2 Corinthians2 Кѳринтлеләргә2 Кѳринтлеләргә 11 Аллаћы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнењ рәсүле Паулдан ћәм Тимуте имандаштан бµтен Ахаядәге барлык изгеләргә ћәм Кµринттәге Аллаћы бердәмлегенә сәлам. 2 Сезгә Атабыз Аллаћыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын! 3 Ћәрьяктан ярдәм итүче Аллаћыга ћәм шәфкать Атасына, Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Аллаћысы ћәм Атасына дан! 4 Аллаћы безгә бµтен кайгыларыбызда булыша, шуња күрә Аннан кабул иткән ярдәм белән без дә ћәртµрле кайгылары булганнарга булыша алабыз. 5 Чµнки безгә карата Мәсихнењ газаплары арткан саен, Мәсих аша безнењ юанычларыбыз да артканнан-арта бара. 6 Кайгырабыз икән, сез юансын ћәм котылсын µчен кайгырабыз; юанабыз икән, сез дә юанасыз. Без кичергән шул ук газапларга сез чыдый алсын µчен, сезгә кµч бирелә. 7 Ћәм сезнењ хакта безнењ µметебез нык. Чµнки беләбез: газапларыбызны уртаклашасыз икән, Аллаћы биргән ярдәмне дә уртаклашасыз. 8 Имандашлар, Асия µлкәсендә кичергән михнәтләребез турында белми калуыгызны теләмибез, без чиктән тыш ћәм кµч ђитмәслек каты итеп изелдек, хәтта исән калуыбызга да µметебезне югалткан идек. 9 үзебезгә-үзебез таяну µчен түгел, бәлки үлеләрне терелтүче Аллаћыга таяну µчен, без үзебезне үлемгә хµкем ителгәннәр кебек хис иттек. 10 Аллаћы безне дәћшәтле үлемнән коткарды ћәм коткарачак, безнењ µчен кылган догаларыгыз белән безгә сез дә ярдәм иткәнгә күрә, Аныњ киләчәктә дә коткарачагына µмет баглыйбыз. Шулай итеп, күпләрнењ ялваруларына ђавап итеп безгә бирелгән мәрхәмәт бүләге хакына күпләр безнењ µчен Аллаћыга рәхмәт укыйлар. 12 Бу – безнењ мактанычыбыз: безнењ вµђданыбыз: «Без дµньяда, бигрәк тә сезнењ арада, кеше зирәклеге белән түгел, бәлки Аллаћыдан килүче изгелек ћәм Аллаћы мәрхәмәте белән ихлас күњелдән яшибез», – дип шаћитлек итә. 13 Без бит сез укый ћәм ањлый торганнарны гына язабыз. Сез безне инде µлешчә ањлыйсыз, ә мин тулысынча ањларсыз дип µмет итәм. 14 Шулай итеп, Раббыбыз Гайсә кµнендә без сезнењ мактанычыгыз булган кебек, сез дә безнењ мактанычыбыз булырсыз. 15 Менә шундый ышаныч белән икеләтә мәрхәмәт алуыгызны теләп, башта яныгызга барырга, 16 ягъни сезнењ аша Македуниягә, Македуниядән соњ тагын сезгә килергә ћәм сезнењ ярдәм белән Яћүдиягә барырга дип ниятләнгән идем. 17 Әллә болай ниятләнеп, мин уйламыйча эш иттемме? Әллә мин, имансыз кеше кебек, бер үк вакытта «әйе, әйе» ћәм «юк, юк» дип әйтә-әйтә ният итәмме? 18 Әмма, Аллаћыныњ тугрылыгы хак булган кебек, без сезгә бер үк вакытта «әйе» ћәм «юк» дип әйтмибез. 19 Чµнки мин, Силас ћәм Тимуте сезгә игълан иткән Аллаћы Улы Гайсә Мәсих бер үк вакытта «әйе» ћәм «юк» булмады. Киресенчә, Ањарда ћәрвакыт «әйе» генә була. 20 Чµнки Аллаћыныњ бµтен вәгъдәләре Гайсә Мәсихтә «әйе» дип раслана, ћәм без Аллаћыны данлау µчен әйтә торган «амин» да Аныњ аша әйтелә. 21 Аллаћы безне дә, сезне дә, Мәсих белән берләштереп, үзе ныгыта. Безне билгеләүче Аллаћы, 22 мµћере белән тамгалап, безгә биреләчәк нәрсәләр µчен йµрәкләребезгә ышанычлы дәлил буларак Рух бирде. 23 Аллаћыны үземә каршы шаћит итеп чакырам: әлегә кадәр мин, бары тик сезне кызганганга күрә, Кµринткә килмәдем. 24 Бу – иманыгыз µстеннән без хакимлек итәбез дигән сүз түгел. Киресенчә, куануыгызны теләп, без сезнењ белән бергә хезмәт итәбез, чµнки сез иманыгыз белән нык торасыз. 1 Шулай итеп, мин тагын яныгызга кµенеч белән килмәскә булдым. 2 Чµнки сезне кµендерсәм, мин кµендергән кешеләрдән башка мине кем сµендерер? 3 Менә сезгә шул турыда яздым да: килгәч, мине куандырырга тиешлеләрдән миња кµенеч булмасын. Мин сезнењ ћәммәгезгә ышанам, куанычым сезнењ ћәммәгез µчен дә куаныч булыр. 4 Сезне кµендерү µчен түгел, бәлки сезгә булган чиксез мәхәббәтемне белдерү µчен, олы хәсрәт ћәм йµрәк ачысы белән күз яшьләремне түгеп яздым мин ул хатны. 5 Берәү кµендергән икән, мине түгел, ә сезнењ барыгызны да – ћәрхәлдә ниндидер дәрәђәдә (моны күпертеп күрсәтмәс µчен язам) – кµендергән. 6 Мондый берәүгә күпләр тарафыннан бирелгән ђәза инде ђитәрлек. 7 Шуња күрә, мондый берәү чиктән тыш кµенмәсен µчен, сез аны гафу итегез ћәм рухландырыгыз. 8 Шуныњ µчен ања мәхәббәтегезне кабат күрсәтүегезне үтенәм. 9 Сезгә ул хатны сынауны үти алдыгызмы ћәм сез ћәрнәрсәдә тыњлаучанмы икәнлегегезне белү µчен яздым. 