1 John1 Яхъя1 Яхъя 11 Баштан ук булган, без ишеткән, үз күзләребез белән күргән, күзәткән ћәм кулларыбыз белән кагылган нәрсә – тормыш Сүзе хакында язабыз. 2 Тормыш ачылды: без аны күрдек ћәм Атабыз кулында булган, безгә ачылган мәњгелек тормышны сезгә шаћитлек итәбез ћәм игълан итәбез. 3 Безнењ белән аралашуыгыз булсын µчен, үзебез күргән ћәм ишеткән нәрсәне сезгә дә игълан итәбез. Ә без исә Ата ћәм Аныњ Улы Гайсә Мәсих белән аралашып яшибез; 4 ћәм, куанычыбыз тулы булсын дип, боларны сезгә язабыз. 5 Без Аннан ишеткән ћәм сезгә игълан итә торган хәбәр шуннан гыйбарәт: Аллаћы – яктылык, ћәм Ањарда ћичнинди карањгылык юк. 6 Әгәр без: «Аллаћы белән аралашып яшибез», – дип әйтсәк, әмма карањгылыкта йµрсәк – без ялганлыйбыз ћәм хакыйкать буенча яшәмибез. 7 Әгәр инде Аллаћы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йµрсәк, димәк, бер-беребез белән аралашып яшибез ћәм Аныњ Улы Гайсәнењ каны безне ћәр гµнаћтан чистарындыра. 8 Әгәр: «Гµнаћыбыз юк», – дисәк, без үз-үзебезне алдыйбыз ћәм бездә хакыйкать юк. 9 Әмма гµнаћларыбызны икърар итсәк, безнењ гµнаћларыбызны Аллаћы ярлыкар ћәм, ћәртµрле хаксызлыктан арындырып, безне чистартыр, чµнки Ул тугры ћәм гадел. 10 «Без гµнаћ кылмадык», – дисәк, Аллаћыны ялганчы итәбез ћәм Аныњ сүзе бездә юк. 1 Балаларым! Боларны сезгә, гµнаћ кылмагыз, дип язам. Ә инде берәү гµнаћ кылса, Ата алдында Яклаучы-Юатучыбыз – ћәрвакыт дµрес гамәл итүче Гайсә Мәсих бар. 2 Мәсих гµнаћларыбызныњ, безнењ генә түгел, бәлки бµтен дµньяныњ да гµнаћлары кичерелүен алып килүче ћәм Аллаћы белән татулаштыручы корбан булды. 3 Ә Аллаћыныњ әмерләрен үтәсәк, Аны танып белүебездә ышанычлы була алабыз. 4 Кем дә кем: «Мин Аллаћыны таныйм», – ди, әмма Аныњ әмерләрен үтәми, ул – ялганчы ћәм ањарда хакыйкать юк. 5 Ә Аныњ сүзләрен үтәүче кешедә Аллаћы мәхәббәте чыннан да камилләшкән була: шуныњ аша без Ањарда булуыбызны беләбез. 6 Кем дә кем: «Аллаћыда торам», – ди икән, ул Гайсә сыман гамәл итәргә тиеш. 7 Сµеклеләрем! Яња әмер язмыйм, бәлки сездә баштан ук булган иске әмерне язам: иске әмер исә – сез ишеткән хәбәр ул. 8 Әмма шуныњ белән бергә бу әмер яња да: аныњ хакыйкате Мәсихтә ачылды ћәм сез аны танып беләсез, чµнки карањгылык кире чигенә, хакыйкый яктылык инде балкый. 9 Кем дә кем үзен яктылыкта дисә, әмма имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул ћаман карањгылыкта була. 10 Кем дә кем үзенењ туганын ярата икән, ул яктылыкта була, ћәм ањарда башкаларны вәсвәсәгә китерүгә урын юк. 11 Ә кем үзенењ имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул карањгылыкта була, карањгылыкта йµри ћәм кая баруын белми, чµнки карањгылык аныњ күзләрен сукырайткан. 