2 Timothy2 Тимутегә2 Тимутегә 11 Мәсих Гайсәдә булган тормыш турындагы вәгъдәне игълан итәргә ђибәрелгән, Аллаћы ихтыяры буенча Мәсих Гайсәнењ рәсүле Паулдан 2 сµекле улым Тимутегә сәлам. Ата Аллаћыдан вә Раббыбыз Мәсих Гайсәдән сиња мәрхәмәт, шәфкать ћәм иминлек булсын. 3 Кµндез ћәм тµнлә даими рәвештә догаларымда сине искә тµшергәндә, мин дә, әби-бабаларым кебек, саф вµђдан белән үзем хезмәт итә торган Аллаћыга рәхмәт белдерәм. 4 Синењ күз яшьләрењне истә тотып, күњелемне шатлыкка тутырыр µчен, сине бик күрәсем килә. 5 Башта Лоис әбиењдә, аннары әниењ Әүникәдә яшәгән эчкерсез иманыњ турында искә тµшерәм. Ћәм ул синдә дә бар дип инанам. 6 Шул сәбәптән хәтерењә тµшерәм: кулларымны µстењә куеп алу аша сиња Аллаћы тарафыннан бирелгән рухи бүләкне үстер. 7 Чµнки Аллаћы безгә курку рухын түгел, бәлки кµч, мәхәббәт ћәм аек фикер йµртү рухын биргән. 8 Шулай итеп, Раббыбыз турында шаћитлек бирүдән, Аныњ хакына тоткын булган миннән дә оялма, әмма, Аллаћы кµче белән ныгытылып, Яхшы хәбәр µчен минем белән бергә газап чик. 9 Аллаћы кылган эшләребез аркасында түгел, бәлки үзенењ нияте ћәм мәрхәмәте нигезендә коткарып, безне изге тормышка чакырган. Ул безгә бу мәрхәмәтне вакыт башланганчы ук Мәсих Гайсә аркылы биргән, 10 хәзер исә аны Коткаручыбыз Мәсих Гайсәнењ килүе аша күрсәткән. Ә Мәсих Гайсә үлемне юкка чыгарган ћәм, Яхшы хәбәр аркылы, тормыш вә үлемсезлекне ирешә алырлык иткән. 11 Мин шул Яхшы хәбәрне игълан итүче, рәсүл ћәм µйрәтүче итеп билгеләп куелган. 12 Мин шуныњ µчен газап чигәм дә, әмма оялмыйм, чµнки Кемгә ышануымны беләм, ћәм миња ышанып тапшырылганны Аныњ соњгы кµнгә кадәр саклый алачагына инанам. 13 Мәсих Гайсәгә иман итеп ћәм Аныњ мәхәббәтендә торып, миннән ишеткән дµрес сүзләрне үрнәк итеп тот. 14 Сиња ышанып тапшырылган чын тәгълиматны бездә яшәүче Изге Рух ярдәме белән сакла. 15 Син беләсењ, Асия µлкәсендәгеләрнењ барысы да мине ташлап киттеләр: Фүгел ћәм Ћермогенис та алар арасында. 16 Раббы Онисифор гаиләсенә шәфкать бирсен, чµнки ул күп тапкырлар минем күњелемне күтәрде ћәм тµрмәдә утыруымнан оялмады. 17 Киресенчә, Римга килгәч, мине бик тырышып эзләгән ћәм эзләп тапкан. 18 Соњгы кµндә ул Раббы ярдәме белән Ходай шәфкатен алсын. Эфестә чакта аныњ миња тырышып хезмәт итүен бик яхшы беләсењ. 1 Улым, син Мәсих Гайсәнењ мәрхәмәте белән нык тор 2 ћәм күп шаћитләр алдында, миннән ишеткән нәрсәләрне башкаларны да µйрәтергә сәләтле булачак ышанычлы кешеләргә тапшыр. 3 Мәсих Гайсәнењ яхшы сугышчысы кебек, барлык иман итүчеләр белән газап чик. 4 Бернинди хәрби хезмәткәр дә, гаскәр башлыгына ярарга тырышып, үзен кµндәлек эшләр белән бәйләми. 5 Шул рәвешчә, әгәр кемдер йµгерү ярышында катнашып, кагыйдәләр буенча йµгерми икән, ул ђињүчегә дигән бүләккә лаек була алмас. 6 Авыр хезмәт башкаручы игенче, ђыеп алынган уњыштан үз µлешен беренче алырга тиеш. 7 Мин әйткәннәр турында уйла ћәм Раббы сиња бар нәрсәне дә ањларга ярдәм итәр. 8 Гайсә Мәсихне исењдә тот. Ул, Давыт нәселеннән булып, үледән терелтеп торгызылды. Бу турыда мин игълан иткән Яхшы хәбәрдә әйтелә. 9 Яхшы хәбәрне тарату хезмәтен башкарып, хәтта ђинаятьче кебек богауланып, мин газапларга түзәм, әмма Аллаћы сүзе богауларда түгел. 10 Шуња күрә, Аллаћы сайлап алганнар хакына, алар да Мәсих Гайсә биргән котылуны ћәм шуныњ белән бергә мәњгелек дан алсын µчен, мин барына да түзәм. 