. – Син грекча беләсењмени? – дип гађәпләнде теге. – 38 Димәк элегрәк фетнә күтәреп дүрт мењ юлбасарны чүлгә алып чыккан мисырлы син түгел? 39 – Мин – яћүд, Киликия µлкәсендәге шактый гына танылган Тарс шәћәреннән. Синнән үтенәм, халыкка сµйләргә рµхсәт итче, – диде ања Паул. 40 Гаскәриләр башлыгы рµхсәт бирде. Паул, баскычта басып торган килеш, халыкка ишарә ясады. Тирән тынлык урнашты ћәм Паул яћүд телендә сµйли башлады. 1 – Туганнар ћәм аталар! үземне яклап берничә сүз әйтергә рµхсәт итегез, – диде Паул. 2 Аныњ үзләре белән яћүд телендә сµйләшүен ишетеп, халык тагын да ныграк тынып калды. 3 – Мин – яћүд кешесе, – диде ул. – Киликиянењ Тарс шәћәрендә тудым, Иерусалимда тәрбияләндем. Гәмәлиилнењ шәкерте булып, аталар канунына ђентекләп µйрәтелдем. Мин дә, сезнењ ћәммәгез кебек үк, Аллаћыга бик нык бирелгән кеше. 4 Мин Раббыныњ юлыннан баручыларны үтергәнчегә тикле эзәрлекләдем, ир-атларны да, хатын-кызларны да богаулап зинданнарга ташлаттым. 5 Моныњ шулай икәнен баш рухани ћәм аксакаллар кињәшмәсе раслый ала. Мин алардан Дәмәшекътә яшәүче яћүд туганнарга хат алып, шул юлдан баручы дәмәшекълеләрне ђәзалау µчен, аларны богаулап Иерусалимга алып килергә дип, Дәмәшекъкә бара идем. 6 Дәмәшекъкә якынлашып килгәндә, кµн уртасындарак, кинәт күктән кµчле яктылык тµште ћәм минем тирә-ягымны яктыртты. 7 Мин ђиргә егылдым ћәм: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисењ?» – дигән тавыш ишеттем. 8 Мин: «Син кем, Әфәнде?» – дип ђавап бирдем. «Мин – син эзәрлекли торган насаралы Гайсә», – диде Ул миња. 9 Минем белән бергә булган кешеләр яктылыкны күрделәр, әмма миња Сµйләүченењ тавышын ишетмәделәр. 10 Мин Аннан: «Раббы, миња нәрсә эшләргә?» – дип сорадым. «Тор да Дәмәшекъкә бар, анда сиња дип билгеләп куелган барлык эшләр турында әйтерләр», – диде миња Раббы. 11 Кµчле яктылыктан сукырайганга күрә, минем белән булган кешеләр мине Дәмәшекъкә ђитәкләп алып килделәр. 12 Дәмәшекътә яшәүче, барлык яћүдләр арасында мµхтәрәм, диндар ћәм канунга турылыклы Ћанани исемле берәү 13 минем яныма килде ћәм миња: «Шаул туган! Күзләрењ ачылсын», – диде. Шундук минем күзләрем ачылды ћәм мин аны күрдем. 14 «Аталарыбызныњ Аллаћысы Аныњ ихтыярын белергә, Хак Затны күрергә ћәм Раббыныњ тавышын ишетергә сине алдан билгеләде, – диде миња Ћанани. – 15 Чµнки син барлык кешеләргә күргәннәрењне ћәм ишеткәннәрењне сµйләп, Ања шаћит булырсыњ. 16 Шулай итеп, тагын нәрсә кµтәргә? Тор ћәм суга чумдырылу йоласын үт, Раббыга мµрәђәгать итеп, гµнаћларыњны юып тµшер», – диде ул миња. 17 Иерусалимга кайткач, Аллаћы Йортында гыйбадәт кылган вакытта, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп, 18 Раббыны күрдем. Ул миња: «Ашык ћәм тиз арада Иерусалимнан кит, чµнки монда Минем хактагы шаћитлегењне кабул итмәячәкләр», – диде. 19 «Раббым! – дидем мин. – Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йµреп, Сиња иман итүчеләрне тотып зинданнарга утыртуым ћәм кыйнавым хакында алар беләләр. 20 Синењ хакта шаћитлек итүче Эстефәннењ каны коелган вакытта мин анда идем. Мин аны үтерүне хупладым, үтерүчеләрнењ киемнәрен саклап тордым», – дип ђавап бирдем. 21 Раббы миња: «Бар, Мин сине еракка, башка халыклар янына ђибәрәм», – диде. 22 Шушы сүзләрне әйткәнче Паулны тыњладылар, ә аннары: – Бу кешене ђир йµзеннән юк итәргә! Мондый кеше яшәргә тиеш түгел, – дип кычкыра башладылар. 23 Алар, акыра-акыра, киемнәрен µскә күтәреп болгадылар, ћавада тузан туздырдылар. 24 Гаскәриләр башлыгы Паулны ныгытмага алып керергә әмер бирде. Ања каршы шул чаклы акыруларыныњ сәбәбен белү µчен, аны камчылап сорау алырга боерды. 