12 Балаларым, сезгә язам, чµнки сезнењ гµнаћларыгыз Гайсә аркасында кичерелде. 13 Аталар, сезгә язам, чµнки баштан ук Булучыны сез танып беләсез. Егетләр, сезгә язам, чµнки сез явыз иблисне ђињдегез. 14 Балаларым, мин сезгә язам, чµнки сез Атаны танып беләсез. Аталар, мин сезгә язам, чµнки сез баштан ук Булучыны танып беләсез. Егетләр, мин сезгә язам, чµнки сез кµчле, Аллаћы сүзе сездә тора, ћәм сез явыз иблисне ђињдегез. 15 Фани дµньяны ћәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дµньяны яратучыда Атаны ярату юк. 16 Чµнки бу дµньяда булган ћәммә нәрсә – тән нәфесләре, күзләр нәфесе ћәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр – Атадан түгел, фәкать дµньядандыр. 17 Дµнья ћәм аныњ нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаћы ихтыярын үтәүче мәњге яши. 18 Балаларым! Хәзер соњгы вакытлар. Мәсихнењ дошманы киләчәге хакында сез ишеткән идегез инде. Хәзер Мәсихнењ күп дошманнары чыктылар. Ахыргы вакыт ђиткәнен шуннан беләбез дә инде. 19 Алар безнењ арабыздан чыктылар, әмма безнеке булмадылар. Әгәр безнеке булган булсалар, алар безнењ белән калган булырлар иде. Әмма ћәммәсе дә безнеке булмавы күренсен µчен, алар чыктылар. 20 Сезгә исә Изге Аллаћы үзенењ Рухын биргән, ћәм сез хакыйкатьне беләсез. 21 Мин сезгә хакыйкатьне белмәгәнегез µчен түгел, әмма аны белгәнегез µчен ћәм хакыйкатьтән ћичнинди ялган килмәгәнгә күрә яздым. 22 Кем ялганчы? Ялганчы – Гайсәнењ Мәсих икәнен инкяр итүче. Ул кеше – Мәсихнењ дошманы. Ул Атаны да, Улы Гайсәне дә инкяр итә. 23 Аллаћыныњ Улын инкяр итүче ћичкемнењ Аллаћы Ата белән мµгамәләсе юк. Аллаћыныњ Улын икърар итүченењ исә Ата белән дә мµгамәләсе бар. 24 Сез исә баштан ишеткән нәрсәне күњелләрегездә саклагыз. Әгәр баштан ишеткән нәрсә күњелләрегездә торса, ул чакта сез дә Аллаћыныњ Улында ћәм Улыныњ Атасында торачаксыз. 25 Моны, мәњгелек тормышны, безгә Мәсих үзе вәгъдә иткән. 26 Боларны мин сезне юлдан яздырырга тырышучылар хакында язам. 27 Ә сезгә Мәсихтән бирелгән Изге Рух сезнењ үзегездә тора ћәм сез ћичкемнењ µйрәтүенә мохтађ түгелсез. Мәсихнењ Рухы сезгә барын да µйрәтә, ћәм ул Рух хакыйкый, ялган түгел. Рух сезгә µйрәткән кебек, Мәсихтә торыгыз. 28 Балаларым, Мәсих килгәндә, Аныњ алдында ышаныч белән ћәм оялусыз тора алуыбыз µчен, Мәсихтә яшәгез. 29 Аныњ ћәрвакыт хак булуын беләсез икән, димәк, хаклык эшләүче ћәркемнењ Аллаћыдан туган булуын да беләсез. 1 Карагыз – Ата безне ничек нык яраткан! Шуња күрә безне «Аллаћы балалары» дип атыйлар. Дµнья кешеләре, Аллаћыны танымаганга күрә, безне белмиләр. 