10 Сез кемнедер гафу итәсез икән, мин дә аны гафу итәм. Гафу иткәнемне, әгәр гафу итәрлек берәр нәрсә булган булса, мин Мәсих алдында сезнењ хакка гафу иттем. 11 Шулай итеп, шайтан, зыян китереп, бездән файдалана алмас. Шайтанныњ ниятләре безгә билгеле бит. 12 Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне белдерергә дип Троаска килгәч, Раббы миња ишекләрне ачкан булса да, 13 анда имандашым Титусны таба алмаганлыктан, йµрәгем үз урынында түгел иде. Шунлыктан, андагылар белән хушлашып, мин Македуниягә киттем. 14 Әмма безне ћәрвакыт Мәсихнењ ђињү тантанасында йµртүче ћәм безнењ аша ћәр ђирдә үзе хакында белем хушбуе таратучы Аллаћыга рәхмәт яусын. 15 Чµнки Гайсәгә иман итеп котылучылар арасында да, ћәлак булучылар арасында да без – Аллаћыга Мәсих аша бирелгән хуш ис. 16 Берәүләр µчен без – ћәлакәткә илтүче үлем исе, ә башкалар µчен – тереклек бирүче тормышныњ хуш исе. Кем мондый эшкә сәләтле соњ? 17 Без, күпләр кебек, үз файдалары µчен Аллаћы сүзе белән сәүдә итмибез, бәлки Аллаћыныкы буларак, Аллаћы каршында Мәсих исеменнән ихлас күњелдән сµйлибез. 1 Безгә үзебезне сезнењ алдыгызда яњадан мактаргамы? Яисә, кайберәүләр µчен кирәк булган кебек, сезгә яки сездән безгә хуплау хатлары кирәкме? 2 Сез үзегез – күњелләребезгә язылган, бµтен кеше белгән ћәм укыган хатыбыз. 3 Мәсих хаты булуыгызны үзегез күрсәтәсез. Бу хат язу карасы белән түгел, тере Аллаћыныњ Рухы белән, таш такталарга түгел, бәлки кеше йµрәгенењ такталарына хезмәтебез аша язылган. 4 Мәсих аша Аллаћы каршында безнењ менә шундый ышанычыбыз бар. 5 Безгә сәләт үзеннән-үзе килә дип дәгъва итә алмыйбыз: безнењ сәләт Аллаћыдан килә. 6 Ул безне яња килешү хезмәтчеләре булырга сәләтле итте. Яња килешү, язылган канунга түгел, Рухка нигезләнгән, чµнки язылган канун үтерә, ә Рух тормыш бүләк итә. 7 Әгәр ташларга чокып язылган, үлем китерүче хезмәт шундый дан белән килгән ки, исраиллеләр Мусаныњ йµзенә, хәтта аныњ даны югалып барса да, карый алмаганнар икән, 8 ул чакта Рух хезмәте тагын да данлырак түгелме? 9 Чµнки кешене хµкемгә китерүче хезмәт данлы икән, хаклыкка китерүче хезмәтнењ даны тагын да артыграк. 10 Кайчандыр данлы булган берәр нәрсәнењ инде хәзер даны булмый, чµнки аныњ урынына тагын да данлырак башка нәрсә бар. 11 Чµнки югала барган нәрсә данлы булган икән, мәњге дәвам итүче нәрсә тагын да данлырак. 12 Менә шундый µметебез булганга, без зур кыюлык белән эш итәбез. 13 Исраиллеләр югала барган данга карамасыннар µчен йµзенә бµркәнчек япкан Муса кебек түгел без. 14 Әмма аларныњ башлары мињгерәүләнгән, чµнки иске килешүне укыганда шундый ук бµркәнчек бүгенгә кадәр аларныњ күњелләрендә кала. Ул бµркәнчекне Мәсих кенә алып ташлый. 15 Бүгенге кµнгә кадәр, Муса кануны укылган саен, аларныњ күњелләрендә бµркәнчек ята. 16 Әмма Раббыга мµрәђәгать иткән чакта, бу бµркәнчек алына. 17 Раббы ул – Рух, ә Раббы Рухы булган ђирдә – азатлык. 18 Ћәммәбезнењ йµзеннән бµркәнчек алып ташланганга, Раббыныњ данын кµзгедәй чагылдырабыз. Без данда бер дәрәђәдән икенче дәрәђәгә үзгәртеләбез ћәм Аллаћыга охшаганнан-охшый барабыз, андый үзгәртү Раббыдан килә, ә Раббы ул – Рух. 1 Аллаћыныњ мәрхәмәте аша безгә Рух хезмәте тапшырылганга күрә, без күњел тµшенкелегенә бирелмибез. 2 Ләкин хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә ћәм Аллаћыныњ сүзен бозмыйча, бәлки хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаћы каршында үзебезне ћәр кешенењ намус хµкеменә тәкъдим итәбез. 3 Ә без белдергән Яхшы хәбәр яшерелгән булса, ул бары тик ћәлак булучылар µчен генә яшерелгән. 4 Бу гасырныњ илаћы имансызларныњ акылын томалады, ћәм алар күзгә күренмәс Аллаћыныњ чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнењ яктылыгын күрмиләр. 5 Без бит үзебезне түгел, бәлки Гайсә Мәсихне Раббы итеп игълан итәбез, ә Гайсә µчен без – сезнењ хезмәтчеләрегез генә. 6 Чµнки Аллаћы: «Карањгылыктан яктылык балкысын», – диде, ћәм, Гайсә Мәсих йµзендә балкыган Аллаћы даны турындагы белемне безгә күрсәтү µчен, Аныњ яктылыгы күњелләребезне яктыртты. 7 Әмма бу гаять зур кодрәтнењ безнеке түгел, бәлки Аллаћыныкы икәнен күрсәтү µчен, без бу хәзинәне балчык савытларда, ягъни фани тәннәребездә йµртәбез. 