25 Ләкин аны каешлар белән бәйләгән вакытта Паул үзе янында торган йµзбашына: – Рим гражданын камчыларга, ђитмәсә, хµкем итмичә торып, сезгә рµхсәт ителәмени? – диде. 26 Йµзбашы, моны ишеткәч, гаскәриләр башлыгына барып әйтте. – Сез нәрсә эшлисез? Бу кеше – Рим гражданы, – диде ул ања. 27 Шуннан соњ гаскәриләр башлыгы, Паул янына килеп: – Әйт әле миња, син Рим гражданымы? – диде. – Әйе, – диде Паул. 28 – Мин бу гражданлыкны күп акча түләп алдым, – дип ђавап бирде гаскәриләр башлыгы. – Ә мин шул гражданлыкта тудым, – диде Паул. 29 Аннан сорау алырга теләүчеләр шундук аныњ яныннан читкәрәк киттеләр, ә гаскәриләр башлыгы, Паулныњ Рим гражданы икәнлеген белгәч, аны бәйләгәне µчен куркуга тµште. 30 Икенче кµнне, яћүдләрнењ Паулны нәрсә µчен гаепләүләрен тµгәл белергә теләп, гаскәриләр башлыгы баш руханиларга, Югары кињәшмә әгъзаларыныњ барысына ђыелырга әмер бирде ћәм, богауларын салдырып, Паулны алар алдына бастырды. 1 Паул, Югары кињәшмә әгъзаларына карап: – Туганнар! – диде. – Бүгенге кµнгә кадәр Аллаћы каршында саф вµђдан белән яшәдем. 2 Ињ баш рухани Ћанани Паул янында торучыларга аныњ авызына сугарга кушты. 3 Ә Паул ања: – Әй, агартылган дивар, сиња Аллаћы сугачак! Син канун буенча хµкем итү µчен утырасыњ, ә үзењ, канунга каршы килеп, миња сугарга әмер бирәсењ, – диде. 4 – Син Аллаћыныњ ињ баш руханиен мыскыл итәсењме? – диделәр аныњ янында торучылар. 5 – Мин, туганнар, аныњ ињ баш рухани икәнлеген белмәдем. Изге язмада: «үз халкыњ белән идарә итүче турында начар сµйләмә», – дип язылган, – диде Паул. 6 Андагыларныњ бер µлеше саддукейлар, икенче µлеше фарисейләр икәнлеген белеп алгач, Паул, кычкырып: – Туганнар! Минем ата-бабаларым фарисей булганнар, үзем дә мин фарисей. Мине үлеләрнењ терелүе турындагы µметем µчен хµкем итәләр, – диде. 7 Ул шулай дигәннән соњ фарисейләр белән саддукейлар арасында каты бәхәс башланды, ћәм ђыелыш икегә бүленде. 8 Чµнки саддукейлар, үледән терелү дә, фәрештәләр дә, рухлар да юк, диләр, ә фарисейләр боларныњ барысын да икърар итәләр. 9 Зур гауга купты, фарисейләрдән булган канунчылар бик нык бәхәсләштеләр. – Без бу кешедә ћичбер начарлык тапмыйбыз. Бәлки ања рух яки фәрештә нәрсәдер әйткәндер, – диделәр алар. 10 Ызгыш кµчәйгәнлектән, гаскәриләр башлыгы, Паулны µзгәләп ташлауларыннан курыкканга күрә, гаскәриләргә, аска тµшеп, аны ул кешеләр арасыннан алырга ћәм ныгытмага илтергә әмер бирде. 11 Икенче тµнне Паул янына Раббы килде. – Нык бул! Иерусалимда Минем турыда ничек шаћитлек биргән булсањ, Римда да шулай шаћитлек бирергә тиешсењ, – диде ања Раббы. 12 Кµн тугач, кайбер яћүдләр бергә ђыелып явыз ният кордылар ћәм Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска, эчмәскә ант иттеләр. 13 Ант итүчеләрнењ саны кырыктан артык иде. 14 Алар, баш руханилар ћәм аксакаллар янына килеп: – Без Паулны үтермичә торып ћичнәрсә ашамаска ђитди рәвештә ант иттек. 15 Ә сез хәзер, Югары кињәшмә белән берлектә, аныњ хакындагы эшне тµгәлрәк тикшерергә телибез, дигән булып, гаскәриләр башлыгыннан аны сезнењ янга чыгаруын сорагыз. Без әзер торырбыз ћәм ул юлда чагында аны үтерербез, – диделәр. 16 Паулныњ сењлесенењ улы, аларныњ явыз нияте турында ишетеп, ныгытмага килде ћәм бу турыда Паулга әйтте. 17 Паул исә, йµзбашларыныњ берсен чакырып: – Бу егетне гаскәриләр башлыгы янына алып бар, чµнки аныњ ања әйтәсе сүзе бар, – диде. 18 Йµзбашы егетне гаскәриләр башлыгы янына алып килде. – Тоткын Паул бу егетне сезнењ яныгызга алып килүемне сорады. Ул сезгә нәрсәдер әйтергә тели. 19 Гаскәриләр башлыгы, егетнењ кулыннан тотып, аны читкәрәк алып китте. – Син миња нәрсә әйтергә телисењ? – дип сорады ул аннан. 20 – Яћүдләр, Паул хакындагы эшне тµгәлрәк тикшерү µчен дигән булып, иртәгә сездән Паулны Югары кињәшмә алдына китерүегезне сорарга сүз куештылар, – дип ђавап бирде егет. – 21 Ләкин сез аларны тыњламагыз, чµнки Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска ћәм эчмәскә дип ант иткән кырыктан артык кеше аны сагалап торалар. Алар инде Паулны үтерергә әзер, алар сезнењ сүзегезне генә кµтәләр. 