11 Түбәндәге сүзләр хак: Аныњ белән үлгәнбез икән, Аныњ белән бергә яшәрбез дә. 12 Әгәр түзәбез икән, Аныњ белән патшалык та итәрбез; Әгәр Аннан баш тартсак, Ул да бездән баш тартыр. 13 Без тугры булмасак та, Ул ћәрчак тугры булып кала, чµнки Ул үз-үзенә каршы килә алмый. 14 Боларны бµтен кешеләрнењ исләренә тµшер ћәм, сүзләр турында бәхәсләшмәсеннәр µчен, Аллаћы каршында аларны ныгытып кисәт. Моныњ бернинди дә файдасы юк, ә тыњлаучыларны ћәлакәткә илтә. 15 Хакыйкать сүзенә дµрес µйрәтүче ћәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Аллаћыныњ хуплавына ирешү µчен, мµмкин булганнарныњ барысын да эшлә. 16 Имансыз буш сүзләрдән исә ерак тор; чµнки алар кешеләрне Аллаћыдан тагын да ныграк читләштерә. 17 Андый сүзләр – таралучы яман шеш кебек; Ћүменәй белән Филит тә шуларны таратучылар арасында. 18 Безнењ µчен үледән терелү инде булды дип, алар хакыйкатьтән читкә тайпылдылар ћәм кайберәүләрнењ иманнарын какшаттылар. 19 Әмма Аллаћы корган нигез нык тора, ањарга мондый сүзләр язылган: «Раббы үзенекеләрен белә», ћәм: «Раббыга табынучы явызлыктан читләшсен». 20 Зур йортта алтын ћәм кµмештән ясалган савыт кына түгел, бәлки агач ћәм балчык савытлар да бар, ћәм аларныњ кайберләре махсус тотыла торган, икенчеләре гадәти кулланышта. 21 Шулай итеп, кем үзен явызлык кылудан чистартыр, ул – үзен Аллаћыга багышлаган, Йорт Хуђасына яраклы, ћәрбер игелекле эшкә әзер булган махсус кулланылыштагы савыт булыр. 22 Яшьлекнењ әдәпсез теләкләреннән кач. Ћәм Раббыны чын йµрәктән ярдәмгә чакыручылар белән бергә тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, иминлеккә омтыл. 23 Акылсыз ћәм томана бәхәсләргә катышма, аларныњ ызгыш-талашлар гына китереп чыгаруын беләсењ. 24 Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, әмма ћәммәсенә дә ягымлы булырга, оста итеп µйрәтүче ћәм сабыр булырга, 25 µйрәтүләргә карышучыларга басынкылык белән үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш. Бәлки Аллаћы аларга хакыйкатьне танып белүгә алып килә торган тәүбә бирер, 26 бәлки алар акылга утырырлар ћәм иблис үзенењ ихтыярын үтәсеннәр µчен эләктергән тозактан котылып калырлар. 1 Белеп тор, соњгы кµннәрдә авыр вакытлар булачак. 2 Чµнки кешеләр үзләрен генә сµючән, байлык яратучан, мактанчык, ћавалы ћәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. 3 Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар ћәм яхшылыкны дошман күрерләр; 4 алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр ћәм, Аллаћыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. 5 Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуныњ кµчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор. 6 Андыйлар сиздермичә генә йортларга керәләр ћәм гµнаћка баткан вә тµрле азгын теләкләрнењ кубызына биюче бәхетсез хатын-кызларныњ күњелләрен биләп алалар. 7 Бу хатыннар исә ћәрвакыт µйрәнәләр, әмма беркайчан да хакыйкатьне ањлауга ирешә алмыйлар. 8 Янис ћәм Ямбрис Мусага каршы килгән кебек, бозык акыллы ћәм иманда файдасыз булган бу кешеләр шулай ук хакыйкатькә каршы киләләр. 9 Әмма ерак китә алмаслар, чµнки тегеләрнењ акылсызлыгы мәгълүм булган күк, аларныкы да ћәммәсенә ачык күренер. 