8 Безне ћәр яктан кысрыклыйлар, әмма бирешмибез; без аптырашта калдык, әмма µметсезлеккә бирелмибез. 9 Безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаћы безне ташламый; безне бәреп тµшерделәр, әмма ћәлак булмыйбыз. 10 Гайсәнењ тормышы да тәнебездә күренсен µчен, Аныњ үлемен ћәрвакыт тәнебездә йµртәбез. 11 Фани тәнебездә Аныњ тормышы да күренсен µчен, без, яшәүчеләр, Гайсә хакына бертуктаусыз үлемгә дучар ителәбез. 12 Шулай итеп, үлем – бездә, ә тормыш сездә эш итә. 13 Изге язмада: «Мин иман иттем, шуња күрә сµйләдем», – дип язылган. Шул ук инану рухына ия буларак, без дә иман итәбез ћәм шуња күрә сµйлибез. 14 Чµнки Раббы Гайсәне үледән терелткән Аллаћыныњ безне дә Аныњ белән бергә үледән терелтәчәген ћәм сезнењ белән бергә үз алдына китереп бастырачагын беләбез. 15 Боларныњ ћәммәсе дә сезнењ µчен. Шулай итеп, Аллаћыныњ мәрхәмәте тагын да күбрәк кешеләргә таралыр ћәм шуныњ белән Аллаћы данына тагын да күбрәк шµкер итү китерер. 16 Менә шуныњ µчен без күњел тµшенкелегенә бирелмибез. Киресенчә, тәнебез череп таркала барса да, асылыбыз исә кµннән-кµн яњара бара. 17 Чµнки кыска вакытлы ђињелчә газап чигүебез безнењ µчен чиктән тыш зур мәњгелек дан китерә. 18 Без күренгәнне түгел, бәлки күренмәгәнне карыйбыз, чµнки күренгән нәрсә вакытлыча, ә күренмәгәне – мәњгелек. 1 Без беләбез: үлгәч, безнењ канлы тәннәребез ђимереләчәк. Күкләрдә исә Аллаћы биргән, кул белән эшләнмәгән безнењ мәњгелек тәннәребез бар. 2 Без күктән ђибәрелгән тәннәрне кабул итәргә теләп сыкранабыз, 3 чµнки бу яња тәннәрне кабул иткәч, без тәнсез хәлдә калмабыз. 4 Без фани тәннәребездә сыкранабыз, чµнки тәнсез калырга теләмибез, бәлки, фанилык тормыш тарафыннан йотылсын µчен, күктән ђибәрелгән тәннәрне кабул итәргә телибез. 5 Нәкъ менә шуныњ µчен Аллаћы безне тудырды ћәм безгә ышанычлы дәлил итеп Рухны бирде. 6 Шулай итеп, канлы тәнебездә вакытта Раббыдан ерак булуыбызны белсәк тә, ћәрвакыт ышаныч белән яшибез, 7 чµнки без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йµрибез. 8 Ышаныч белән яшибез, тәннән чыгуны ћәм Раббы янына урнашуны яхшырак дип табабыз. 9 Шуња күрә, тәндә булсак та, тәннән чыккан булсак та, ихлас күњелдән Ања яраклы булырга омтылабыз. 10 Чµнки тәндә вакытта яхшылык эшләсәк тә, яманлык эшләсәк тә, эшенә күрә әђерен алу µчен, без барыбыз да Мәсихнењ хµкем итү урыны алдына килергә тиеш. 11 Шулай итеп, Раббыдан куркуныњ нәрсә икәнен белеп, без кешеләрне күндерергә тырышабыз. Аллаћыга исә безнењ кемлегебез билгеле. Сезнењ вµђданыгызга да кем булуыбыз билгеледер дип µмет итәм. 12 Алдыгызда мактап, үзебезне янә тәкъдим итәргә ђыенмыйбыз, фәкать, күњелдә булган нәрсә белән түгел, бәлки тыштан күренүче нәрсә белән генә мактанучыларга ђавап бирә алуыгыз µчен, сезгә безнењ белән мактанырга мµмкинлек бирәбез. 13 Без акылдан шашканбыз икән, бу – Аллаћы µчен; акылыбызда булсак, бу – сезнењ µчен. 14 Чµнки Мәсихнењ яратуы безне, бер Кеше ћәммәсе µчен үлгән икән, димәк, ћәммәсе дә үлде, дип ышанырга мәђбүр итә. 15 Исәннәр инде үзләре µчен түгел, бәлки үзләре µчен үлгән ћәм үледән Терелтелгән µчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы µчен дә үлде. 16 Шуња күрә хәзер без беркемгә дә кеше үлчәме белән карамыйбыз; Мәсихкә элек кеше үлчәме белән карасак та, хәзер инде алай карамыйбыз. 17 Шулай итеп, кем Мәсих белән берләшкән, ул – яња зат итеп яратылган; борынгысы үтте – яњасы килде. 18 Боларныњ ћәммәсе – Аллаћыдан, Ул безне Гайсә Мәсих аша үзе белән татулаштырды ћәм татулаштыру хезмәтен безгә ышанып тапшырды. 19 Кешеләрнењ кылган яман эшләрен гаепкә санамыйча, Аллаћы дµньяны Мәсих аша үзе белән татулаштырды ћәм татулашу турындагы хәбәрне безгә ышанып таратырга тапшырды. 20 Шулай итеп, без – Мәсихнењ вәкилләре, ћәм Аллаћы үзе безнењ аша ничек үгетләсә, без шулай Мәсих исеменнән ялварабыз: Аллаћы белән татуланыгыз. 21 Без Мәсих белән берләшүдә Аллаћыныњ хаклыгын уртаклашсын µчен, Ул безнењ хакка Гµнаћсыз µстенә гµнаћларыбызны салды. 1 Без исә, Аллаћы белән хезмәттәшләр буларак, ялварып сорыйбыз: сезгә бүләк ителгән Аллаћы мәрхәмәте юкка гына булмасын! 2 Чµнки: «Уњайлы вакытта Мин сине ишеттем Ћәм котылу кµнендә сиња ярдәм иттем», – дип әйтә Аллаћы. Менә хәзер уњай вакыт, менә хәзер котылу кµне! 3 Хезмәтебезне гаепләмәсеннәр µчен, без беркемгә дә бернинди киртә куймыйбыз. 