2 Thessalonians2 Тессалуникәлеләргә2 Тессалуникәлеләргә 11 Паулдан, Силастан ћәм Тимутедән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Атабыз Аллаћы ћәм Раббы Гайсә Мәсих µммәтенә сәлам. 2 Сезгә Атабыз Аллаћыдан ћәм Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. 3 Без ћәрвакыт сезнењ µчен Аллаћыга рәхмәтләр әйтергә тиеш, имандаш туганнар. Ћәм шулай эшләү – дµрес, чµнки сезнењ иманыгыз нык үсә, ћәркайсыгызныњ бер-берегезгә карата булган мәхәббәте арта бара. 4 Шуња күрә, без сез кичерә торган барлык эзәрлекләүләр ћәм газаплар эчендә булган түземлелегегез ћәм иманыгыз белән Аллаћыныњ бердәмлекләре алдында мактанабыз. 5 Боларныњ барысы да Аллаћы хµкеменењ гадел икәнен күрсәтә. Нәтиђәдә, сез Аллаћы Патшалыгына керергә лаеклы дип саналырсыз: сез Аллаћы Патшалыгы µчен инде газап чигәсез. 6 Сезнењ газап чигүегезгә гаепле кешеләргә кайгы-хәсрәт бирү, ә сезгә, ђәфа чигүчеләргә, ћәм безгә тынычлык бүләк итү – Аллаћы алдында гадел. 7 Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән үзенењ куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаћыны белмәүчеләрне ћәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыњламаучыларны ђәзага тартыр. 9 Аларга ђәза мәњгелек ћәлакәт булыр, алар Раббы яныннан ћәм Аныњ кодрәтле шµћрәтеннән аерып алынырлар. 10 Ул кµнне Раббы үзенењ изгеләреннән дан, үзенә иман китергәннәрнењ барысыннан да мактау кабул итү µчен киләчәк. Сез дә алар арасында булырсыз, чµнки без сµйләгән хәбәргә ышандыгыз. 11 Шуња күрә, без ћәрвакыт сезнењ µчен дога кылабыз, Аллаћыбыз сезне үзе чакырган тормыш юлына лаеклы итсен, ћәр яхшы ниятне ћәм иман эшен үзенењ кµче белән тµгәлләсен, дип сорыйбыз. 12 Аллаћыныњ ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте буенча Раббыбыз Гайсә Мәсих сездә шулай итеп данланыр ћәм үзегез дә Ањарда данлыклы булырсыз. 1 Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ килүе ћәм Аныњ янына ђыелачагыбыз турында язып китәбез. Имандаш туганнар, сездән үтенеп сорыйбыз: 2 ашыгыч фикер йµртеп, акылыгызны югалтмагыз. Раббыныњ кµне ђитте, дип рух игълан иткән пәйгамбәрлек сүзе дә, яки кемдер әйткән сүз дә, яки янәсе бездән килгән хат та сезне борчымасын. 3 Карагыз аны, сезне беркем дә алдамасын. Чµнки зур чуалыш булмыйча ћәм ћәлакәткә хµкем ителгән канунсызлык кешесе ачылмыйча торып, Раббыныњ килү кµне ђитмәячәк. 4 Ул кеше алла дип аталган ћәм кешеләр табына торган ћәр нәрсәгә каршы чыгып, үзен югары күтәрәчәк, Аллаћы Йортына кереп утырачак ћәм үзен Аллаћы дип игълан итәчәк. 5 Мин сезнењ яныгызда булганда шул турыда сµйләгәнемне хәтерләмисезме әллә? 6 Канунсызлык кешесе билгеләнгән вакытта ачылсын µчен, аны нәрсә тоткарлап торуын сез хәзер беләсез. 7 Канунсызлыкныњ яшерен кµче инде хәрәкәттә, ләкин тоткарлаучы үзе алынганчы тоткарлавын дәвам иттерәчәк. 8 Канунсыз ачылгач, Раббы Гайсә аны үзенењ тыны белән үтерәчәк, килүенењ балкышы аны юк итәчәк. 9 Шайтан йогынтысы астында канунсыз зур кµч, ялган галәмәтләр, ялган могђизалар күрсәтеп килер. 