2 Сµеклеләрем, без хәзер Аллаћы балалары, әмма безнењ нәрсә булачагыбыз әле ачылмады. Беләбез: Гайсә килгәндә без Ања охшаулы булырбыз, чµнки чынлыкта Ул ничек булса, без Аны шулай итеп күрербез. 3 Ћәм шушы µметен Ања баглаган ћәркем, Мәсих пакь булган кебек, үзен даими рәвештә пакьләндерә. 4 Гµнаћ кылучы ћәркем Аллаћы канунын боза; ә бу исә үзе гµнаћ. 5 Ћәм сез беләсез: Мәсих гµнаћларны үз µстенә алыр µчен килде. Ћәм Ањарда гµнаћ юк. 6 Ањарда торучы ћәркем гµнаћ кылмый. Гµнаћ кылучы ћәркем Мәсихне күрмәгән ћәм Аны танымаган. 7 Балаларым, сезне ћичкем алдамасын. Хаклык булдыручы кеше Мәсих кебек үк хак була. 8 Гµнаћ кылучы исә иблистәндер, чµнки иблис баштан ук гµнаћ кыла. Аллаћы Улы нәкъ менә иблис эшләрен ђимерергә дип килде. 9 Аллаћыдан туган гµнаћ кылмый, чµнки ањарда Аллаћыдан бирелгән орлык кала. Ћәм ул кеше гµнаћ кыла алмый, чµнки ул Аллаћыдан туган. 10 Аллаћы балалары ћәм иблис балалары болай таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенењ туганын яратмаучы ћәркем Аллаћыдан түгел. 11 Электән үк сез ишеткән хәбәр: без бер-беребезне яратырга тиешбез. 12 Безгә явыз иблистән булган ћәм үзенењ энесен үтергән Кабил кебек булырга ярамый. Ул ни µчен энесен үтергән? Чµнки Кабилныњ эшләре явыз, ә энесенењ эшләре тәкъва булган. 13 Туганнарым, сезгә дµнья кешеләре нәфрәтләнә икән, моња гађәпләнмәгез. 14 Без үлемнән тормышка күчкәнебезне беләбез, чµнки имандаш туганнарыбызны яратабыз. Яратмаучы үлем эчендә тора. 15 үзенењ туганына нәфрәтләнүче ћәркем кеше үтерүче була. Кеше үтерүченењ мәњгелек тормышы булмаганын сез беләсез. 16 Без мәхәббәтне шулай танып белдек: Мәсих үзенењ ђанын безнењ µчен бирде. Без дә туганнарыбыз µчен үзебезнењ ђаныбызны бирергә тиешбез. 17 Кем дә кем, ћәммә нәрсәсе булып, ћәм туганыныњ мохтађлыгын күрә торып, ања шәфкать күрсәтмәсә, ањарда Аллаћы мәхәббәте ничек торыр икән? 18 Балаларым, сүз ћәм тел белән түгел, бәлки эшләребез ћәм хакыйкать белән яратыйк. 19 Шуныњ белән без үзебезнењ хакыйкатьтән булуыбызны белербез ћәм йµрәгебез безне кайчан булса да гаепләсә, аны Аллаћы каршында тынычландырырбыз. Чµнки Аллаћы безнењ йµрәгебездән бµек ћәм Ул ћәммә нәрсәне белә. 21 Сµеклеләрем! Әгәр йµрәгебез безне гаепләми икән, димәк, Аллаћыда ышанычыбыз бар, 22 ћәм ни генә сорасак та, Аннан алабыз, чµнки Аныњ әмерләрен үтибез ћәм Ања яраклы эшләр эшлибез. 23 Аныњ әмере шуннан гыйбарәт: без Аныњ Улы Гайсә Мәсихнењ исеменә иман итәргә ћәм Ул биргән әмер буенча бер-беребезне яратырга тиешбез. 