4 Киресенчә, ћәрнәрсәдә: олы түземлелектә, бәла-казаларда, мохтађлыкта, газаплануда, 5 кыйнаулар астында, зинданнарда, ђәбер-золымнарда, авыр хезмәттә, йокысыз тµннәрдә, ачлыкта, 6 сафлыкта, гыйлемдә, чыдамлыкта, игелек күрсәтүдә, Изге Рухныњ кодрәтендә, эчкерсез мәхәббәттә, 7 хакыйкать сүзендә, Аллаћы кодрәтендә уњ ћәм сул кулларыбыздагы тәкъвалык коралы белән 8 намуслык вә намуссызлык, гайбәт ћәм абруй аркылы үзебезне Аллаћы хезмәтчеләре итеп тәкъдим итәбез. Безне алдакчылар дип исәплиләр, әмма без тугрылыклы. 9 Безне билгесезләр дип исәплиләр, әмма таныйлар; безне үлеп баручылар дип саныйлар, әмма менә яшибез бит; безне ђәзаланган дип уйлыйлар, әмма без үлмибез; 10 безне кµендерәләр, ә без ћәрвакыт сµенәбез; без ярлы, әмма күпләрне баетабыз; безнењ бернәрсәбез юк, әмма без ћәрнәрсәгә ия. 11 Кµринтлеләр! Сезнењ белән ачыктан-ачык сµйләштек, йµрәкләребез сезнењ µчен кињ итеп ачылган. 12 Сезне чын күњелдән яратабыз, әмма сез безгә карата мәхәббәтегезне кызганасыз. 13 Балаларыма сµйләгән кебек сµйлим: тињ итеп кайтарып бирү µчен, сез дә күњелләрегезне кињәйтегез. 14 үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкныњ ни уртаклыгы бар? Яктылык белән карањгылыкныњ нинди уртаклыгы бар? 15 Мәсих белән иблис арасында нинди ризалык булсын? Яки иман итүче белән имансыз арасында нинди уртаклык бар? 16 Аллаћы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – тере Аллаћы йорты; ә Аллаћы болай дигән: «Араларында торачакмын ћәм йµриячәкмен Ћәм аларныњ Аллаћысы булачакмын, Ә алар Минем халкым булачак». 17 «Шуња күрә алар арасыннан чыгыгыз ћәм аерылыгыз, – ди Раббы, – Пакьсезгә кагылмагыз, Ћәм Мин сезне үземә кабул итәчәкмен». 18 «Ћәм сезгә Ата булачакмын, Ә сез улларым ћәм кызларым булачаксыз, – ди Чиксез кодрәт Иясе Раббы». 1 Сµеклеләрем, безгә шундый вәгъдәләр бирелде! Шуња күрә, әйдәгез, тәннењ, рухныњ ћәртµрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк ћәм Аллаћыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерик. 2 Күњелләрегездә безгә урын бирегез; без ћичкемне рәнђетмәдек, ћичкемгә зыян китермәдек, ћичкемнән файда эзләмәдек. 3 Моны сезне хµкем итеп әйтмим: элек әйткәнемчә, бергә үлү ћәм бергә яшәү µчен сез безнењ күњелләребездә. 4 Мин сезгә бик ышанам, сезнењ белән чиксез горурланам. Күњелем юаныч белән тулы, ћәртµрле кайгы-хәсрәтләребезгә карамастан, чиктән тыш куанам. 5 Чµнки, Македуниягә килгәч, без бернинди ђан тынычлыгы тапмадык. Киресенчә, безне ћәр тарафтан – әйләнә-тирәдән ызгыш-талашлар, күњелдән куркулар кысты. 6 Әмма Титусныњ килүе сәбәпле рухлары тµшкәннәргә ярдәм итүче Аллаћы безнењ дә күњелләребезне күтәрде. 7 Аныњ килүе сәбәпле генә түгел, бәлки Титуска күрсәткән ярдәмегез белән юатты. Мине сагынуыгыз, минем µчен тырышуыгыз ћәм кµенүегез турында сµйләп, ул мине тагын да күбрәк куандырды. 8 Хатым белән сезне кµендергәнгә, башта үкенсәм дә, инде хәзер үкенмим. Чµнки күрәм: хатым сезне вакытлыча гына кµендергән. 9 Хәзер мин куанам – сез кµенгәнгә түгел, бәлки кµенүегез сезне тәүбәгә китереп ђиткергәнгә куанам. Аллаћы ихтыяры белән кµендегез, шулай итеп бездән бернинди зыян күрмәдегез. 10 Чµнки Аллаћы ихтыяры белән кµенү котылуга илтүче тәүбәгә китерә; моња үкенергә кирәкми, ә инде бу дµнья китергән кµенү үлемгә китерә. 11 Карагыз: Аллаћы ихтыяры белән сез кичергән кµенеч сездә нинди ихласлык, гаепсез булуыгызны исбатлау теләге, гаеплегә карата нәфрәт, курку, сагыну, тырышлык, гµнаћлыны ђәзалау теләге тудырды! Бу эштә саф булуыгызны сез ћәрьяктан күрсәттегез. 12 Шулай итеп, мин сезгә рәнђетүче хакына да түгел, рәнђетелгән µчен дә түгел, бәлки безнењ µчен тырышуыгызны Аллаћы алдында сезгә ачык итеп күрсәтү µчен яздым. 13 Без шуныњ µчен юандык. Ә инде Титус шатланганга тагын да күбрәк куандык, сез барыгыз да аныњ күњелен күтәргәнсез бит. 14 Шулай итеп, сезнењ хакта аныњ алдында мактанган булсам, мин оятка калмадым, киресенчә, без сезнењ хакта ћәрвакыт дµрес сµйләгәнбез икән. Титус алдында мактануыбыз да шулай ук дµрес булып чыкты. 15 Куркып ћәм дулкынланып аны кабул итүегезне, барыгызныњ итагатен хәтерләп, аныњ йµрәге сезгә тагын да ныграк омтыла. 16 Ћәрнәрсәдә сезгә таяна алуым µчен куанам. 