10 Ћәртµрле явыз ялганнарны ћәлакәткә баручыларга каршы кулланыр. Алар ћәлакәткә баралар, чµнки алар үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар. 11 Шуња күрә, Аллаћы аларга зур ялгышу ђибәрер, ћәм алар ялганга ышанырлар. 12 Нәтиђәдә, хакыйкатькә ышанмыйча явызлыктан тәм табучылар хµкем ителерләр. 13 Сезнењ µчен, имандаш туганнар, Раббыныњ сµеклеләре, без ћәрвакыт Аллаћыга рәхмәтләр әйтергә тиешбез, чµнки Рухныњ сезне изге итүе аркылы, хакыйкатькә ышануыгыз аркылы Аллаћы сезне беренче булып котылу µчен сайлады. 14 Сез Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ шµћрәтенә ирешсен µчен, без сµйләгән Яхшы хәбәр аркылы Аллаћы сезне сайлады ћәм шушы котылуга чакырды. 15 Шуња күрә, туганнар, нык торыгыз, без сµйләгән яки хатлар аша сезгә ђиткергән µйрәтүләргә тотыныгыз. 16 Раббыбыз Гайсә Мәсих үзе ћәм безгә үзенењ мәхәббәтен күрсәткән, үзенењ мәрхәмәтлелегендә мәњгелек юану, какшамас µмет биргән Атабыз Аллаћы 17 сезнењ дә күњелләрегезне юатсын, ћәртµрле яхшы эшләрне башкарырга ћәм яхшы сүзләр сµйләргә сезне ныгытсын. 1 Әйтелгәннәргә µстәп, сездән сорыйбыз, туганнар, безнењ µчен дога кылыгыз: сездәге кебек, башка ђирләрдә дә Раббыныњ сүзе тиз таралсын ћәм ихтирам ителсен. 2 Шулай ук бозык ћәм явыз кешеләрдән арынсак иде, чµнки бар кешеләр дә иман итмиләр бит. 3 Ә Раббы Ул – тугры. Ул сезне ныгытыр ћәм явыздан саклар. 4 Раббыдан килгән ышануыбыз аркылы, без кушканнарны башкаруыгызга ћәм киләчәктә дә башкарачагыгызга иманыбыз камил. 5 Раббы сезнењ йµрәкләрегезне Аллаћыныњ мәхәббәтенә ћәм Мәсих бирә торган түземлелеккә юнәлтсен. 6 Имандаш туганнар! Раббыбыз Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер итәбез: бездән кабул иткән µйрәтүләр буенча яшәмичә ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз. 7 Безнењ үрнәк буенча ничек яшәргә тиеш икәнегезне үзегез беләсез. Без сезнењ арагызда яшәгәндә ялкауланмадык. 8 Беркемнењ дә ипиен бушлай ашамадык, берегезгә дә йµк булмас µчен, кµне-тµне тырышып эшләдек. 9 Сорарга хакыбыз булмаган µчен түгел, ә сез ияреп эшләсен µчен, сезгә шулай үрнәк күрсәттек. 10 Яныгызда булганда без сезгә: «Кем эшләми, шул ашамый», – дигән сүзләрне кагыйдә итеп әйткән идек. 11 Без сезгә бу турыда язабыз, чµнки кайберләрегезнењ ялкаулыкка салышулары, бернәрсә эшләмичә башка кешеләрнењ хезмәтләренә керүләре турында ишеттек. 12 Андый кешеләргә Раббы Гайсә Мәсихнењ исеме белән әмер итәбез ћәм µндибез: үз ризыкларын, үзләре хезмәт куеп, тыныч кына эшләп тапсыннар. 13 Ә сез, имандаш туганнар, яхшылык эшләргә арымагыз. 14 Әгәр дә берәрсе бу хатта язылган сүзләрне тыњламаса, ул кешегә игътибарыгызны юнәлтегез ћәм, аныњ ояты килсен µчен, аныњ белән аралашмагыз. 15 Ләкин ул кешене дошман дип исәпләмәгез, ә туганга караган кебек итеп үгетләгез. 16 Тынычлык чыганагы Раббы үзе сезгә ћәрвакыт ћәм ћәр эштә иминлек бирсен. Раббы барыгыз белән дә булсын. 17 Мин, Паул, үз кулым белән сәламләү сүзләрен язам. Бу сүзләр ћәр хатымныњ миннән икәнен күрсәтә. Мин шулай язам. 18 Барыгыз белән дә Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте булсын!
|