22 Шуннан соњ гаскәриләр башлыгы егеткә: – Моны миња сµйләвењ турында беркемгә дә әйтмә, – дип, аны кайтарып ђибәрде. 23 Шуннан соњ гаскәриләр башлыгы ике йµзбашын чакырып алды. – Ике йµз ђәяүле, ђитмеш атлы ћәм ике йµз укчы гаскәр әзерләгез. Алар кичке сәгать тугызда Кайсариягә китсеннәр. 24 Паулны утыртып алып барырга да атлар әзер булсын. Аны идарәче Филикес янына хәвеф-хәтәрсез алып барып ђиткерегез, – диде ул аларга. 25 Ћәм шундый эчтәлекле хат язды: 26 «Кләүди Лусидән мµхтәрәм идарәче Филикескә сәлам! 27 Яћүдләр бу кешене тотып алганнар ћәм үтерергә ђыеналар иде. Мин, аныњ Рим гражданы икәнен белгәч, гаскәриләр белән барып, аны коткарып калдым. 28 Аннары, аны ни µчен гаепләүләрен белергә теләп, бу кешене яћүдләрнењ Югары кињәшмәсенә алып килдем 29 ћәм гаепләүләрнењ яћүдләр канунына кагылышлы икәнлеген белдем, аны үлемгә яки богаулауга дучар итәрлек гаепләүләр булмады. 30 Бу кешегә каршы явыз ният турында ишеткәч, мин аны тиз арада Сезнењ яныгызга ђибәрдем, аны гаепләүчеләргә ања каршы Сезнењ алда сµйләргә әмер бирдем». 31 Шулай итеп, гаскәриләр, үзләренә бирелгән әмерне үтәп, тµнлә белән Паулны Антипатырга алып киттеләр. 32 Ә икенче кµнне, Паулны атлы гаскәриләргә тапшырып, ђәяүле гаскәриләр кире ныгытмага кайттылар. 33 Кайсариягә килеп ђиткәч, гаскәриләр, идарәчегә хатны биреп, Паулны аныњ карамагына тапшырдылар. 34 Идарәче хатны укып чыкты ћәм Паулныњ кайсы µлкәдән булуын сорады. Киликиядән икәнен белгәч, 35 бу эшне гаепләүчеләр килгәч кенә тыњлаячагын әйтте. Ә Паулны Ћируд сараенда сак астында тотарга әмер бирде. 1 Биш кµннән баш рухани Ћанани аксакаллар белән ћәм канун буенча белгеч булган Тертул атлы бер кеше белән Кайсариягә килде. Алар идарәче янына Паулга гаеп ташлау µчен килделәр. 2 Паулны чакыртып китергәч, Тертул гаепләү сүзләрен башлады: 3 – Мµхтәрәм Филикес! Сезнењ ђитәкчелек астында озак вакыт тынычлыкта яшәвебезне ћәм сез кайгыртканга күрә бу халыкныњ хәле яхшы якка үзгәрүен ћәрвакыт ћәм ћәр ђирдә күп рәхмәтләр белән икърар итәбез, – диде ул. – 4 Сезне озак мәшәкатьләмәс µчен, без әйтергә теләгән берничә сүзне ачык күњел белән тыњлавыгызны үтенәм. 5 Бµтен дµньяда яшәүче яћүдләр арасында фетнә салучы ћәм Насара мәзћәбенењ башлыгы булган бу кешене бердәмлекнењ чире дип таптык. 6 Ул хәтта Аллаћы Йортын нәђесләргә тырышты. Без аны кулга алдык ћәм үз кануныбыз буенча хµкем итәргә теләдек. 7 Әмма гаскәриләр башлыгы Луси аны безнењ кулдан кµч белән йолып алды. 8 Аны гаепләүчеләргә сезнењ яныгызга килергә кушты. Безнењ аны нәрсәдә гаепләвебезне сез үзегез аннан сорап белә алырсыз, – диде Тертул. 9 Яћүдләр: – Әйе, шулай, – дип, аныњ сүзләрен раслап тордылар. 10 Идарәче, сµйләргә мµмкин дип, Паулга ишарә ясады. – Сезнењ бу халыкны күп еллар буе хµкем итүегезне белгәнгә, мин үземне шатланып яклаячакмын, – диде Паул. – 11 Аллаћыга табыну µчен Иерусалимга килгәнемә унике кµннән дә артык булмаганлыгын белә аласыз. 12 Аллаћы Йортында да, гыйбадәтханәләрдә дә, шәћәрдә дә алар минем бер кеше белән дә бәхәсләшүемне яки халык арасында фетнә салуымны күрмәделәр. 13 үзләре миња хәзер ташлаган гаепләүләрен дә исбат итә алмыйлар. 14 Әмма сезнењ алда шуны икърар итәм: мин, алар мәзћәб дип атаган юлдан барып, аталарым Аллаћысына хезмәт итәм, Муса канунына ћәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарныњ барысына ышанам. 15 Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк, дип, алар кебек үк, мин дә Аллаћыга µмет баглыйм. 16 Шуња күрә мин ћәрвакыт Аллаћы алдында ћәм кешеләр каршында саф вµђдан белән яшәргә тырышам. 17 Күп еллар үткәннән соњ үз халкыма хәер-сәдака бирү µчен ћәм корбан китерергә дип Иерусалимга кайттым. 18 Аллаћы Йортында тазарыну йоласын үтеп, мин шушы эшләрне башкарган вакытта алар миња тап булдылар. Минем яныма халык та ђыелмаган иде, беркемне дә борчымадым да. 19 Алар Асия µлкәсендә яшәүче берничә яћүд иде. Мине гаепләрлек берәр нәрсәләре булса, алар сезнењ каршыгызга килеп басарга ћәм мине гаепләргә тиешләр иде. 20 Яки, бу кешеләр мин Югары кињәшмә алдында торганда миндә нинди явызлык табулары хакында әйтсеннәр. 