1 Имандашлар, сезгә Македуниядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә бирелгән Аллаћы мәрхәмәте хакында сµйләргә телибез. 2 Чµнки авыр сынау ђибәрелгән булуга карамастан, аларныњ куанычы чиктән ашты, бик нык фәкыйрьлектә булсалар да, чиктән тыш юмартлык күрсәттеләр. 3 Ћәм хәлләреннән килгәнчә ћәм хәтта хәлләреннән тыш та алар үз теләкләре белән ярдәм иттеләр – моња мин шаћит. 4 Изгеләргә хезмәт итүдә катнаштыруны бик үтенеп сорадылар. 5 Без µметләнгәнне генә эшләп калмадылар, бәлки үз-үзләрен, ињ элек, Раббыга, аннан соњ, Аллаћы ихтыяры белән, безгә тапшырдылар. 6 Шуња күрә без Титустан, бу игелекле эшне ничек башлаган булса, арагызда шулай ук тәмамлавын үтендек. 7 Ә сез ћәрнәрсәдә: иманда ћәм сүздә, белемдә ћәм ћәртµрле тырышлыкта, безгә булган мәхәббәтегездә µстен булган кебек, бу иганә µчен игелек күрсәтүдә дә µстен булыгыз. 8 Мин сезгә әмер итеп түгел, ә мәхәббәтегезнењ ихласлыгын башкалар тырышлыгы белән сынау µчен әйтәм. 9 Чµнки сез Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәтен беләсез: фәкыйрьлеге аша сез бай булсын µчен, бай булган хәлдә Ул сезнењ хакка фәкыйрь булды. 10 Мин бу мәсьәләгә карата файдалы кињәш бирәм: Сез үткән ел ук игелекле эш эшләп кенә калмадыгыз, хәтта үз теләгегез белән иганә дә бирдегез. 11 Бу эшне хәзер башкарып чыгыгыз! Эшегезгә бик теләп тотынган кебек, хәлегезгә күрә шундый ук тырышлык белән башкарып чыгыгыз. 12 Чµнки тырышлык булганда, кемнењ нәрсәсе булмауга карап түгел, бәлки нәрсәсе булуга карап бүләге кабул ителә. 13 Башкаларга ђињеллек, ә сезгә авырлык килү таләп ителми, ћәр якка да тигез булсын. 14 Муллыгыгыз хәзерге вакытта аларныњ ихтыяђларын тәэмин итсен, ә аннан соњ аларныњ муллыгы сезнекен тәэмин итәр. Шулай итеп, барысы да тигезләнер. 15 Изге язмада язылганча: «Күп ђыйганныњ артыгы булмады, Ә аз ђыйганныњ ихтыяђы булмады». 16 Сезнењ µчен дип Титус күњеленә шул ук тырышлыкны салган Аллаћыга рәхмәт яусын! 17 Чµнки ул үтенечемне хуплап кына калмады, бәлки бик ашкынып яныгызга үз ихтыяры белән барырга карар кылды. 18 Аныњ белән тагын бер имандашыбызны да ђибәрәбез. Ул исә барлык иман итүчеләр бердәмлекләрендә Яхшы хәбәр таратуы белән макталган. 19 Ѳстәвенә, Раббыныњ даны хакына ћәм тырышлыгыбызны күрсәтү µчен башкара торган игелекле эшебездә иман итүчеләр бердәмлекләре тарафыннан безгә юлдаш итеп тә билгеләнгән ул. 20 Шундый зур акчалар белән нәрсә эшләвебез хакында, беркем дә тел тидерә алмасын µчен, сак булырга тырышабыз. 21 Чµнки без Раббы каршында игелекле булган гамәлләрне генә түгел, кешеләр алдында игелекле булганны да кылырга тырышабыз. 22 Безнењ тарафтан тырышлыгы шактый эшләрдә ћәм нәрсәләрдә күп тапкырлар сыналган ћәм хәзерге вакытта сезгә карата ышанычы булып, тагын да зуррак тырышлык күрсәткән имандашыбызны алар белән бергә ђибәрдек. 23 Титуска килгәндә, ул – минем иптәшем ћәм сезнењ µчен хезмәттәш. Ә инде башка имандашларыбызга килгәндә, алар – иман итүчеләр бердәмлекләренењ вәкилләре, Мәсихнењ даны. 24 Шулай итеп, мәхәббәтегезнењ ћәм сезнењ белән мактануыбызныњ гадел икәнлеген аларга бердәмлекләр алдында исбат итегез. 1 Изгеләргә ярдәм итү хакында сезгә язып торуныњ кирәге дә юктыр, 2 чµнки мин тырышлыгыгызны беләм ћәм, Ахаядә ярдәм инде үткән елдан бирле үк әзерләнгән дип, македуниялеләр алдында сезнењ белән мактанам. Сезнењ тырышлыгыгыз аларны дәртләндерде. 3 Ә мактавым бу очракта буш булмасын, бәлки, әйткәнемчә, инде әзер булырсыз дип, имандашларны яныгызга ђибәрдем. 4 Югыйсә, македуниялеләр минем белән килгәндә сезне әзерлексез хәлдә тапсалар, без сезгә шундый нык ышаныч белдергәнгә күрә, без дә оятка калырбыз, ћәм сез дә – миња моны әйтеп торырга да кирәкми. 5 Шуња күрә, имандашлардан алдан ук баруларын ћәм сез вәгъдә иткән юмарт бүләгегезне әзерләүләрен үтенүне зарури дип таптым. Чµнки бүләкнењ теләр-теләмәс түгел, бәлки юмарт рәвештә әзер булуын телим. 6 Моња игътибар итегез: кем аз чәчә, шул аз уњыш алыр; ә кем күп чәчә, шул мул уњыш алыр. 7 Ћәркем теләр-теләмәс яки мәђбүриләп түгел, бәлки йµрәге кушканча бирсен, чµнки Аллаћы шатланып бирүчене ярата. 8 Аллаћы ћәртµрле мәрхәмәтне сезгә бик мул итеп бирә ала. Шулай итеп, сез ћәрвакыт ћәм ћәрнәрсәдә мул тормышлы булып, ћәртµрле игелекле эштә юмарт булырсыз. 