10 Син исә тәгълиматыма, яшәү рәвешемә, ниятләремә, иманыма, сабырлыгыма, мәхәббәтемә, түземлегемә иярдењ. Мине ничек эзәрлекләүләрен ћәм ничек газап чигүләремне беләсењ. Антиухея, Икүниун ћәм Лустра шәћәрләрендә нинди эзәрлекләүләргә дучар булуымны да беләсењ. Мине барыннан да Раббы коткарды! 12 Чынлап та Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнењ барысы да эзәрлекләнер. 13 Әмма мәкерле кешеләр ћәм алдакчылар исә, адаштырып ћәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр. 14 Син исә нәрсәгә µйрәндењ ћәм нәрсәгә инандыњ, шуларны дәвам ит, чµнки кемнән µйрәнгәнењне беләсењ. 15 Шуныњ µстенә син Изге язмаларны балачактан ук беләсењ. Алар сиња, Мәсих Гайсәгә иман итү аша, сине котылуга китерүче зирәклек бирә ала. 16 Аллаћы кешесе сәләтле ћәм барлык яхшы эшкә әзер булсын µчен, бµтен Язма Аллаћы тарафыннан рухландырылган ћәм µйрәтү, шелтәләү, тµзәтү ћәм Аллаћыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү µчен файдалы. 1 Тереләрне ћәм үлеләрне хµкем итәчәк Мәсих Гайсә Патша булып киләчәк, шуња күрә Аллаћы ћәм Мәсих Гайсә алдында сиња ђитди рәвештә кушам: 2 Аллаћы сүзен игълан ит, моны уњайлы ћәм уњайсыз вакытта да эшләргә әзер тор, тµзәт, шелтәлә, µйрәткәндә ћәрвакыт сабырлык белән үгетлә. 3 Чµнки шундый вакыт килер, дµрес тәгълиматны тыњларга теләмәсләр, бәлки үзләренә ошаган, колакларына ятышлы итеп µйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп ђыярлар, 4 ћәм, хакыйкатьне тыњламыйча, кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салырлар. 5 Син исә беркайчан да югалып калма, кайгыларга түз, Яхшы хәбәр тарату эшен кыл, үз хезмәтењне башкарып чык. 6 Чµнки миња бу дµньядан китәр вакыт ђитте. Минем тормышым корбан китерү урынына салынган корбан кебек. 7 Мин яхшы ярыштым, ахырга тикле йµгердем, иманны саклап калдым. 8 Хәзер мине ђињүче бүләге – хаклык тађы кµтә. Раббы, гадел Хµкем кылучы, миња аны соњгы кµндә бирәчәк. Ћәм миња гына түгел, бәлки Аныњ килүен сагынып кµтүчеләрнењ барсына да бирәчәк. 9 Тиздән минем янга килергә тырыш, 10 чµнки бу дµньяны яратып, Димас мине ташлап, Тессалуникә шәћәренә, Крискис – Гәләтия, Титус – Далматия µлкәләренә киттеләр. 11 Монда минем белән бер Лүк кенә. Маркны үзењ белән алып кил, чµнки хезмәтемдә ул миња ярдәм итә ала. 12 Тухикны исә мин Эфес шәћәренә ђибәрдем. 13 Килгәндә Троас шәћәрендә Карпларда калдырган ђиләнемне ћәм минем язма тµргәкләрен, бигрәк тә күннән ясалганнарын алып кил. 14 Тимерче Искәндәр миња күп явызлыклар эшләде. Раббы ања эшләренә карап түләр. 15 Син үзењ дә аннан саклан, чµнки ул безнењ сүзләргә бик нык каршы килде. 16 үземне беренче тапкыр яклаган вакытта минем белән беркем дә юк иде, барысы да мине калдырып китте. Бу аларга гаеп булып саналмасын! 17 Раббы исә минем янда булды ћәм, Аллаћыныњ хәбәре минем аркылы тулысынча игълан ителсен ћәм бар халыкларга ишетелсен µчен кµч бирде ћәм мин арыслан авызыннан коткарылдым. 18 Раббы мине ћәрбер явыз эшләрдән йолып алыр ћәм, коткарып, үзенењ Күктәге Патшалыгына алып китәр. Ања мәњгедән мәњгегә дан. Амин. 19 Прискиллә белән Әкүл ћәм Онисифорлар гаиләсен сәламлә. 20 Эрасты Кµринт шәћәрендә калды. Трофимны исә Милит шәћәрендә авыру килеш калдырдым. 21 Кышка хәтле килеп ђитәргә тырыш. Сине Әүбүл ћәм Пудис, Лин белән Кләүдия ћәм барлык имандашлар сәламли. 22 Раббы синењ рухыњ белән. Мәрхәмәт сезнењ белән.
|