21 Мин анда булганда: «Мине хәзер үлеләрнењ терелүенә ышануым µчен хµкем итәләр», – дип кычкырып әйттем, башка ћичнәрсә эшләмәдем, – диде Паул. 22 Раббыныњ юлы хакында яхшы белгән Филикес: – Сезнењ эш турында гаскәриләр башлыгы Луси килгәч карар кылырмын, – дип, тикшерү эшен кичектерде. 23 Ә йµзбашына, Паулны сак астында тотарга, ләкин аныњ дусларына ања хезмәт күрсәтүдә комачауламаска, дигән әмер бирде. 24 Берничә кµннән соњ Филикес үзенењ яћүд хатыны Друсилла белән килде ћәм Паулны чакыртып алды. Ул Паулныњ Гайсә Мәсихкә иман итү турында сµйләгәнен тыњлады. 25 Паул тәкъвалык, нәфесне тыю ћәм булачак хµкем хакында сµйләгәндә Филикес куркуга тµште. – Хәзергә ђитте, вакыт тапкач сине чакыртырмын, – диде ул. 26 Шул ук вакытта ул Паул ања акча бирер дип µмет итте. Шуња күрә аны еш кына чакыртып, Паул белән әњгәмә корып утырды. 27 Әмма ике елдан Филикес урынына Порки Фисте килде. Филикес, яћүдләргә ярарга тырышып, Паулны тоткынлыкта калдырды. 1 Ѳлкәгә килеп µч кµн торганнан соњ Фисте Кайсариядән Иерусалимга китте. 2 Баш руханилар ћәм яћүдләрнењ башлыклары, аныњ янына килеп, Паулга гаеп ташладылар. 3 үзләренә мәрхәмәт күрсәтүне сорап, Паулны Иерусалимга чакыртуын үтенделәр. Ә үзләре аны юлда үтерергә сүз куештылар. 4 Әмма Фисте Паулныњ Кайсариядә сак астында калачагын ћәм тиздән үзенењ шул шәћәргә барачагын әйтте. 5 – Шулай итеп, – диде ул, – ђитәкчеләрегез минем белән барсын ћәм, ул кешенењ гаебе булса, аныњ гаебен әйтсен. 6 Иерусалимда атна – ун кµн булганнан соњ, Фисте Кайсариягә кайтты. Икенче кµнне ул хµкем итү урынына утырды ћәм Паулны алып керергә әмер бирде. 7 Паул кергәч, Иерусалимнан килгән яћүдләр аны урап алдылар ћәм ања каршы күп санлы авыр гаепләүләр ташладылар, ләкин ул гаепләүләрне исбат итә алмадылар. 8 – Мин яћүдләр канунына да, Аллаћы Йортына да, кайсарга каршы да ћичнинди начарлык кылмадым, – диде Паул үзен яклап. 9 Фисте, яћүдләргә ярарга теләп, Паулдан: – Иерусалимга барырга ћәм анда, бу гаепләүләрне тикшерү µчен, минем хµкем алдына басарга син ризамы? – дип сорады. 10 – Мин кайсарныњ хµкеме урыны алдында торам ћәм мин шундый урында хµкем ителергә тиешмен. Сез үзегез дә яхшы беләсез, мин яћүдләрне бер нәрсә белән дә рәнђетмәдем. 11 Әгәр дә мин нәрсәнедер дµрес эшләмичә үлемгә хµкем ителерлек эш кылганмын икән, үлемнән баш тартмыйм. Ә инде алар миња ташлаган гаепләүләр дµрес булмаса, беркем дә мине аларныњ кулына тотып бирә алмый. Кайсарга мµрәђәгать итәргә телим, – диде Паул. 12 Фисте, ярдәмчеләре белән кињәшләшкәннән соњ: – Син кайсарга мµрәђәгать итәргә теләдењ ћәм кайсар янына китәчәксењ, – диде. 13 Берничә кµннән, Фистене тәбрик итү µчен, Әгрип патша белән Берники Кайсариягә килделәр. 14 Алар анда күп кµннәр булганлыктан, Фисте Паулныњ эшен патшага тыњларга тәкъдим итте: – Монда Филикес тоткынлыкта калдырган бер кеше бар. 15 Мин Иерусалимда булганда яћүдләрнењ баш руханилары ћәм аксакаллары, аны хµкем итүне таләп итеп, шикаять белән килделәр. 16 Мин аларга римлыларда, гаепләнүченењ йµзенә карап гаепләүчеләре ћәм гаепләүгә каршы үзен яклау мµмкинлеге булмыйча торып, кешене ђәзага тарту гадәте юклыгын әйтеп ђавап бирдем. 17 Алар монда килгәч, мин ћич кичектермичә, икенче кµнне үк, хµкем итү урынына утырдым ћәм ул кешене алып килергә әмер бирдем. 18 Гаепләүчеләр ања гаеп ташларга дип сүз алдылар, ләкин мин кµткән гаепләүләрнењ берсен дә китермәделәр. 19 Алар үзләренењ диннәренә кагылышлы мәсьәләләр турында, Паул тере дип раслаган ниндидер үлгән Гайсә хакында бәхәстә иделәр. 20 Бу мәсьәләне хәл итәргә кыенсынып, мин ања: «Иерусалимга барырга ћәм бу эш буенча шунда хµкем ителергә телисењме?» – дидем. 