9 Изге язмада язылганча: «Ул үз бүләкләрен ярлыларга юмарт µләште. Аныњ игелеклелеге мәњгелек». 10 Чәчүчегә орлык, ашаучыга икмәк бирүче Аллаћы сезне орлык белән тәэмин итәр ћәм чәчкән орлыгыгызны мул итеп үстерер, тәкъвалык ђимешләрегезне арттырыр 11 ћәм, сез ћәр очракта юмарт булсын µчен, сезне ћәрнәрсәгә баетыр. Ә безнењ аркылы күрсәткән юмартлыгыгыз Аллаћыга рәхмәтләр яудырыр. 12 Чµнки сез башкарган бу хезмәт, изгеләрнењ ихтыяђларын канәгатьләндереп кенә калмыйча, бик күпләрнењ Аллаћыга рәхмәтләрен дә мул иттерер. 13 Чµнки юмартлыгыгызны исбат иткән бу хезмәтне күреп, сез икърар итә торган Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә итагать итүегез, үзләре ћәм башкалар белән юмарт уртаклашуыгыз µчен кешеләр Аллаћыны данлыйлар. 14 Сезнењ µчен дога кылганда, Аллаћыныњ сезгә мул итеп яудырган мәрхәмәте аркасында, алар күњелләре белән яныгызга ашкынырлар. 15 Әйтеп бетергесез зур бүләге µчен, Аллаћыга рәхмәт яусын! 1 Арагызда тыйнак, ә инде читтә сезнењ µчен кыю булган мин, Паул, Мәсих басынкылыгы ћәм эчкерсезлеге белән сезгә мµрәђәгать итәм. 2 Яныгызга килгәч, безне, имансыз кешеләр кебек үз файдалары µчен яшәүчеләр, дип санаучы кайберләрегезгә кыюлыгымны күрсәтүем кирәк булмасын иде дип ялварам. 3 Чµнки бу дµньяда яшәсәк тә, бу дµнья кешеләре кебек сугышмыйбыз. 4 Безнењ коралларыбыз дµньяви түгел, киресенчә, алар ярдәмендә Аллаћы кодрәте белән теләсә нинди ныгытмаларны да ђимерә алабыз. Бу кораллар белән без ялган дәлилләрне, 5 Аллаћыны танып белүгә каршы тәкәббер рәвештә калыккан ћәртµрле комачаулыкларны ђимерәбез ћәм Мәсихкә итагатьле итү µчен ћәр фикерне үзебезгә буйсындырабыз. 6 Сез тулысынча итагать иткәннән соњ, ћәр итагатьсезне ђәзага тартырга әзербез. 7 Сез тышкы ягын гына карыйсыз. Әгәр кемдер, мин Мәсихнеке, дип ышанса, тагын уйласын: ул Мәсихнеке булган кебек, без дә шулай Мәсихнеке. 8 Ђимерү µчен түгел, бәлки сезне ныгыту µчен Раббыныњ безгә биргән вәкаләте белән аз гына мактансам да, оятка калмаячакмын. 9 Хәер, минем турыда, хатлары белән генә куркытырга тырыша икән, дип уйламагыз. 10 Чµнки кемдер: «Ул үзенењ хатларында кырыс ћәм кµчле, ә үзе кеше алдында кµчсез ћәм аныњ сүзләре әћәмиятсез», – ди. 11 Андый кеше белсен: читтән язган хатларыбыздагы сүзләрдә ничек булсак, сезнењ арада да без шундый. 12 Чµнки үзебезне үзләре белән мактанучыларга тињләргә яки чагыштырырга батырчылык итмибез. Алар, акылсызланып, үзләрен үз үлчәмнәре белән үлчиләр ћәм үзләрен үзләре белән чагыштыралар. 13 Без исә Аллаћы билгеләгән чикләрдән тыш мактанмыйбыз. Арагыздагы хезмәтләребез дә шул чикләргә керә. 14 Без шул чикләрдән тыш мактанмыйбыз, чµнки Мәсих турындагы Яхшы хәбәр белән сезгә килеп ирештек инде ћәм хәзер сез дә шул чикләрдә. 15 Без башкалар хезмәте белән чамадан тыш мактанмыйбыз. Әмма иманыгыз арта барган саен, Раббы тарафыннан билгеләнгән эшчәнлегебез чикләре тагын да ныграк артыр дип µметләнәбез. 16 Шулай итеп, сездән читтәге илләрдә дә Яхшы хәбәрне тарата алырбыз. Без бит башкалар эшләгән эш белән мактанырга теләмибез. 17 Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын». 18 Чµнки үзен-үзе мактаучы түгел, бәлки Раббы мактый торган кеше генә Аныњ тарафыннан хуплана. 1 Минем бераз акылсызлануыма түземлерәк булсагыз иде! Хәер, сез миња түземлелек күрсәтәсез инде. 2 Мин сезнењ хакта Аллаћы кайгыртуы белән бик нык кайгыртам бит. Чµнки мин сезне бер генә иргә – Мәсихкә ярәштем, ћәм сезне Аныњ алдына гыйффәтле кыз кебек китереп бастырырга телим. 3 Әмма шуннан куркам: елан Хауваны үзенењ хәйләсе белән алдаган кебек, Мәсихкә карата ихлас күњелдән булган сафлыктан читкә тайпылып, фикерләрегез чуалып китмәсен иде. 4 Чµнки кем дә булса килеп, без игълан итмәгән башка бер Гайсәне игълан итсә, яки сезгә бирелгән Рухтан башка рухны, яисә үзегез кабул иткән Яхшы хәбәрдән башка бер «Яхшы хәбәрне» µндәсә, сез андый кешегә бик тиз колак салыр идегез. 5 Әмма мондый «гадәттән тыш бµек рәсүлләрдән» ћич тә түбән түгелмен, дип уйлыйм. 6 Гәрчә сµйләргә оста булмасам да, минем белемем бар. Хәер, без моны сезгә ћәрьяктан ачык күрсәттек. 7 Аллаћыныњ Яхшы хәбәрен бушлай игълан итүем белән мин сезне күтәрдем ћәм үземне түбәнсеттем. Шуныњ белән мин гµнаћ кылдыммы әллә? 8 Сезгә хезмәт итәр µчен, башка бердәмлекләрне «талап», алар хисабына яшәдем. 