24 Аллаћыныњ әмерләрен үтәүче Ањарда тора ћәм Аллаћы әмерләрне үтәүчедә тора. Ћәм Аллаћыныњ бездә торуын Аныњ безгә биргән Рухы аркасында белербез. 1 Сµеклеләрем! Ћәр рухка инанмагыз, ул рухларныњ Аллаћыданмы икәнлеген сынагыз. Чµнки дµньяга күп ялган пәйгамбәрләр чыктылар. 2 Аллаћы Рухын сез болай танырсыз: Гайсә Мәсихнењ кеше булып килгәнлеген икърар итүче ћәр рух Аллаћыдан була. 3 Ә Гайсәне икърар итмәүче бер рух та Аллаћыдан түгел, ул – сез аныњ киләчәге хакында ишеткән ћәм хәзер инде дµньяда булган Мәсих дошманыныњ рухы була. 4 Сез исә Аллаћыдан, балаларым. Ћәм ялган пәйгамбәрләрне ђињдегез, чµнки сездә Торучы Аллаћы Рухы дµньяда булган рухтан бµек. 5 Алар – бу дµньядан, шуња күрә алар дµньяви сµйлиләр ћәм дµнья кешеләре аларны тыњлый. 6 Без – Аллаћыдан. Аллаћыны танып белүче безне тыњлый. Аллаћыдан булмаучы исә безне тыњламый. Без шуныњ аша хакыйкать рухын ћәм ялганлык рухын таныйбыз. 7 Сµеклеләрем! Бер-беребезне яратыйк, чµнки мәхәббәт Аллаћыдан килә. Ћәр яратучы Аллаћыдан туган ћәм Аллаћыны танып белә. 8 Яратмаучы Аллаћыны танып белми, чµнки Аллаћы – мәхәббәт ул. 9 Аллаћы безгә мәхәббәтен күрсәтте: үзенењ Улы аша безгә яшәү булсын µчен, Аллаћы бердәнбер Улын дµньяга ђибәрде. 10 Мәхәббәт менә шуннан гыйбарәт: без Аллаћыны яратканнан түгел, бәлки Ул безне яратты ћәм безнењ гµнаћларыбызныњ кичерелүен алып килүче ћәм безне Аллаћы белән татулаштыручы корбан рәвешендә үзенењ Улын ђибәрде. 11 Сµеклеләрем, Аллаћы безне шулай яраткан икән, без дә бер-беребезне яратырга тиешбез. 12 Аллаћыны ћичкем ћичкайчан күрмәгән. Әгәр бер-беребезне яратабыз икән, Аллаћы бездә яши ћәм Аныњ мәхәббәте бездә камилләшкән була. 13 Аллаћы безгә үзенењ Рухыннан биргән. Шунлыктан без Аллаћыда торуыбызны ћәм Аныњ бездә торуын беләбез. 14 Ата үзенењ Улын дµньяны Коткаручы итеп ђибәргәнен без күрдек ћәм ања шаћитлек бирәбез. 15 Кем дә кем Гайсәнењ Аллаћы Улы булуын икърар итсә, ањарда Аллаћы тора ћәм ул Аллаћыда тора. 16 Шулай итеп, Аллаћыныњ безгә карата булган мәхәббәтен без таныдык ћәм ања инандык. Аллаћы – мәхәббәт. Мәхәббәттә торучы Аллаћыда торыр ћәм Аллаћы ањарда торыр. 17 Шулай итеп, хµкем кµнендә без ышаныч белән тора алсын µчен, мәхәббәтебез камилләште. Чµнки Гайсә ничек булса, без дә бу дµньяда шундый булабыз. 18 Мәхәббәттә курку юк, бәлки камил мәхәббәт куркуны куа. Ђәза хакында уйланулар куркыта, куркучы кеше исә мәхәббәттә камилләшмәгән була. 19 Без яратабыз, чµнки беренче булып Аллаћы безне яратты. 