21 Әмма ул галиђәнап карарын сорады ћәм сак астында калырга теләде. Шуња күрә мин аны, кайсар янына ђибәрелгәнче, сак астында тотарга куштым, – диде Фисте. 22 Әгрип Фистегә: – Ул кешене мин дә тыњларга теләр идем, – диде. – Иртәгә сез аны тыњларсыз, – дип ђавап бирде Фисте. 23 Икенче кµнне Әгрип ћәм Берники, хәрби ђитәкчеләр ћәм ињ күренекле гражданнар белән бергә, бик купшыланып зур бүлмәгә кергәч, Фисте әмере буенча Паулны алып килделәр. 24 – Әгрип патша ћәм биредә утыручылар! – диде Фисте. – Иерусалимда да, монда да күп яћүдләр менә шушы кешедән зарландылар. Алар: «Ул бүтән яшәргә тиеш түгел», – дип кычкырдылар. 25 Әмма мин, ул үлемгә хµкем ителерлек бернинди эш эшләмәгән, дип таптым ћәм, ул үзе галиђәнапка мµрәђәгать итәргә теләгәнлектән, мин аны кайсар янына ђибәрергә булдым. 26 Ләкин аныњ хакында кайсарга нәрсә язарга да белмим. Шуња күрә, тикшергәннән соњ язарлык берәр нәрсә булсын иде дип, мин аны сезнењ алдыгызга, бигрәк тә, Әгрип патша, сезнењ каршыгызга китердем. 27 Чµнки тоткынныњ нинди эштә гаепләнүен күрсәтмичә аны кайсар янына ђибәрү, минемчә, уйламыйча эшләнгән эш булачак. 1 Әгрип Паулга: – Сиња үзењне яклап сµйләргә рµхсәт ителә, – диде. Шуннан соњ Паул кулын күтәрде ћәм үзен яклап сµйли башлады: 2 – Әгрип патша! Бүген сезнењ алда яћүдләрнењ барлык гаепләүләреннән үземне яклый алуыма мин бәхетле. 3 Сез яћүдләрнењ барлык йолаларын ћәм бәхәсле фикерләрен бик яхшы белгәнгә күрә мине түземлелек белән тыњлавыгызны үтенәм. 4 Яшьтән үк минем ничек гомер иткәнлегемне барлык яћүдләр белә. үз халкым арасында яшәгәнлегемне ћәм Иерусалимдагы тормышымны алар баштан ук беләләр. 5 Алар мине күптәннән белә ћәм, теләсәләр, минем фарисейләр тµркемендә булганлыгым – динебезнењ ињ таләпчән тәгълиматын тотканлыгым хакында шаћитлек бирә алалар. 6 Ћәм хәзер мин Аллаћы тарафыннан аталарыбызга бирелгән вәгъдәнењ үтәлүен µмет итүем µчен хµкем алдында торам. 7 Безнењ унике кабилә, ул вәгъдәнењ тормышка ашуына µмет баглап, кµне-тµне тырышып Аллаћыга хезмәт итә. Әгрип патша, яћүдләр мине шушы µмет µчен гаеплиләр. 8 Кешеләр, ни µчен сез Аллаћыныњ үлеләрне терелтүен ышанмаслык эш дип саныйсыз? 9 Дµрес, мин дә, Насаралы Гайсә исеменә каршы мµмкин булган бµтен нәрсәләрне эшләргә кирәк, дип уйладым. 10 Ћәм Иерусалимда мин шулай эшләдем дә: баш руханилардан вәкаләт алып, Аллаћыныњ күп изгеләрен зинданнарга ташлаттым, башкалар аларны үтергәндә мин ризалыгымны белдерә идем. 11 Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йµреп, күп тапкырлар мин аларны ђәзаладым ћәм Гайсәгә булган иманнарын инкяр иттерергә тырыштым. Аларга карата ачуым бик кµчле булганлыктан, андыйларны хәтта чит шәћәрләрдә дә эзәрлекләдем. 12 Тагын шундый максат куеп, баш руханилар тапшырган эш буенча ћәм аларныњ вәкаләте белән Дәмәшекъкә барганда, 13 кµн уртасындарак, әй, патша, күктән тµшкән бик кµчле яктылык күрдем. Кояштан да яктырак ул ут минем ћәм юлдашларымныњ тирә ягын яктыртты. 14 Без барыбыз да ђиргә егылдык, ћәм мин тавыш ишеттем. Ул тавыш миња яћүд телендә: «Шаул, Шаул! Ни µчен син Мине эзәрлеклисењ? үгез үз хуђасыныњ таягына тибенгән кебек, үзењә зыян китерәсењ», – диде. 15 «Син кем, Әфәнде?» – дип сорадым мин. Ул миња әйтте: «Мин – син эзәрлекли торган Гайсә. 16 Тор, аякларыња бас! Мин сине хезмәтче итеп куяр µчен, хәзер күргәннәрењә ћәм Минем тарафтан сиња киләчәктә күрсәтеләчәк әйберләргә сине шаћит итәр µчен сиња күрендем. 17 Сине яћүд халкыннан да, башка халыклар кулыннан да коткарырмын. Мин сине алар янына ђибәрәм. 18 Гµнаћлары кичерелсен µчен, Миња булган иман аркылы изге ителгәннәр арасында урын алсыннар µчен син аларныњ күзләрен ачарга, аларны карањгылыктан яктылыкка, шайтан хакимиятеннән Аллаћыга таба борырга тиешсењ», – диде миња Раббы. 