9 Яныгызда вакытта да, мохтађлыкта булсам да, ћичкемгә йµк булмадым. Мине бар кирәк-яраклар белән Македуниядән килгән имандашларым тәэмин итте. Ћичнәрсәдә сезгә йµк булмаска тырыштым ћәм тырышачакмын. 10 Миндә Мәсих хакыйкате булуы ышанычлы булган кебек, Ахая якларында ћичкем миннән бу мактанычымны тартып ала алмас дип ышанам. 11 Мин ни µчен болай эшлим соњ? Әллә сезне яратмыйммы? Сезне яратуым Аллаћыга билгеле! 12 Әмма үзләрен безгә тињләп мактанырга теләүчеләргә мµмкинлек бирмәс µчен, моњарчы ничек эшләгән булсам, моннан соњ да шулай эшләячәкмен. 13 Чµнки андый кешеләр – ялган рәсүлләр, алдакчы эшчеләр, Мәсихнењ рәсүлләре булып күренергә тырышалар. 14 Ћәм бу гађәп түгел: шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит. 15 Шунлыктан аныњ хезмәтчеләре дә хаклык хезмәтчеләре булып кылана икән, бу гађәп түгел. Әмма ахыр чиктә алар кылган гамәлләренә карап ђәза алачак. 16 Тагын әйтәм: ћичкем мине акылсыз дип санамасын. Әгәр акылсыз дип уйлыйсыз икән, мине акылсыз кебек кабул итегез ћәм аз гына мактанырга рµхсәт бирегез. 17 Болай кыю рәвештә мактанып сµйләгәннәрем, әлбәттә, Раббыдан түгел, акылсыз кебек мактаначакмын. 18 Күпләр дµнья кешеләре кебек мактаналар, шуња күрә мин дә мактанам. 19 Чµнки сез, акыллы кешеләр, акылсызларга карата бик теләп түземлелек күрсәтәсез! 20 Берәү сезне коллыкка тµшергәндә, сезне изгәндә, сезнењ белән файданланганда, үзен күкләргә күтәргәндә, битегезгә сукканда сез түземлелек күрсәтәсез! 21 Оят булса да әйтим: боларга кµчебез ђитмәде! Ә инде берәрсе нәрсә белән булса да мактанырга батырчылык итә икән, ул чакта, акылсыз кеше сыман әйтәм: мин дә батырчылык итәм. 22 Алар еврейләрме? Мин дә. Исраиллеләрме? Мин дә. Ибраћим нәселеннәнме? Мин дә. 23 Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Акылсыз сыман сµйлим: мин тагын да күбрәк. Мин тагын да күбрәк хезмәт иттем, зинданнарга аларга караганда күбрәк ябылдым, күп тапкырлар кыйналдым ћәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым. 24 Яћүдләр мине биш тапкыр, ћәрберсендә утыз тугызар мәртәбә камчы белән суктырдылар. 25 Мине µч мәртәбә таяк белән кыйнадылар, бер тапкыр ташлар атып үтерергә теләделәр, мин µч мәртәбә кораб ћәлакәтенә очрадым, бер тµн ћәм бер кµнне ачык дињгездә үткәрдем. 26 Күп мәртәбәләр ерак ђирләрдә сәяхәт иттем, хәтәр елгаларда сәяхәт кылдым, юлбасарлар ћµђүменә дучар булдым, кабиләдәшләрдән ћәм мәђүсиләрдән куркыныч янады, шәћәрләрдә, чүлләрдә, дињгезләрдә хәвеф-хәтәрләргә очрадым, ялган имандашлар арасында куркынычта яшәдем. 27 Хәлдән тайганчы ћәм йончыганчы эшләдем, тµннәремне еш кына йокысызлыкта үткәрдем, ачлыктан ћәм сусаудан ђәфа чиктем, еш кына ашарга ђитәрлек ризыгым булмады, чатлама суыкта ћәм ялангач яшәдем. 28 Читтә булган мађаралардан тыш, мин ћәркµн барлык иман итүчеләр бердәмлекләре хакында хәсрәт чигәм. 29 Ћәр зәгыйфь янында мин дә зәгыйфьләнмимме? Кемдер берәүне вәсвәсәгә тµшерсә, аныњ µчен ачу белән янмыйммы? 30 Мактанырга тиеш булсам, зәгыйфьлегемне күрсәтүче нәрсәләр белән мактаначакмын мин. 31 Раббы Гайсә Мәсихнењ мәњге мµбарәк Аллаћысы ћәм Атасы белә: мин ялган сµйләмим. 32 Дәмәшекътә Ћарета патшаныњ µлкә башлыгы мине тотып алу µчен шәћәр капкаларына сак куйды, ә мине кәрзингә салып, дивар буйлап тәрәзәдән тµшерделәр, ћәм мин аныњ кулына эләкмәдем. 1 Мактануныњ файдасы булмаса да, мин мактанырга тиеш; хәзер мин Раббы ђибәргән илаћи күренешләр ћәм ачылышлар турында сµйлим. 2 Мин Мәсихкә иман итүче бер кешене беләм, моннан ундүрт ел элек ул, – тәне беләнме, әллә рухы беләнме, белмим, бер Аллаћы гына белә, – µченче күккә кадәр күтәрелеп алынды. 3 Ћәм шул кеше хакында беләм – тик ул тәне беләнме яки рухы беләнме икәнен белмим, Аллаћы белә, – 4 ул ђәннәткә алынган ћәм тел белән ањлатып бирә алмаслык сүзләр ишеткән. Ә бу сүзләрне кешегә сµйләргә ярамаган. 5 Андый кеше белән мактана алам, үзем хакында исә зәгыйфьлекләремнән башка бернәрсә белән дә мактана алмыйм. 6 Хәер, мактанырга теләсәм, акылсыз булмам, чµнки дµреслекне сµйләячәкмен. Әмма, кем дә булса минем хакта миндә күргәненнән яки ишеткәненнән артыграк уйламасын дип, мактанудан тыелып торам. 