20 Әгәр берәү: «Мин Аллаћыны яратам», – дип әйтсә, ә үзенењ имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул – ялганчы. Чµнки үзе күргән туганын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаћыны ярата алмый. 21 Аллаћы безгә: «Аллаћыны яратучы кеше үзенењ туганын да яратсын», – дигән әмерне бирде. 1 Гайсәнењ Мәсих булуына иман итүче ћәркем Аллаћыдан туган. Ћәм атаны яратучы ћәркем аныњ баласын да ярата. 2 Без Аллаћы балаларын яратуыбызны Аллаћыны яратуыбыз ћәм Аныњ әмерләрен үтәвебез аркылы беләбез. 3 Ћәм Аллаћыны яратуыбызны Аныњ әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аныњ әмерләре авыр түгел, 4 чµнки Аллаћыдан туган ћәммә кеше явыз дµньяны ђињә. Дµньяны ђињгән ђињү – безнењ иманыбыз ул. 5 Гайсәнењ Аллаћы Улы булуына инанучы дµньяны ђињүче булмый кем булсын? 6 Ул, Гайсә Мәсих, үзенењ чумдырылуыныњ суы ћәм үлеменењ каны белән килгән. Су белән генә түгел, бәлки су ћәм кан белән килгән. Бу хакта Рух шаћитлек бирә, чµнки Рух – хакыйкать ул. 7 Шаћитлек бирүче µчәү бар: 8 Рух, су ћәм кан. Ћәм µчесе дә бер үк шаћитлек бирәләр. 9 Без кешеләр шаћитлеген кабул итәбез, ә Аллаћыныњ шаћитлеге бµегрәк. Чµнки бу – Аллаћы шаћитлеге: Ул үзенењ Улы хакында шаћитлек бирде. 10 Аллаћы Улына иман итүченењ үзендә шушы шаћитлек бар. Аллаћыга иман итмәүче Аны ялганчы иткән була, чµнки Аллаћыныњ үз Улы хакында биргән шаћитлегенә ышанмады. 11 Ул шаћитлек исә шуннан гыйбарәт: Аллаћы безгә мәњгелек тормыш бирде ћәм ул тормыш – Аныњ Улында. 12 Аллаћы Улы барныњ тормышы бар, Аллаћы Улы булмаганныњ тормышы юк. 13 Мин моны сезгә, Аллаћы Улы исеменә иман итүчеләргә, үзегезнењ мәњгелек тормышыгыз барлыгын белегез, дип яздым. 14 Безнењ Аныњ каршында булган ышанычыбыз бар – без Аллаћыныњ ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыњлый. 15 Аныњ тыњлаганын без беләбез икән, нәрсә генә сорасак та, сораганыбызны алуыбызны беләбез. 16 Әгәр берәү имандаш туганыныњ үлемгә китермәүче гµнаћ кылуын күрә икән, ул кеше дога кылсын ћәм Аллаћы аныњ туганына тормыш бирәчәк. Моны үлемгә китермәүче гµнаћ кылучылар хакында әйтәм. үлемгә китерүче гµнаћ бар: бу гµнаћ хакында дога кылсыннар дип әйтмим. 17 Ћәр явызлык – гµнаћ, әмма бµтен гµнаћ та үлемгә китерми. 18 Аллаћыдан туганнарныњ гµнаћ кылмавын без беләбез, Аллаћыдан туган Угыл аларны саклый ћәм явыз иблис аларга кагыла алмый. 19 Без үзебезнењ Аллаћыдан булуыбызны, ә бµтен дµньяныњ исә явыз иблиснењ хакимлеге астында булуын беләбез. 20 Без Аллаћы Улыныњ килгәнен ћәм, хакыйкый Аллаћыны таныр µчен, безгә ањ биргәнен беләбез. Ћәм без Хакыйкыйда, Аныњ Улы Гайсә Мәсихтә. Ул – хакыйкый Аллаћы ћәм мәњгелек тормыш. 21 Балаларым, үзегезне потлардан саклагыз.
|