19 Шуња күрә, Әгрип патша, күктән килгән илаћи күренешкә мин буйсындым 20 ћәм башта Дәмәшекъ ћәм Иерусалим кешеләренә, аннары бµтен Яћүдия ђирендә яшәүчеләргә ћәм яћүд булмаган башка халыкларга вәгазьләдем. Мин аларны тәүбә итәргә ћәм Аллаћыга таба борылырга, тәүбә итүләрен күрсәтә торган лаеклы эшләр кылырга чакырдым. 21 Аллаћы Йортында яћүдләр мине менә шуныњ µчен тотып алдылар ћәм үтерергә тырыштылар. 22 Ләкин, Аллаћыныњ ярдәме белән, мин бүгенге кµнгә кадәр олысына да, кечесенә дә шаћитлек бирәм. Мин бары тик пәйгамбәрләр ћәм Муса, киләчәктә булачак, дип әйткән хәлләр турында гына сµйлим. 23 Алар Мәсихнењ газап чигәргә тиешлеген ћәм беренче булып үледән тереләчәген, яћүд халкына ћәм башка халыкларга яктылык турындагы хәбәр игълан итәчәген әйткәннәр иде, – диде Паул. 24 Ул шулай дип үзен яклаганда, Фисте ања: – Син, Паул, акылыњнан шашкансыњ! Зур гыйлемлек сине акылдан яздыра, – диде. 25 – Юк, мµхтәрәм Фисте, – диде Паул. – Мин акылдан шашмадым, мин аек акыл белән хакыйкать сүзләре сµйлим. 26 Патша болар турында белә, ћәм мин аныњ алдында кыюлык белән сµйли алам. Бу эшләр патшаныњ игътибарыннан читтә калмаганлыгына шигем юк, чµнки аларныњ берсе дә яшерен эшләнмәде. 27 Әгрип патша, пәйгамбәрләргә ышанасызмы? Беләм, ышанасыз, – диде Паул. 28 Әгрип Паулга: – Син мине шулай тиз генә мәсихче итәргә мµмкин дип уйлыйсыњмы? – диде. 29 – Тиз генәме, юкмы, – диде Паул, – сезнењ генә түгел, ә бүген мине тыњлаучыларныњ барысыныњ да минем кебек булуларын Аллаћыдан үтенеп сорыйм. Әлбәттә, богаулардан тыш. 30 Шуннан соњ патша ћәм идарәче, Берники ћәм алар белән утыручылар урыннарыннан тордылар 31 ћәм, читкәрәк китеп: – Бу кеше үлемгә яки тоткынлыкка хµкем ителерлек ћичнәрсә эшләмәгән, – дип сµйләштеләр. 32 Әгрип Фистегә: – Кайсарга мµрәђәгать итәргә теләмәгән булса, бу кешене азат итәргә мµмкин булган булыр иде, – диде. 1 Безнењ Италиягә баруыбыз турында карар кылынгач, Паулны ћәм тагын берничә тоткынны югары патша полкыныњ Юли атлы йµзбашына тапшырдылар. 2 Без Асия µлкәсенә бара торган Адрамут шәћәреннән булган корабка утырдык ћәм йµзеп киттек. Безнењ белән Тессалуникә шәћәрендә яшәүче македунияле Аристарх барды. 3 Икенче кµнне Сидун шәћәренә килеп ђиттек. Юли, кешелеклелек күрсәтеп, Паулга дуслары янына барырга ћәм аларныњ кайгыртуларыннан файдаланырга рµхсәт итте. 4 Сидуннан без тагын дињгезгә чыктык ћәм, ђил каршы булганлыктан, Кипрныњ ђилдән ышык ягына таба йµзеп киттек. 5 Киликия ћәм Памфулия ярлары буйлап дињгезне кичтек ћәм Лукия µлкәсендәге Мура шәћәренә килеп ђиттек. 6 Мурада йµзбашы, Искәндәрия шәћәреннән булган Италиягә китәчәк корабны табып, безне шул корабка утыртты. 7 Без күп кµннәр акрын йµздек ћәм бик авырлык белән Книд шәћәре турысына килеп ђиттек. Кµчле ђил аркасында бу юнәлештә бару мµмкин булмаганга күрә, Салмуни борынын узып, Критныњ ђилдән ышык ягына юнәлдек. 8 Авырлык белән яр буйлап йµзеп, Яхшы гаваньнар дигән урынга килдек. Ул урыннан ерак түгел Ласея шәћәре урнашкан иде. 9 Шактый күп вакыт үтте. Ураза вакыты да үтеп китте ћәм, дињгез буенча юлны дәвам итү куркыныч булганлыктан, Паул кињәш бирде: 10 – Әфәнделәр! Хәзер дињгездә булу йµк ћәм кораб µчен генә түгел, ә үзебез µчен дә куркыныч булачагын ћәм күп зыян китерәчәген күрәм, – диде ул. 11 Ләкин йµзбашы, Паулныњ сүзләренә караганда койрык тотучыныњ ћәм кораб хуђасыныњ сүзләренә күбрәк колак салды. 12 Гавань кыш үткәрергә яраклы булмаганлыктан, дињгезчеләрнењ күбесе аннан китәргә ћәм, мµмкин булса, Критныњ кµньяк-кµнбатыш ћәм тµньяк-кµнбатышка караган ягында урнашкан Фойникес гаванена барырга ћәм шунда кышларга карар кылдылар. 13 Кµньяк ђиле исә башлагач, алар, инде теләгебезгә ирештек, дип уйлап, якорь күтәрделәр, ћәм без Крит яры буйлап йµзеп киттек. 14 Әмма, күп тә үтмәде, «тµньяк-кµнбатыш ђиле» дип аталган бик кµчле ђил купты. 15 Ђил безнењ корабны эләктереп алды ћәм агызып алып китте. Кораб ђилгә каршы тора алмады. 