7 Аллаћыдан шундый гадәттән тыш ачылышлар алганга, борыным күтәрелмәсен µчен, минем тәнемә чәнечке бирелде. Бу чәнечке исә, мин артык мактанмасын µчен, мине шайтан фәрештәсе сыман интектерә. 8 Аны тәнемнән чыгарсын µчен Раббыга µч мәртәбә ялвардым. 9 Әмма Ул әйтте: «Сиња Минем мәрхәмәтем ђитәр, чµнки Минем кодрәтем зәгыйфьлектә ињ камил була». Шуња күрә, миндә Мәсих кодрәте торсын µчен, үз зәгыйфьлекләрем белән бик теләп мактаначакмын. 10 Шуныњ µчен мин Мәсих хакына зәгыйфьлекләргә, хурлауларга, мәшәкатьләргә, эзәрлекләүләргә, кысуларга түзәм, чµнки мин зәгыйфь вакытта кµчле. 11 Мин акылдан шаштым, моња сез мәђбүр иттегез. Сез мине мактарга тиеш идегез, чµнки, гәрчә мин әћәмиятсез булсам да, «гадәттән тыш бµек рәсүлләрдән» ћич ким ђирем юк. 12 Минем рәсүллек дәлилләре – галәмәтләр, могђизалар ћәм кодрәтле эшләр – сездә зур сабырлык белән күрсәтелде. 13 Сезгә авыр йµк булмавым белән, башка бердәмлекләргә караганда, сезнењ белән начаррак мµгамәлә иттемме әллә? Мондый гаебем µчен мине гафу итегез! 14 Менә, мин яныгызга µченче тапкыр барырга әзерләнәм, әмма сезгә йµк булмаячакмын, чµнки мин сезнеке булганны түгел, бәлки үзегезне эзлим. Балалар ата-аналарына түгел, бәлки ата-аналар балаларына байлык ђыярга тиеш бит. 15 Ђаннарыгыз µчен мин үземдә булганныњ ћәммәсен, хәтта үземне дә бик теләп сарыф итәрмен. Әгәр сезне бик яратам икән, сез мине азрак яратасызмы? 16 Ярый, мин үзем сезгә йµк булмадым, ди. Ләкин, сезнењ әйтүегезчә, хәйләкәр буларак, сезне мәкерлек белән үз кулыма алганмын. 17 Сезгә ђибәрелгәннәрнењ берәрсе аркылы сездән файдаландыммы? 18 Мин Титустан яныгызга баруын үтендем ћәм аныњ белән бер имандашымны ђибәрдем. Титус сездән файдаландымы? Без соњ бер үк рух белән эш иттек түгелме? Бер үк юлдан йµрмәдекме? 19 Сез, мµгаен, алдыгызда акланабыз дип уйлыйсыздыр. Юк! Без, Мәсихнеке буларак, Аллаћы алдында сµйлибез, болар ћәммәсе, сµеклеләрем, сезне рухи яктан ныгыту µчен. 20 Чµнки мин, килгәч, сезне үзем теләмәгән хәлдә тапмасам иде, ћәм сез дә мине үзегез теләмәгән хәлдә тапмасагыз иде. Арагызда гаугалар, кµнчелек, ачу, ызгыш-талаш, яла ягу, гайбәт сату, тәкәбберлек, тәртипсезлек табырмын дип куркам. 21 Килгәч, Аллаћым сезнењ алда мине тагын кимсетер дип куркам, ћәм, элек гµнаћ кылып та, кылган шакшылык, фәхешлек ћәм азгынлыклары µчен тәүбә итмәгән күпләр µчен, миња күз яше агызырга туры килмәсен иде. 1 Сезгә инде µченче мәртәбә киләчәкмен. Изге язмада: «Ћәр очрак ике яки µч шаћит белән расланырга тиеш», – диелгән. 2 Мин яныгызда икенче мәртәбә булганда сезгә кисәтү ясаган идем инде. Хәзер исә сезне тагын читтән торып кисәтәм: янә яныгызга килгәч, әүвәл гµнаћ кылганнарны ћәм башкаларныњ ћәммәсен дә кызганмам, 3 чµнки сез минем аша Мәсих сµйләвенә дәлил эзлисез. Ул сезнењ µчен эш иткәндә зәгыйфь түгел, Ул сезнењ арада кµчле. 4 Чµнки Ул зәгыйфьлектә хачка кадакланган булса да, Аллаћы кодрәте белән яши. Шулай ук без дә Аныњ белән берләшүдә кµчсез булсак та, Аллаћы кодрәте ярдәмендә, сезнењ файдагыз µчен, Аныњ белән бергә яшәячәкбез. 5 Иман белән яшибез микән? – дип үзегезне үзегез сынагыз, үзегезне үзегез тикшерегез. Гайсә Мәсихнењ сездә булуын белмисезме әллә? Бәлки сез сынауда уњышсызлыкка очрагансыздыр. 6 Безгә килгәндә, сынауны уњышлы үтүебезне белерсез, дип µмет итәм. 7 Сезнењ бернинди яман эш кылмавыгыз µчен Аллаћыга ялварабыз. Сынауны уњышлы үткәнебезне күрсәтү µчен түгел, бәлки, без сезгә сынауларны үтә алмаган кебек күренсәк тә, сезнењ игелекле эш эшләвегез µчен ялварабыз. 8 Чµнки без хакыйкатькә каршы бернәрсә дә эшли алмыйбыз, әмма аныњ үзе µчен генә эшли алабыз. 9 Без кµчсез, ә сез кµчле булганда без сµенәбез ћәм сезнењ камилләшүегез хакына дога кылабыз. 10 Шунлыктан мин боларны сездән читтә вакытта язам. Яныгызга баргач, Раббыныњ ђимерү µчен түгел, бәлки ныгыту µчен миња биргән вәкаләтен каты рәвештә кулланмаска µметләнәм. 11 Нићаять, имандашлар, сау булыгыз. Камиллеккә омтылыгыз, бер-берегезне рухландырыгыз, бер фикердә булыгыз, тату яшәгез: мәхәббәт ћәм иминлек Аллаћысы сезнењ белән булыр. 12 Изге үбү белән бер-берегезне сәламләгез. Сезгә барлык изгеләр сәлам юллый. 13 Раббы Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте ћәм Аллаћыныњ мәхәббәте сезнењ барыгыз белән булсын. Изге Рух сезнењ ћәммәгезнењ йµрәкләрен берләштерсен.
|