16 Кәүдә дип аталган кечкенә генә утрауныњ ђилдән ышык ягына килеп чыгып, авырлык белән генә коткару кµймәсен урнаштырып куя алдык. 17 Аны палубага күтәргәннән соњ, арканнарны кораб астыннан үткәреп, корабны бәйләп куйдылар. Суртис дип аталган сай ђиргә утырудан куркып, ђилкәнне тµшердек ћәм шул хәлдә дињгез буйлап йµзеп йµрдек. 18 Ћаман кµчле давыл булганлыктан, икенче кµнне йµкләрне дињгезгә ташлый башладылар. 19 Ә µченче кµнне, үз куллары белән, дињгезгә кораб ђићазларын ыргыттылар. 20 Күп кµннәр кояш та, йолдызлар да күренмәгәч ћәм кµчле давыл дәвам иткәнлектән, котылуга булган бµтен µмет югалды. 21 Корабтагы кешеләр күп кµннәр буе бернәрсә ашамадылар. Паул аларга: – Әфәнделәр! Минем сүзне тыњларга ћәм Криттан кузгалмаска кирәк иде. Шулай иткән булсак, бу кыенлыклар да, югалтулар да булмаган булыр иде. 22 Ә хәзер минем сезгә кињәшем шундый: күњелегезне тµшермәгез, чµнки сезнењ берегез дә ћәлак булмаячак, корабны гына югалтачаксыз, – диде. – 23 Мин Аллаћы кешесе ћәм Ања хезмәт итәм. үткән тµнне Аллаћыныњ бер фәрештәсе миња күренде. 24 Ул миња: «Курыкма, Паул! Син кайсар алдында булырга тиешсењ. Аллаћы Ул – мәрхәмәтле. Ул синењ белән булган кешеләрнењ барысына да тормыш бүләк итә», – диде. 25 Менә шуња күрә, әфәнделәр, күњелегезне тµшермәгез, мин Аллаћыга инанам, Ул миња әйткәнчә булачак. 26 Без ниндидер утрауга килеп чыгачакбыз, – диде Паул. 27 Әдрән дињгезендә йµзеп йµргәндә, ундүртенче тµннењ урталары ђиткәч, дињгезчеләр коры ђиргә якынлашуыбызны сизә башладылар. 28 Алар тирәнлекне үлчәделәр – утыз ђиде метр чамасы булды. Күпмедер вакыт үткәч тагын үлчәделәр – егерме ђиде метр чамасы иде. 29 Ташлы урынга барып эләгүдән куркып, корабныњ койрык ягыннан дүрт якорь тµшерделәр ћәм кµн тууын теләп дога кылдылар. 30 Дињгезчеләр, корабтан качарга теләп, борын яктан якорьлар тµшерергә телибез, дигән сылтау белән дињгезгә кµймә тµшергәч, 31 Паул йµзбашына ћәм гаскәриләргә: – Алар корабта калмасалар, сез котыла алмаячаксыз, – диде. 32 Шуннан соњ гаскәриләр кµймә бауларын чабып µзделәр, ћәм кµймә суга тµшеп китте. 33 Кµн туар алдыннан, Паул ћәммәсен ризык ашарга кыстады. – Сез инде ундүртенче кµн кµтәсез ћәм ћичнәрсә ашамыйсыз. 34 Шуња күрә ашавыгызны үтенәм: бу сезнењ гомерегезне саклап калу µчен зарур. Сезнењ берегезнењ дә башыннан бер генә бµртек чәче дә тµшмәс, – диде ул. 35 Шулай дигәч, Паул, икмәкне кулларына алып, Аллаћыга шµкрана кылды ћәм сындырып ашый башлады. 36 Шул вакыт барысыныњ да күњелләре күтәрелде ћәм алар да ашарга утырдылар. 37 Без корабта бµтенесе ике йµз ђитмеш алты ђан идек. 38 Ашап туйгач, дињгезчеләр корабны ђињеләйтү µчен дињгезгә булган бодайны ташладылар. 39 Кµн тугач, дињгезчеләр бу ђирне танымадылар, ләкин алар анда сµзәк ярлы ниндидер култык күрделәр ћәм, булдырып булса, кораб белән шул яр буена килеп туктарга булдылар. 40 Якорьларны чабып µзделәр, корабныњ койрыгында урнашкан ишкәкләрне ычкындырдылар ћәм алгы ђилкәнне ђил уњаена кµйләделәр. Кораб ярга таба юл алды, 41 ләкин комга килеп утырды. Корабныњ борыны кузгатмаслык булып эләгеп калды, ә койрык µлеше дулкын кµче белән ђимерелә башлады. 42 Гаскәриләр, тоткыннарныњ берәрсе йµзеп китеп качмасын дип, аларны үтерергә ният иттеләр. 43 Әмма йµзбашы, Паулны коткарып калу теләге белән, аларны туктатты ћәм башта йµзә белүчеләргә суга сикерергә ћәм ярга чыгарга кушты. 44 – Калганнарыгыз я такталарга, я корабтагы берәр нәрсәгә тотынып йµзегез, – диде ул. Шулай итеп барыбыз да котылып ђиргә чыктык. 1 Исән-имин ярга чыгып ђиткәч, утрауныњ Мальта дип аталуын белдек. 2 Утрау кешеләре безгә гадәттән тыш кунакчыл булдылар. Яњгыр ява башлаганга ћәм салкын булганга күрә учак яктылар ћәм безнењ барыбызны да учак янына чакырдылар. 3 Паул үзе ђыеп алып килгән бер кочак чыбык-чабыкны учакка салгач, уттан атылып чыккан бер зәћәрле елан аныњ кулына ябышып калды. 4 Утрау кешеләре, аныњ кулында асылынып торган еланны күреп, бер-берсенә: – Бу адәм – кеше үтерүче. Дињгездән котылса да, гаделлек алићәсе аны исән калдырмады, – диештеләр. 5 Әмма Паул еланны утка селкеп тµшерде ћәм аз гына да ђәрәхәтләнмәде. 6 Кешеләр, ул шешенер, яки кинәт егылып үләр, дип кµттеләр. Әмма озак кµткәннән соњ, ања ћичнинди зарар булмаганлыгын күреп, фикерләрен үзгәрттеләр: – Ул – илаћ, – диделәр алар. 7 Шул урыннан ерак түгел утрау башлыгы Поплиныњ хуђалыгы урнашкан иде. Ул безне үз йортына чакырды ћәм µч кµн буе дусларча кунак итте. 8 Поплиныњ атасы бизгәк ћәм корсак авыруы белән ђәфаланып ята иде. Паул, аныњ янына кереп, дога кылды ћәм, аныњ µстенә кулларын куеп, аны савыктырды. 9 Бу вакыйгадан соњ утраудагы башка авырулар да Паул янына килделәр ћәм савыктылар. 10 Утрауда яшәүче кешеләр безгә күп хµрмәт күрсәттеләр, ә китәргә ђыенгач, кирәкле әйберләр белән тәэмин иттеләр. 11 Мальта утравында µч ай торганнан соњ, шул утрауда кышлаган, күк игезәкләре сурәте тµшерелгән, Искәндәрия шәћәреннән булган бер корабка утырып, юлга чыктык. 12 Суракүсай шәћәренә килеп ђиткәч, анда µч кµн булдык. 13 Аннан Ригиун шәћәренә килдек. Икенче кµнне, кµньяк ђиле исә башлагач, Ригиуннан киттек ћәм ике кµндә Потиулуй шәћәренә килеп ђиттек. 14 Ул шәћәрдә туганнарны очраттык, ћәм алар бер атнага үзләре янында калуыбызны үтенделәр. Шулай итеп без Римга килеп ђиттек. 15 Андагы туганнар, безнењ хакта ишетеп, Аппи мәйданы ћәм Ѳч кунакханә шәћәрләре янына тикле ђитеп, безне каршы алырга килгәннәр. Аларны күргәч, Паул Аллаћыга шµкрана кылды, аныњ күњеле күтәрелде. 16 Рим шәћәрендә Паулга сак астында аерым яшәргә рµхсәт ителде. 17 Римга килеп µч кµн торганнан соњ Паул яћүдләрнењ башлыкларын ђыйды. – Туганнар! үз халкыбызга яки аталарыбызныњ йолаларына каршы ћичбер нәрсә эшләмәсәм дә, мин Иерусалимда тоткын булдым ћәм римлылар кулына тапшырылдым, – диде ул аларга. – 18 Алар миннән сорау алганнан соњ, үлемгә хµкем итәрлек ћичнинди гаебем булмаганга күрә азат итәргә теләгәннәр иде. 19 Әмма, яћүдләр моња каршы килгәнлектән, мин кайсарга мµрәђәгать итәргә мәђбүр булдым, ләкин үз халкымны нәрсәдә дә булса гаепләү максаты белән түгел. 20 Шуња күрә мин сезне очрашып сµйләшергә чакырдым. Чµнки минем шушы богауларым Исраил баглаган µмет µчен, – диде Паул. 21 Ә алар ања: – Без Яћүдиядән синењ хакта хатлар да алмадык, Яћүдиядән килгән туганнардан да беркем синењ хакта бернәрсә хәбәр итмәде ћәм начар сүзләр сµйләмәде. 22 Хәер, без синењ фикерләрењне үзењнән ишетергә теләр идек. Чµнки безгә билгеле булганча, ћәркайда бу мәзћәбкә каршы сµйлиләр, – диделәр. 23 Билгеләнгән кµнне Паул яшәгән йортка элек килгәннән дә күбрәк кешеләр килде. Ул иртәдән кичкә тикле Аллаћы Патшалыгы хакында ањлатты, Гайсә турында Муса кануныннан ћәм пәйгамбәрләр язмаларыннан дәлилләр китереп, аларны инандырырга тырышты. 24 Кайберләре аныњ сүзләренә инандылар, кайберләре исә ышанмадылар 25 ћәм бер-берсе белән килешә алмыйча таралыштылар. Алар киткәнче Паул болай диде: – Изге Рух сезнењ аталарыгызга Ишагыйя пәйгамбәр аркылы менә нинди яхшы сүзләр әйткән: 26 «Бу халык янына бар да әйт: Тыњлап-тыњлап та, ањламассыз, Карап-карап та, күрмәссез. 27 Чµнки бу халыкныњ йµрәген май баскан. Кµчкә генә ишетә колаклар, Күзләрен дә алар йомганнар. Әгәр шулай булмаса, Күзләре белән күрерләр, Колаклары белән ишетерләр иде. Йµрәкләре белән ањларлар, Миња таба борылырлар Ћәм Мин аларны савыктырыр идем». 28 Шуња күрә сезгә мәгълүм булсын: яћүд булмаган халыкларга Аллаћыныњ коткаруы турындагы хәбәр ђибәрелгән ћәм аны алар тыњларлар, – диде Паул. 29 Ул шулай дигәннән соњ, яћүдләр бик нык бәхәсләшә-бәхәсләшә таралыштылар. 30 Ә Паул үзе түләп торган йортта ике ел буе яшәде ћәм янына килүчеләрнењ барысын да кабул итте. 31 Ул кыюлык белән ћәм каршылыкларга очрамыйча Аллаћы Патшалыгы турында сµйләде ћәм Раббы Гайсә Мәсих хакында µйрәтте.
|